2022 ЕЛДАГЫ ЖУРНАЛ ЭШЕ БУЕНЧА ХИСАП

2022-нче елны чыгарылган журнал саннарының икесе аерым рәвештә тупланды:

№ 1. Бабаларыбызның ислам динен дәүләти кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елның 19–20 мартында Пенза шәһәрендә халыкара катнашу белән «Татарларның ислам цивилизациясе орбитасына керүенең тарихи алшартлары һәм төп этаплары» темасына Бөтенроссия симпозиумы уздырылды. Журналның әлеге саны симпозиумга багышланып чыгарылды.

№ 2– Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына һәм VIII съездына багышланып чыгарылды;

Берләштерелгән № 3/4 – өлешчә БТК 30 еллыгына һәм VIII съездына багышланып, шулай ук Идел буендагы ачлыкка 100 ел тулу уңаеннан татар галимнәренең фәнни мәкаләләре кертелде.

Быелгы елда журналның тагын бер махсус санын (II, Iсе 2020 елда чыкты) әзерләп чыгардык. Анда исә журналның баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы ДМ. Исхаковның «Халкыбызның эпик әсәрләрендә милли тарих» исемле, татар эпик әсәрләренә, дастаннарга һәм тарихи риваятьләргә, анализ ясалган монография урын алды. Шушы нигездә киләсе елда дастаннар елы дип игълан ителү сәбәпле шушы санны кулланып төбәкләрдә милли аңны күтәрү буенча  махсус эш алып бару күздә тотыла. Бу эшчәнлек буенча редакция советы әгъзалары белән бүген аерым сөйләшү кирәк. Бәлки шушы фәнни-идеологик эшләр буенча ел башында Милли шура Бюросының бер утырышын да үткәрү кирәктер.

Киләсе елда журналның өч саны төбәкчелек материалларына таянып эшләнәчәк – редакция портфелендә материаллар җитәрлек – ә бер номер (№ 2) Әстерханда май аенда үтәчәк Сабан туй кысаларында каралган фәнни конференцияне хәзерләүгә багышлана. Бурыч – конференциядә сөйләнәчәк доклад-чыгышларны алдан ук хәзерләп, бастырып алып бару. Беренче чиратта бу эш ул төбәктә барган милләтне таркатуга каршы юнәлдерелгән булачак. Анда карагаш-ногай һәм юрт татарлары мәсьәләләрен яңадан күтәрергә уйлыйбыз. Моны башкарып чыгу өчен безгә Тарих, ТӘСИ, Археология, Татар энциклопедиясе институтларының барчасының да катнашуы кирәк. Булачак авторларның бер өлеше белән инде тиешле сөйләшүләр үткәрелде.

 

СТАТИСТИКА

 

Рубрикалар Саны
От редакции. Вступительное слово / Редакциядән. Кереш сүзләр 4
«Татарларның ислам цивилизациясе орбитасына керүенең тарихи алшартлары һәм төп этаплары» темасына Бөтенроссия симпозиумы материаллары 11
Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлап:  
Конгрессның оешуына һәм эшчәнлегенә багышланган материаллар 6
Россия Федерациясе төбәкләрендәге милли оешмалар сөйли 13
Чит илләрдәге татар оешмалары турында 6
БТКга бәйле тарихи чыганаклар 5
Идел буендагы ачлыкка 100 ел тулу уңаеннан фәнни мәкаләләр 3
Научно-методологические аспекты изучения национальной истории и краеведения / Милли һәм төбәк тарихын өйрәнүнең фәнни-методологик яклары 2
Научные публикации по краеведению /Төбәк тарихы буенча фәнни мәкаләләр 10
Краеведение в научно-популярных публикациях / Фәнни-популяр язмаларда төбәк тарихы 10
Исторические источники по краеведению / Төбәк тарихына караган тарихи чыганаклар 2
Известные личности / Шәхесләребез 5
Краеведческие конференции и встречи / Письма и отклики Төбәк тарихы буенча конференцияләр һәм очрашулар. Хроникалар

Хатлар һәм кайтавазлар.

 

4

2

Информация о краеведческих трудах. Рецензии / Төбәк тарихына караган хезмәтләр турында мәгълүмат. Рецензияләр. 2
Национальная кухня / Милли ризыклар

Сәламәтлекне саклау юллары

9

1

Слово о юбилярах / Юбилярлар турында сүз 11
Некролог / Хушлашу 1
Итого / Барлыгы: 107

 

Авторлар буенча мәгьлүмат

 

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш 2022 елда редакция белән хезмәттәшлек итүче аторлар: фән докторлары – 20; фән кандидатлары – 13; язучылар – 1; Профессионал журналистлар – 15; РФ дәге татар оешма вәкилләре – 7.

Чит илләр: Төркия, Румыния, Польша, Әзәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан.

РФ төбәкләре: Удмуртия, Мари Эл, Кырым, Башкортостан республикалары; Мәскәү, Төмән өлкәләре, Пермь крае; Ырымбур, Чиләбе, Новосибирск, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Пенза, Сарытау, Омск шәһәрләре.

Предыдущая статьяСостоялась итоговая редколлегия журнала «Туган жир»
Следующая статьяУрысча да кирәк
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя