Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы экспедициясе Иркутск өлкәсендә эшләде. Экспедиция Иркутск, Ангарск, Усолье-Сибирское шәһәрләрендә, Заларинск районы үзәге Залари поселыгында һәм шушы районның Сенная Падь, Тройцк, Холмогой, Черемшанка, Аларск районының Шаховск, Новоселово авылларында, район үзәге Кутулик поселыгында, Бохан районы Хохорск, Усольск районының Билектуй авылында материал тупланды. Галимнәр Иркутск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын, рухи мирасын өйрәнде, мәдәни кыйммәтләрен барлады.

Иркутск шәһәрен татарлар Өркет дип атаган. Бу атама хәзерге вакытта онытылган. Иркутск Ангара елгасының ике ярына урнашкан. Сүз уңаеннан, Ангараның да татарча Әнгәр дигән атамасы булган. Иркутск шәһәрендә һәм шушы өлкәгә караган авылларда 2010-нчы елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча 22 882 милләттәшебез яши.

Татарларның бу якларга күпләп килә башлавы XIX йөз башларына карый. 1835-нче елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Иркутскида инде 350 татар кешесе яшәгән.

Идел буендагы корылык һәм ачлык елларында крестьяннар гаиләсе, нәсел-нәсәбе белән генә түгел, хәтта авыл-авыл белән Себергә күченәләр. Себер тимер юлы салына башлану белән татар халкының Себергә, шул исәптән Иркутск якларына күченүе тагын да җанланып китә. Тимер юл буйлап күп кенә татар авылларына нигез салына.

“Аграр мәсьәләләрне” хәл итүгә юнәлтелгән Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә XX гасыр башында крестьяннарны Себергә күчерү планлы төс ала. Иркутск өлкәсендәге татар авылларының күпчелегенә шул елларда нигез салына. Бу авыллар үтмәс тайга эчендә, сазлыклар арасында, юлсыз җирләрдә урнашкан була. Мәсәлән, Чирмешән авылына нигез салучылар турында хәтирәләр Иркутск якларына килеп чыгучыларның нинди шартларда яшәп китүен бәян итә.

Салкыннар башланып киткән ноябрь аенда, поезд күченеп килүчеләрне, бернинди станция дә, ут та булмаган җирдә туктап, бушатып китеп бара. Ирләр, яннарындагы гаиләләрен, бигрәк тә яшь балаларны саклап калырга омтылып, землянка казыйлар, анда керүгә, көч җиткән кадәр агач егып, йорт салырга керешәләр. Мең газап белән килеп җиткән халык салкын тиеп кырыла башлый. Балаларны саклап кала алмыйлар. Тиз арада кечкенә генә булса да, йортлар салынып бетә. Ауга йөреп, туенырга кәсеп табып, ияләшә-тынычлана башлаганда гына, яз җитә. Кар эри башлау белән булачак авылның селкенеп торган сазда утырганлыгы күренә. Тизрәк барлы-юклы әйберләрен биегрәк урынга күчереп, яңадан йорт салырга керешәләр. Чирмешән авылының тарихы шулай башлана.

Иркутск өлкәсендәге татар авылларында яшәүче информантларыбыз шул елларда ата-бабаларының туган җирләреннән аерылып, туган нигезләрен ташлап, җир, бәхет эзләп бирегә килеп урнашуларын буыннан буынга күчеп килгән риваять итеп хәтерләрендә саклыйлар.

Чирмешән авылында яшәүче информантыбыз Шәехзаман абзый бабаларының бәхет эзләп чыгып китүләре турында ата-бабаларыннан ишетеп үскәннәре белән болай дип уртаклашты:

“Безнең бабай Мөхәммәтнасыйп исемле була. Иркутск ягына 1911 елда шул бабай күченеп килә.

Аның туган авылы Үрмәт авылында собрание була. Мир җыены җыеп карт әткәйне, ул бик видный кеше була, җибәрәләр Себергә, күреп кайтырга, яңа җирләр карарга. Аны халык җибәргән. Алар помещик җирендә торганнар. Аның белән килгәннәрне белмәем. Алар Башкортстанның Бакалы районы, Үрмәт авылыннан. Министр Столыпин вакытында бу. Алар 5-6 кеше килгәннәр. 1910 елларда чыгып киткәннәр.

Монда урман булган. Әткәйләр биш бала – ир малай булган: Шәйхелимам, Шәйхелгали, Әхмәтгали, Мөхәммәтнәфыйк, Мөхәммәтшәех. Алар монда бала гына булып килгәннәр.

Тирә-якта тайга, тибрәлеп торган сазлык була. Бабалар монда җир ачалар, урман төплиләр. Икмәк уңмый. Беренче уңыш алганчы алты ел үтә. Бары 30-40 елларга гына урманнарны төпләп бетереп әйбәт уңыш ала башлыйлар. Баштарак халык тайгада туклана, шулай исән кала. Ирләр ауга йөри, хатын-кыз, бала-чага җиләк, чиремшә җыеп, шуны саталар. Чиремшәне вакытында тозласаң, ул озак саклана. Төрле җиләк – кара җиләк, брусника, зәңгәр җиләк, клюква җыялар. Зур сазлар бар монда.

Карагайдан сагыз топить итәләр” (Насыйпов Шәехзаман Шәйхелиман улы, 1921 елгы. Федоровка авылында туган).

Себер үзләштерелә башлау белән бу якларга сөргенгә җибәрелгән татарлар да күп була. Алар да Иркутск җирләрендә төпләнеп кала. Сөрелгән татарлар арасында җинаять юлына баскан кешеләр дә, баш күтәрүчеләр дә, сәяси тоткыннар да шактый була. Илдәге тәртипләрдән риза булмаган, патшага тел тидергән сәяси тоткыннар, шул чорның алдынгы карашлы кешеләре була. Мәсәлән, 1878–1879-нчы һәм 1885-нче елларда Казан губернасындагы крестьян хәрәкәтләрендә катнашучыларны Иркутск якларына да сөрәләр. Каторжаннарны Иркутск шәһәрендә урнашкан төрмәгә, Александровск авылындагы “Александровский централ” дип тарихка кергән төрмәгә, Черемховода урнашкан копь-рудникларга, Заларига поселениегә һ.б. җибәрәләр. Иркутск төрмәсе татар халкының “Зиндан моңы” дип аталган җырына да кергән[1]. Җыр халыкта бик популяр булган “Ай, былбылым” көенә башкарылган. Җырда мондый юллар бар:

Зиндан моңнары

Ангараның буйларында
Иркут салган каласын.
Ризык дигән кайда кертми
Без тик адәм баласын.

Кушымта:
Ай былбылым, вай былбылым
Ангараның агышы.
Ике битем тик саргая
Бар да төрмә сагышы.

Ангараны чыккан чакта
Күрәм суда ташларын.
Төрмә саен өстерәлде
Минем газиз башларым.

Кушымта.

Иркутск төрмәсендә
Йозагы бүлмә бүлмәсендә.
Без күргәннәр гыйбрәт булсын
Башкаларга күрмәсенгә.

Кушымта.

Сөрелгәннәр артыннан аларның гаиләләре дә күченгән очраклар да булган. Каторжаннар төрмәләр булган шәһәр-поселоклар тирәсендә урнашып калган. Октябрь революциясенә кадәр илдән сөрелгән әлеге катлам турында информантларыбызда мәгълүмат таба алмадык. Татар халкы Себергә сөрелүнең сәбәбе нинди генә булмасын, аны законга каршы чыгу буларак кабул итеп, мактаулы гамәлләрдән санамый.

Тагын бер катлам, илдә барган үзгәрешләрдән качып чыгып киткән. Шундый бер гаилә турында, үзенең ата-анасының тарихын Залари поселыгында яшәүче Нәгыймә апа болай дип сөйли:

“Әти-әни Казаннан килгәннәр. Минем әни Галимә Заһидуллина. Вәлиев Һади – әтием. Алар килгәндә әни-әтинең ике малай булган инде анда.

Әни Кукмара районы Сәрдегән авылыннан[2].

Әнинең әтисе Гарфулла бай булган анда. Бик бай булган. Әтисе түгел, аның хатыны әнинең әнисе белән бертуган теткасы булган. Ул Гарфулла бай әнинең атасы урынына була, ул үстергән аны. Әни сүләй торган ие. Ак өй безнең бар ие, аш өе бар ие, кунаклар йорты бар ие. Бик бай торганнар. Бер йорттан икенче йортка кашык кермәде дип сөйли ие. Тәлинкәләр, савыт-саба күчмәгән. Завод-фабрикалары булган Гарфулла байның. Ул кызын Мәскәүгә биргән кияүгә. Бик байга, Мәскәү баена биргән. Железный дорога салды диде шул Гарфулла бай, дип сүләй ие әни.

Әти безнең җәтим үскән, ул хәерче булган. Гармунчы булган. Гел гармунын тотып уйнаган инде. Гармуны бар иде Казаннан апкилгән. Бик матур уйнайдыр ие, бик матур җырлайдыр ие безнең әти.

Алар бер-берсен бик яратканнар. Гарфулла байны раскулачивать иткәннәр.

Әти белән әни 1918 елда киткәннәр монда. Апкилгән алар монда Гали абзыйны, 1912 елгы малаен. Хәлил дигән малае Казанда үлеп калган. Рәсәйдә әнинең бертуган браты, Билал дигән абзые калган. И, энекәемне күрсәм иде, бер күрсәм иде, дип гел сөйләде шуны. Менә хәзер карыйм Зөфәр Билаловны, минем Бари дигән абыйның улларының берсе Ренат исемле. Суйган да каплаган Зөфәр Билалов инде. Карыйм, әллә туган микән безгә. Без дә, өч сестра – Габидә, Әминә, Нәгыймә бик матур җырлайдыр идек. Әни Галимә Заһидуллина. Үз әтисе Заһидулла булды микән?” (Вәлиева Нәгыймә Һади кызы, 1932 елгы, Новосел авылында туган).

Нәгыймә апа сөйләгәннәрнең нигезендә шул болганчык елларның бер трагедиясе ята. Дөрес, информант аның күп нечкәлекләрен белми дә, 1932-нче елда туган балага ата-ана үзләре күргәннең чиреген дә сөйләмәгәндер. Белгәннәр дә онытыла. Телевизор-радио заманы хәтерне тагын да кыскарта төшә. Сөйләгәннәрдән чыгып та, бай җизнәсендә үскән иркә кызның ятим, хәерче гармунчы егет белән яратышып өйләнешкәннәре аңлашыла. Бай гаилә бу кызны ничек хәерчегә биргәндер, анысын белә алмыйбыз. Күрәсең, Гарфулла бай аларны ярдәмсез калдырмаган. 1918-нче елда, бу гаилә дә, тәвәккәлләп юлга кузгала. Гарфулла бай турында мәгълүмат таба алмадык. Әмма Балтач районының Сәрдегән авылының иң зур бае Гарифулла бай турында мәгълүмат шактый сакланган. Нәгыймә апа сөйләгән Гарфулла бай белән Гарифулла бай бер кеше булырга тиеш. Гарифулла бай исеме Сәрдегән авылы тарихына да кергән. Авыл тарихыннан алынган юлларда 1927-нче елда, колхоз төзелгән вакытта, Гарифулла байның колхозга тартып алынган милке дә телгә алына: “Колхозның төп утары Гарифулла бай йорты. Аның итек басу цехлары ат, сыер, дуңгыз абзарлары итеп үзгәртелә. Колхозның 90 баш аты, 30 лап сыеры, 30 лап дуңгызы, 100 баш сарык, күпмедер тавыклары Гарифулла бай каралтыларына урнаша. Байның үзе яшәгән йортын Кукмарага алып барып салалар. Ә байның бөтен учет эшен алып баручы, эшкә җитәкчелек итүче Арча районы Ташкичү авылы кешесе Хәкимнең торак өен колхозның идарә бинасы итәләр. Бу йорт әле дә исән, авылда терлекчеләр йорты булып тора”.

Нәгыймә апа әтисенең оста гармунчы булуын, матур җырлавын сөйли. Иң яраткан җыры Гражданнар сугышы еллары афәтен тасвирлаган “Авыл читендә, бабай йортында” җыры булган. Күрәсең, бу җыр аның кешеләргә сөйләп бетерә алмаган серләренең, гомере буе борчыган, хәл ителүе мөмкин булмаган мәсьәләләренең бер чишелеше булгандыр. Җырда Гражданнар сугышы елларында баррикаданың ике ягында калган туганнар турында сүз бара. Абыйлы-энеле кардәшләр бер-берсенә корал күтәрәләр, берсе советларны яклап, икенчесе аклар ягында калып, һәрберсе үзен хаклы саный. Җырда мондый юллар бар:

Атма, туганкай, куй мылтыгыңны,
Мин синең энекәең бит.
Юк минем энем,
Энем түгел син,
Бүгенге көндә без – дошман.

Нәгыймә апа Вәлиева гаилә тарихыннан шактый истәлекләрне искә төшерде. Бу истәлекләрдә гаилә тарихы илдә барган вакыйгалар белән бергә үрелеп бара.

“Монда 1923 елда Колчак торган Заларида. Әтиләр колхоз төзеп ятканнар монда Красное поле дип атала. Красное Поле дигән авыл бар. Шунда коммуна төзегәннәр. Шунда Колчак кереп бөтенесен атып үтергәннәр. Әти бәрәңге арасына, ботва арасына качып калган. Әни шул 1923 елны Зәки абыйны тапкан. Ул сугышта үлде. Өч брат минем сугышта үлде.

Әти белән әнинең тугыз малай, өч кыз була. Алар 70 ел бергә торганнар. Мин башка шулкадәр гыйшык, матур ярату күрмәдем. Шулкадәр матур тордылар алар. Әнисез әти чәй эчми иде. Иртә белән “Карчык, тор, чәем кайнады инде, әнисе, әйдә тор, чәем кайнады”, – дип әнине уята ие.

Сугыш вакытында без башакка барадыр идек. Анда бодай башагы җыябыз инде, арыш башагы да. “Шул башакны анагызга апкайтыгыз, куырып апкайтыгыз” дип тора иде. Шулкадәр тату торганнар” (Вәлиева Нәгыймә).

Бер гаилә бәхет эзләп үзе чыгып китсә, икенчеләре алдарак күчеп киткән туганнары, якташлары янына барып урнашкан. Урман төпләп, җир ачып, авыр хезмәт белән интексәләр дә, биредә кешене рәнҗетү, түбәнсетү азрак булган. Татарлар берләшеп, бер берсенә ярдәм итеп яшәргә омтылган. Илгә язылган хатлар, килеп җиткән хәбәрләр аша, Иркутск якларында яшәгән туганнарының, таныш-белешләренең тормышлары көйләнүен ишетеп, халык килә тора.

Аларск районының Шаховск авылын 1912-нче елда Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр нигез сала. Авыл исеме шул авылда җирләрне бүлеп бирүче кешенең фамилиясеннән алынган. Беренче елны килгән кешеләр землянкаларда яшиләр. Бай бурятларга ялланып эшлиләр. Икенче җәйдә кечерәк кенә булса да, йортлар салына, үз көчләре белән көн итә башлыйлар. Тормыш җайлана бара. Үз яннарына туганнарын да чакыралар. 1915-нче елда Шаховскида ике катлы мәчет ачыла. Мәчетнең икенче катында мәдрәсә урнаша. 1931-нче елдан мәчет бинасында мәктәп эшли һәм 2012-нче елдан бина яңадан мәчет буларак файдаланыла башлый.

Шаховскида яшәүче информантыбыз Галиева Фәйхүнә апа әтиләре Иркутскига күченгәндә бишек баласы була. Әтисе Камалетдинов Зыятдин гаиләсе белән 1936-нчы елда Балтач районының Карыш авылыннан биредә яшәүче ир туганнары янына күчеп килә. Фәйхүнә апа: “Авыл халкы сугышка кадәр рәхәт яшәделәр. Сугыш барысын да алды. Авыл көпшә-балтырган ашады, кычыткан ашады”, – дип сөйли. Фәйхүнә апа әти-әнисенең туган җирне сагынып яшәүләрен, бөтен җырлары сагыну, туган җир турында булуларын искә төшерде. Хәтта яхшы яшәсәләр дә, тормышлар җайланып китсә дә, күчеп килүчеләрнең беренче буыны үзләрен бәхетле санамый. Татар халкы өчен җирсү дигән сүз зур мәгънәгә ия. Туган туфрагын сагынып, җирсеп яши алар. Иркутск өлкәсендә язып алынган җырларда да сагыну, җирсү мотивы бер тексттан икенчесенә күчеп, төрле яктан ачыла. Фәйхүнә апа әнисенең гомер буе Агыйдел буйларын сагынып җырлаган җырларын искә төшерде:

Чирмешэн авылы йорты

Агыйделне аша чыктым
Балан табалмаганга.
Кычкырып җырлап җибәрәм
Ямьнәр табалмаганга.
Утырдым поезд читенә,
Төтен сирпә битемә.
Елыйм, сөртәм күз яшемне
Кулъяулыгым читенә.

XX гасыр башларыннан Иркутск губернасына тайга төпләп җирләрне үзләштерү, шахта-рудникларда эшләр өчен “вербовка” белән дә татарлар күпләп килә. Вербовка гасыр башында башланып XX йөзнең 70 елларына кадәр дәвам итә.

Иркутск якларына Чирмешән авылында яшәүче Халисә апаның әтисе Мөхәммәтгалим абый гаиләсе 1937-нче елда вербовка буенча килгән: “Әти 1937 елда по вербовке килгән, семьясы белән. Кукмара районы Оркеш авылыннан. Алар теплушкаларда 2-3 ай килгәннәр. Юлда ике балалары үлгән. Башта Заларига килгәннәр. Аннан Карлукка күченгәннәр. Заларидан 3 километрда мост бар, шунда булган Карлук. Татар авылы булган ул. Керәшеннәр дә торганнар Карлукта. Картыебыз русча белмәгән. Җиләк күп булган, ул җиләк вакытында көн саен җиләккә йөргән. Капка төбендә тәмәке көйрәтеп утырган урыслар, “опять татарка пошла”, дип сөйләнеп калганнар. Мондагы халык җиләк җыя белмәгән.

Татарлар үзара бик дус яшәгән гомер-гомергә, йозак бер кешедә дә юк, бер кеше бикләмәгән бер нәрсәне. Авыл халкы матур яшәгән. Кичләрен ирләр белән балалар лапта уйнаганнар. Хатын-кызлар скамьядә карап утырганнар.

Мал күп булган һәр хуҗалыкта. Ирләр бабки уйныйлар иде” (Хафизова Хәлисә Мөхәммәтгалим кызы, 1958 елгы. Чирмешән авылы).

Новосел авылында яшәүче Әминә апаның бабалары 1932-нче елда Казаннан килгәннәр. Әминә апа бабалары турында болай дип сөйли: “Бабайны раскулачивать иткәннәр. Ул бик бай булган. Раскулачивать ителгәннән соң да, бөтен байлыгын алганнар, шулай да җай табып бер вагон ат алып килгән. Монда алар килгәндә тайга булган. Бабай Хәбибуллин Галәү Низам улы булган. Авылның беренче кешеләре Нигъматуллин, Вәлиев Һади, Мугинов, Нургаян карт булган. Галәү бабайның балалары күп була. Ике улы Шәйхулла белән Галләм сугышта үлә. Башка балалары – Гайшә, Гаффә, Хафизә, Нәфисә, Гыйльми һәм Зәкүш үсеп җитәләр. Тагын бер баласы, беренче Зәкүш бала чагында үлә”.

Новосел авылының җырлары да илдән чыгып ирексездән китү, туган җирне сагынып яшәү турында.

Безнең авыл борма-борма,
Бер бормасы зирексез.
Туган-үскән, торган җирдән
Без китәбез ирексез.
Сандугачлар су эчәләр
Күлнең тирән җиреннән.
Кемнең китәсе килсен соң,
Үзе туган җиреннән.
Без барасы илләргә,
Бодай чәчкән җирләргә.
Бодай түгел, алтын булсын,
Җитми туган илләргә.

Иркутск өлкәсендә татар халкы бер яктан чисталыгы, эшчәнлеге белән башкаларга үрнәк булса, икенче яктан динле булуы, белемгә омтылып яшәве белән дә күпләрне сокландырган. Һәр авыл, төзелүенең беренче елында булмаса да, икенче яки өченче елында мәчет салырга һәм мәдрәсә ачарга тырышкан.

Г.И. Бобкова туплаган мәгълүмат буенча Иркутск губернасында Октябрь революциягә кадәр 23 мәчет булган [Бобкова: 2009. С. 134]. В.П. Паршинның “Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное 1849 г.” дигән сәяхәтнәмәсендә шул вакытта ук Биликтуй авылында агач мәчет булганлыгы искә алына [Паршин: 1851. С.14].

Иркутскиның үзендә мәчет XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башында Иркутскида яшәгән беренче гильдия купец Шәйхулла Шәфигуллин тырышлыгы белән ачыла. Тумышы белән Казан губернасының Акъегет авылыннан булган Шәйхулла һәм Заһидулла Шәфигуллиннар Иркутскида сәүдә белән шөгыльләнә, аларның “Бертуган Шәфигуллиннар” дигән сәүдә йорты тотулары, баштарак җиләк-җимеш, төгәлрәге алма, соңрак мехлар, кием-салым белән сату-итүләре мәгълүм.

Шәйхулла Шәфигуллин 1887-нче елда Иркутскиның Саломат урамында ике мең сумга бер катлы бина сатып ала һәм ул бина мәчет, дөресрәге намаз йорты буларак файдаланыла башлый. Бертуган Шәфигуллиннар 1890-нчы елда Иркутск губернаторына шәһәрдә мәчет ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. Беренче үтенеч кәнәгатьләндеререлми, аннан соң да кат-кат прошениеләр язып мөрәҗәгать итү алты ел дәвам итә. Бары 1896-нче елда гына Шәйхулла Шәфигуллинга, ул сатып алган йортны, яңа бина төзелгәнгә кадәр, мәчет буларак файдаланырга мөмкин дигән рөхсәт бирелә [Бобкова: 2009. С. 140]. Яңа җәмигъ мәчетенең беренче бинасы 1897-нче елның декабрь аенда ачыла. Бу турыда Иркутск шул чорын тасвирлаган елъязма авторы Н.С. Романов болай дип яза: “На Саломатовской улице достроена магометанская мечеть, до сего времени мечетью служил обыкновенный дом. Теперь магометане будут созываться на молитву пять раз в день громкими возгласами муэдзина” [Романов: 1993. С.378]. Иркутск шәһәрендә яшәүче информантларыбыз биргән мәгълүмат буенча Иркутскиның үзендә мәчет ачылганга кадәр дә татарлар дин кануннарын үтәп яшәгәннәр, алар гаетләргә һәм җомга намазына Пивовариха (село Новоямское) авылында төзелгән мәчеткә йөргәннәр. 1901-нче елда агач мәчет белән янәшә таш мәчеткә нигез салына һәм ул 1905-нче елның декабрь аенда сафка баса. Шунысын да әйтү урынлы булыр, бу биналар барысы да нигездә Шәфигуллиннар акчасына төзелә [Иркутская летопись: 2003. С. 181].

Мәчет янындагы мәдрәсәдә, кызлар өчен мәктәп тә була.

Иркутск мәчете һәм мәдрәсәләре белән кызыксына башлавыбыз экспедиция вакытында табылган бер фоторәсем белән бәйле. Экспедиция Усолье шәһәрендә эшләгән вакытта бу фотоны шушы шәһәрдә яшәүче Мөхәммәдиева Мәүлидә апа алып килде. Мәүлидә апада Иркутск татарларының тормышын чагылдырган фотолар шактый.

Беренче фоторәсемдә 1926-нчы елда Иркутск мәчетендә имтихан биргән укучылар һәм имтихан алган укытучылар сурәтләнгән. Фотода укучылар да, укытучылар да өстәлләр артына тезелеп утырган. Уртада имтиханның датасы һәм имтихан алучыларның исем-фамилиясе язылган плакат эленгән. Бу язмада имтиханның һәм фотоның датасы да күрсәтелгән: 1926  сәнә 16 май. Фотога кергән тагын бер плакатта Коръәннең өченче сурәсе “Аль Гыймрән”нән Мәрьям ана искә алынган 37 аятьтән өзек язылган.

Мәүлидә апада Иркутск татар клубы каршында оешкан драмтүгәрәк әгъзаларының 1929-нчы елгы сурәте, 1925-нче елның 15 февралендә узган Усолье татар крестьяннарының I район конференциясе, 1926-нчы елның 1 мартында узган Усолье татарларының II район конференциясе, Иркутск мәчетенең 1978-1990-нчы елларда имам-хатиб булып торган Галиәхмәт Мөхәммәдиев һәм башка рәсемнәр сакланган.

Иркутск, үзенең үзенчәлекле йөзе булган, тыныч, яшел шәһәр. Шәһәрнең бүгенге көндә дә күзгә ташланган бер үзенчәлеге – бер яки ике катлы агач йортларның күп сакланган булуы. Заманында бу күренешкә В.П. Паршин үзенең “Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г.” дигән сәяхәтнамәсендә игътибар итеп, Иркутск халкы таш йортларны сәламәтлеккә зыянлы, аларда һәрвакыт дым тора дип саный дип яза [Паршин: 1851. С.8].

Иркутск өлкәсе татарлары хәзерге вакытта да дус-бердәм булып, аралашып яши. Халык бергәләп Сабан туйларын бәйрәм итә, юбилейларны, гаилә бәйрәмнәрен дә бергәләп уздыра.

Бер мичкә балга бер кашык дегет салган кебек булса да, Иркутск татарлары тормышыннан күңелне әрнеткән берничә күренешне дә читләтеп үтеп булмый. Беренчедән, халыкның “татар зираты”на мөнәсәбәте. Бүгенге көндә ул шәһәр сәрхүшләренең күңел ачу урыны. Зират каралмаган, аны агач-куак баса бара. Җыелып, каберлекне чүп-чардан чистарту өчен бер-ике өмә уздыру, нәсел-нәсәпләренең каберен барлау, зират капкасына йозак элү кулдан килмәслек эш түгел. Кайвакыт буш сүзгә кайтып калган конференцияләр уздырганчы, шушындый чаралар уздыруның халыкны уятып җибәрергә файдасы зуррак булыр иде.

Икенчедән, Иркутск өлкәсе туган як музеенда, татарлар шәһәр һәм өлкә тарихында бернинди эз калдырмаган, аларның бер генә мәгълүм кешеләре дә булмаган дигән фикер ишетергә туры килде. Музей хезмәткәрләрен гаепләп тә булмый. Чөнки, татар активистлары да, Иркутск татарлары тарихын, алар белән бәйле тарихи урыннарны начар белә. Мәсәлән, Иркутск мәчетен салуда башлап йөргән бертуган Шәфигуллиннарның эшчәнлеге белән бәйле урыннарны, татар клубы урнашкан бинаны, татар мәктәбе бинасын, татарлар яшәгән йортларны һ.б. ачыклау һәм күрсәтә алу да, элмә такта турында сөйләмибез дә, яхшы булыр иде. Татар клубы, анда эшләгән драмтүгәрәк, татар мәктәбе турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Иркутскида татар клубы революциягә кадәр үк оешкан, аннан соң да эшли. 1971-нче елда Иркутскида булган вакытында фольклорчы Флора Әхмәтова[3] аның Тимерязев урамындагы Алексеев йортында урнашкан булуын, 1971-нче елда ул йортта Офицерлар йорты булуын яза. Иркутск татар драмтүгәрәге күренекле татар режиссеры, актриса Кәшифә Тумашева исеме белән бәйле. Кәшифә Тумашева хәзерге Балтач районына караган Пөнәгәр авылында туса да, биш яшендә аны туганнары Иркутскига алып китәләр. ул Өркет шәһәрендәге туганнарында яши. Зирәклеге белән аерылып торган кыз шунда якшәмбе мәктәбендә русча укый башлый. Аның җитезлеге һәм зирәклеге, белемгә омтылышы турында ишетеп, фабрикант Шәфигуллиннар кызлар өчен 1912-нче елда ачылган җәдит ысулы белән укыта торган мәдрәсәгә укырга чакыралар. Бераздан гимназиядә дә укып, кыз татарча да, русча да яхшы белем ала [Татарская энциклопедия: 2010. С. 697]. Кәшифә Тумашеваның биографиясе аша Иркутскида гимназиядә татар балаларының да укуы ачыкланды.

Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. 1919-нчы елдан Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга.

Романов елъязмасында 1921-нче елда татар телендә “Яшь көчләр” спектакле куелу турында язма теркәлгән: “5 янв[аря]. В Сов[етском] нар[одном] д[оме] мусульм[анский] раб[очий] клуб им. Мулланура Вахитова поставил спект[акль] на татар[ском] языке «Новые силы» (Яшь Кучлар) [Романов 1993. С.214].

Флора Әхмәтова Иркутск драмтүгәрәгенең режиссеры Ибраһим Тинский булган дип яза, актерлардан Гаишә Мендееваның исемен атый. Ф.Әхмәтова Гаишә Мендееваның соңыннан укытучы һәм 1971-нче елда лаеклы ялда булуын яза. Фольклорчы галим әлеге ханым белән аралашып, кайбер информацияне аның үзеннән дә алган булырга мөмкин.

Шушы ук язмада Флора Әхмәтова Иркутскида яшәгән татар зыялылары турында болай дип яза: “Татар интеллигенциясе бар. Художниклар фонды директоры Закиров Әнвәр Шакир улы, художник. Аның энесе Әкрам университетта философия укыта, доцент. Ильясов – мединститута укыта. Тау инженеры Сахабов, Урманчеев һ.б. Язучы Хәерниса Сафина Иркутск татарлары тормышыннан романнар яза. “Гульшира” дигәне 1968 елда басылган, икенчесе чыгарга тиеш шул елларда. Үзе пенсиядәге укытучы”.

Иркутск татарларының, Октябрь революциясеннән соңгы иҗтимагый һәм мәдәни тормышы өйрәнүне көтә. Әлегә бу турыда ишетеп белгән кешеләр исән. Архив, шул чорда дөнья күргән вакытлы матбугат, елъязмалар аша да күпмедер тарихны торгызырга мөмкин булыр иде.

Иркутск татарларына багышланган әдәби әсәрләр тагын да бар. Алар да халык тормышының аерым мизгелләрен торгызырга ярдәм итә. Мәсәлән Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитованың “Җилгә каршы” (“Против ветра”) документаль романында Өркет татарларының тормыш-көнкүреше турында кызыклы мәгълүматлар саклана. Зиннур Хөсниярның “Хуш, авылым” повестенда Иркутск өлкәсенең Кулиш авылына сөрелгән татар кешеләре турында сүз бара.

Бу язмабыз Иркутск татарлары тарихы белән кызыксынучыларга эзләнүләргә бер этәргеч булыр дип өметләнәбез.

Әдәбият

  1. Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX – начало XX в.): монография / Г. И. Бобкова. – Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009.
  2. Иркутская летопись 1661–1940 гг. / Сост., автор предисл. и примеч. Ю.П. Колмаков. Иркутск, 2003.
  3. Паршин В.П. Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г. М., 1851.
  4. Романов Н. С. Летопись города Иркутска за 1881–1901 гг. Иркутск, 1993.
  5. Татарская энциклопедия. Казань: Институт татарской энциклопедии. 2010.

[1] Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Казанка авылында узган экспедиция вакытында табылган бу текст турында без журналның 2018 елның 3 санында тулырак мәгълүмат биргән идек (72-73 битләр).

[2] Сәрдегән авылы Балтач районында, Кукмара районында Сәрдек авыллары бар.

[3] Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фольклор фонды материаллары.

О.Р. Хисамов,
И.Г. Гомәров,
И.Г. Закирова

Предыдущая статьяБурнашевы
Следующая статьяНовосибирск өлкәсендә татар тарихы
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя