Биектау районында «Якты Яр» («Светлый яр») бакча бистәсендәге аллеяга Владимир Жириновский исеме биреләчәк. «Интертат» хәбәрчесе татар җәмәгатьчелеге фикерен белеште.

 

«Ул кешене куар идем» – Биектау аллеясына Жириновский исемен бирүне кемнәр хәл иткән?
kremlin.ru, vysokaya-gora.tatarstan.ru сайтларындагы фотолардан коллаж

Биектау районында Владимир Жириновский аллеясы барлыкка киләчәге турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Татарстанның Биектау районы Биектау авыл җирлеге территориясендә урнашкан, коммерцияле булмаган «Якты Яр» («Светлый Яр» бистәнең бер өлеше булып санала) бакча бистәсендәге аллеяны ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә атарга җыеналар.

Татарстанда Жириновский исемен мәңгеләштерүне ЛДПР партиясе бүлекчәсе сораган иде. Алар мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать тә әзерләде, әмма бу тәкъдим кабул ителмәде. Биектау авылы башкарма комитеты карарны кабул иткән. ЛДПР партиясе Биектауга да риза булуын әйткән. «Якты Яр» – яңа урам, сүз атаманы үзгәртү турында бармый.

«Коммерсантъ» уздырган сораштыруда Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев: «Мин «Бердәм Россия»дән, хәзер миңа шәрехләү корректлы түгел», – дигән. «Бакчачылар үзләре шулай атаган. Монда шәрехләргә урын юк. Урам булса…» – дигән Илшат Әминов. КПРФ бүлекчәсе рәисе Хафиз Миргалимов «бу – Биектау муниципалитеты карары», – дип, шулай ук аңлатма бирмәгән.

Шул уңайдан татар җәмәгатьчелеге фикерен дә белештек.

«Бу идеяне күтәреп чыккан кешене Биектаудан куар идем»

Язучы Ринат Мөхәммәдиев:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ахырзаман якынлаша күрәсең. Акыллы кешеләр моны эшләргә тиеш түгел.

Мин Жириновскийны болай күреп тә беләм, сөйләшкәндә, аралашканда бик акыллы кеше иде инде үзе. Ләкин милләтләргә, аның фикеренчә, безнең кебек «вак-төяк» халыкларга, аның артык исе китеп, хөрмәт белән сөйләшкәнен хәтерләмим, – ди ул.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов:

Фото: © Рамил Гали

Нәрсә, Биектауда татарлар беткәнмени соң? Район башлыгы татар. Жириновскийның безнең Биектауга нинди катнашы бар!? Бу » бернинди мантыйкка да сыймый. Каян чыгып, ниндидер исем бирелеп, аллея ачылырга тиеш аңа? Өстән куштылармы икән, Мәскәүдән шундый боерык килдеме? Безнең миллилегебез калмады. Коточкыч! – дип тәмамлады сүзен мөхәррир.

Шушы ук сорауны Биектау районы Кече Битаман авылында туып үскән татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбанга юлладык:

Фото: © Рамил Гали

Дураклар! Мин ул идеяне күтәреп чыккан кешене Биектаудан бөтенләй куар идем. Мин моны мәгънәсезлек дип саныйм. Үзебезнең районның атаклы кешеләренә дә әле андый исемнәр биреп, аллеяләр ачканнары юк. Менә шул турыда кайгыртсыннар иде алар. Безнең героебыз Әхмәровка (разведчик, полковник Исхак Әхмәров, чыгышы белән Биектау районы Кече Битаман авылыннан – авт.) Казанда нинди проспект ачтылар, ә монда, Биектауда аны белгән кеше дә юк. Менә шуны күтәрсеннәр иде. Мәсәлән, шул ук Солтан Габәши, аның быел юбилее. Гомумән, биектаулылар үзләре турында кайгыртмыйлар, мәгънәсез эшләр белән шөгыльләнәләр, – диде шагыйрь.

«Нинди ният белән эшләнә икән бу?»

Галимә, психолог Резидә Сафиуллина-Ибраһимова:

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул аллея ачу турында ишеткәнем юк иде әле. Беренчедән, Жириновскийның татарларга нинди катнашы бар – аңламыйм. Биектау белән берәр элемтәсе булуы хакында да ишеткәнем булмады. Икенчедән, Жириновскийның татар халкына, төрки халыкларга, гомумән, Россиядә яшәгән рус булмаган халыкларга карата мөнәсәбәтен беләбез. Ул үзенең чыгышларында аны ачыктан-ачык белдерде. Кимсетү, икенче сотлы милләтләр икәнен күрсәтеп торды.

Мәсәлән, үзәктә Гумилевка һәйкәл бар. Бу – аңлашыла да, чөнки ул төрки халыкларның тарихын язган шәхес. Ул да, Жириновский да тюрколог – охшашлыклары шунда. Гумилев төрки халыклар турында зур хөрмәт белән яза. Безнең милләт өчен, татарның үзаңын үстерү өчен, үзебезне кем икәнебезне аңлау өчен ул – зур хезмәт куйган шәхес.

Жириновскийга килсәк, ул татар халкы өчен кимсетүдән кала нәрсә эшләгән соң? Бу – минем башыма сыймый торган әйбер. Ни өчен Татарстанда шундый инициатива, кем уйлап тапкан аны – мин белмим. Нинди ният белән эшләнелә икән соң бу? Алай дип уйлыйсы килмсә дә, минем өчен «безне – татарларны мәсхәрә итү» дигән фикер генә килә башыма. Бу – мантыйкка сыймый. Бу – минем эмоциональ күзаллавым.

Бездә «корбан комплексы» да бар. Без – яуланган халык, үз телебездә сөйләшергә курыккан заманнар да булды. Татарча сөйләшүчеләргә: «Кеше телендә сөйләшегез!» – дип, безне «урыныбызга утыртып» куялар иде. Анысы да булды. Бәлки, бу да – шулдыр. Менә шушы комплекстан килеп чыккан ялагайлану омтылышы: безне кабул итегез инде, яратыгыз, без шуңа да риза, диюбездер, бәлки. Мин моны психологик яктан карыйм инде.

Бәлки, кешеләр нәрсә эшләгәннәрен белмиләрдер. Милләт тарихын, Жириновскийның татарлар, төркиләр, мөселманнар турында әйткән сүзләрен белми икән, бу инде – наданлык. Аларда сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре юк.

Бу – ниндидер уйнаш уен кебек: боларны никадәр «бөгеп» була, үз-үзләрен хөрмәт иткәнлекләрен белү, татар күпме түзә ала икәнен белү өчен тест кебек эшләнә.

Моны бер провокация дип тә әйтергә була. Мин дә хисләргә бирелеп сөйләдем, чөнки бу безнең – татарларның, күңел кылларын чиртеп кенә түгел, ә өзеп үк ала. Татарлар арасында да кайнар йөрәкле кешеләр бар. Ачу килгәндә, эшләр уйламыйча эшләнә. Кемдер хисләргә бирелеп, түзмичә, ярамаган эш тә эшләп ташлавы мөмкин. Башка милләт вәкиленә карата ниндидер ярамаган гамәл кыла ала. Аннары әйтәләр инде, менә татарлар шундый, мондый, дип. Андый провокацияләр күп кенә очракта шундый ташкыннар күтәрә, проблемалар килеп туа. Мондый куркыныч та бар, – диде ул.

«Татарстанда Жириновский исемен бер урынга да куярга кирәкми»

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

Аллея ачуны берничек тә хуплап булмый, чөнки безнең татарлар, башкортлар һәм Кавказ халыклары өчен Жириновский ул тискәре фигура булып калды. Ул башка халыкларга каршы шовинистик чыгышлар ясый иде. Иң истә калганы: ул «татарларны, башкортларны җыеп, бөтенесен дә Монголиягә куарга кирәк» дигән чыгышлар ясаган иде.

Фото: © Рамил Гали

Соңгы елларда «Татарстанга акча китә, Татарстан симерде, мәчетләр төзиләр» дип, безгә каршы булган, шовинистик сүзләр әйткәч, аңа андый аллеяләр ачу, һәйкәлләр кую берничек тә безнең татарга уңайлы әйбер түгел. Чынбарлыкта ул безне мыскыл иткән кебек була. Татарны мыскыллаган фигураларны шулай югары дәрәҗәгә күтәрү – ул үзебезне хөрмәт итмәү дигән сүз. Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта түгел бит, бездә, Татарстанда ачалар.

Икенче яктан, Жириновскийның берничек тә, дәүләт эшлеклесе, сәясәтче булса да, Татарстан белән бәйләнеше юк. Ул монда тумаган, үсмәгән, хезмәт итмәгән, шуңа күрә аны берничек тә республикабыз белән бәйләп булмый. Ул – безгә чит, халкыбыз өчен каршылыклы фигура.

Минемчә, Биектауда да, гомумән Татарстан эчендә Жириновскийга андый аллеялар ачарга ярамый. Мин аңламыйм, ни өчен Биектау җитәкчелеге бу тәкъдимне хуплап, мондый аллея ачабыз дигәннәр?

Хәзер инде монда татарны мыскыллаган, катырак та мыскыллаган кешегә – Жириновскийга аллея ачалар. Мин мазохистик эшләрне аңлый алмыйм. Ул Биектау халкын ник шулкадәр интектерәләр, алардан ник шулхәтле көләләрдер – аңлый алмыйм. Минемчә, безгә Татарстанда Жириновский исемен бер урынга да куярга кирәкми. Ә менә Татарстанны башлап җибәрүче, төзүчеләргә андый исемнәр кушарга кирәк. Биектау районы хакимият башлыгына: «Сез иң беренче чиратта Татарстанны төзүче Солтангалиевка аллея ачыгыз, һәйкәл куегыз», – дип әйтер идем. Менә ул эш мантыйклы булыр иде. Бу – татар халкына да уңайлы эш булыр иде, – дип аңлатты үз позициясен тарихчы.

Рәссам, скульптор Факил Гайфетдинов:

Бу – башка сыймаслык әйбер инде. Моны аек акыллы кеше эшләми. Ул, бәлки, Россия дәүләтчелеге өчен ниндидер зур эшләр эшләгәндер. Мин аның ул гамәлләренә, эшләренә, сәясәтче булуына ниндидер бәя бирмим. Ул Татарстан өчен нинди яхшылык эшләгән кеше икән соң? Безнең республикабызга финанслау өлкәсендәме, төзелештәме, нинди дә булса бер эшләгән эшләре бармы? Аның безнең территориядә шундый исем алуына нинди хокукы бар? Минемчә, бу – бернәрсәгә дә яраклы гамәл түгел.

Геройлар: Жириновский исемен бирү кемнәр инициативасы?

Биектау районы администрациясенә аллеяга Жириновский исемен бирү кемнең инициативасы булуын, ни сәбәпле шулай эшләнүен белергә теләп хат юлладык. Хакимият бу карарны имзаласа да, безнең соравыбызны җавапсыз калдырды.

Бу карарны Биектау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренас Сәлахетдинов имзалаган.

Фото: © Аллеяга Жириновский исемен бирү турында карарны имзалаган Ренат Сәлахетдинов. Биектау районы сайтында аның кайда туган булуы хакында мәгълүмат юк.
Фото: © Биектау авыл җирлеге башлыгы Азат Хәбибуллин, Тумышы белән Биектау районы кешесе.
Фото: © Равил Хисаметдинов – Биектау районы башлыгы. Тумышы белән Буа районыннан.

Әмма өч җитәкче дә хатны җавапсыз калдырды. Хатны имзалаган җитәкчеләр үз эшләренә бәя бирергә курыктылар. Анда безгә коммерцияле булмаган «Якты Яр» бакча бистәсе рәисенә мөрәҗәгать итәргә кушты.

«Якты Яр» бакча бистәсе рәисе Максим Нуйкин:

Уйладык та куйдык инде ул исемне. Сайладык та, мин рәис буларак кул куйдым, аннары эш алга таба китте. Урамны атар өчен башкарма комитет рөхсәтен алырга кирәк. ЛДПР партиясеннән бер танышым, «әйдәгез, Жириновский исемен кушыйк» дигән тәкъдим белән чыкты. Жириновский үлгәннән соң аның исемен бирү идеясе бар иде. Рөхсәт итсәләр, калдырырбыз, дип уйлаштык.

Бистә халкы бу идеяне кире какмады. Начар түгел ич, булсын, – диде ул.

Әлеге урам исемен тәкъдим иткән ЛДПР партиясе әгъзасы Эдуард Беус белән дә элемтәгә кердек.

Мин үзем – Питрәч районы координаторы. Дустым Данис Биектау районында йортлар сала. Без үзебезнең лидер исеме белән берәр урамны атыйсыбыз килде. Владимир Жириновский вафатыннан соң, аның исемен саклап калу идеясен дустыма әйттем. Шунда ул бер киң урамны аның исеме белән атарга тәкъдим итте. Биектау районында каршы килмәделәр.

Шушы арада гына үзем шуны уйлап йөри идем: хәзер менә Россия Герое исеме бирелә торган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында уйларга кирәк, – диде ул.

Кем ул Жириновский?

Жириновскийның исемен мәңгеләштерү буенча идеяләр моңа кадәр дә яңгыраган иде. 2022 елда Фатих Сибагатуллин Жириновский исемен берәр урамга, паркка кушуны яклап чыккан иде. «Нәрсә булса да, ЛДПР – халык сайлаган партия. Демократия дибез, аны безгә кадәр җиткергән кеше Жириновский булды бит инде»,  диде. Ә Жириновскийның татарга каршы фикерләрен ул: «Кызып киткәндә нәрсә әйтелмәс? Кызып киткән чакта әйтелгән, татарларны шулай итәм сүзе белән генә нәтиҗә ясарга ярамый. Монголия турында әйткән фикер ул шул формада гына булган», – дип аклады.

 

Предыдущая статьяИльнар Гарифуллин — Как татары-мусульмане боролись за ислам в России?
Следующая статья«Татарстанская идентичность никуда не делась»: зачем обновили программу нацполитики РТ
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя