Татарстан фәннәр академиясендәге кинәт кенә булган үзгәрешләр, бертавыштан сайланган яңа президент турында фикерләре белән Америкада туып үскән тарихчы, галим Юлай Шамилоглы уртаклашты.

Аның фикеренчә, Русиядәге барган милитари тема һуманитар фәннәрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Ә Татарстан нәкъ бу өлкә белән көчле иде. Татар теле, Татарстан статусы мәсьәләсе килеп туганда тарихчылар кирәк булды, әмма татар милләте проблемына килеп терәлгәндә, республика үз җавабын бирә алырмы дип борчыла ул.

— Юлай әфәнде, республикадагы фән өлкәсен Сез күзәтеп барасыз дип беләбез. Татарстан фәннәр академиясендәге үзгәрешләрне, академик Мәкъзүм Сәлаховның мөддәте бетүгә бер ел калуны көтмичә аңа алмаш табылуын, хәзер академия белән Рифкатъ Миңнеханов җитәкчелек итәчәк дигән яңалыкларны ничегрәк кабул иттегез?

«Рифкать Миңнехановның Google scholar аша нинди фәнни хезмәтләре бар — мәгълүмат чыга, кем тели, таныша ала. Шуңа да аны галим түгел дип өздереп әйтеп булмый».

— Гади иттереп әйткәндә, аптырашта калдым һәм бу хис миндә генә түгелдер дип чамалыйм. Академиянең элекке президентлары ничек сайланганын белмим, әмма Әхмәт Мазһаров та, Мәкъзүм Сәлахов та берсендә дә сораулар тудырмагандыр — алар икесе дә күренекле галимнәр, академиядә эшләгән кешеләр. Татарстан фәннәр академиясендә үзгәрешләр булуы билгеле иде, чөнки анда әгъза буларак Фәрит Мөхәммәтшинны да, Рифкать Миңнхеновны да сайладылар. Икесе дә президентлыкка намзәт дип яза башладылар. Мөхәммәтшин галимлеге турында берни әйтә алмыйм, фәнни мәкаләләрен эзләдем — таба алмадым. Ә Рифкать Миңнехановның Google scholar аша нинди фәнни хезмәтләре бар — мәгълүмат чыга, кем тели, таныша ала. Шуңа да аны галим түгел дип өздереп әйтеп булмый. Аның моңа кадәр кайда эшләгәнен белмим [1997-2016 елларда Рифкать Миңнеханов Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) башлыгы булды — ред.]. Еш кына бары тик Татарстан президентының энесе дип искә алына. Менә шунысы күп сораулар тудыра да, матур күренеш буларак бәяләнми. Кызык, ни өчен шул академиядәге кешеләр арасыннан сайлауга намзәтләр тәкъдим ителмәгән?! Галим дә, оештыручы да булырлык кеше татарда юклыгына ышану авыр. Татарстанда талантлы шәхесләр юк түгел бит. Мәсәлән, башка институт җитәкчеләре дә бар. Әмма Татарстан җитәкчелеге үзенчә эш иткән.

Сәяси вазгыять авыр, бу Татарстанның фәнни даирәне булса да саклап калырга тырышуымы? Әллә элиталарны тупларга тырышалармы? Академиядә ярамаган сүзләр ычкына күрмәсен дигән курку белән эш ителдеме? Академияне җитәкләгән кеше хөкүмәткә якын булсын дип ясалган адыммы? Белмим, минем өчен бу караңгы. Әмма сайлау процедурасы, альтернатива юк дип күрсәтергә тырышу цивилизацияле дәүләтләр өчен сәер күренеш булып санала.

— Альтернативасыз дип әйтеп булмый. Өч намзәт иде: Рифкать Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Айрат Ситдыйков.

«Күрәсең, җитәкче булыр өчен теге яки бу шәхеснең, беренче чиратта, сәяси абруе булырга тиеш»

— Әйе, формаль яктан шулай. Араларында танылган галим Айрат Ситдыйков намзәте дә тәкъдим ителгән . Абруе да бар. Аны сайласалар, афәрин дип кенә алкышлыйсы иде. Тик юк бит! Ни өчен аны куймаганнар? Урта яшьтәге галимнең дәрәҗәсен күтәрүнең ачык мисалы булыр иде. Кызганыч, әмма минем карашка, яшь галимнәрне күрмәмешкә салышалар. Күрәсең, җитәкче булыр өчен теге яки бу шәхеснең, беренче чиратта, сәяси абруе булырга тиеш — куәт структуралары белән якын эш итсәң генә, юллар ачык була, дигән фикер кала.

«Хәтта Советлар берлегендә бер яктан — кризис, басым, тоталь контроль, әмма, карагыз, Миркасыйм Госманов кебек кешеләр бар иде. Ул — чын абруй казанган кеше»

Гомумән, фән кешеләренә — яшенә карамастан — игътибар юк. Татарларда да, яһүдиләрдә дә белем алуга омтылган кешеләргә аерым караш бар. Фән кешесенә хөрмәт белән карау булган. Хәтта Советлар берлегендә бер яктан — кризис, басым, тоталь контроль, әмма, карагыз, Миркасыйм Госманов кебек кешеләр бар иде. Ул — чын абруй казанган кеше. Ул вакытта да хаксызлыклар күп булган, ул чорда да һәр кешене күтәреп алмаганнар. Әмма хәзер фән кешесе — икенчел рольләрдә. Акчасы юк, үсешкә шартлар чамалы. Хәзер галим никадәр көчле булмасын, аңа артык сөю дә хөрмәт тә юк. Бармы бар?! Галимме? Фәнни эш язганмы? Ярар, шуның белән бетте-китте. Аның хезмәте белән кызыксыну, югары хезмәт хакы түләп аларны үсендерү дә чамалы — тикшеренүләр өчен акчаны сорап алырга кирәк. Бу кешегә ышанып буламы, ул хакимияткә лояльме, каршы дәшмиме, безне көчәйтә аламы — төп өстенлекләр менә шул. Бу Русия, Татарстан өчен дә куркыныч күренеш. Сазлыкка бату.

— Читтән китерелгән, бу даирәдә эшләмәгән, танылмаган кешенең Фәннәр академиясенең президенты булып сайлануы фән өлкәсенә, галимнәрнең үзләренә ничек тәэсир итә ала?

«Хәзер санкцияләр артыннан санкцияләр салына, сугыш бара. Мондый шартларда фән ничек үсә алсын?»

— Рифкать Миңнеханов үз чыгышында хезмәт хакын арттырам дигән. Бик мөһим эш. Татарстан галимнәре бик түбән хезмәт хакын ала дип беләм. Гомумән, Русиядә фән кризис кичерә. Хәзер санкцияләр артыннан санкцияләр салына, сугыш бара. Мондый шартларда фән ничек үсә алсын? Фән үссен өчен дөнья ачык булырга тиеш, аралашу кирәк. Бар нәрсә дә бер-берсенә бәйле булган дөньяда ничек изоляциядә утырып фәнни ачышлар ясап була?! Галим Әхмәт Мазһаров та фәнни тикшеренүләр бетәр дип фаразлады, бу хакта күпчелек галимнәр шулай ди. Русиядә күп әйбер юк. Татарстан — Русиянең бер өлеше, ул югарырак сикерә алмый.

Фәнгә зыян салынса да, Татарстандагы фән җимерелмәсен иде дип телим, әмма чынбарлык та бар бит. Фән өлкәсенең үсеше өчен вакыт кирәк, ул — иҗат эше. Галимнәр — тоталь контроль астында, аларга чикләүләрнең кысалырында эшләү бик авыр. Талантлы галимнәр бар, әмма тулаем үсеш туктап калды.

«Татарстан галимнәре бик түбән хезмәт хакын ала дип беләм»

Русиядә дә, Татарстанда да гадәттән тыш хәл вазгыяте. Кая барып төртелсәң дә — кризис. Ничарадан бичара сайланган дип уйлыйм. Реформалар кирәк, әмма бу вазгыятьтә аны ничек башкарырга? Авыр хәл. Академия җитәкчелегендә ышанычлы кешеләр булсын дип телиләр, күрәсең.

— Юлай әфәнде, сайлауда тавыш бирүне күргәнсездер. Рифкать Миңнеханов бертавыштан сайланды. Галимнәр арасында күз буяу өчен булса да демократия калмаган булып чыга. Ичмасам, бер кеше каршы булса да күңелеррәк булыр иде. Өлкән галимнәр дә ни өчен үз фикерен әйтергә курка соң?

«Иркенлек заманасы түгел бит, кешеләр үзләренә бикләнеп, карашларын яшереп яши. Шундый чор Русиядә. Баш исән калсын чоры»

— Бөтен Русиядә демократик принциплар юкка чыгарылган чорда аерым бер Татарстан фәннәр академиясендә ул сакланып кала алмый бит. Тавыш бирүләр Русиянең бөтен җирендә бер төсле узган кебек монда да шул бер үк хәл кабатлана. Бу очракта дәррәү булып тавыш бирүдә Татарстан үзен зәгыйфь түгеллеген күрсәтә кебек. Русиядә иркен тавыш бирү булса, басым ясау, кешене өркетү очраклары булмаса, бәлки, фикерләрен әйтүчеләр булыр иде. Әмма иркенлек заманасы түгел бит, кешеләр үзләренә бикләнеп, карашларын яшереп яши. Шундый чор Русиядә. Баш исән калсын чоры. Аларны да аңларга мөмкин. Әмма галимнәр тарткалашу вакыты түгел, берләшергә кирәк дип тә уйларга мөмкин. Аерым шәхесләргә басым булганмы — белмим, хәбәрдар түгелмен.

Мин төрле илләрдә эшләгән кешемен. Маҗарстан академиясендә, мәсәлән, галимнәр иркен сөйләшә, аралаша, эшли, фикерләрен әйтә. Сайлаулар да шулай. Әмма алар Европада утыра, Русиянең колониясе, субъекты кебек эш итми.

— Рифкать Миңнеханов максатларын сөйләгәндә, яңа уйлап табылган технологияләр мөһим, саклану өлкәсендә эшне алып барырга кирәк диде. Татарстан бу эшне ерып чыга алырмы?

«Киләсе елларда барысы да уч төбендә булачак»

— Бу минем өчен ерак бер өлкә, әмма хәрби коралландыру эше Татарстанда системга салынган. Анда хәрби заводлар байтак, талантлы инженерлар шактый дип уйлыйм. Импортны алыштырырга тырышалар, никадәр уңышлы булыр — белмим. Әмма аерым алмаш детальләр йә Кытайдан, йә БДБ илләре аша урап кайтуы дәвам итә дигән хис кала. Бу хакта медиадан укып беләм. АКШ, Европа илләре чикләүләрне тагын да көчәйтсә, импорт 100 процентка тукталса, Татарстандагы технлогияләре белән хәрби техниканы җитештерү озакка булырмы, аякта басып калырлармы? Русия электрониканы ясый белми, махсус җиһазлар, матдәләр кирәк бит. Ничек, нәрсәгә алмаштырырлар — күз алдыма килми.

— Фәннәр академиясенең яңа президенты үз чыгышында һуманитар фәннәрне искә алмады. Бу нәрсәне аңлата?

«Татарстан үзен яклар өчен һуманитар фәннәрне сакларга тиеш булачак»

— Тарихчылар, динне өйрәнүче галимнәр борчыладыр дип уйлыйм, чөнки Татарстан бу өлкәдә алдынгы сафта булды. Һәрвакыт. Телчеләр, әдәбиятчылар да уңышлы эшләде. Аларның фәненә игътибар кимергә мөмкин, чөнки Русия хакимияте галимнәрдән башка ачышлар көтә, таләп итә. Акча һуманитар фәннәргә бирелерме? Әллә ни зур өмет юк. Әмма Татарстан үзен яклар өчен һуманитар фәннәрне сакларга тиеш булачак. Һөҗүм дәвам итәчәк, ә үзеңне ничек яклыйсы? Моны кем башкара ала? Тарихчылар, археологлар, социологлар һәм башкалар. Татар теле мәсьәләсе килеп чыкканда кемгә, кемнең тикшеренүләренә таянырга мөмкин. Ә бер көнне Татарстан гына түгел, ә татар милләте статусы мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин. Кайдан, кемнән ярдәм эзлисе?! Бүген инде андый проблемнарның калкып чыгуын күрәбез. Бу һөҗүмнәр ешаерга мөмкин. Мыштым калырбызмы тагын?

Акча бүленеп бирелми башласа, бюджет кыскарса, институтлар ябыла башласа, эшләр тагын да хөртиләнәчәк. Һуманитар фән упкынга егылачак.

«Бер көнне Татарстан гына түгел, ә татар милләте статусы мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин. Кайдан, кемнән ярдәм эзлисе?!»

Русиядә көчле идеология көрәше бара, тарихтагы урыслар кем алар — бу сораулар ешрак куела. Азчылык халыкларының киләчәкләре, хокуклары нинди — бу да карала. Ул киң җәмәгатьчелеккә күренми, әмма киләсе елларда барысы да уч төбендә булачак. Хәзер дә хәлләр кая таба барганын чамалап була. Татарстанның позициясен ныгытыр өчен галимнәренең фикере кирәк булачак. Татарстан хакимияте моны чамалап эшлидер дип ышанасы килә.

— Русия хакимиятенә һуманитар фән кирәк. Русия президентының тарих фәне белән артык мавыгуының җимешләрен барысы да татый. Русиядән Татарстан фәнен, галимнәрен дә үз мәнфәгатьләрендә кулланып хәрәмләшүләрен көтәргә мөмкинме?

«Татарлар төрле ул. Кемдер Русия яклы, кемдер дәшмәсә дә, кесәсендә йодрык йомарлап тота. Милли үзаңы төрле»

— Була ала, әлбәттә. Әмма татарлар төрле ул. Кемдер Русия яклы, кемдер дәшмәсә дә, кесәсендә йодрык йомарлап тота. Милли үзаңы төрле. Шулай да, минемчә, Русия идеологиясен кабул итмәүче татарлар шактый. Тик алар никадәр милли үзаңың саклый алыр, сынмаслармы — белеп булмый. Русиядәге бу хәлләр кинәт кенә бетәргә дә, әмма шул ук вакытта озак елларга да сузылырга мөмкин. Тоталь контроль көчәеп, бу режим 20 ел дәвам итсә нишләрбез?! Мин аны күз алдына да китерергә куркам. Татар исән калмас дигән куркыныч бар. Татар теле мәктәпләрдә тәмам бетсә, укытучылар, журналистлар әзерләнмәсә, тарих түгел, гап-гади китап уку мәсьәләсе дә килеп туачак. Бу бер-ике елда күренер кебек. Әмма өметсез шайтан гына — татарга уңай чишелеш тә була ала.

— Юлай әфәнде, мондый сорау: Татар конгрессына да вакытында куәт структурасыннан, хөкүмәттән кеше килде — сүз Васыл Шәйхразиев турында. Казан дәүләт университетын да федераль итеп оештыргач, аның ректоры урынына хакимият кешесе Илшат Гафуров куелды — хәзер ул тикшерү изоляторында. Шуннан соң анда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып эшләгән Ленар Сафин куелды. Фәннәр академиясендә шушы ук хәл. Нинди тенденция бу?

«Русия идеологиясен кабул итмәүче татарлар шактый»

— Әйткәнемчә, Русиядә лояльлеккә күп игътибар бирелә. Көч структуралары өчен бу бик мөһим. Президент академиядәге галимнәр арасыннан сайланса, күңелле булыр иде. Конгресс иҗтимагый оешма булса да, ул контрольдә тотылырга тиеш дип санала. Демократия юк бит. Булып алган ул, әмма бетте. Русиядә бар нәрсә дә төгәл план, бирем белән эшләнә. Ренат Закиров та обком кешесе иде, әмма аның эшен уңай бәяләр идем. Илшат Гафуров татар дошманы кебек хәрәкәт итте, күп югалтулар булды. Үзенә дә әйткәнем булды. Яңа ректорны гомумән белмим. Европа, Америкада ректорны читтән түгел, ә университет кешеләре арасыннан сайлыйлар.

Предыдущая статьяХәбиров грантларын быел кем алды?
Следующая статьяТатары Удмуртии отметили 700-летие принятия ислама в республике
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя