Төмән өлкәсенең «Яңарыш» татар газетасы редакциясе канаты астында оешкан «Әдәби Төмән» иҗат түгәрәгенә дә ике дистә ел булып килә инде.

2003 елның 19 декабрь санында газетаның җаваплы секретаре Алсу Сәгыйтова «Әдәби җомга» исемле зур булмаган язмада болай дип хәбәр итә: «Төмән шәһәрендә яшәүче татар иҗади интеллигенциясе вәкилләре шушы көннәрдә «Яңарыш» редакциясенә җыелдылар. Милләт зыялыларын бер сорау борчый: алар таркау, бу көнгәчә аларның җыелышып, үзләрен борчыган сорауларын хәл итү өчен бер оешмалары да, союзлары да юк.

Ә иҗади көчләр бик күп: Төмәндә хәзер татарның ике дистәдән артык фән кандидатлары һәм докторлары бар, бүгенге көнгәчә 4 дистәгә якын фәнни һәм әдәби китаплар бастырылган. Чиратта әле дистәләгән авторларның китаплары бастыруны көтеп яталар. Ә ничек аларны бастырырга, кайда бастырырга? Шагыйрьләребезнең барлык әсәрләре дә китап итеп бастырылу дәрәҗәсенә җиткәнме? Кем аларны тикшерә?

Шулкадәр шагыйрь-язучыларыбызның оешмалары бармы?

Менә шундый сораулар белән борчылып һәм аларны гамәлгә кертү өчен Төмән зыялылары: филология фәннәре докторы Х.Ч. Алишина, филология фәннәре кандидаты В.И. Хәйруллина, шагыйрьләр Н.М. Шәмсетдинов, З.Г. Акбүләков, редактор А.Г. Сәгыйтов һ.б.лардан торган оештыру комитеты төзеделәр. Киләсе җыелышны гыйнвар ахырына билгеләделәр. Әлегә «Әдәби җомга» дигән исем бирергә булдылар».

«Әдәби җомга» дип аталган иҗади клуб-түгәрәкнең алдагы утырышында җитәкчесе итеп галимә Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина билгеләнә. Яңа ел башында ук түгәрәктә кадерле кунаклар – Казаннан танылган шагыйрьләр: якташыбыз Шәүкәт Гаделша, Рафис Корбан, Газинур Морат белән истәлекле очрашу үтә. Анда өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Әхтәм Каюмов, өлкә Думасы депутаты Геннадий Корепанов, шәһәр Думасы депутаты Ришад Зиганшин да катнашалар. «Январь аеның соңгы җомгасында уздырылган иҗат түгәрәгенең йогынтысы әле озак вакыткача сизеләчәк. Беренчедән, әле безнең Төмән җирендә шундый югары дәрәҗәдә һәм җитди үткәрелгән мин бер генә җыелышны да хәтерләмим. Эш башы Татарстаннан килгән 3 күренекле һәм хөрмәт казанган шагыйрьләрдә генә түгел. Ә шушы сөйләшүдә катнашучыларның фикердәшлегендә, бер-берсен аңлап, әдәпле, тактлы гына искәртү-тәкъдимнәр ясауда, дип әйтер идем», – дип яза Азат Гыйззәт улы бу вакыйга турында. Аннары Төмән районының Талымхан, Яркәү районының Бурбар мәктәпләрендә укучылар белән, «Этнос» балалар үзәгендә очрашулар «һәр ай саен җомга көнне» дигән тәртипне үзгәртәләр һәм «тормыш үзенең коррективларын кертә шул», ди бер язмасында Азат Сәгыйтов һәм түгәрәкнең «Әдәби Төмән» дип исемләнүе турында хәбәр итә. Өлкәгә Татарстаннан килгән бер генә кадерле кунак та «Әдәби Төмән»нең кунакчыл, эчтәлекле утырышларында катнашмый калмый. Бигрәк тә академик Хатыйп Миңнегуловның безне яратып килүе, Татарстан хәлләре белән таныштыруы, төпле киңәшләре һич онытылмас. Әле Казан профессоры, өлкәбез фольклоры турында 5 томда җыентык туплап бастырып чыгарган Фәрит Йосыпов белән, себер татарлары диалектының барлык системасын күз алдында тотып, «Сибирия татар төрекчәсе» монографиясен язган Төркиянең Фрат университеты (Ылазыгъ шәһәре) профессоры Эрҗан Алкаяның килүе нур өстенә нур булды. Тагын да «Казан егетләре» ансамбле артистлары белән узган җыр-моңга бай очрашу да истә калды. Алар фольклор әсәрләре белән кызыксынуларын, себер татарларының югалып барган җырларын башкарырга теләүләрен белдерделәр. Авылларда татар моңын сагынып торуларын, аларны хуш күреп, яратып каршы алуларын сөйләделәр. Өлкәдәге укытучылар, киатпханәчеләр, мәктәп балалары еш кунак булалар иде түгәрәгебездә.

Утырышларның даими катнашучылары: Хәнисә Алишина, Люция Хәбибуллина, Изил Гарифуллин, Гөлнур Хәйруллина, Зыятдин Низамов, Заһид Акбүләков, Сәгыйт Сагыйтов, Хатыйп Хәбибуллин, Клара Кучковская, Фәхриҗамал Утяшева, Гөлфизәр Абдрахманова, Нәркәс Нәбиуллина булдылар. Нефтеюгансктан килгән шагыйрә, язучы Нәфкыя Сафина, Венера Хәйруллина, Нәркис Галеев та саллы фикерләре белән чыгыш ясау мөмкинлеген табалар иде. Бер утырышта бергәләшеп яңа җитәкче сайланды: бертавыштан бу вазифага җирле шагыйрь Сәгыйт Сагитов билгеләнде.

Соңгы елларда «Әдәби Төмән» яңа иҗат яратучылар белән тулыланды: газета бәйгеләрендә җиңү яулаган Римма Арсухина, Рафаэль Гадиев, Фатыйх Гарифуллин, Фәрит Ермышев, Тубылдан Сөнгатъ Бекенин, Клим Садыйков, Галия Абайдуллина, Рәшидә Бакиева өстәлде.

«“Яңарыш”ның бүгенгәчә уңышлы эшләп баруында газетаның редакторы Азат Сәгыйтов тәкъдиме белән эшли башлаган “Әдәби Төмән” иҗат түгәрәгенең дә роле зур булды», – дип аның асылы турында язып чыкты өлкәбезнең танылган педагогы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Люция Хәбибуллина. «Беренче көннән үк Азат Сәгыйтов, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә «Әдәби Төмән» иҗади түгәрәгенең иҗади көчләре өлкәбезнең төрле районнарында берничә мәктәптә укучылар, ата-аналар белән очрашып, әйтергә кирәк ки, үзенең эш системасын булдырып өлгерде. Әлеге система дөньяны танып-белү, яшь буынның иҗади сәләтен үстерү, туган халкы, аның күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре, туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәт, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләрен күздә тота. Бу эшнең төп юнәлешләреннән берсе – туган телебезне саклап калу, бу исә милләтебезнең үзаңын уятуда, торгынлыктан чыгуда бүгенге көннең иң актуаль, җитди мәсьәләләре булып кала бирә. Газиз телебезнең, гасырлардан килгән изге байлыгыбызның бүгенге торышы, сафлыгы, төгәллеге, куллану даирәсенең кысрыклануы, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең елдан-ел кимеүгә баруы – җанында милли хис саклаган кемне генә борчымый, кемне генә битараф калдырыр икән. Татар теле – туган телебез. Аны ата-бабаларыбыз ничә гасыр буена саклап, буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Үз телебезне – татар телен – үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне өйрәнергә тиешбез. Шулай иткәндә генә милләтен милләт дип белгән зыялы шәхесләр тәрбияләнәчәк. Өлкәбездә яшәүче татарларның милли хәрәкәте, мәдәнияте, мәгарифе турындагы иң актуаль проблемаларны матбугатта чагылдырып, Азат Гыйззәт улы «Әдәби Төмән»нең максат-бурычларын шулай аңлата килде.

Бүгенге көндә Азат Сәгыйтовның хезмәтләренә тугрылыклы калып, «Яңарыш» редакциясе каршында эшләүче «Әдәби Төмән» иҗат көчләре, газетаның редакторы Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова җитәкчелегендә милли тормышыбызны җанландыруда иҗади эшчәнлекләрен дәвам итәләр. «Әдәби Төмән» утырышларында аның оештыру комитеты әгъзасы Хәнисә Алишина гореф-гадәтләребез, тарих, туган тел, әдәбиятыбызны пропагандалый. Түгәрәк әгъзалары халкыбызны җанландырып җибәрүдә, асыл сыйфатлар тәрбияләүдә зур эшчәнлек күрсәтәләр. Мондый үҗәтлек, әлбәттә, гомерен эшкә, хезмәткә багышлап туктаусыз эзләнүләр, тынгысыз уйланулар белән яшьнәп-күкрәп яшәгән фидакарь затларга гына хас. Иҗади башлангыч эшен сүрелдерми дәвам итәләр».

Әйе, кемнәр генә «Яңарыш»ның кунакчыл коллективы, тапкыр телле зыялы дуслары белән очрашмады икән. «Әдәби Төмән» өлкәбезнең саз аръягындагы авылларында да булды. Ул очрашуларда гел тел мәсьәләсе, милләтебез язмышы күтәрелә иде. Утырышларга алдан ук бер тема билгеләнеп, һәркем шул темага багышлап иҗат җимешен әзерләп килде. Юбилярлар тәбрикләде. Аннары бергәләшеп яңа чыккан китаплар белән танышу, аның турында фикер алышу үтә. Бастыру серләре, акча табу мәсьәләсе дә уртага салып сөйләшенә. Яңа каләм тибрәтүчеләрнең әсәрләре карала, аларга киңәшләр бирелә. Нәкъ менә шул утырышларда «Яңарыш»та үткән шигырь, хикәя, мәкалә ярышларында, викториналарда җиңүчеләр бүләкләнә. Алар өчен өлкәбезнең танылган иҗат әһелләре белән бер бүлмәдә утыру, аларның эчтәлекле чыгышларын тыңлау зур горурлык иде.

Бүгенге көндә әгъзаларның күпләре мәрхүмнәр инде. Дөнья тоткасы булырлык тирән белемле, абруйлы Изил Гарифуллин, Хатыйп Хәбибуллин, Заһид Акбүләков, Гөлфизәр Абдрахманова, Нәркәс Нәбиуллина, түгәрәкне булдыручы Азат Сәгыйтов та арабызда юк. Алар турында якты истәлек һич югалмас.

Өлкәдә иҗади шәхесләр исә шактый. Һәркайсының диярлек иҗат юлы «Яңарыш»тан башланды. Иҗади әсәрләре бер җиргә тупланып, өлкәбез шагыйрь-язучыларының бик күп китаплары басылып чыкты.

Һәркемгә таныш Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Хәнисә Алишина, Шәүкәт Гаделша, Изил Гарифуллин, Люция Хәбибуллина китаплары, «Яңарыш»ның юбилей альманахлары белән бергә, Хатыйп Хәбибуллин, Заһид Акбүләков, Рәкыйп Ибраһимов, Баһаветдин Нәүрузов, Сәгыйт Сагыйтов, Рәшидә Зәнкиева, Рәшидә Ишимова, Ирек Махиянов, Газиз Әхмәтов, Талиб Фәтхуллин, Галия Абайдуллина, Сөнгат Бекенин, Клим Садыйков, Рәшидә Бакиева, Гөлфизәр Абдрахманова, Шакирҗан Ибраһимов, Зәйтүнә Ильясова, Флера Сәйфуллина, Фәрид Баязитов, Фатых Шәрипов, Фәхриҗамал Утяшева, Мәхмүт Габдел, Әлминур Патршина, Ришат Рәхимов, Хәбибулла Якин, Бибинур Сабирова, Зыятдин Низамов, Клара Кучковская, Рафия Айтбаева, Рафаил Магжанов, Вәлимә Ташкалова, Лилия Фәизова, Гаҗилә Гөбәйдуллина, Мәдинә Уразмәтова, Әдип Гарифханов, Луиза Сөрмәтова (әле бу исемлектә барысы да булмаска да мөмкин) авторлыгында дөнья күргән китаплар хәзер шәхси һәм өлкә китапханәләрендә саклана. Хәнисә Алишина редакторлыгында «Күренекле шәхесләр» җыентыгы 20ләгән шәхес тормышын, иҗатын мәңгеләштерде.

Тубыл шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның гына 25 шигырь һәм хикәяләр җыентыгы укучылар кулына барып иреште.

Боларның барысына галимнәребезнең фәнни эшләрен дә өстәсәң, саллы гына газета саны килеп чыгачак.

Төмән өлкәсе иҗат әһелләренә бай, аларның төрле темаларны эченә алган җыентыклары яратып кулланыла. Яңа шигырьләр редакция почтасына килә тора.

Гөлнур Вәлиева, 

№ 1, 2021

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя