Дамир Исхаков җанисәп турында: Нәтиҗәдә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ахыр чиктә милләтнең күп өлеше үзенең кем булуын аңлаячак, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

«Безгә халыкка татарның кем икәнен аңлатырга кирәк. Шул вакытта халык төшенер һәм милләтләр арасында „адашып“ йөрүчеләр булмас. Ахыр чиктә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовның Башкортстандагы татар авылларында яшәүчеләрне җанисәп вакытында рәсми рәвештә башка милләт итеп теркәүләре турындагы фикерен язган иде. Дамир Исхаков әлеге вазгыять турында да сөйләде.

«Башкортстанда эшлисе эшләр күп әле. Без китап та чыгарабыз, видеолар да ясыйбыз, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Шуңа күрә мин пессимист карашта түгел. Татар халкы татар булып калыр», — дип аңлатма бирде тарихчы.

Источник: tatar-inform

Предыдущая статьяКипчаки, Кимаки и Арские князья | Дамир Исхаков | ТАТПОЛИТ
Следующая статьяДамир Исхаков и Ильдус Загидуллин — о тайнах и страхах татар перед переписью в 1897 году
Исхаков Дамир Мавлявеевич
Доктор исторических наук, академик РАЕН, член Национального Совета Всемирного конгресса татар, главный редактор журнала.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя