Бу мәкаләдә Төмән өлкәсенең Саз ягы һәм анда узган комплекслы экспедиция вакытында тупланган материаллар белән таныштырырга телибез. Саз ягы, дигәндә Төмән өлкәсенең Тубыл районының Күкрәнде, Әчир / Вәцир, Лайтамак, Янгүтүм, Тәпкенбаш, Ләңче һәм Вагай районының Аусак, Пиек, Агытбаш авылларын күздә тотабыз. Бу районнарда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2019 елның июнь һәм 2020 елның февраль айларында ике комплекслы экспедициясе эшләде.

Бу якларны Саз ягы дип атау очраклы түгел, авыллар очсыз-кырыйсыз сазлыклар арасында утрау-утрау булып урнашкан. Саз мәйданы белән Каспий диңгезе кадәр икән.

Җәй көне юллар өзелеп, коры җиргә якынрак урнашкан Күкрәндегә, сазлыклар арасында оста маневрлар ясый-ясый, көймә белән йөриләр, башка авылларга бары атнага бер оча торган самолетлар яки вертолет белән барып җитәргә мөмкин. Самолет дигәндә, 12 кешелек «Аннушка»лар күздә тотыла. Вертолетлар тагын да азрак урынлы. Шуңа күрә җәй көне авылга ялга кайтучылар һәм ялларын тәмамлап китүчеләр, укырга китүчеләр ярты ел алдан очкычлардагы урыннарга бронь ясап куялар. Шул рәвешле, коры җиргә яки калага чыгу шактый мәшәкатьле, алдан уйланылган эш булырга тиеш. Кыш көне юл мәсьәләсе җиңелрәк хәл ителә. Сазлар өстен боз каплап алуга, авылларга кышкы юл – зимник ачыла. Кышкы юлларны чистартып торалар, юлның ике ягына маяклар – озын колгалар кадап чыкканнар. Иң кызык тоелганы, җәен диңгез кебек җәелеп яткан су эчендә борылышларны күрсәткән яки башка төрле юл хәрәкәте күрсәткечләре булды. Дөрес, аларны кызык өчен кадап куйганнар да иде шикелле.

Саз ягының беренче авылы Күкрәндегә җәй көне су юлы, моторлы көймә белән бардык. Көймә көзге кебек ялтырап яткан күл кебек җирдән бара, әле кыяк үлән арасыннан үзенә юл таба, ул да түгел, түңгәкле чын саз арасында көймә генә узарлык тар ерганакларга килеп керә. Көймәче күпмедер барганнан соң, туктап калып, моторны сүндерә, тыңлап тора, берничә минуттан соң хәрәкәт дәвам итә. Бу күренешне бераздан үзе аңлатты, тар юлларда кара-каршы килгән ике көймә берсе өстенә икенче килмәсен, бәрелешү булмасын өчен көймәчеләр бер берсен тыңлап, иркенрәк җирдә  көймәне читкәрәк алып, каршы килүчегә юл ачалар. Сазлыкта төрле үлән-куаклар биек булып үскән, көймәдә барганда да, иелеп башны, күзне саклап барырга туры килә. Иркенрәк урыннарда гаҗәеп манзара ачыла, су өстен сап-сары төнбоеклар каплап алган, алар судан башларын чыгарып, бераз гаҗәпләнгән кыяфәт белән көймәдәгеләрне карап калалар. Боларның күренгәне юк иде, беренче килүләре, нишләп йөриләр, диләр кебек.

Күкрәнде татар мәдәнияте һәм фән дөньясында мәгълүм авыл. Биредә танылган фольклорчы Флора Әхмәтова туып үскән. Авылда 1940 елда Флора апаның туганнары тырышлыгы белән яңа мәктәп бинасы салынган. Зур тәрәзәле, якты бу бина хәзерге вакытта да мәктәп булып тора. Бина 80 ел элек салынуга карамастан, шулкадәр уйланылган. Һәр кабинетның коридордан яга торган миче бүлмәгә җылы бирә, әмма мич үзе эчтән күренми, салкын кышларда көн дәвамында мич ягучыны да, утын ташучыны да укучы күрми. Себер салкын кышлары белән мәгълүм булса да, биредә кояшлы көннәр күп. Кояшлы көннәрдә кабинетлар гаять зур тәрәзәләр аша кояштан да җылына. Барлык кабинетлар кояш ягында. Ачылган көненнән башлап, мәктәптә талантлы педагоглар, үз эшләрен яратып башкарган укытучылар эшләгән. Алар, үзләре дә татар әдәбиятына, мәдәниятенә гашыйк шәхесләр, укучыларда да туган телгә, әдәбиятка, халык иҗатына мәхәббәт тудыруга зур хезмәт куйганнар. Күкрәнде мәктәбендә язучы Якуб Зәнкиев математика укыта, аның кешеләре әдипнең «Иртеш таңнары» романына да прототип булып кереп киткәннәр.

Флора Ваһаповна Төмән өлкәсе, бигрәк тә үзенең туган авылында күп санлы җырлар, әкиятләрне язып алган.

Икенче тапкыр саз юлларын зимник аша уздык. Ул юл безнең өчен Тобольск шәһәреннән үк башланды. Иртеш бозы аша гына якын юлдан чыгып киткән юл башта ук шүрләтеп куйды. Боз өстендәге юлны карап, тикшереп торсалар да, аннан 200–300 метрда гына катмый калган елулардан Иртешнең кайнап акканы күренә. Тиз агышлы елганың шундый, нинди генә салкыннарда да катмый кала торган җирләре була икән.

Кыш көне саз бөтенләй башка, кышкы юл  әле урман юлы рәвешен ала, әле кырга килеп чыгасың. Җәен узганга гына бу кырның саз күле икәнен чамалыйбыз. Тобольскида яшәүче юлдашларыбыз сазлыкларда яшәгән кош-корт, җәнлекләр турында кәплиләр. Ул арада агачлар арасында утырган суерлар машина тавышын ишетеп очып китә. Еракта ниндидер җәнлек узганын күрүдән бигрәк, тоеп каласың.

Лайтамак авылында безне көтеп торалар иде. Килеп җитүгә, иң беренче эш итеп Лайтамак кызы Гүзәл Нигъмәтуллина безне кунакка чакырды. Гүзәл биредә җирле хакимияттә эшли, бөтен эшкә өлгерә торган җитез ханым, ул себер татарларының тәмле ризыклары белән таныштырырга да, кунак сыйларга да, шул арада информантларны барлап алырга да, берәр мәзәк, легенда яки риваять сөйләп алырга да өлгерә. Лайтамакта да, башка авылларда да нинди генә тәмле ризыклар әзерләнүгә карамастан, без биредә саз ягы авылларының төп ризыгы – табан балыкка мөкиббән китеп кайттык, экспедиция беткәнче безгә башка бернинди ризык кирәкми иде инде. Сүз уңаеннан, бу балыкны кайткач әзерләп карасак та, аерма бик зур, дөресрәге, бернинди уртаклык юклыгы мәгълүм булды. Себер табаны, ул ике төрле була, ак һәм сары табан, саз эчендәге күлләрдә генә була, чиста суда үсә.

Экспедиция вакытында халык олы борчуы белән уртаклашты, себер татарларының борынгыдан яшәгән җирләрен кемнәрнеңдер яулап алырга, төп халыкны күлләреннән, урманнарыннан мәхрүм итәргә омтылуы, чынлап та акылга сыймый. Гасырлар буе шаулап утырган, җирле халык өчен төп яшәү чыганагы булган урманнарның вәхшиләрчә киселүе дә сөендерә торган күренеш түгел. Халык үзе табигатькә, урманнарга гаять сакчыл карый.

Лайтамакта халык күптөрле бәйрәмнәр турында мәгълүмат бирде, җыр-моңнары белән уртаклашты.

Беренче информантым Давалева Нәсипчамал апа гомере буе математика укыткан укытучы, йолалар, гореф-гадәтләр, ышанулар белән таныштырды. Нәсипчамал апа үзен борчыган мәсьәләне дә күтәрде: «Себер татарларында диалектлар күп, алар бер-берсеннән бик аерыла. Бер-берсен аңлап та бетермиләр. Шуңа күрә бер уртак әдәби тел булырга тиеш. Учебниклар әдәби телдә булсын. Уртак әдәби тел рус телен өйрәнергә дә, иностранныйны өйрәнергә дә ярдәм итә. Менә, мисал китерәм, бер диалектта – тәртнә, икенчесендә – чана, өченчесендә – сәнәк; берсендә – кызылца, икенчесендә – ләпләвел, өченчесендә – кызыл чөгендер; сас ция – тырнакүс (клюква); әбә –әптә – апа; олата – картата – бабай; картәни – өннә – картнә һ.б.

Әдәби тел бөтен татарларга да аңлаешлы тел булырга тиеш ул».

Лайтамактагы икенче информантым Хәтимә апа Кульмаметова, ул Ләңче авылында туып үскән, халык иҗатын шулкадәр яхшы белә, бер жанрдан икенчесенә күчә-күчә, әкият тә сөйләде, риваятьләр, мифологик хикәятләр дә белә, авыл һәм нәсел тарихы белән дә таныштырды. Шәхес культы еллары себер татарларын да урап узмаган, Хәтимә апаның җиде кардәше Сталин культы корбаннары, алар гади колхозчылар, бары берсе – Сатыков Умар гына, мулла була. Һәрберсе Омск УНКВД ының «өчлек» карары белән атарга хөкем ителә һәм карар 1937 елда тормышка ашырыла. Явызлык юлсыз сазлыкларга да кереп җиткән… Әллә аңа юл да кирәкми микән?

Хәтимә апа «Сак-Сок» бәетен көйләп күрсәтте, биредә элек-элек йомакчылар күп булган, кичләрен халык җыелып «Таһир-Зөһрә», «Мактымсылу» дастаннарын сөйләгән.

Янгутум авылында информантым Хамраева Галия апа сүзне нәсел тарихыннан, авыл тарихыннан башлады. «Биредә Казан яктан килгән татарлар җирле халык белән шулкадәр аралашып кушылып беткән. Дөресрәге, халык Казан яктан, башка беркая бармыйча, бирегә килеп сыенган икән, ул үзе бер халык булуны күрсәтә», дигән фикердә тора Галия апа. Галия апаның әтисе ягыннан әбисе Гыйльмиян әби дә Казан ягыннан килгән. Башта ике баласы белән ачлыктан качып Киндерлегә килгән. Киндерледән ике баласы белән Янгутум кешесенә кияүгә биргәннәр. Галия апа үзләренең шул әбиләренә охшаган булуларын әйтә.

Казан яктан авылга килгән икенче килен – Зәйнәп әби була. Аның турында да бик матур истәлекләр саклана икән авылда. Казан кызлары матурлык һәм мәхәббәт символы буларак искә алына.

XX йөзнең беренче яртысында татар авылларының мәгариф уты – бөтен тирә-якка яктылык бирүче үзәкләре – татар мәктәпләре була. Сүз уңаеннан, 1930 нчы елда Төмән шәһәрендә Төмән өлкәсендәге беренче татар педагогия училищесы ачылып, 1934 нче елда ул Тобольск шәһәренә күчерелә һәм 1955 елга кадәр эшли. Шушы уку йорты татар авылларын белемле фидакарь укытучылар белән тәэмин итә. Хәзергә кадәр, авылларда шул уку йортын тәмамлаган пенсионер апаларны һәм абыйларны – укытучыларны очратабыз. Информантларыбыз бөтен авылларны гөрләтеп торган ул укытучыларны сагынып искә алалар. Күбесе Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган укытучы егетләрнең исемнәрен хәтерләрендә саклыйлар.

Бу яклар Себернең мәгърифәт учагы булып, атаклы мәдрәсәләре белән дә дан тоткан. Халык хәтерендә әлеге мәдрәсәләр, аларда укыткан шәхесләр, мәртәбәле затлар турында риваятьләр әле дә саклана. Халык мәчет салдырган купецларның исемнәрен дә риваятьләрендә саклый. Тубыл районында һәр авылда Дивана бабай дип халык хәтеренә кереп калган ишан турында риваятьләр язып алдык. Бу риваятьләрдә Имаметдин исемле ишан турында сүз бара. Ул үзенең эчкерсезлеге, шәфкатьле-мәрхәмәтле булуы белән әүлия саналган. Имаметдин ишан: «Мине ишан димәгез, мине дивана диегез», – дип әйтә торган булган. Риваять һәм легендалар аның һәртөрле могҗизалар күрсәтергә сәләтле булуын бәян итә. Мәсәлән, Дивана бабай  елгалар аша йөгереп кенә чыккан, кирәк җиренә очып барып җиткән һ.б.

Кайсы гына авылны алсак та, риваятьләр, сөйләкләр, истәлекләр теркәлә. Риваятьләрдә халык тарихы, аның үткәне турында мәгълүмат саклана, халык хәтере бу вакыйгаларны гына түгел, аңа булган мөнәсәбәтне дә саклый. Ике районда да ислам дине кабул ителү, шәехләр турында риваятьләр, дин һәм Коръән аша кергән мотивларга корылган легендалар да язып алынды.

Әчир авылы турында сөйләгәндә, иң беренче биредә информантларның авыл, халык тарихын яхшы белүен әйтеп узарга кирәктер. Информантыбыз Мурзаев Шиһабетдин абый Әчир халкының килеп чыгышын бәян итте. Абыйның исемен Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте булган авыл мулласы Хаҗигәрәй мулла үзенең остазы хөрмәтенә кушкан. Бу исемнең бик зур галим хөрмәтенә кушылуын, бу исемгә тап төшерергә ярамавын искәртеп тә торган.

Риваятьләр авылга Әстерхан ягыннан килгән хан кызының ир баласы нигез салу бәян итә. Биредә Казан ханлыгы җимерелгәч килгән Бәхтияр бабай турында риваятьләр дә саклана.

Авыр тормыш, ачлык зәхмәте, репрессия еллары, сугыш еллары турында авыр хатирәләрне дә хәтерли халык. Болай да кырыс табигать шартларында яшәгән халыкка, башка  бәла-казаларны, сынауларны да узарга, гаделсезлектән әрнергә дә еш туры килгән. Авылның иң өлкәннәренең берсе 92 яшьлек Барсукова Кәбирә апаның истәлекләре шул турыда иде.

Вагай районының Сазда урнашкан авылларына да кыш көне генә барып була. Аусак, Пиек, Агытбаш авыллары Олы күл – Олы Уват күле янында урнашкан авыллар. Олы күл, чынлап та бик зур, аның озынлыгы 25, киңлеге 10 чакрым. Ул – күл буенда урнашкан авылларның төп яшәү чыганагы да. Олы күл белән йолалар, ышанулар, ырымнар да бәйләнгән. Язын халык боз карарга чыга. Елгалардан аермалы буларак, күлнең бозы беркая да китми. Әмма боз күтәрелгән көннәрдә, биредә шулкадәр каты җил-давыл чыга, боз ярларга килеп өй биеклеге булып, 4–5 метрлы таучыклар өя икән. Бу үзенә тарта торган үзенчәлекле күренеш, аны бер күргәч, ел саен күрәсе килә, боз багу йола инде, диләр бу күл буенда яшәүчеләр. Күл судан ачыла башлагач, теләкләр теләп суга акча ташлыйлар. Яңгыр булмаган җәйләрдә дә күл буенда, Яңгыр теләп, корбан – тавык суялар.

Бу авыллардагы иң популяр персонаж – ул Олы күл картнә, Олы күлнең хуҗасы. Элек Олы күл картнә өчен күлгә бисер-мәрҗән чәчкәннәр. Аңлаганыбызча, бу сюжет су ияләре турындагы мифологик хикәятләрнең бер варианты.

Мифологик хикәятләр – хәзерге вакытта иң популяр жанрларның берсе.  Мифологик хикәятләрдә төрле рухлар, ияләр, хуҗалар турында, алар белән очрашу турында сүз бара. Янәшә урнашуларына карамастан, Тубыл һәм Вагай районнарында бу жанрга мөнәсәбәттә шактый үзенчәлекләр бар. Иң беренче күзгә ташланган әйбер – Тубыл районында мифологик хикәятләр бик аз санлы булуы. Информантлар, үз тирә-якларында мифологик персонажларның булуын инкяр итә, еш кына, Су анасы, су иясе, урман иясе турында сүз чыкканда: «Андый нәрсәләр ишетелгәне юк, бездә су өнсез, бездә урман өнсез», – дип җавап бирәләр. Шулай да мифологик эчтәлекле әсәрләрдән Су әбкәй турында ышанулар сирәк булса да, очрый.

Ике районда да Хызыр Ильяс турында легендалар шактый язып алынды. Бу легендалар – үзләренең эчтәлекләре белән гыйбрәтле хикәятләргә якын дидактик эчтәлекле әсәрләр. Аларның төп идеясе – яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү, начар эшләр өчен җәзалау.

Вагай районында язып алынган риваятьләрдә себер татарлары ислам дине кабул итүе бәян ителә. 1394 елда бу якларга Бохарадан 366 шәех килеп чыга. Миссионерларга үзенең коралланган 1700 батыры белән Урта Азия далалары ханы Шаһбани да ярдәмгә килә. Халык ислам динен үзе теләп кабул итмәгән очракта, зур канлы бәрелешләр була. 366 шәехнең өч йөзе һәлак була, өчесе генә Себердә яшәп кала. Әмма ислам дине кабул иткән халыкны укыту-өйрәтү өчен Бохарадан шәехләр, дин белгечләре күпләп килә башлый. Күпләре шунда яшәп тә кала. Менә шушы шәехләр күмелгән урыннар – астаналар. Алар кайбер очракларда авыл, ә кайвакыт күмелгән шәехләрнең исеме белән атап йөртелә. Астаналарны карап, чистартып торган кешеләр бар. Бу җирләрдә агач сындырырга, җиләк өзәргә дә ярамый. Нәзере, берәр теләге булганнар астананы карап торучыларга сәдака бирә. Астаналар олы һәм кечегә бүленә. Олылары – Бохарадан шәехләрнең каберләре, ә кечеләре соңрак чорларда, мәсәлән, Гражданнар сугышы елларында һәлак булган дин әһелләре, муллалар каберләре. Астаналар турында бик күп ышанулар һәм риваятьләр сакланган.

Олы күл буенда күп санлы астаналар урнашкан. Информантларыбыз Кинәвәт, Күлчән, Нугай, Карагай, Кәнчекәй астаналарын атадылар. Бер астаналар күл кырыендагы биек урыннарда булса, икенчеләре күл эчендә калган.

Вагай районында информантлар белән аралашканда, бу яклардагы иң популяр персонаж – Еш һәм Еш ияләр икәнен белдек. Бу образлар күпмедер Казан татарларының Шүрәлесенә туры килә. Ешлар – хатын-кыз персонажлар. Хикәятләрдә өйләнмәгән аучы-мәргәннәрнең аларны урманда адашкан хатын-кыз дип белеп, авылга алып кайтып өйләнүләре бәян ителә. Шул рәвешле, бу легендалар төрле стихия ияләренең никахын бәян итә. Әлбәттә, мондый никахлар гайре табигый булу сәбәпле, бәхетле була алмый, Ешлар кире урманнарына кайтып китә. Гадәттә Ешлар турында сөйләгәндә, вакыйганың вакытын, урынын, кешесен конкрет күрсәтеп сөйлиләр. Бу – мифологик хикәятләр өчен мәгълүм алым. Бу хикәятләрдән Ешларның зарарсыз булулары аңлашыла. Ә Еш ияләр исә кешеләргә зыян китерүче явыз затлар.

Себер Алыплары Полваннар дип атала. Полван – пәһлеван дигән сүздән. Алар зур гәүдәле, көчле кешеләр, еш кына аучы-мәргәннәр буларак сурәтләнәләр. Шулай ук биредә берәр казу эшләре вакытында алыпларның сөякләре табылу турында да сөйлиләр: «Авылда алып сөякләре чыккан. Буыннары бер метр, диләр. Бик юан булган».

Аучылар-мәргәннәр турында риваятьләр бик күп. Аларның төп персонажлары – аю. Аю кеше кебек акыллы итеп тасвирлана. Легендаларда аюга карата мөнәсәбәттә тотемизм элементлар да күзәтелә. Еш очраучы сюжетның берсендә аю белән хатын-кыз никахы турында сүз бара. Кызыклы сюжетларның тагын берсе – аю белән ана сөте аша туганлашу. Ятим калган аю баласын аучылар авылга алып кайткач, яшь балалы хатыннар, аларның елавына түзә алмыйча, үз балалары белән бергә имезә башлыйлар икән. Шул рәвешле алар аюга «сөт анасы» булалар. «Бу хатынның нәсел-нәсәбенә беркайчан да аю тими, алар урманда курыкмыйча йөри ала», – дип сөйлиләр информантлар. Бу турыда алар: «Миңа аю тими, өннәм аю имезгән», – дип сөйлиләр. Бу туганлык җиде буынга бара. «Аю күренсә, «тимә миңа, сине өннәм имезгән», дип әйтәм дә, аю борылып китә», – дип сөйләде Кәбирә апа.

Ике районга караган авылларда да табигать күренешен җанландыручы мифологик персонажлар – әләмәче (әләмәце)  һәм корткаяк турындагы сюжетлар очрады. Әләмәче – җил-буран, өермә булып йөрүче явыз рух. Ул көчле бураннар, өермәләр вакытында очып йөри, балаларны урлый, кешеләргә зыян сала дип ышанганнар. Әләмәченең күңелен күрү өчен аңа икмәк, ризыклар калдыра торган булганнар. Корткаяк бураны дип мартта Әмәлдән соң уза торган ике буранны атыйлар. Ул Эрбеткә киткәндә усалланып, тешләрен шыгырдатып салкын буран булып узса, кире кайтканда йомшап, сыктап кайта да, Северга китә икән.

Авыл халкының матур бәйрәмнәре бар. Мәсәлән, хәзергә кадәр Әмәлне бөтен халык бәйрәм итә. Әмәл, Нәүрүз бәйрәменә туры килә, ул – язгы көн белән төн тигезләшкән көн, 21 мартта бәйрәм ителә. Бәйрәмне хәзерге вакытта Садака бәйрәме дип тә атыйлар. Бу көнне һәр өйдә сый, тәм-том пешерелә. Балалар өйдән-өйгә йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – урамда бала-чагаларга тәм-том чәчү, аларның тәм-том, тукач, калач җыюы. Тукачларны, елның иминлеген теләп һәр хуҗабикә үзе пешерергә омтыла. Шулай ук, «Поз пагу» («Боз озату»), Шөкерана (Яңгыр сорау йоласы), өмәләр, туйлар да бөтен халык белән бәйрәм ителә.

Агытбаш авылындагы информантым Таҗетдинова Кийгәнәк яки Көйгәнәк апа турында аны исеме белән таныштыру өчен генә булса да, әйтмичә калу мөмкин түгел. Апаның исеме бик борынгы. Ул картнәдән оныкка күчеп килә торган исем. Кызганыч, Кийгәнәк апа исеменең мәгънәсен белми. Киек сүзенең биредә болан мәгънәсендә куллануын искә алып, бу сүз боланны яратып әйткән яки болан баласын атаган борынгы сүз түгелме икән, дип уйлыйбыз. Әмма бу безнең фараз гына.

Йомгак ясап әйткәндә, 2019–2020 елгы экспедиция Себер халыкның фольклорны, гореф-гадәтләрен саклап яшәвен күрсәтте. Киләчәктә дә әби-бабаларыбыз үз белгәннәрен искә төшереп, аны оныкларга да тапшырырга кирәклеген истә тотсыннар иде.

Экспедиция вакытында язып алган фольклор үрнәкләре

Фольклор үрнәкләрен язып алганда мөмкин кадәр тел үзенчәлекләрен сакларга тырыштык. Әлбәттә, төгәллеккә дәгъва итә алмыйбыз. Моның ике сәбәбе бар, беренчедән, информантлар әдәби тел белән җирле сөйләшне аралаштырып, без аңласын өчен әдәби телгә дә күчеп алалар. Икенчедән, кайвакыт җирле сөйләмне аң үзе «тәрҗемә» итеп кабул итә.

Су инәсе

Без күлдә тора идек. Рыбаклар күлдән цыкканнар. Аларга чай эчкәле кирәккән су. Берәве постаудан су сосып чыккан касан палага. Палык йөзәте касан паланың эцентә. Тибешәйте балык. Ут яндырып карасалар, һичмә юк. Бер картрак кеше әйтте, суга койгалы кәрәк, диде. Су инәсе эләккән диләр.

Балаларны да Су инәсе алгалы, дип куркытабыз.

Кич су алырга, су коенгалы ярамайты. Авырып китәсең.

Мактымсылу

(дастан фрагменты)

Мактымсылу дигән кыз булган, аның Сәлиха дигән сеңлесе булган. Аталары охотага киткән. Киткән вакытта: «Өйдән чыкмаң, сасларыны юмаң, уңга-суңга карамаң, су төкмәң», дигән.

Кызлар тыңламаганнар. Мактымсылуны урлап киткәннәр. Сәлиханы калдырганнар. Ул качкан, атларын урлап качкан. Урлап киткән кеше җырлаган аңа:

«Алмалы кырга җитәсең, Мактум,
Алмадан берне өзәрсең, Мактум,
Инжирле кырга җитәрсең, Мактум,
Инҗирдән берне өзәрсең, Мактум».

Мактымсылу ике  җиләк агачны кичкән. Ул кайтып җитсә, сеңлесенең туе икән. Мактымсылу арты белән торган атасының җилкәсенә алма белән аткан.

«Мактымсылу килде», – дигән. «Кайгы яңартмаң», – дип атасы борылган. Шуннан соң, борылгач, Мактымсылу инжир белән күкрәгенә ата. Шуннан кызны өенә алып керәләр.

Аннары, Мактымсылуны да яраткан кешенә биреп, Сәлиха белән Мактымсылуның туйларын кылатылар, ике туйны бергә кылатылар.

Пәри

Болар булган хәлләр. Йомак түгел. Бер хатын белән бер ирнең кызлары туган. Бу кыз бала, ятан-ятан, олыгаймады. Инәсе суга киткәндә, кайткач, баланы ишек төбендә таба. Аннары аны сәңгелдәккә алып барып сала.

Икенче авылда ир бала туган була. Алар таза яшәгән. Мунчалары да таза (чиста) була.

Егет 19–20 яшьләрдә өйләнгәле итә. Егетләр белән йөргән вакытта яшьләр әйтәләр теге егеткә: «Мунчадан таш алып чыга алмыйсың», – диләр. Бу егет әйтә: «Мин алып чыгам», – ди.

Егет мунчага китә. Таш алганда, моны кулыннан бер нәрсә тота. «Миңа өйләнсәң, җибәрәм», – ди. «Өйләнәм», – ди егет.

Ата-анасына әйтә, шулай, ди. Ата-анасы риза була.

Туй бара. Күч күчкәндә, теге авылны үткәндә, кыз әйтә: «Мин монда кереп чыгам», – ди. Теге өйне күрсәтә. Керә, тегендә ата сәңгелдәк селкетеп утыра. Бу кыз, сәңгелдәктән баланы алып, торын (утлы кисәү) белән кыйный, күздән югалганчы кыйный. Бала күздән югала.

Шуннан кыз сөйли: «Мине пәри алмаштырып, шул мунчага илтте, минем урыныма үз баласын салды», – ди.

Кыз ата-анасы белән күрешә. Алар да кызлары табылганга бик сөенә.  Кода-кодагыйлар таныша. Туй бик күңелле дәвам итә. 

Менә шуңа күрә 40 көнгә кадәр яшь баланы саклыйлар.

Сычкан

Атасы бер кызны төскә алып барып ташлый. Кыз адашып йөри-йөри, бер өйгә барып чыга. Монда бөтен нәрсә бар икән. Кыз ашарга пешерә, ашарга утыра. Бер тычкан чыга тишектән. Кыз тычканга да ашарга бирә. Тычкан кызга көл бирә. Шуннан соң тычкан мич астына кача.

Бераздан Дию килеп керә. Кыз, дию кергән вакытта, аның күзенә көл белән бәрә. Дию куркып кача.

Атасы килә бераз вакыттан. Кыз үлгәндер инде дип килә. Килсә, кыз исән, өйдә бер тычкан уйнап йөри. Атасы бу кызны алып китеп, бирегә үги кызын да китерә. Кыз килә, тычканны ашатмый. Атасы килсә, үги кызның сөякләрен генә өеп куйганнар. (Кульмаметьева Хәтимә Абубәкир кызыннан язып алынды, 1940 елгы. Лайтамак авылы).

Йилбегән

Йилбегән карт, Йилбегән мамай. Алар кешеләрне адаштырганнар. Батырларны юлда очратып, үзләрен кыйнап, бәйләп, атларын алып киткәннәр. Үзләре агач төбеннән җир астына төшеп киткәннәр. Бик шыксыз булганнар. Шул агач төбеннән кинәт кенә килеп чыкканнар. Кешене куркытканнар.

Басыйр бабай

Олатабыз Басыйр да Казан яктан килгән. Өч хатын алган, өчәр бала булган. Унике сеңлесе булган, аларны Саз якта хәлле кешеләргә тараткан, кияүгә биргән.

Мин дә Төлке Басыйр токымыннан.

Бабай Александр II патша янына барган. Тылмач яллап кергән патша янына. Ул анда җиде кияве – сеңелләренең ирләре белән барган. Ул Александр II патшага безнең халык ничек яшәве турында сөйләгән. Патшага кеш малы (соболь) , сусар тиреләре (куница) алып барган.

Патша:

– Андый халык бармыни? Нинди халык сез? – дигән.

Бабай:

– Без – төрки халык. Ислам динендә без. Без бик ярлы яшибез. Безне какмагыз, – дигән.

Патша:

– Нәрсә кирәк сезгә? Нинди ярдәм кирәк? – дигән.

Бабай:

– Керәчин, сыек май, манафактура кирәк, – дигән.

Бабай бик күп мал белән кайткан. Патша берничә обоз мал биреп җибәргән. Бабай кайткач дүрт кибет ачкан. Шуннан соң яшәү җиңеләйгән. Әмма шуннан соң инде рекрутлар ала башлаганнар.

Бабайның кесәсендә сәгате булган, көмеш чылбырлы сәгать.

Мулла турында

Мәчет күптән булган. Әбинең бертуган абыйсы указлы мулла булган. Аны Соловецкие островага ссылкага җибәргәннәр. Киткәндә әйткән минем әбигә: «Минем балаларны сакла. Шайтан вәсвәсә кылып, минем балаларны кяфер итәргә йөри», – дигән. Алырга килгән кызылармеецлар мылтыклар белән. Бабай әйткән: «Минем зыяным юк Совет властена. Балаларым кечкенә. Хатыным юк», – дигән.

Бер кызылармеец татар булган. Кызганган бабайны. «Калсын микән?» – дигән теге армеец. Аңа безнең авыл советында эшләүчеләр әйткәннәр: «Алып китегез!» – дип.

Аталарыннан соң балаларын да алып китәргә килгәннәр. Әби берсен, өч яшьлеген итәк астына тыккан да: «Балам, зинһар тавышланма, алып китмәсеннәр сине дә», – дигән. Әбинең күлмәк итәге озын, бала итәкле булган. Бала әбинең ботыннан кочаклап басып торган. Сәлим абый шулай исән калган. Башка балаларын барысын да детдмга алып киткәннәр. Алар барсы да урыслашып бетте.

Бабай Соловецкие островадан хат җибәргән әбигә. Аны, ул хатны качып кына кемнәрдер төнлә китереп биргәннәр. Бабай: «Балаларны кара. Миңа таш ташыталар. Минем каберем монда булыр. Монда исән калган кеше юк», – дип язган (Янгутум авылында Хамраева Галия Азиз кызыннан язып алынды,  1948 елгы).

Сәңгер белән Мәңгер

Сәңгер белән Мәңгер килгәннәр. Алар әстерхан татарлары булганнар. Әстерхан ягыннан булганнар. Авыл булмаган ул вакытта. Әстерханны Аксак Тимер җир белән тигезләткәнме, монголмы, картлар әйтә торган иде Аксак Тимер, дип. Җир белән тигезләткән безнең халыкның тора торган җирләрен. Ханның дүрт улы булган, бер кызы булган. Палаларына әйтеп паккан ул, улларына, әйткән, берегез качыгыз, дип. Палалары күнмәгән. Алар әйткән: «Без бергә сугышсак, может, җиңәрпез әле, – тип. – Җиңә алмасак, пергә үләрпес», – тип. 

Шуннан хан ике телехранитель биргән тә, кысларын көймә белән агызып җибәргән. Ханнан бер токым калгалы кәрәк. Палалары күнмәгәц, значит, кыслар калгалы. Агып барганнар, елга белән күтәрелгәннәр. Ике якта ярның атлар куып парган аларны. Шуннан болар елга беткән җирдә туктап, кышларга әзерләнгәннәр.

Сәңгер белән Мәңгер икәү, кыз бер генә булган. Тагын бер башка кавем бер бичә тагын алып, дүртәү Иртешкә килеп җиткәннәр. Анда кыш балык җыела торган җир бар. Анда туктап, кышны иштәкләр белән сугышканнар. Бертуктаусыз. Ике генә кеше, ике хатын. Аннары, монда яшәп булмас, дип, Иртештән безнең елгага кереп, Индрәгә барып чыкканнар. Берсе – Тирән билдә, икенчесе Индрәтамакта урнашкан. Анда семья булып яшәгәннәр. Аларның бала-бакралары булып киткән. Бер Индрәтамактагысы бервакыт берсе икенчесенә кунакка чыккан, кайтса, семья юк,  хатыны качып киткән. Балалары инде кәпләшкән булган, әйткән, юк инде килмәйт, елга буйлап кацып китте. Кырдан куып киткәннәр болар. Алыплар булган болар. Куып киткәннәр. Иштәкләр бер чирү булган, чирү ул 100 кеше.

Бер 30 чакрымда, Төңкет/Төнгэт/Төңэт булган. Анда Күчем ханга ике кеше уклар атарга тимерләр ясап торганнар. Шул урында авыл юк, кешесез дә тормый. Бер карт яшәгән ити анта.

Болар кырлап йәяү бара, Елгатамакта усмаганнар. Чирү иштәкләр көймәләр пелән. Урман екканнар, потакларын оцлап сыкканнар. Потакларны суга салып сыкканнар. Пау белән пәйләп суга патырганнар. Иштәкләрнең көймәләре тустан,  көймәләр белән потаклар өстенә кергәннәр. Туз көймәләр потак өстенә кереп, тишелгәннәр. Көймәләрен үтә кергән потаклар.

Бицәгә Мәңгерме инде, Сәңгерме шунда:

– Менә ник кастың, менә ник киттең, – дигән

– Динебез пашка, телебез пашка, шуның өцен кацтым.

Ук пелән аткан, үтәдән-үтә, пөтенесен үтергәннәр иштәкләрнең.

Ике хатыннан 12 пала пулган. Берәүнең хатыны – иштәк, перәүнең – ханның кысы.

Монда китеп, Нечә дигән елгадан 5 чакрым кереп, 2 йорт салып палаларын асрап торганнар. Иштәкләр тагын килгәннәр. Нәкәц тигән йир пар монда. Анда карт пелән корткаяк торганнар икәү. Пиек бер йир, су алмайты. Иштәкләр сорашканнар, кайта яшәйтеләр, дип. Карт әйткән, сез аны йиңә алмайсыңыс, тип. Ул нимәй карт, иштәк картмы пулганмы,черт знайт.

Карт өйрәткән иштәкләрне.

– Сез төннә парыгыс та, аңай йитмәк, – ул карт өйрәткән, – сепертке пәйләң, агац япрактан, пецәннән, потактан күп сеперткеләр пәйләң, төн парып, караңгыда өйләрен сепертке белән уратып, ут якыгыз сеперткәләргә. Ут яккац ярык, өйләреннән йөгереп цыккац алар, ярыкта ук пелән атыгыс.

Полар алай кылганнар. Караңкыта ул сеперткене тәгәрәйләтеп цыкканнар та, ут ягып җибәргәннәр.

Сәңгерме, Мәңгерме, белмим, аларның иң олы пала 13 яшьлек пулган. Ханның кысыныкы пулган. Паланы күтәреп алган та кацкан.

Моны атып утырганнар, атып утырганнар, атып утыраты ук пелән.  Егылмайлар. Бер ярым-ике чакрым йир киткән. Анта палага әйткән:

  • Син утыр та, тавышың цыкмасын, пер төрле тавыш цыгарма, ацыксаң та, тукта.

Паланы калдырып киткән. Пала бервакыт төшкән дә. Нәмә кылмак кирәк, 13 яшендә.

Болар Ләңчегә киткәннәр. Ләңче ул вакыт авыл пулган. И мөселман авыл пулган. Сәңгер белән Мәңгер, Лайтамактан Йиләк патыр анда әйткә йөргәннәр. Аны барып тоже утка якканнар иштәкләр.

Теге 13 яшьлек пала йөреп-йөреп монда килеп, үзе кебек палалар пелән килеп, иң беренче монда мәчет салганнар. Авыл салып яшәгәннәр. Шулай Әчир пулган.

Бу Бәхтияр бабай килгәнче булган, 1552 нче еллардан алтта.

Бәхтияр бабай Казан алынгач килгән. Ул воин булган Казанта. Казанның бер капкасыннан качкан. Үзенең ике телехранителен алган да, Зәйтулла белән Айтулла. Алар каяндыр бу авылны белгәннәр. Монда килгәннәр.

Бәхтияр бабай үлгәнче әйткән, кем дә кем, минем каберемне карап, яңартып торса, теләгән әйтсә,  теләгенә ирешер. Аллаһы Тәгалә каршында рәхмәтле булыр, дигән.  Без барып торабыз.

Каләмдәр белән Сәламдәр

(йомак)

Дедушкам кәплитерди.

Бик порын саманнарта тиңгес ягасынта пер пай яшәгән. Ул пай көн тә төшеп тиңгез ягасынта елым тартайты. Бер көн бер сүрәйттеләр елым, һичмә йок, икенчегә сүрәйттеләр, һичмә йок, өченче сүрәйтегәндә мәтнә эцендә теп-тере генәй палык. Олылыгы мәтнә чаклы. Халык кырга сүрәп чыгартыйлар да, мәтнәдән йомарлап төшереп.

Байның паласы пулаты, Кәламдәр.

– Палам, син саклап тор,  пу палыкны, ат сөйрәй алмайт, арбага сала алмайт, пес пыцак палта алып киләпес, ваклап төйярбез.

Каләмдәр каравылга кала. Ул первакыт күзен артка сөйрәсә палыкка, палык шулкадәр каты сыктайт, ике күсеннән яшь, уже гөрләвек булып, диңгез чыга пашлаган. Каләмдәр кайткыцлар агацтан алып диңгезгә йомарлай башлайты, палык үзе дә йомарланай, әкрен-әкрен диңгезгә пушатып йипәрәй палыкны.

Пай гилсә, палык йок.

– Палык кая китте?

– Ә мин диңгескә пушатып йибәртем палыкны. Палык сыктайты.

– Ул кадәр яхшы палыкны, күрмәгән палыкны, никадәр калык ачка тормас, дияр иде. Син нишләп пушатып җибәрдең. Син бүгеннән соң  миңа пала түгел.

Пай Каләмдәрне куып йибәрә. Каләмдәр тиңгес ягы пелән китте. Тиңгес ягы пелән параты-параты, караса, тубыктан суга кереп бер кеше атлап килеп тора. Бу туктайтты.

– Син ни атлы? Мин Каләмдәр!

– Минем исемем Сәламдәр! – тите.

– Әйдә, юлга парапызмы. Бергә китәйек, – тите.

Каләмдәр әйтте:

– Мине атам-инәм куып ташлаты, пер палык өцен, – ди.

Сәламдәр әйтте:

– Мине дә менә куып ташлаганнар. Алай йөрим. Әйдә, товариш пулайык, пергә йөрәек, – ти.

Полар китәттеләр. Параттлар, параттлар, параттлар, күпмә йир үткәннәрен пелмәем мин, пер шәһәр кебек йиргә җиткәннәр.

Пер корткаяктан сорап керәттләр өйгә.

Ә шәһәргә кара ялау (флаг) эленгән.

Нимә тип кара ялау эленгән бу сезнең? – ти.

– Көн дә пер кысны әшдәһә килеп алып утыратты. Пүген патшаның кысы, аңа чират йиткән. 15 яшьлек кыслар петкән. Менә аңа чират йиткән, –  ти.

Полар сораша пашлаган.

– Алай-алай, тип, диңгез ярында специальный йорт салынган. Ул йортка кысны аптөшеп утырталар. Ул йортка әшдәһә килеп, ул кысны алып китеп утыратты, – ти.

Каләмдәр әйтә:

– Давай, коткарабыз! – ти.

Сәламдәр әйтә:

– Давай, коткарабыз! –  ти.  

– Син ятып йоклап ал. Мин сине уятырмын, вакыт җитсә, – ти, Саләмдәр Кәламдәргә әйтәт.

Каләмдәр ятып йоклайты. Сәламдәр пара диңгез янындагы өйгә.

Кыз әйтә:

– Мин патшаның кысы, – ти.

– Мин сине коткарсам, нәрсә пула? – ти Сәламдәр.

– Патша сиңа мине кияүгә пирәт. Әтием мине сиңа кияүгә пирәт. И сиңа пайлык пирәт, – ти.

– Ну, алайса, мин сине коткарам, – ти. – Мин хәзер ятып йоклайым. Әшдәһә килсә, мине уятырсың, – ти Сәламдәр.

Все, бу ятып йоклай.

Әшдәһә киләйт, күренә ти инде. Зилзиләләр пелән инте. Кыс уятмакчы пула Сәламдәрне, тормайты, юк, уянмый. Кысның күс яшьләре тама, сыктай пашлый. Уянмый, үләм инте тип. Күз яше питенә тамгац, уянып цыга күс яшеннән Сәламдәр.

– Нимә пулты? –  ти Сәламдәр.

– Минем күс яшем төште. Әшдәһә килеп йитте, – ти кыз.

Сәламдәр әшдәһә пелән сугыша. Әшдәһәне үлтерә. Кыстан йөзеген алып:

– Син кайт, ти. – Мин сезнең авылныкы түгел, – примерно аңлата үсенең кем икәнен. – Минем дустым пар. Мин йөзекне аңа пирермен. Но син мине танырсың парыбер, –  ти.

Кыс китте. Карап алтылар әшдәһәне, үлгәнме, йокмы. Кыс масаят, өенә кайта. Патша да масаят инте.

Икенце көн тагын. Ялауны снимать кылмайтылар. Масаялар, халык шатланаты, но ялауны снимать кылмайтылар. Патшаның икенце кысы икенце көн икән. Көн тә пер кысны алып утыратты.

Сәләмдәр икенце көн тә алай пулган, өценце көн тә әшдәһәны үтерә. Шуннан пашка елан килмәйт.

Шуннан Сәламдәр Каләмдәрне алып китә патшага.

– Пес коткартык синең өц кысыңны та. Кызыңны пирәсең инте Каләмдәргә, – ти.

Патша икенце кызын моңа пирмәк пула.

– Рәхмәт, мин пашка. Өйләнергә рөхсәт юк миңа, – ти. Кем икәнен әйтмәйте үзенең.

Ярар шулай пулган. Олы туй кылайттылар. Яшәй пашлайттылар. Көн дә сый. Патшаның көн дә сый, көн дә бәйрәм.

Первакыт Сәламдәр үзенең өендә вакытта кошлар килеп кунаклыйлар. Кыслар пулаттылар. Кәпләшкәлиләр, пулар өц абыебызны үтертеләр, тип, Каләмдәр белән Сәламдәр, исемнәрен тә белептеләр. Без аның өцен үц алабыз, тип.

Берәү әйтә:

– Мин патшаның айгыры пулам та, ти, аның пер айгыры пар. Мин ул айгыр пулып цабам. Ул киявен уятыр та, минем айгырым бушанып киткән, син аны ошлап пир, тияр. Ул торыр, ошлыйм тип, килгән йирдә мин тибермен ти, яңак сөякләрен изәрмен, – ти.

Ә икенцесе әйтә:

– Юк, синең пу барып цыкмай, ти. Мин ишектә ук-санай пулып торам та, ти, корылган, ти, алар икәү тышка цыгалар төннең бер мәлендә, ти,  алар цыккан мәлендә, ук керешеннән бушаныр да, аларны үтә цыгып, үтерермен, ти. Аның белән үцемне алырмын, – ти.

Өценсесе әйтә:

– Мин, ти, елан пулып өйгә керәм тә, алар йоклаган вакытта, кысның питенә татам үземнең зә(һә)ремне ти. Каләмдәр уянса, ти, аның кысны пәп итеп алат торган гадәте пар, ти, кысны питеннән пәп итеп алат, ти. Аны үбеп алса, ядны үбеп ул үләт, – ти.

– Песнең сүсләребезне ишетеп, кем дә кем Каләмдәргә җиткезсә, ул тораташ пулып катыр, – ти пулар.

Перенцесе әйтә, минем сүсләрне йиткезсә, тубыктан тораташ пулыр катыр, ти. Икенцесе әйтә, күкрәктән. Өценсесе әйтә тоташтан тораташ пулып катыр, ти.

Сәламдәр ишетеп торса та, таваришына әйтә алмый, Каләмдәргә. Әйтсә, тораташ пулып катыр. Инде көтә пашлайты.

Патшаның айгыры пушанган. Патша кияүгә әйтә, давай, миңа айгырымны ушлап пир, ти. Бу ушлыйм, дип парса, айгыр күтәрелеп пер тибәм тигән цакта, ук килеп айгырның муенына атылыт. 

Патша, ай, кайгыра, айгырымны аттың, ти.

Каләмдәр пеләте патшаның айгыры түгел икәнен.

– Син, ти, ялгыш айгырны ушлаткалы иткән идең Каләмдәргә. Син стойканы парып кара амбарыңа, ти, синең айгырың анта торайт, – ти.

Миңа сөйләргә ярамайты, минем аягым тораташ пулып калды.

– Икенцесен сөйләмәйт, –  ти Каләмдәр.

– Ник сөйләмим, бер башлагач, сөйлим. Икенчесен син үзең күрдең, синең ишек яңагына ук санай куелган ите, ти. Мин аны алтым, алып ташладым. Миңа ышанмасаң, пилдән тораташ булып калтым, – ти Сәламдәр.

Каләмдәр ялына моңа:

– Өценцесен сөйләмә, – ти. – Хотя бы ярты тәнең пулса та, кеше пулып калсын, – ти.

– Сөйлим, – ти. Бүген төн елан кереп бицәннең питенә яд калдырмак итте. Мин үтердем ул еланны, – ти.

Шуннан пу тораташ пулды. Тоташ таш пулды инте пу.

Хәзер пөтен кешеләрдән сораша пашлыйлар. Сораң-сораң-сораң, анда пер корткаяк әйтә:

– Пар, ти, име, 40 кара сыер тап, ти. Пер йирендә пашка төс пулмасын, ти. Аны пуазлап, канын олы касанта кайнатың. Кайнап цыккан цагында, ти, Саләмдәрне эценә атып җибәрең тә, ти, кайнап-кайнап күренсә, ошлап тарт, ти, ошлап тартып алсаң, ул кире цыгар, ти, ошлап тартып алмасаң, пулмай, ти. 

Полар тиз генә 40 кара сыерны эзләп табаттылар да, пуазлап, канын касанга агыздылар. Кайната пашладылар. Кайната-кайната-кайната. Первакыт күренгән ите, Каләмдәр, кулы тайдымы, ошлап ала алмады. Икенце күренде, ала алмады. Шуннан мин үзем тартып алам тиде бичәсе. Кулларын тыкты да тартып алды.

Һәркемнең туган як, туган җир.

Хәзер Каләмдәр ата-инәсен дә сагына. Куып ташлаган пулсалар та.

Патшадан рөхсәт алып китте, ти.

Пулар диңгез ягы пуйлап киттеләр. Каләмдәр белән Сәламдәр, патшаның кысы инте. Ипләп парып, байрамнар кылып, инде Каләмдәр белән Сәламдәр бергә кушылган йиргә йиттеләр. Сәламдәр инде әйтә:

– Инде хуш, Каләмдәр, тип. Мин дә пер патша паласы, ти, только  палык патшасының паласы, ти. Мин сиңа ярдәм итәр өчен цыктым, ти.

Бу йомакны олатам  кәпләшкәли иде. Габделвахит исемле булган, мин 6 яшьтә булганмын, ул үлгәндә (Мурзаев Шиабетдин Туктасыновичтан язып алынды, 1949 елгы. Әчир авылы).

№ 1, 2021

Автор фотолары

Предыдущая статьяТөмән өлкәсендәге иҗат кешеләренә юл күрсәткән түгәрәк
Следующая статьяСебер татарларының «тел хәзинәсе»ннән
Закирова Илсеяр Гамиловна
Доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела народного творчества ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, член ученого совета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя