Татарстанның Әтнә районында «Асылташ» этно-фольклор фестивале үтте

2022  елның 28 октябрендә Әтнә районы Күшәр авылында «Асылташ» этно-фольклор  фестивале булып узды. Республиканың төрле төбәкләреннән һәм Мари республикасыннан җыелган фольклор төркемнәре каршында Күшәр авылының борынгы  тарихы турында тарих фәннәре докторы, «Туган җир. Родной край» журналының баш мөхәррире Д.М. Исхаков чыгыш ясады.

Авылның урта гасыр чоры тарихы атаклы татар бәкләре һәм морзалары нәселеннән булган Яушевлар белән бәйле булганлыктан, чарада шул нәселдән булган Рәис Яушев һәм Булат Яушев катнашып, халыкка авылның элекке тарихы турында бай мәгълүмат җиткерделәр.

Предыдущая статьяВ Всемирном конгрессе татар состоялась пресс-конференция по итогам Уральского форума татарских краеведов
Следующая статьяВ Москве состоялись XVIII Фаизхановские чтения
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя