Балтач районының Бөрбаш авылында бик күркәм  тәкъдим итү кичәсе булды. Моның сәбәбе шул: авыл фидакарьләре туып үскән каръяларының тарихына багышлап “Саклагыз нигез ташын” дигән китап нәшер иткән.

Кичәне ачып, әлеге тантананы алып баручы һәм бу изге эшнең башында торучы, ТР Диния нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе һәм Бөрбаш мәчете имам-хатибы Җәлил хәзрәт Фазлыев, шушы чараның берүк вакытта авыл мәчетенең утыз еллыгы белән туры килүен дә билгеләп үтте. “Авылыбызда 236 йорт-нигез булып, шуларның 84е турыдан-туры Бөрбаш тарихына бәйле булган Карабәк нәселенә карый”, – дип белдерде. Аның сөйләве буенча, авылга нигез салган Көчек бабай бирегә 16 гасыр ахырында килеп утырган. Ул заманда авыл Бөрбаш дип түгел, нигез салучының исеме белән Көчек Пүчинкәсе дип аталган. Китап тәкъдим итү кичәсендә катнашкан тарихчы Дамир Исхаков, бу тарафларның узмышын шактый яхшы чамалаганга, Карабәк нәселеннән чыккан затлы шәхесләр нигез салганга, авыл бүген дә яхшы хәлдә, дип нәтиҗә ясады.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Президенты аппараты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән бергәләп эшләү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Казан шәһәренең элеккеге мэры Камил Исхаков, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башка кунаклар чыгыш ясады.

 

Предыдущая статьяТайные смыслы татарского дастана «Тюляк и Сусылу»
Следующая статьяСостоялась итоговая редколлегия журнала «Туган жир»
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя