Безнең институт гомерле булмады: ике-өч ай укы­дык микән – яптылар. Төрлебез төрле уку йортларына таралдык. Мин берничә иптәш белән партшколаның татар-башкорт бүлегенә эләктем. Шулай итеп, өч айлык «студент» булып кына калдым. Тагын үз теләгәнемчә тирәнгәрәк чумып булмады, чөнки монда укулар бер генә еллык. Бу бүлекне тәмамлагач, безне төрле җиргә эшкә җибәрәчәкләр…

Минем өлешкә дөньяның төньяк читендәге Тобол округына избач булып китү бәхете эләкте. Патша заманында кешеләрне монда сөргенгә куа торган булганнар. Миннән дә «кәтер китәсең икән», дип көлде иптәшләр. Әйләнә-тулгана аккан тар гына Тура суы буйлап бәләкәй генә бер катлы пароходта Төмәннән Тобол ка­ласына егерме дүртенче ел җәендә бер атна сәяхәт кылгач, тагын йөз егерме чакрым эчкәре саз ягындагы Тукыз авылына ат белән килеп төштем. Юлым уң булды: әйбәт каршыладылар. Авыл Советы рәисе Алиш агай Садыйков үз квартирына урнаштырып, табыны түреннән урын бирде. Шул ук авыл укытучылары ирле-хатынлы Рагачуриннар да беренче очрашудан ук һәйбәт дуслар булып китте, чит-ят җирдә ялгыз моңаеп калырга туры килмәде.

Бу авылда элек волость үзәге булган, хәзер аның бинасында авыл Советы. Шул бинаның элекке «каталажка» бүлмәсендә уку өе урнашкан икән. Ат башыдай чуен йозагын ачып эчкә уздым. Аның бердәнбер тәрәзәсенә куш бармак юанлыгы тимер челтәр корылган. Бердәнбер өстәлдә аунап яткан брошюралар, вак-төяк китаплар әллә кайчан саргаеп, тузанга батып калган. Стеналардагы берәм-сәрәм плакатлар да үз төсләрен җуеп, пәрәвез оялары белән уралып беткәннәр. Шундый ук хәлгә төшкән кепкалы Ленин рәсеме дә, «менә бит, энекәш, тагын эләктем мин тимер читлеккә…» дигәндәй, акыллы күзләрен кыса төшеп, моңсу гына елмаеп тора. Бу хәлләрне күргәч, миңа да моңсу булып китте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җир булса да, үземчә дәрт белән, әллә ниләр майтарырдай ялкын бе­лән килгән булган идем бит… Күрәсең, бу бүлмәгә бик күптән аяк басучы булмаган, мин дә кайсы баштан тотынырга белмичә аптырап калдым. Бу тимер рәшәткәле шыксыз бүлмә кинәт кенә күңелне суытып җибәрде, ничек кенә итмә, төрмәне хәтерләтә ич ул. Атна буе тузанын-пычрагын тазартып, берхәтле рәткә китергән булдым, «ыспа-читалнай»ны ачып җибәрдем. Килүче булмады. Бөтен бәлане шул тимер челтәрдән күреп, Алиш агай белән Гали Рагачуринга (икесе дә коммунистлар) үземнең зарны сөйләдем. Алар, партячейкага куеп сөйләшкәннән соң, уку өе өчен авыл Советының утырышлар бүлмәсен бирергә булдылар. Тукызда биш-алты кешелек комсомол ячейкасы да бар иде, алар якын-тирәдәге өч-дүрт авылга сибелгән, егерме өчтән күптән узып (ул чактагы комсомол яше), өйләнеп җибәргән «егетләр». Авылларына йөреп чакыра торгач, беренче җыелышны уздыру мөмкин булды. Моннан соң бик шәп эшләргә булып, бик шәп карарлар чыгардык.

Алдагы атнада тагын җыелып, яңа бүлмәне тазарту өмәсе ясадык. Ватык-җимерек өстәл-урындыкларны төзәтү, чүп-чар түгүдә ирләр эшләсә, стеналарны агарту, идән-тәрәзәләрне юып чыгару, гөлләр табып китерүдә бу иптәшләрнең җәмәгатьләре күп ярдәм итте. Шулай итеп, без хәзер якты, таза бүлмәле булдык, өстәлгә җәяргә авыл Советы искерәк бер комачын да кызганмады. Аның өстенә булган кадәр китап шикелле нәрсәләрне тезеп салдык. Ләкин алар тышлары белән генә түгел, эчтәлекләре белән дә бик искергәннәр иде, ә гәзит-журналлар бөтенләй алынмый икән. Җитмеш биш чакрымдагы район үзәгенә ике тәүлек олау белән барып, андагы политпросвет аша китаплар алдырырга, үзем белгән редакцияләргә хатлар язып, гәзит-журналлар сорарга туры килде. «Яна себерке яхшы себерә», диләр бугай, мин дә шулай бик кыдырынып йөргән булам. Районнан кайту белән стена гәзите чыгарырга керештем. Тик мәкалә-хәбәр каян алырга соң? Комсомолларым кул гына куя беләләр, укытучылар жәйге ялга китте, Алиш агай кул селкеп кенә куйды: «Әйдә, үсең пулаштыр инте», – диде. Уң кул белән шигырь язам, сул кул белән мәкалә-хәбәр язам, өченче кул белән рәсемнәр ясыйм, дүртенче кул белән редакциялим, бишенче кул белән гәзитне зур бер кәгазьгә язып чыгам, алтынчы кул белән стенага элеп куям. Уку бүлмәсенә тагын бер ямь өстәлгәндәй булды. Ләкин аның бер почмагы барыбер китек әле: анда Ленинның яңа рәсеме кирәк, тегесен бөтенләй эләрлек түгел. Районда да эзләп карадым, хәтта исполкомның бер бүлмәсендәге портретны, теләнеп-теләнеп тә бирмәгәч, йолкып алырга маташкан идем, булмады, үземне әрләп кенә чыгардылар. Каян табарга соң? Ник күбрәк итеп чыгармыйлар икән аны?..

Шул бүлмәдә кич буе ялгыз утыра торгач, бер уй килде башка. Һәм мин эшкә керештем: шактый зур гына бер дүртпочмаклы ак кәгазьне дәфтәрдәге шикелле вак кына тигез шакмакларга нечкә генә карандаш бе­лән бүлеп чыктым. Аннары Ленинның теге иске рәсемен дә шундый ук шакмакларга бүлдем. Һәм рәсемдәге сы­зыкларны шакмаклар санынча ике тапкыр арттырып, ак кәгазьгә күчерә башладым. Иң элек кепка сызык­лары, аннары йөз чалымы, каш-күз билгеләре килеп чыкты, борын, авыз барлыкка килде, сакал-мыек, яңак күләгәләре төште, яка-галстук булды… Ике көннән соң эшемне тәмамлап, сабый баладай сөенә-сөенә, түр сте­нага элеп куйдым. Ишек катына ук китеп, ерактан ка­рыйм, уңнан карыйм, сулдан карыйм – охшаган бит, валлаһи, охшаган! Гомердә рәссам булганым юк, бәлә­кәй чакта мәчет сурәте ясаудан, мәктәптә укыганда дә­рес буенча әрҗә-чүлмәк ясаудан узганым юк иде. Инде килеп, үзем дә шаккаттым: башыңа төшсә, чынлап та башмакчы булырга мөмкин икән! Алиш агайны, бик яшерен серем бар кешедәй эшеннән аерып, уку бүлмә­сенә алып кердем дә тантаналы рәвештә кулны сузып стенага күрсәттем. Ул башта берни дә аңламыйча ми­нем кәефне җибәрде. Тик серне төшендереп биргәч кенә, мыегын кыймылдатып:

– Тучнай үсе! – дигән пичәт сукты. Әйтерсең, ул Ленинны күреп белә. Минем баш тагын күккә тиде…

Килгәнгә ай тулып бара. Хәзер инде уку өенең якты, чиста бүлмәсе дә бар, стена гәзите дә эленеп тора. Ле­нин рәсеме дә бар, ай башыннан «Коммунист», «Азад Себер», «Эшче», «Игенчеләр» гәзитләре дә, «Шәпи агай», «Яшь эшче», «Безнең юл» журналлары да килә башлады. Яңа китапларның да беренче төргәге килеп җитте – бар да бар, тик «ыспа читалнай»га килүче генә юк. Юк! Кызларны әйтәсе дә түгел инде, егетләре дә аяк басмый. Күпчелегенең укый-яза белмәве бил­геле. Ичмаса, болай кызыксынып, сүз тыңларга булса да кермиләр. Ә кызлары шактый караңгылыкта һәм шактый кыргый карыйлар мондый нәрсәгә. Авылда баерак кешеләрнең кызлары да бар, әзме-күпме укымыш яклары да юк түгел, имеш. Мәгәр аларны да кым­шатып булмый. Андыйлар килсә, бүтәннәре дә иярер иде, бәлки. Менә бит гармунчы булмауның бәласе кай­чан суга икән тез астына! Күпме маташтым шуны өйрәнергә, тәки барып чыкмады. Менә хәзер гармун белән шушы җәйге кичләрдә бер-ике тапкыр урам әйлән идең, көтүе белән синең арттан йөрерләр иде. Егетенә кызыгып булмаса, кызык итеп, яңа нәрсә итеп иярерләр иде.  Ник дисәң, монда гармун юк, бу Тукызда гына түгел, бүтән авылларда да юк. Бу якларда гармун уйнау гадәте гомумән кермәгән. Скрипка уйныйлар да курай тарталар.

Инде мин килгәндә үк сүтелгән иске мәчет бүрәнәләреннән клуб укмаштырып  яталар иде. Бер көнне Алиш агай, авыл башлыгы буларак, өмә ясады. Мәчет бүрәнәсеннән клуб салу шикелле «көфер эш» булса да, байтак халык килгән иде. Әзер сайгак һәм такталардан файдаланып, түшәм, идән җәйдек, түбә яптык, хәт­та сәхнәсен дә әмәлләп ташларга, түшәм өстенә балчык менгерергә дә өлгердек. Клуб әзер, ишек-тәрәзәләр генә куясы калды. Бу минем өчен бик уңайлы булып чыкты. Авыл Советы җыйган җыелыш саен, хәтта бик кыен­лык белән булса да яшьләр өчен аерым җыелыш та җыеп, хәзерге «текущи момент» турында, дөнья бур­жуазиясенең, Чемберлен, Клемансоларның этлеге турын­да «бик шәп» докладлар ясый башладым. Ул доклад­ларның һәрбере тиздән булачак мировой революция белән һәм Тукыз яшьләренең шуңа җиде төн уртасын­да да әзер булырга тиешлеге турындагы кайнар сүз­ләр белән тәмамлана иде. Озакламый шул ишек-тәрәзәсез клубта ниндидер бер спектакль дә куеп җибәрдек. Әйбәт чыкты. Тагын куегыз, дип йөдәтә башладылар. Бик куяр идек, безгә яраклы пьеса юк. Хатын-кызыбыз бер Камилә апа гына. Карчык булып уйнарга тагын бер егетебез бар – шуның белән вәссәләм. Ә кызларны сәхнәгә тарту турында уйлау да мөмкин түгел.

Тукызга орынып кына торган Җүкәвылда ярым ша­ман сыманрак бер мулла бар иде. Аның кәмит кыла­нышларын миңа сөйләп күрсәттеләр. Тиз арада “Хәсән мулла” дигән пьеса барлыкка килде һәм без аны сәх­нәгә куйдык. Афишада мулланың үз исеме ачыктан язылган булгач, клубка халык сыймады, пыяласыз тәрәзәләр дә кеше белән капланды. Шулар арасында качып-посып кына караучы Хәсән хәзрәт үзе дә булган, имеш. Нишлисең бит. Ул чакта муллалардан көлү бик модада иде шул.

Монда мин моңарчы белмәгән-күрмәгән үзгә бер халык эченә килеп кердем. Бу як кешеләре татар, башкорт, казакъ, үзбәк, монгол, остяк сүзләреннән укмашкан үзгә бер «тамыр шивә»дә сөйләшәләр икән. Аларны яхшы аңлар дәрәҗәгә килү өчен ике-өч ай күнегү кирәк. Үзләре бик кече куңелле, ачык чырайлы, уен-көлкене, җыр такмакны, мәзәк-йомакны бик үз күрәләр. Ә безнең ише «Казанлык»ларны искәртмәстән генә исәр итеп, «әвәрә кылып», туйганчы бер көләргә яраталар.

Аларның көнкүреш гадәтләре дә бик үзенчәлекле иде ул чакта. Өйләренә килеп керсәң, мич күрмисең. Мич казнасы урынына киң ачык авызлы итеп учак ясалган, аның морҗасы туп-туры түшәмгә менеп китә. Көз-кыш көннәрендә ул учакта ут өзелми: өч аяклы казан белән шул учак каршында аш пешә, табада балык кыза, әләвә[1] пешерелә, бүтән ризык әзерләнә, шул ук учак өйне да җылыта. Ә инде икмәк мичләре – тышта. “Кыш көне ишегалдында икмәк пешерәләр» дигән сүз көлке яңгырый. Бу як кешеләре өчен моның бер көлкесе дә юк. Шактый биек итеп мич казнасы корганнар да өстенә чуманнан олырак итеп озынча бер балчык куыш койганнар, мич авызы калдырганнар һәм бөтен жирен үзле балчык белән сылап-шомартып чыкканнар. Аңа бер ат йөге утын ягалар. Ул өлгерүгә өйдә әвәләнгән ипиләрне яссы җилпучка тезеп чыгаралар да тиз-тиз генә шул мичкә озаталар, авызын каплыйлар.

Урман аларның өсләренә авып тора. Җәен әзерләп куйган утыннары шунда саклана,  кышын аны, иртә саен барып, бер көнгә җитәрлек алып кайталар. Печәнне дә шулай бер көнлек итеп кенә ташыйлар, чөнки аларның абзар түбәләре,  сарай башлары юк, кайбер атлы-тунлы кешенең дә хәтта өй түбәсе дә ябылмаган була. Бу аларның ялкаулыгын күрсәтә, дип әйтмәс идем мин, чөнки алар үзләренең төп эшләрендә бик өлгер һәм бик җитезләр. Табигать байлыгы шулай мул булган урыннарда адәм баласы үзенең иртәнге көн хәстәрен бүген кайгыртуны артык кирәксенми, күрәсең…

Күп авыллар урман, саз арасындагы ачык җирләрдә «бойдай» чәчкәли, «бойдай» ашый. Ләкин иң яраткан эшләре – аучылык һәм балыкчылык. Төз атучы мәргәннәр өй борынча диярлек. Тиеннең күзенә, аюның маңгай уртасына гына ата торган Корман әкә бар иде. Шул үз нугәрләрен[2] тыкрыкка алып чыга да ярыш башлый. Ул иске бер каңсаны[3] уң кулы белән югары күтәреп тора, икенчесе аңа кырык-илле метрдан «сыңар ук» белән атып жибәрә. Тими. Башкаларның уклары да шөпшә булып чыжлап уза. Шуннан Корман әкә, «кана!» дип,  үзе тотына һәм, нәкъ чокырына тидереп, челемне атып төшерә.

Агач башындагы тиеннең фәкать күзенә генә тиде­реп ату да юкка гына килеп чыкмаган икән. Башка урынга тисә, тире бозыла, хакын югалта, имеш. Аюга, аңга[4] йөрүчеләр дә шулай ук гадәти хәл. Аюны, гадәт­тә, атна буе дигәндәй тайгада ятып, ике-өч кеше бергә «чыгара» монда. Берүзе йөрүче дуамал башлар да була. Шул ук Корман әкә турында әллә ялган, әллә чын булган хәлне сөйлиләр иде.

Имеш, Корман әкә шулай аю хәзрәтләре белән бергә-бер очрашкан да, унбиш метрга тикле якын җибәреп, чәнчә бармакның яртысыдай булырлык үзе койган сы­нар укны нәкъ тегенең уң колагы эченә генә батырып, «шалт!» егып салмакчы булган. Ә мылтык атылмаган: әллә нәрсә генә булган – әллә дары дымыккан, әллә пистон бозылган, әллә чакма чакмаган. Ул арада камытаяк-йөнтәпи үрә баскан да: «Кер куеныма, җа­ныем», дигәндәй, мамык кочагын җәеп, моның өстенә килә дә башлаган. Кунычындагы сугым пычагын чыгарырга да өлгермәгән Корман әкә, аю патша капланып та куйган моңа! Киткән алыш та тартыш, әүмәкләү дә тәгәрәү, бер аска да бер өскә. Ничек тә үзен бу олы тин­тәктән издермәскә, үткен тырнаклары ерткалаудан сак­ланырга тырыша торгач, тар бер чокырга килеп төшкән аучы. Шуны күрү белән аю «ха-ха-ха-а!» дигәндәй шаш­кын бер тавыш белән бөтен урманны үкертеп җибәргән дә, аяк астында яткан чытыр-чытырманны кубарып мо­ның өстенә өяргә тотынган, хәтта бер иске төпне умы­рып алып та китереп каплаган, аннары үзе шунда сакка яткан, имеш. «Петте паш!» – дип ята икән Корман әкә, ә үзе хәйлә эзли икән. Бу тар гына чокырда, өстенә өелгән төп-тумран астында нәрсә генә уйлап табарга соң? Келт итеп исенә төшә: анын көзге-кышкы суыкта ауга йөри торган бу туны яшь аю тиресеннән ич! «Тукта, файдасы тимәсме?» дип уйлый һәм тиз генә тунын, бүреген йонлы ягы белән әйләндереп кия. Ул үзе дә аю төсле хәзер! Шуннан ары кунычындагы олы пычагы белән чокырның теге кырыен киңәйтә дә өскә чыга башлый. Кыштырдауны ишетү белән үк аю аның каршына ташлана! Һәм кинәт артка чүгә: бу ниткән хәл? Аның каршында кеше түгел, ә ниндидер бәрән башлы яшь бер аю тора! Корман әкә, карт аюның шул аптырау хәленнән беравыкта файдаланып, пычагын күрсәтми генә елыша да, эчен ярып җибәрә тегенең. Гөрс итеп җиргә ава тайга патша­сы. Туный аны Корман әкә. Ут яга, аю итенең иң тәмле җирләрен генә кисеп пычагына тезә дә шашлык кызды­ра, тамагын туйдыра. Ник дисәң, бу куркыныч тартыш­та бик ачыккан, бик алҗыган була ул…

Аучылар үз хикәяләрен: «Сиңа ялган, миңа чын», – дип башлыйлар. Ихтимал, бу да чын белән ялган ара­сындадыр. Болай караганда, каңсасын бер дә авызын­нан төшерми торган Корман агай бик гади кеше, һич тә искитмәле батырга охшамаган. Коңгырт калын кашла­ры бар да, ике сыңар уктай янып торган ике күзе бар. Аннары шунысы да бар: үз батырлыгы турында ләм-мим бер сүз әйтми ул. Андагы аучыларның тагын да әкияттәгечәрәк егетлекләрен ишеткәнгә күрә, Корман агайның бу хәленә дә чын итеп ышанасы килә.

Аю үте, аю мае белән алар мине дә сыйлады. «Әләвә» дигән бик тәмле ашларын аю мае белән ашаганда телләреңне йотарсың! Юк, аю мае гына түгел, миңа алар «ау чире» дә йоктыра яздылар. Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, кооперативтан бер берданка алып чыпчык-каргалар атып йөрдем дә, көзен, аларга ияреп, озанга[5] киттем. Кайтып кергәндә алар билендә ун-унбиш көртлек булса, минем кулда бер мескен була иде.

Белмим, хәзер ничектер, әмма ул елларда мондагы урман-суларда киек-җәнлек, кош-корт, җиләк-җимеш һәм балык исәп-хисапсыз иде. Нарат җиләген, торнакүзне[6], козыкны[7], карагатны ат йөге белән ташыйлар, шомырт, миләш, баланны санга  тыккан кеше дә юк. Һәм шул җиләк-җимешне Ишим-Павлодар базарлары­на алып чыгып, йөге-йөге белән бодай төяп кайталар. Сезонга ике-өч йөз баш тиен ату, берничә дистә кызыл төлке, ак төлке, кеш һәм башка киекләр ату да табигый эш санала. Хисапсыз күп вак күлләрдән җәен-кышын балык тарту да аларның төп кәсепләреннән берсе булып тора…

Август урталарында булса кирәк, Шәрәф Мәхмүт дигән бер иптәш килеп төште. Ул үзе Тобол шәһәре янындагы Затылган  (Сатылган / юрты Медянские – ред.) авылыннан чыккан җирле кеше бу­лып, Казанда ТКУ бетергән һәм, футурист язучылар төркемендә торып, сәхнә әсәрләре яза икән. «Гаскәр» дигән бер пьесасын хәтта бастырып та чыгаралар, имеш. Минем әле тере футуристны бер дә күргәнем юк иде. «Айны аулап, кояшны бораулап», дигәндәй, ул заманда­гы матбугатта шактый көлке шау-шу кубаруларына караганда, алар үзләре дә шактый хәтәр егетләр булыр­га тиешләр иде. Ә бу озын буйлы, җилкәсенә төшкән озын чәчле, чак кына шадра йөзле, шушы як кешеләренекечә хәйләкәр очкын күзле һәм йомшак елмаеп сөй­ләшүдән егетнең андый куркыныч яклары бер дә күренмәде. Без аның белән бик тиз аралашып киттек. Ул мине юлга, «кызыклы сәяхәткә» котыртты һәм без, Алиш агай ярдәме белән оста бер каекчы табып, «әҗәл тага­рагы»дай бәләкәй һәм сай көймәдә, Тукыз уртасыннан уза торган Агыт суы буйлап өскә үрләдек. Саз һәм күл­ләрдән башланып тын гына, ялкау гына ага торган бу суның өсте кайбер урыннарда тоташтан төнбоек чәчәк­ләре белән капланган. Чын охшашын табу мөмкин бул­маган шул ак фарфор чынаяк чәчәкләр арасыннан ярып бару, таррак урыннарда яр буенда ук сыгылып пешеп утырган кура җиләге, карлыган, шомырт, миләш тәл­гәшләренең башларга тиеп калуы, камыш төпләре, төн­боек яфраклары астына ышыкланган чумга үрдәкләр­нең, су тавыгы һәм тагын әллә нинди кошларның көтмә­гәндә ишкәк астыннан гына, дигәндәй очып китүе нин­дидер сихри бер әкият дөньясын хәтерләтә. Юк, әллә кая качмый ул кошлар, егерме-утыз атлам артка гына күчеп төшәләр. Шулай бара торгач, унбиш чакрымдагы Уат (Кече Уват турында сүз бара – М.С.) авылына килеп җиттек. Бу авыл шул исемдәге күл­дән балык тоту белән көн күрә икән. Күл буенда утын шикелле өеп киптерелгән балык әрдәнәләрен беренче тапкыр күрү миңа бик сәер тоелды. Кышкы юл төшкәч, алар бу әрдәнәне Тубыл торага[8] чыгарып, потребсоюзга тапшыралар, ә аннан азык-төлек һәм ау кирәк-ярагы кайта икән.

Без карт коммунист Абайдулла агайга тукталып, ку­нып чыктык. Үзе дә, малае Мокка да унтугызынчы елдан ук партиядә булып, егерменче елдагы сәнәкчеләр фетнә­сенә каршы сугышканнар. Кече уллары Шәкә – уналты яшеннән комсомолец. Ярлы гына тормышлы булсалар да, бай һәм саф күңеле кешеләр иде болар. Безне мин күрмәгән-татымаган балык ашлары белән сыйлап, иртәгесен юлга озатып калдылар. Без, кояш белән кузга­лып, тагын шул бормалы-сырмалы, чәчәкле-тугайлы Агыт белән кырык биш чакрым өскә күтәрелеп, каяш баеганда Агытбаш авылына килеп җиттек. Бу да әз-мәз генә иген чәчә торган балыкчылар авылы икән. Мондагы авыл Советы рәисе Аетбаев дигән олы яшьләрдәге кеше, авылда партияле берүзе генә булганлыктан, безнең ячейкада тора. Без аңа тукталдык. Бу абзый ярыйсы гына тормышлы урта хәлле кеше булса кирәк. Әйбәт кенә җиткерелгән каралты-курасы бар, ике катлы өе бар, ике өендә ике хатыны бар. Мин шаккатып, кычкы­рып көлдем. Мондый хәл минем малай башка, «искелек­кә ут үрләтүче» комсомол башка, сыя торган нәрсә тү­гел иде. Менә сиңа вәт: үзе коммунист, үзе авыл Советы башлыгы, үзе ике хатын белән тора!

– Нимә кылаен, нөгәр, – ди ул. – Микулайски за­манда алып куйган, гуй! Хәзер инде икесеннән дә әллә ничә бала бар. Ничек аераен, кайсын аераен? Икесе дә яман түгел, икесенә ике ысба, икесенә дә пулнай тигез права! Тора ятсыннар!

Ул безне олы хатын өендә дә, кече хатын өендә дә кунак итеп, алгы юлга көймә һәм көймәче биреп, озатып җибәрде. Ун чакрымлы бер күлне аркылы кичкәннән соң аргы ярындагы тар гына канау авызына килеп тук­тадык. Алдагы күлгә көймә сөйрәп йөрмәс өчен моны Аетбаев казыткан. Без ярга чыгып җәяү атлый башла­дык, ишкәкчебез көймәне шул тар канаудан алга этәрә. Монда мәңгелек торф сазлыгы. Болай караганда болын шикелле тигез җир яшел кыяк үләне белән капланган, сирәк-мирәк әрәмә өемнәре, анда-санда карсак каен, кәрлә нарат, ялгыз зирекләр дә тирбәлеп утыра. Ә инде баскан түмгәгеңдә озаграк торсаң, күз алдында ук юга­ла, быҗыр-быҗыр күбекләнеп чыккан җирән су итек кунычын күмә башлый. Ярый әле, кулга күсәк алдык, шуның ярдәмендә тиз генә алга сикергәләп, андагы куак төбенә барып басасың, ул ныграк була икән. Безнең «Букырлы» чишмәсе янында да мондый урын бар иде, малай чакта без аны «төпсез кое» дип атый идек.

Шәрәф Мәхмүт җор телле кеше булып чыкты: көлке сүзләрен яудыра-яудыра, озын аяклары белән һаман алга сикерә. Бу як кешесе булгач – аңа нәрсә, бәлки ул йөзенче тапкыр узадыр мондый юлны! Ә мин аның ар­тыннан өлгерә алмыйм. Җитмәсә, шулчакта нәкъ юл өстендә елан пәйда була. Кайбере чем-кара, кайбере балчык төсле соры, кайбере үләнгә тартым яшькелт төстә: күз аермый, табигать битлеге кигәннәр. Яннары­на ук килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Ә миңа алар барысы да аждаһа булып күренә. Чөнки барысы да «әби авыз»ларын ачып, җәплекә телләрен чыгарып, си­херле күзләрен чекерәйтеп, «йотам!» дигән шикелле сиңа карап тора! Курку дигән нәрсәне белми дә. Аяк белән тибеп очырырга – тешләр дип куркам, әйләнеп узсаң – төпсез коега төшеп китәсе. Тотам да кулдагы тәртә буе күсәк белән муенса буе еланга җан ачудан кизәнеп, «шап!» итеп китереп сугам. Әллә капларга пычрак чәч­рәп китә, ә елан күзен чекерәйткән килеш һаман тора бирә шунда! Чебенгә туп белән аттырган батыр патша искә төшә, әллә кайсы әкияттә генә иде әле ул!.. Бата барган итек кунычыннан су керә башлагач, елан аркы­лы җан-фәрманга алга сикерәм, ул ысылдап кына кала. Баксана, йота алмый икән ләбаса!

Биш чакрымга сузылган шушындый «рәхәт» юлны узып, алдагы күл ярына килеп җиткәч, яңадан көймәгә утырып, утраулы-түмгәкле, карабаш камышлы һәм та­гын төнбоеклы күл эченнән бара башладык. Я Хода, күргән күзләремә ышаныйммы, юкмы – ярты чакрым да китмәгәнбездер, уңдагы бер бәләкәй утрау итәгендә, бездән якында гына аккошлар төркеме йөзә! Шунда ук кыр казлары сибелгән. Аларның безгә исе дә китмәде – ике якка аерылып, юл биреп кенә калдылар. Әз генә ары киткән идек, ике түмгәк башында озын нечкә аяк­лы, нечкә муенлы ике челән басып тора. Болары да безгә баш кыйшайтып кына карап калды.

– Алар монда бала чыгарад, кара көз йиткәнче торадлар, – диде ишкәкчебез. – Ич берәү атмайды…

Нинди сизгер кыр үрдәкләре дә тонбоек чәчәкләре арасында йөзеп йөргән җирләреннән, безне күргәч, һавага күтәрелмәде, каядыр яфраклар астына чумып кына калдылар.

Бу – «Оллы күл» дип атала икән. Аның иңе ундүрт чакрым, буе кырыктан артык, имеш. Булса да булыр, чөнки ул якка карасаң яр күренми, күл суы күк чите белән тоташа. Аның дулкыннары да башкача, безнең «әҗәл тагарагы»н йомычкадай уйната башлады, авылга җиткәнче ярга сыенып кына бардык.

Бу күл буена вак-вак авыллар утырган, алар барысы да балыкчылык белән көн күрә. Монда урман да саз арасы, сабан төрәне борын төртер урын юк икән. Шул авылларның берендә безне Барый исемле егет өенә алып кереп кунак итте. Тукызда укытучы Гали Рагачуринның комсомолец энесе иде ул. Яңа гына күлдән чык­кан симез табан балык ухасын, оста кыздырылган ча­бакны ашамаган кешеләр, нихәтле мактасаң да, бу аш­ларның ләззәтен барыбер тоя алмаячаклар!

Балыктан соң кайнар куе чәй килде, чәй табынына ак он камырыннан майда куырылган сап-сары бавыр­сак өелде. Аның һәрбере балалар такыясы төсле каба­рып, түгәрәкләнеп пешкән. Авызга капсаң, шундук ке­тердәп эреп бетә. Бу як халкының традицион ашларын­нан берсе икән ул. Табын түбәсеннән бавырсак булмаса, мәҗлес тә, туй да булмый, сый да булмый, имеш.

Монда без ике-өч көн торып, Оллы күлдә җылым тартканнарын карап, җыелышлар уздырып, мировой революция турында сөйләп, җырчылар һәм курайчылар­ны тыңлап, кире Тукызга кайтып киттек.

Шәрәф Мәхмүтнең бу якларга килеп чыгуы сазла­мыклар эчендә сәяхәт кылу өчен генә түгел икән. Егер­менче елны бу якларда (Төмән-Тобол, Ишим-Тара буйлары) сәнәкчеләр фетнәсе дигән фаҗигале көннәр булып узган. Ак офицерлар, кулаклар коткысы белән шактый киң җәелгән ул сукыр стихиягә каршы сугышта бу тирәләрнең барлык коммунистлары, комсомоллары, алдынгы яшьләре катнашкан. Шәрәф Мәхмүт үзе дә, минем Гали Рагачурин дустым да, юлда әлеге без тук­таган коммунистлар да, кулларына корал тотып, шушы сазламыкларны «тарап» узганнар. Шәрәф агай әнә шул хакта әдәби әсәрме, истәлек китабымы язмакчы иде. Кызганычка каршы, матбугатта андый әсәр күренми калды. Чөнки, шулай түбәннән күтәрелеп, соңыннан Мәскәүдә ИКПда[9] укыган, аннары Башкортостанда политбүлек начальнигы булып эшләгән бу иптәшнең үз язмышы шәхес культы елларында күп авырлыкларга дучар булды. Шулай да әле ул соңгы елларда яңадан канатланып китеп, шул әсәрен тудыру өчен Мәскәү архивларында казынуы турында язган иде миңа. Мәгәр озакламый икенче бер хәбәр – аның көтелмәгәндә вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр килеп төште…

Бу якларда күргән-белгәннәрем хакында ниндидер бер әйбер язу теләге миндә дә шулчакта ук уянган иде. Чөнки мондагы халыкның көнкүреш, гореф-гадәт, тел, фольклор, тарих, этнография үзенчәлеге минем өчен бар да яңа, бар да кызыклы булып тоелды. Әйтик, бу як халкы Күчүм хан заманында гына (16 йөз) ислам дине­нә кертелгән. Аларга дин өйрәтү өчен Бохара әмирлегеннән өч йөзме, биш йөзме гаилә «укымышлы» үзбәк­ләр китерелгән. Болар авылларда үз заманына күрә мәдрәсәләр ачып, дин тарату гына түгел, халыкка әзме-күпме уку-язу да танытканнар, үзләре дә сизмәстән, бәләкәй генә мәгърифәтче булып киткәннәр. Икенче як­тан, алар күпме тырышмасын, ислам дине әллә ни тирән тамыр җәя алмаган. Хатын-кызның ирләр алдында тел яшерүен, яулык чите белән генә булса да бит каплавын күрмәдем мин. Авыруларны өшкертү, чынаяк яздырып эчертүләр урынына шабыр тиргә батканчы, тәмам хәл­дән тайганчы скрипкага биетеп «чирен куу», тагын әллә нинди им-томнар белән шаманчылык итү йолалары ту­лып ята. Өченче яктан исә, бу як кешесенең өендә тәбәнәк кенә сәке, сәке өстендә кыска аяклы түгәрәк өстәл булу, шунда аяк бөкләп, я кырын таянып ашаулары, алда әйтелгән учак һәм ипи мичләренең шулай сәер ко­рылуы – һәммәсе дә әлеге «бохарлык»лардан кергән булуын хәтерләтә иде.

Шул ук вакытта, мине Чурнайга[10] алып барганда ат башына утырып, борынгы көйләрне бер дә ашыкмый гына бормалый-боргалый сузып, «ди тоган»нарны кат-кат кыстырып, бик моңлы «айтып» бирә торган Касук бабай шикелле оста җырчыларына, Хәмзә Мәннапов шикелле оста курайчыларына гашыйк идем. Казанлы авылындагы бай хәзрәт үлгәннән соң игенчелек итә башлаган варис улы «коммунист» Абушахмаевта  яшь кенә башыннан батрак булып эшләүче комсомолец Ярукның (Ярулла) халык башыннан узган сәнәкчелек фаҗигасе турындагы бәете авыр бер моңлы көй белән:

Иртә торып аулар салдым

Агымлы күл балыккау.

Бу партизун сугышлару

Айбрәт булсын халыккау…

дип җырлавына, аннары кинәт уен көлкегә күчеп:

Эскрипкәм-сорнаем ти,

Сикереп төшеп уйнаем ти,

Сикереп төшеп уйнамаен,

Бандит кызын урлаен ти! –

дип, җилкенеп биеп китүләренә дә гашыйк идем мин.

Менә шуларны язасы килгән иде.

Аннан килеп, бу як халкы кышкы ау сезоннары сүрелә төшкәч, туй ясарга тотына. Миңа өйләнешү туенда түгел, Уат авылындагы урта хәлле коммунист Корманалиевның сөннәт туенда булырга туры килде. Әйе, бу якта малайларны мәктәп яшенә җиткәндә генә сөннәткә утырталар һәм ике-өч көнгә сузылган туй ясыйлар икән. Туйга үз авылы гына түгел, тирә-яктан да киләләр – чакырылган да, чакырылмаган да. Иртәдән башлап төн уртасына хәтле табын өзелми. Бу  туйның иң кызыгы – ат чаптыру. Озын колга башына тиен, төлке, ас, хәтта кеш һәм бүтән тиреләр эленгән була. Урман арасындагы тар гына кышкы юлдан ат чаба. Хәер, монда җәен ат чаптыру мөмкинлеге дә юк – күл дә сазлык. Шушы ат чабышы белән сабан туена охшаган бу бәйрәмне алар, ихтимал, шуңа күрә дә кыш ясый торганнардыр…

Тагын бик күп үзгәлекләре бар бу якларның.  Шуларны төплерәк өйрәнеп, киләчәккә ни дә булса язарга дип йөргәндә генә Тукыздан мине алып киттеләр.

Нибары сигез-тугыз ай чамасы эшләп калдым микән, Тобол каласына чакырып, округ комсомол комитетының милли инструкторы итеп куйдылар. Шулай итеп, мин дигән малай «белтеки» генә түрә булып китте хәзер.

Мондый кыен эшкә иртә күтәрүләрен, көче житеп бетмәячәген сизсә дә, каршы килмәде.. Ник каршы килсен, ерак саз арасындагы избачны Тобол каласына күчерә­ләр ич! Мәскәүгә күчерү белән бер бит ул! Белемсез дә, тәҗрибәсез дә, сары авызлы чыпчык баласыдай яшь тә икәнлек берни түгел хәзер, диңгез тубыктан аңа! Өс-башны да хәтәр бөтәйтеп җибәрде ул:      җәйге челлә кара постау френч белән шундый ук постау галифе киеп, шабыр тиргә батып, коп-коры көнне аягына сары күн итек өстеннән резин галош киеп, Тобол урамнарындагы такта тротуардан дык-дык басып кына окружкомолга килә. Чеховның «Футлярдагы кеше»сен дә укы­ганы юк әле аның! Сыек булса да кара бөдрә чәче җил­кәсенә төшкән, бусы инде шагыйрьлек галәмәте. Хезмәтенә килеп утыргач, андый-мондый тәҗел эш кушмасалар, шигырь язарга керешә ул. Дөрес, әле аны берәү дә шагыйрь дип таныганы юк, ләкин ул аңа карамый, һаман яза бирә. «Азад Себер», «Коммунист», «Эшче», «Крәстиян гәзите», «Яшь эшче», «Шәпи агай», «Кечкенә иптәшләр» журналлары баскалап тора аның язганна­рын: кайсы шигырь, кайсы хәбәр, кайсы хикәя сыман нәрсәләр шунда. Хәбәрчеме, шагыйрьме, хикәячеме, бу – аның өчен барыбер. Хәер, юк! Алай дисә, ялганчы була. Шагыйре аның өчен барыннан да артыграк! Ни өчен? Ул моны үзе дә белми, әйтә дә алмый. Тик нинди­дер рәхәт пешерә торган ялкын шикелле булып, яшерен бер куаныч кына яши эчендә…

Шулай шигъри хыяллар белән мәмрәп йөргәндә эш сорый башладылар аннан. Әллә ничә губернадан зуррак булган Тобол округындагы авылларда берәм-сәрәм яшәүче татар-бохар комсомоллары белән ниндидер эш алып бару мөмкинлеген күз алдына да китерә алмады ул. Эшләгән кадәре эшеннән исәп-хисап язып бирә белү дә килмәде аның кулыннан. Шул сәбәпле эштән «азат иттеләр» ул тәти егетне. Егерме алтынчы ел язында кил­гән беренче пароходта Тобол каласыннан «кәҗә билеты» белән китеп барырга туры килде аңа. Февральдә командировкага чыкканда гына кырык сигез сумга ал­ган бөрмә билле җылы туны һәм чалбарлык отрезы бар иде. Шуларның икесенә окружком инструкторы Әхмәров иптәш унбиш сум акча бирде. Әйбәт кеше иде ул. Унҗи­денче елны Сөембикә манарасына революция исеменнән ай куюда[11] күрсәткән зур фидакарьлеген дә бик ышан­дыргыч итеп сөйләргә ярата иде. Мин дигән егет, аңа чын дусларча баш иеп, ул биргән сәдака белән Төмән, Свердлов шәһәрен гизеп, Урал таулары арасындагы Карабаш комбинатына килеп чыкты…

Алынды: [Шәйхи Маннур. Агымсуларга карап. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1974. 299–314 бб.]

[1] Әләвә – бездәге борынгы әлбә.

[2] Нүгәр – иш, дус.

[3] Каңса – челем, трубка.

[4] Аң – болан.

[5] Озан — көртлек

[6] Торнакүз – мүк җиләге

[7] Козык – эрбет чикләвеге

[8] Тубыл тора – Тобол каласы.

[9] ИКП – Кызыл профессура институты.

[10] Чурнай – район үзәге Черняковский.

[11] Ай кую – хәрби шура, милли шура һәм тагын башкалар арасында «беренче булып ай кую өчен» барган «көрәш».

№ 1, 2021

Предыдущая статьяДеревня Кобякская (Күбәк авыл) Вагайского района Тюменской области
Следующая статьяЮтазы районы Бәйрәкә авылы тарихы турында китап тәкъдим ителде
Шайхи Маннур
(Маннуров Шайхелислам Фархуллович) Годы жизни: 1905–1980, советский татарский поэт, писатель, переводчик.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя