Халкыбызның сөйләм теле бик бай һәм кызыклы. Һәр җирлекнең үз шивасе, һәр сөйләмнең үзенчәлекләре бар. Себер татарларының сөйләм теле һәряклап игътибарны үзенә тартып тора. Әйтелеше һәм яңгырашы белән генә түгел, ә мәгънәви ягыннан да. Бу якларда халык җор күңелле, бай фикерле, ниндидер әйтем, кушамат, канатлы сүзләр табар өчен озак уйлап тормый. Тиктомалдан әйтелгән кайбер сүзләр дә, фразеологизмга әйләнеп, сөйләм телендә үз урынын таба.

Төмән өлкәсе Вагай районының Тугыз авылында яшәүче Зөлхәйдә ханым Сәйдуллина, шушы төбәктәге сынамышларны, әйтемнәрне, мәзәкләрне  һ.б. җыеп, туплап, сөйләм теле хәзинәсен булдыру өстендә эшли.

*       *       *

Сынамышлар.

  • Кояш цалгының песен күрсә, яңгыр явар.
  • Пуаслауда пуасламаса, пукрауда пукратыр (Пуаслау – Богослов, Пукрау – Покров – ред.).
  • Йома (җомга) яңгыр яуса, бер атна яуар.
  • Раштуада йылы булса, татарга йеңелцелек.
  • Төнәгән өйне тукытма, өй хуҗасы ацуланыр.
  • Юлга цыкканда уң ягыңнан ир узса, юлың уңар.
  • Яңа елда беренце булып өйгә ир керсә, өеңә ырзык керер, пицә керсә, авыру, кауга көт.
  • Үте сытылган балыкны ашасаң, кешенең ацуы сиңа теймәс.
  • Тырнаклы үссә, тояклы үсмәс.
  • Питраудан соң цыкласа, үсемлеккә файдасы бар.
  • Кицке кунак кунып кайтыр, иртәнге кунак төшкәцә кайтыр (яңгыр турында).
  • Мешәк (мәче – ред.) – пәйгамбәрнең кызы, рәнцетергә ярамый.
  • Шабала (кашык – ред.) төшсә, кунак килер, шеш (чәнечке – ред.) төшсә, ир кеше керер.

Ырымнар.

  • Сөтнең өстен «бисмилләһ» дип япмасаң, шайтан баласын юар.
  • Сөтне кайнатканда таштырма, сыерның имчәге ярылыр.
  • Сулы кешенең алтын (алдын) кичмә, су олы.
  • Ирләр алдын кичмә.
  • Корсаклы пицә караңгыда ашанса, баласы бур булыр.
  • Сунар бетмәй мыек-сакалың кырма, фарт китәр.
  • Кешедән соң су цацып калсаң, юлы уңмас.
  • Юлга цыккан кешедән соң итәнне себермә дә, юма да.
  • Ашаганда ашап бетер, яманлыгың калмасын.
  • Кулның сырты белән терегә су койма.
  • Өстәл өстенә кулга киярне салсаң, теләнцелек теләп ятар.
  • Йомырка кабыкны меецкә якма.
  • Чишнәк (суган – ред.) кабыгын утка якма, күзең кайтар.
  • Йомырка урлау ярамый, адәм баласына исәп.
  • Мәетне озаткач, кайтуларын көтеп алсаң, күз авыруы бетәр.
  • Пыцакны өстәлгә куйма, кауга теләп ята.
  • Цацны идәнгә төшермә, кошлар, цыцканнар цацыңнан оя ясарлар, башың авырыр.
  • Көн кунгац су түкмә, фәрештәләрне түгүең бар.
  • Йома көн кер юма, идән юма: гомерең кер юып үтәр.
  • Муел (шомырт – ред.) гөл атса, балык уйный (ултык чәчә).
  • Башыңның каутанын кыртырсаң, ике ягын да кыртыр: кимәдә (көймәдә) актарылмассың.
  • Ашагач ятма, өстеңә кыйра (ялкау – ред.) бага сикерер.
  • Аккошны аткалы ярамый, ир балаң булмас.
  • Балага 40 көн тулгынца, юргәкләрне (биләү чүпрәге – ред.) тышка элергә ярамый.
  • Иңгән суың кән түгелсә, ирең исерек баш булыр.
  • Апкергән утыныңны салганда, утының цацылса – балларың кән булыр, таралмаса – аз.
  • Аяк киемең яман туарма – иреңә кадерең булмас.
  • Кеше аяк киемен кеймә, ирең уртак булыр.
  • Корсаклы пицәгә сораганын бир, аяган нәрсәңне цыцкан тишер.
  • Кыз баланы беренче теләп кергәнгә бир, беренче кергән – Хозер Ильяс.
  • Кыз-бала икмәкне калын киссә – ире тракторист булыр.
  • Кечкенә бала аяк киемен ялгыш кейсә – ата-инәсен үлештерер (орыштырыр).
  • Идәнне ишектән түргә мәеттән соң гына себерү дөрес.
  • Тупсага басма, буең үсмәс.
  • Цацны үртәгәндә, тышка цыгып кыцкыр: урман көйде, чач көйде. Тектән фәрештәләр инәрләр.
  • Тырнакны утка яксаң, күмсәң әйт: фәлән кызы фәләннең дип. Теге дөньяга барсаң, цүпләрсең.
  • Төкергәле ярамый, шайтанның битенә төкереп куюың бар. Минем битемә төкердең, мин дә төкерәм, дип әйтә, имеш, ул.
  • Кояш кунгац, елгадан су алсаң: «Күк ат йеккән, күк тун кейгән кунак килгән, су кирәк», – дип алырга кирәк.
  • Сыер бозауласа, «Сәңге-Сөңге бабайга», дип хәер бирәләр.
  • Күзең тартса: «Тьфу-тьфу, табан төбемә төшсен»,  – дияргә кәрәк.
  • Эт олыса: «Үз башыңа олы», – дияргә кирәк.
  • Мәет ятканда берәрсе цөцкерсә, түбәсенә төяләр. Алай итмәсәң, тагын мәет булыр.
  • Цөцкергәндә: «Томау, башым кайтты»,  – дип әйтү кәрәк, тиз төзәләсең.
  • Бала курыкканда кот коялар: «Әпрок-әпрок, кайдан кердең аннан цык», – дип баланың йелкәсенә берничә кат төяләр, авызына бармак тыгып укцыталар.
  • Кечкенә баланың цацын алганда болай диләр: «Башыңа тургай цыцып китмәсен».

Себер татарлары сөйләмендә кулланыла торган фразеологизмнар:

  • Ел цыкмас – ялкау кешегә әйтелә.
  • Эцкә кер керү – көнләшү.
  • Сөгән авыз – зур нәфесле.
  • Эт буыштыру – орышу, талашу.
  • Тәмәне тауда – тәкәббер.
  • Тишек иләк – кадерсез кеше.
  • Тел пистәсе – армый-талмый сөйләү.
  • Кәдәри хәлцә – хәленнән килгәнче.
  • Цел мия – белемсез, надан.
  • Илә-пая – әкрен.
  • Әцәткә-пәцәт – исәпләшү, үч кайтару.
  • Кыл пугыртактан – бик күп.
  • Шәрмәндә – оятсыз.
  • Из күнцәк – иркә кеше.
  • Коры авыз – ач.
  • Йөнле бит – хәйләкәр.
  • Церек башмак – сүз йөртүче.
  • Трай тибү – берни эшләмәү.
  • Итем-исер – ялгыз.
  • Теңкәне катыру – буш сүз сөйләү.
  • Ярты-ясак – уңмаган.
  • Туң бит – ачулы кеше.
  • Нүшәр түгү – коеп яуган яңгыр.
  • Кыштыр үргән – пычрак.
  • Мамаңның кулы – сул кул, тәһарәт алган кул.

Мәгънәләре тормышта кулланыш алган мәзәкләр.

Көзге йылымда олаучылар ат батырганнар икән. Араларыннан бер хатын болай сыктаган (елаган):

  • Янеңнән асат, Луман (атның исеме), цыгып эйсәң ней булган (Хәзерге вакытта бу сүзне үтенече булган кеше куллана).

***

Сыер: «Былтыр-былтыр», – дип чәйнәгенчә, куй: «Кицә-кицә», – дип тиз генә ашап-йотып куя икән. Шуңа күрә, куй белән бер курада торган сыер йонцу була, диләр.

***

Каенанасы килененә йөн ирергә боерган икән. Килен кыйрарак (ялкаурак) булган. Бер урцык иргән дә, туктаган бу. Каенана эшне тикшергәле кергәч, килене сандык түрдән бер урцыкны, йә алып, йә кире салып, тагын алып:

  • Менә бер урцык, менә тагын бер урцык, – дип күрсәтә икән.

Карчык, масаеп:

  • Килен, пацала кәрәк икән, мин урманга пацалалык агацка кереп цыгаен, – дигән. Киленнең коты киткән, карчыкның артыннан тышка чыгып:
  • Пацалага киткән башта үлгән, өйдәгесе өйдә үлгән, – дип кычкырган ди. (Йомышны озакка сузган кеше турында әйтәләр: Пацалага киткән башта үлгән, өйдәгесе өйдә үлгән).

***

Бер татар кешесе каты суыкта он сатып тора икән. Янына төкле (урыс) килеп:

– Почем ржаная мука? – дип сораган.

– Әһә, ыржаймасаң да ыржаерсың, пы суыкта тышта торып пак,  – дигән имеш татар.

№ 1, 2021

Предыдущая статья«Утыртым кәмәнең ай түренә»
Следующая статьяИнтеллектуальный клуб «Татарский квадрат» открыл филиал в Саратове
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя