Танылган композитор Софья Гобәйдуллинаның әби-бабайлары Бәйрәкә авылыннан.

14 апрель Дөнья татар конгрессында Татарстанның Ютазы районының Бәйрәкә авылы тарихына багышланган китап тәкъдим ителде.

Китапны язу тарихы белән аның авторлары – төбәкчеләр Әсгать һәм Миләүшә Закировлар һәм Бәйрәкә авылы музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева таныштырды. Алар сөйләгәнчә, китапка материал туплар өчен алар башта ун ел буе архивларны өйрәнгәннәр, ә китапны язарга өч ел киткән. «Бәйрәкә тарихы Русия Дәүләт борынгы актлар архивы, Татарстанның, Башкортстан, Самар өлкәсе дәүләт архивлары, Бөгелмә, Азнакай, Баулы архивлары, Бәйрәкә авылы музее һәм китапханәсе, Акбаш авылы музее материалларына нигезләнеп торгызылды», диде Әсгать Закиров. Шушы документлар нигезендә авторлар авылның барлыкка килгән көнен дә ачыклаган: авылга 1749 елның 9 сентябрендә нигез салынган.

Авторлар бу китапларын язганда Казанда күптән түгел чыккан «Уфа өязе татарлары» хезмәте бик булышты диде. «Безнең өчен бу китап бик мөһим чыганак булды. Анда безнең авыл да бар. Бу Бәйрәкәнең татар авылы икәнен дәлилли» диде Әсгать Закиров.

Китапта аерым зур бүлек Бәйрәкәнең дин әһелләренә багышланган. Анда авылның 55 мулласы турында мәгълумат тупланган. Шулар арасында авылга нигез салучы Аитовлар нәселеннән чыккан муллалар да, «Гобәйдия» мәдрәсәсенә нигез салучы, дөнья күләмендә танылган композитор Софья Гобәйдуллинаның ата-бабалары – Майкы би нәселеннән булган руханилар да бар.

«Мондый китаплар татарлар өчен бик мөһим. Тарихчылар җирле тарихны белеп бетерә алмый, һәрбер авылга барып җитә алмый, без мәгълүматны шушы китаплардан алабыз», дип сөйләде тарихчы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков.

Быел Русиядә узачак җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Алай гына да түгел, башкорт этномиссионерлары Татарстанның көнчыгыш районнарында да үгетләү эшләре алып бара, һәм бу районнарда яшәүчеләрне башкортлар дип дәлилләргә маташа.

Башкорт Википедиясендә Бәйрәкә «кыргыз ыруы башкортлары авылы» дип язылган.

Казанда узган Русиядәге татар авыллары эшмәкәрләре җыенында туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов татар эшмәкәрләрен шәҗәрә төзергә, шәхесләрне барларга, этно-туризм оештырырга, кабер ташларын өйрәнергә һәм гомумән авыллар тарихын барларга чакырды. «Башкортстандагы һәр татар авылы үз тарихы турында китап чыгарса, хәрәмләшү өчен урын калмаячак», диде ул.

 

Предыдущая статьяӨркемәгән кошлар иле
Следующая статьяҖырчы илчеме? Татар җырчыларын Башкортстанда көтәләрме? | Таяну ноктасы 14/04/21
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя