Сафәҗәй сәфәрләре

Мәгълүм булганча, 2022-нче елның ноябрь аенда Бөтендөнья Татар конгрессы яңа проектка кереште. Россиядәге уңышлы татар авылларының яшәү, тереклек ит механизмын ачу, халыкка бәян итү максатында, “Туган җир. Родной край” журналының әдәби хезмәткәре Рәшит Минһаҗев, әлеге яңа эшкә алынып, 12-19 ноябрь көннәрендә

Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында булып кайтты. Сәфәр нәтиҗәләре, Алла боерса, әүвәл, очерклар буларак, “Туган җир. Родной край” журналында дөнья күрәчәк, аннан, 10-15 авылдан җыелгач, Бөтендөнья Татар конгрессының эш тәҗрибәсеннән “ужышлары татар авыллары” исеме астында дип аерым китап рәвешендә бастырылачак.

*******

“Уңышлы татар авыллары” проектын тормышка ашыру юнәлешендә “Туган җир. Родной край” журналының әдәби хезмәткәре Рәшит Минһаҗев  9-14 декабрь көннәрендә Чуашстан Республикасындагы Комсомол районының Тукай авылында яшәп, мәктәптә, мәдрәсәдә, балалар бакчасында укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, сабыйлар, шәкертләр, мөгаллимнәр, абыстайлар белән очрашып кайтты. Фермерлар, мәчет картлары, авыл җирлеге советы хезмәткәрләре белән дә аралашты. Сафаҗәйдә халык әле дә күмәк хуҗалык, кооператив булып хуҗалык итүне дәвам итә (шул ук вакытта биредә фермерлар да аз түгел), ә Тукай авылында “колхоз” дигән нәрсәне “онытып” бетергәннәр, аерым хуҗалык, фермерлар булып, колхоз җирләрен пайларга бүлеп алып, иген игеп, терлек үрчетеп, нигездә, тирә-яктан мал сатып алып, шуны суеп-эшкәртеп, кәсап һөнәренең төп мәгънәсен искә төшереп, яшәп яталар.

Предыдущая статьяУрысча да кирәк
Следующая статьяБашкортстанда күчмә халыклар музее төзиләр: «Максат – татарның тарихи эзен юкка чыгару»
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя