Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика җитәкчесен чираттагы сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятли. 9 апрель көнне РФ Президенты Владимир Путинның Хәбировның бу ниятен хуплавы билгеле булды.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин «Интертат»ка биргән интервьюсында Радий Хәбиров китәчәк, Башкортстанга җитәкче итеп исеме билгеле булмаган кеше сайланыр, дигән фаразын җиткергән иде. Бүген ул «Интертат»ка ни өчен Хәбировның сайлауда катнашачагы турында фикере белән уртаклашты.

– Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелегенә бу инде көтелмәгәнрәк хәбәр булды. Күбесе, Хәбировны калдырмаслар, дип өметләнә иде. Сайлау формаль булса да, Владимир Путин хуплагач, ул җитәкче сайлауларда җиңәр, дип аңларга кирәк инде.

Радий Хәбировка ни өчен андый мөмкинлек биргәннәрен без инде аңлыйбыз. Беренчедән, Баймактагы булган хәлләрдән соң, Башкортстан милли хәрәкәтенә басым ясап, аларны контрольгә алу турында сүз бара. Хәбиров үзе – башкорт яклы җитәкче, аның таянычы башкорт халкы иде, элекке башкорт активистлары аның кул астында иде, диик, ләкин Баймактагы вакыйгалар аркасында, башкорт халкы өстеннән контрольне югалтты. Шуңа күрә, башкорт вәкиле буларак, аңа кайтырга дип мөмкинлек бирделәр. Чынбарлыкта ул шул бәйсез башкорт милли хәрәкәтен бетерергә тиеш инде.

Икенчедән, бүгенге хәлләрне карасак, аның элекке командадагы кешеләренең күбесе төрмәдә яки коррупция аркасында җинаять эше астында. Шуңа аны сайласалар да, аның позициясе бик көчсез, анда таянырлык кешеләр калмады – шул ук бизнес элита арасында да, бюрократлар арасында да. Шуңа ул, җитәкче булса да, көчсез була, димәк, Мәскәүдән аңа нәрсә кушалар – бөтенесен эшләячәк. Сәяси яктан гына түгел. Сәяси яктан ул инде хәзер Татарстанның да бүгенге көндә мөмкинлеге бик юк, ләкин иң мөһиме, икътисади яктан. Димәк, Башкортстанда республика кулында бернинди икътисади активлар калмады, калганнарын да Радий Хәбиров югалтып бара.

Хәзерге көндә юл төзелеше өлкәсендә «Башкиравтодор» – зур дәүләт предприятиесе, аннары «Башспирт» тирәсендә эшләр ачылды. Минемчә, алар, әкрен генә, Мәскәүгә якын кешеләрнең кулы астына күчәр. Аларның башкалар кулына эләгүе шул Хәбировның икенче срокка баруының бәясе булыр, дип уйлыйм. Икенче срокка баргач, алмашка нәрсә беләндер бирергә кирәк бит инде. Ә бирергә аның бернәрсәсе калмады. «Башкиравтодор», минемчә, республика кулыннан Мәскәүгә якын кешеләрнең кулына эләгәчәк. Бу – сату була инде: урының өчен республика активларын сату.

Милли сәясәт ягыннан ул инде башкортлыкны үстерер дип уйлыйм. Вице-премьеры Азат Бадранов кайтты фронттан. Ул – иң мөһим башкорт милләтчесе. Татарларга басым ясауда аның роле зур, башкорт милли хәрәкәтен контрольгә алуда да. Бу милли сәясәт, минемчә, дәвам итәр, татарларга да тискәре яктан. Башкорт халкын яңадан үзләренә каратырга тырышырлар, Урал аръягына игътибарны арттырырлар инде, минемчә. Икътисади яктан, әлбәттә, дәүләт активларын көчлерәк итеп тарата башларлар инде.

Ничек булса да, «хромая утка» диләр инде. Хәбиров шундый көнгә калачак. Сайланса да, бернинди көче дә булмас. Ул 3-4 ел утырган арада милләтара мәсьәләләр күбәйде. Шул ук татар-башкорт мәсьәләләре, ул Мәскәүдәге бюрократларга уңайлы, чөнки татарлар һәм башкортлар арасында нәфрәтләр көчәйгән саен, контрольдә тотарга аларга әйбәт.

Радий Хәбиров махсус операциягә Башкортстаннан бик күп солдатлар җыйды. Анда мобилизация вакытында да күбрәк кешеләр алдылар, үзиреклеләр батальоннары да күп булды. Татарстанда «Алга», «Тимер» дигән 2 батальон гына төзелсә, анда 8-9 формирование булды. Андый көчен салган төбәк җитәкчесе Россиядә юктыр, мөгаен. Бәлки, Кадыйровка (Рамзан Кадыйров – Чечня башлыгы – ТИ.) караганда да күбрәк кеше җибәргәндер, шуңа ул – бик уңайлы кеше. Бу – хәзер мөһим момент.

Сайлауда башка чын кандидатуралар, минемчә, бик булмас. Чын кандидатура булса, сайлауга күп акча түгәргә кирәк, чынбарлыкта җиңәргә мөмкинчелек булмаса, андый кешеләр үз көчләрен салмаячак, акча да түкмәячәкләр.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ilnar-garifullin-radii-xabirov-sailansa-da-anyn-poziciyase-bik-kocsez-5865443

Предыдущая статьяТеатр «Нур»: Долгая история возрождения
Следующая статьяОсобенности традиционного песнопения у татар-кряшен
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя