Бүгенге Татарстан совет чорыннан ерак китә алмады, ул шул чылбырның дәвамчысы булып тора, ди белгечләр.

30 июнь Казанда «Татар шакмагы» интеллектуаль клубының чираттагы утырышы узды. Әлеге җыенның атамасын бу очрашуда гына игълан иттеләр. Очрашуны оештыручы Руслан Айсин аның нәрсә аңлатканын һәм символик фәлсәфәсен соңрак шәрехләячәген белдерде. Утырышта тарихчылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катанашты. Совет чорында татар милләте мәсьәләсен карадылар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елда рәсми мәгълүмат чаралары әлеге чорны мактап, икътисади казанышларын, зур заводлар төзелешен генә сөйләргә ярата. Ә бу чорда татар милләтенең ничек яшәгәне һәм нинди мөмкинлекләрдән мәхрүм калганы турында әллә ни күп сөйләми. Очрашуда төп чыгышны тарихчы Әлфия Галләмова ясарга тиеш иде. Ләкин ул килә алмау сәбәпле, аның нотыгын яшь тарихчы Илнар Гарифуллин укыды. 1920нче елларда үсеш күзәтелсә, 30нчы еллар башында совет хакимияте инде шөрепләрне бора диелде. Җепшеклек чорында да берникадәр күтәрелеш күзәтелсә, 60-70нче елларда кабат торгынлык хөкем сөрә.

«Тәрбияви яктан татарның горурлыгын күтәрү юнәлеше әкренләп юк ителә. 1975 елда ТАССРда 183 мәктәп 3оя Космодемьянская, 67 мәктәп – Олег Кошевой һәм бер мәктәп кенә Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиатуллин исемен йөрткән. 993 пионер дружиналарның бары тик 48е генә Татарстан кешесе исемен йөрткән. Бу, минемчә, татарда милли тулылык булмау хисен булдырырга тырышуның дәлиле», диелә Галләмова мәкаләсендә.

«Бу татарның бердәмлеген бетерү өчен эшләнде»
Татарлар яңа автономиядә нинди мөмкинлекләр күргән дә, ни рәвешле алданган һәм юкка чыгу куркынычы алдында торган? Иң зур зыяннарның берсе – татарның тарихын өйрәнүгә кагыла. Совет хакимияте тарихны өйрәнүнең яңа концепциясен булдыра. Тарихчы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, татар тарихын Болгар чорына кайтарып калалар.

Сулдан: Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, Руслан Айсин

«Хәйри Гыймади Татарстан тарихын чорларга бүлеп яза һәм шуның нигезендә ТАССР тарихы языла. Ул Идел Болгары дәүләтенә нигезләнә һәм тарих дөньясында Болгар пәйда була. Бу фәнни бәхәс кенә булмый. Алтын Урда – җимерүчеләр, илбасарлар, юкка чыгаручылар кебек тасвирланган. Без аңа кадәр шәһәрләр тотканбыз, динебез булган дигәннәр. Ни өчен без аннан тамырыбызны эзләргә тиеш, ул бит милли дәүләт булмаган, ә менә Идел Болгар дәүләте – милли дәүләт булган дигән караш хөкем сөргән. Болгар – ул борынгы Русь аналогы, әлеге системга уңайлы яткан чор. Беренчедән, ул төбәк әһәмиятенә генә ия, икенчедән, Русь белән сугышмаган диярлек, янәсе уңай үткән», ди Измайлов.

1944 елда партиянең үзәк комитеты карары белән Алтын Урданы өйрәнү тыела. Тарихчы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, бу тарихны гына түгел, татар милләтен бүлгәләүгә дә сәбәпче була.

«Бу карар аерым бер чорны өйрәнүне генә туктатмады, ул бөтенләе белән тарихи процессны, татарның булган тарихи белемен, татарның йөзен үзгәртте. Бу бик җитди нәтиҗәгә китерде. 1978 елда Казанның 800 еллыгын зурлап бәйрәм итү барып чыкмый һәм бу Табиевның (Фикрәт Табиев – 1960-1979 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре) идарәсенә нокта куя. 1978 елда Тишков әфәнде (Валерий Тишков – этнолог) Табиев белән аралашуын яза. «Без совет чорының беренче елларында зур хата ясадык. Безгә болгар буларак язылырга кирәк булган. Мөгаен, мондый мөмкинлек булгандыр», дигән Табиев. 1944, 1946, 1948 елларда һәм 1950нче еллар ахырында Игнатьев киткәч (Семен Игнатьев 1957-60 елларда Татарстан обкомын җитәкли) һәм дә 1978 елда без тарихка карата репрессияләр булуын күрәбез. Татарстанның партия аппараты әһелләрендә ТАССР исемен Болгар республикасына үзгәртү теләге булган. Чынлыкта мондый адымнар татарны тарихтан мәхрүм итү генә түгел, бу татарның бердәмлеген бетерү өчен эшләнә. Татарны кечкенә генә төбәк дәрәҗәсендәге милләткә калдырырга теләү бу. Мари, чуаш, күпмедер дәрәҗәдә башкорт дәрәҗәсендә. Дөньякүләм тарихка ия булган һәм тарихи процессларда аерым урынга дәгъва кылган милләтне без беркемгә куркыныч тудырмый торган кечкенә төбәк милләтенә әверелдерәбез. Ә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар үзләренең тарихын үз төбәге белән бәйләргә тиеш була. XIX гасыр ахырында берләшкән татар милләте 1970нчы елларда төрле төрки халыкларның конгломераты була алыр иде», ди Измайлов.

«Татарның үз дәүләте юк һәм якын киләчәктә дә булмаячак»
Милли мәгариф системына аерым тукталдылар. Җәмәгать эшлеклесе Марат Лотфуллин бүгенге Русия чоры белән чагыштырганда, совет дәвере татар өчен күпкә файдалырак булуын киная белән әйтте.

Чарада катнашучылар
«Төп проблем шунда, татарлар – ул Татарстан түгел. Бу 100 процент шулай. Татарстан да татар дәүләте түгел, ул йөз милләт яши торган демократик дәүләт. Һәм хөкүмәт барысын да кайгырта. Шуңа да татарның үз дәүләте юк һәм якын киләчәктә дә ул булмаячак. Татар мәсьәләсен Татарстанга аударып калдыру дөрес түгел. Татарлар яши торган җир – ул Татарстан җиреннән күпкә күбрәк.

Инкыйлабтан соң дәүләт мәгарифе барлыкка килә. Ул бушлай булган. Большевикларның башлангыч белемне мәҗбүри рәвештә ана телендә һәм бушлай алу турында декреты булган. Бу турыда беркем сөйләми. 1932 елга кадәр ана телендә белем алганмы, юкмы икәнлеген исәпләүче хисап алып барылган. Бу югары уку йортлары, һөнәри уку йортлары, мәктәпләрдә шулай булган. 1932 елда сәясәт үзгәрә.

РСФСРның милли мәгариф идарәсе бар иде. Анда барлык дәресләрне дә татар телендә оештыручы белгечләр эшләде. Милли мәгариф институты, Казанда аның филиалы бар иде. Алар дәреслекләр язу белән шөгыльләнде», диде Лотфуллин.

Марат Лотфуллин, 90нчы еллардан соң барлыкка килгән мәгариф системы күпкә зыянлырак булып чыкты, ди.

«Авылларда мәгариф системы әле күпмедер сакланган иде. 90нчы еллардан соң вазгыять кискен үзгәрде. Без Татарстан үзе мөстәкыйль рәвештә хәл итә дип сөенеп кабул иттек. Төбәкләрдә хәзер бернинди татар мәгарифе дә юк. Татар дип аталганнарында да атнасына 3 сәгать татар теле һәм әдәбияты гына укытыла. Бетте. Бу проблем татар халкын коткармый. Татар халкын коткарыр өчен югары белем бирү кирәк. Ә югары белем оештыру тыелып килә. Бу куркыныч крамола. Бу хакта сөйләргә ярамый, бу тыелган тема. Үз телендә югары белем алган халык мәңге яшәячәк икәнен безнең белән идарә итүчеләр бик яхшы белә», ди ул.

Марат Лотфуллин коронавирустан соң дәүләт дотациясендә булган татар газет-журналларының саны 4-5кә калачагын әйтте. Республиканың хәтта матбугат тотарга да акчасы юк хәзер.

«Татарлар икеләтә алдана»
Совет чорында татар милләте үсешендә уңай якларны да күрергә була, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Сулдан: Искәндәр Измайлов, Руслан Айсин һәм Әлфрид Бустанов
Сулдан: Искәндәр Измайлов, Руслан Айсин һәм Әлфрид Бустанов
«Сталин барысын да укыган, үзе дә язган, шул исәптән, тел өйрәнү турында язмалары да бар. Әйе, Сталин мәхәллә тормышын җимергән, индустриальләштерергә тырышкан, шәхси милек төшенчәсен бетергән, ул тоталитар социум булдырган. Бер яктан, ул гомум масса булдырырга тырышкан, икенче яктан, аларга милли битлек кидергән. Татарга мәҗбүри төстә калфак, чәкчәк һәм башка символлар мәҗбүри тагылган. Моның уңай яклары да бар. Ул үзәкләштерелгән мәдәният булдырып, яхшымы, юкмы татарны берләштергән. Монда бик күп тискәре яклар булган. Ул индустриаль мичтә татар милләтен кора алганмы? Шуннан без 90нчы еллар нәтиҗәсен күрәбез», дип сорау да куйды Руслан Айсин.

Тарихчы Әлфрид Бустанов исә татарны ике яктан алдадылар, ди.

«Башта совет татар милләтендә рәхәт булачак дип алдадылар. Тышкы яктан ул милли төсмердә булган. Ахырдан хәтта тышкы ягы да калмый. Бүген дә без шуны күзәтәбез. Кайчандыр авылда татарча укыту яхшы иде дип искә алабыз. Икенче алдану – республика мондагы һәм читтәге татарны якларга тиеш дип уйлау. Чынлыкта ул алай түгел. Хәзерге Татарстан – «татар дәүләте», республика җирле татарлар һәм читтәге милләттәшләребез өчен җәннәт һәм аерым тыюлык дию – ул миф», ди Бустанов.

«Бүгенге Татарстан совет чорыннан ерак китмәде»
Очрашуга тарихчы Дамир Исхаков нәтиҗә ясап, татар милләте «азияче» булып калды һәм Европа юлыннан китә алмады, ди.

Дамир Исхаков
«Беренче сорау – татарда милләт бармы? Бу гади әйбер түгел. Әгәр дә хәзер глобаль карасаң, милләтне буржуаз һәм социалистик совет нигезендә ясарга була. Менә Кытай, Вьетнам бар. Социализм нигезендә булдырылган Азия халыклары Европа милләтләреннән нәрсәсе белән аерыла? Аерма бар. Совет-Русия җәмгыятен, аеруча, Көнчыгыш өлешен карасак, аларны «азияче» дип атаганнар. Без шулар исәбенә керәбез. Безгә Европа милләте булырга язмады. Алар башка модель белән китте. Бездә хәзерге дәүләт капитализмы шул дәүләт социализмыннан үсеп чыкты. Шәхси милек юк, барысын да контрольдә тотучы бер идеология һәм бер фирка идарә итә. Көнбатыш милләтләргә хас әйбер түгел бу. (Монда Искәндәр Измайлов төрттереп куя: «Ник булмасын, бер фюрер, бер милләт…»)

Ничек кенә булмасын, совет системы татар алдында торган кайбер мәсьәләләрне хәл итә иде. Безгә совет мәктәбен булдырдылар, анда стандартлаштырылган әдәби тел кулланылды, безгә матбугат, институт оештырдылар. Яхшымы, начармы – алар милли мәдәниятне яңгыратты. Буржуаз җәмгыять тә шуның белән шөгыльләнә. Бу системның зур кимчелеге – монда шәхси милек белән плюрализм, фикер төрлелегенә нигезләнгән демократия яши алмый. Без совет чорында булдырылган традицияне дәвам итәбез. Татарстан, Русия моннан ерак китте дисәк, мин сезнең кәефегезне төшерәм. Без аннан ерак китмәдек, без шуның дәвамы булып үсеп барабыз. Вакыт кушуы белән ниндидер төзәтмәләр генә кертелә. Әйе, татарның аерым бер катламы бик баеды. Ләкин нигез үзгәрмәде», ди Дамир Исхаков.

Әлеге фикер алышу дәвам итәчәк. «Татар шакмагы» клубының киләсе очрашуында «Татарның хыялы һәм чынбарлыгы» (1980-90нчы еллар) турында фикер алышачаклар. Анда сүз татарның 90нчы елларда күтәрелеше һәм төшүе, башкортларның милләтчерәк булуы һәм чеченнарның үзләрен саклар өчен яңа систем булдыруы турында барачак.

Источник: https://www.azatliq.org/a/30701243.html

Предыдущая статья«Почему мы пришли туда, куда мы сегодня пришли»
Следующая статья«Татары постепенно обрусевают. Это была цель, которую ставил Сталин»
Исхаков Дамир Мавлявеевич
Доктор исторических наук, академик РАЕН, член Национального Совета Всемирного конгресса татар, главный редактор журнала.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя