Себер, дигәндә, себер татарлары турында сөйләгәндә, нигәдер, Төмән-Тубыл тирәләрен генә күздә тоталар, ә Омски, Тара, Тәбриз, Ишем-Тамак якларында яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә, Новосибирски өлкәсендә яшәүче татарлар бераз читтәрәк калып килә. Югыйсә, Омски өлкәсенең 66 татар авылында һәм шәһәрләрендә 50 мең милләттәшебез, ә Новосибирски өлкәсенең 20 татар авылында һәм шәһәрләрендә утыз меңнән артык татар яши бит! Һәм, алар, нигездә, себер татарлары, биредә иң борынгы, төп халык. Әле ул себер татарлары үзләре дә фәндә бараба, чат, чулым, эвешле, туралы,  тубыллы, төмәнле, курдак, сардак, саргач, утуз һәм башка вак төркемнәргә бүлеп өйрәнелә. Әлбәттә, мин үзем бер халыкны алай тураклап өйрәнү ягында түгел, әмма фән өчен шулай уңайлы булгач, килешергә дә туры килә. Бу бүленеш тел һәм этнографиягә караганда, күбрәк географик бүленешне аңлата булса кирәк, ягъни, галимнәр бу татарларны торган урыннарына карап бүлгәләгәннәр, шулай өйрәнгәннәр.

Минем үземә дә Новосибирски өлкәсендә күп тапкырлар булырга, анда яшәүче чат татарлары  белән очрашырга, аларның авылларында, тарихи урыннарда  булырга туры килде. Башта чат татарларының кемлекләре турында бераз мәгълүмат биреп үтим. Казан галимнәре аларны, нигездә, себер татарларының бараба төркеменә кертеп өйрәнәләр, ә менә Себердә яшәүче рус тарихчылары һәм телчеләре чат татарларын аерым, мөстәкыйль төркем итеп карыйлар. “В первые века II тыс. н.э. начинается процесс этнического сложения новых групп населения, которые проживают здесь в настоящее время, — дип яза алар. – В Новосибирском Приобье – это чатские татары, в Барабе – барабинские татары, на севере области – южные группы хантов и селькупов» [Чернобай: 2011. С.75].

Бүгенге көндә чат татарлары Томски өлкәсенең Том районында, Новосибирски өлкәсенең Колыван районында, Кемерово өлкәсенең Юргински һәм Яшкински районнары авылларында яшиләр, шулай ук алар Себернең башка шәһәрләренә дә таралган. Чат татарлары бүгенге көндә авылларда яшәп укмашып калсалар да, узган заманнарда аларның шәһәрләре дә булганлыгы билгеле. “В XII – XIII вв. н.э.  чатские татары основали более 10 поселений на Оби и ее притоках, – дип яза җирле тарихчылар. – Чаты потомки древнетюркского племени – чиков, живших в XIII в. н.э. в бассейне Енисея и позднее вытесненные оттуда более сильными племенами. Они заселили бассейны малых рек Оби: Чик, Чаус, Уень, Умна и др.» [Күрсәтелгән хезмәт. 75 бит].

Биредә меңнәрчә еллар яшәгән чат татарлары башта Төрки каганатлар составында, аннан Төмән, Себер ханлыклары дәүләтендә булалар. “Чатские татары формально входили в состав Сибирского ханства (конец XVI в.н.э.). С этого времени ведется фиксация событий в документах», – дип яза Л.Н. Чернобай [Күрсәтелгән хезмәт. 76 бит.]. Ни өчен “формально”? Чөнки кайбер тарихчыларның язуынча, чат татарлары Күчем хан кул астында булмаганнар, ә бәлки аның “союзниклары” гына булганнар. Хәзер инде моны ачыклау мөмкин түгел, әмма безнең фикеребезчә, чат татарлары Күчем хан кул астында булганнар, дәүләт өчен ахыргача көрәшкәннәр, чөнки Себер ханлыгы өчен иң каты, иң соңгы сугышлар да нәкъ менә чат татарлары яшәгән җирләрдә барган. “Это чатские татары, которые, действительно, позднее подчинились Томску, но тогда они, должно быть, жили где-нибудь в Барабинских степях, – дип яза чат татарлары турыда тарихчы Миллер. – Они рассказывают про себя, что раньше были под властью хана Кучума. После того как хан Кучум был изгнан русскими из Сибири, они некоторое время продержались в верховьях реки Оби, где им было присвоено имя «чать», означающее на татарском языке «мыс», т.е. место, где сливаются две реки, так как на подобном месте находился некогда их главный улус» [Миллер: 1999. Т. I. С.307].

Себер ханлыгының, мөстәкыйль дәүләт буларак юкка чыгуы да нәкъ менә шушы төбәктә – хәзерге Новосибирски өлкәсендә була, ул тарихка “Ирмән сугышы” исеме белән кереп кала. Ягъни, Себердә татар дәүләтен юкка чыгару өчен башкисәр Ермакның 1582-нче елда илнең башкаласы Искәрне алуы гына җитми, бәйсезлек өчен көрәш әле тагы 16 ел буе – 1598-нче елның 20 августына, соңгы сугышкача дәвам итә. Бу соңгы сугыш ни өчен әле әллә кайлардагы Бараба далаларында, инде Себер тулысынча диярлек урыслар тарафыннан басып алынганнан соң була? Югыйсә, инде урысларның үзәк хәрби базаларына әйләнгән Тубыл-Таралардан Ирмән буйлары меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан бит! Әллә соң Бараба далаларына урыслар моңа кадәр килеп җитмәгән булалармы? Һәм Күчем хан Алтай тауларына кадәр сузылган дәүләтенең көнчыгыш тарафларын һаман үз кулында тотканмы? Һәм бу соңгы сугышта Күчем хан үзе катнашамы, алга таба аның язмышы ничек була?

… Ирмән елгасының Обька койган урынында, Новосибирски шәһәреннән ерак түгел, Ордын районында, урман эчендәге болынлыкта, милләт өчен бик фаҗигале бер урын бар, ул – Себер ханы Күчем хан яугирләре белән урыс воеводасы Андрей Воейков гаскәре сугышкан урын. Соңгы сугыш урыны… Әйткәнебезчә, бу хәл 1598-нче елның 20 августында була, һәм шушы дата Себерне Рәсәйгә буйсындыруның рәсми вакыты булып исәпләнә. Әлбәттә, моннан соң да Себер өчен сугышлар дәвам иткән, әмма рәсми чыганакларда Күчем хан исеме шушы вакыттан соң юкка чыга. Ә инде Ирмән сугышына килгәндә, бу хәл Күчем ханның җәйге тукталыш урынында-ыстанында була. Тара воеводасы Воейковның атлы гаскәре иртән иртүк йоклап яткан кешеләр өстенә ут ача, тирмәләрне ут төртеп яндыра, халыкны кылыч аша уздыра. Елъязмалардан күренгәнчә, бу канкойгыч сугыш көне буе дәвам итә һәм татарларның җиңелүе белән тәмамлана. Ирмән сугышында Күчем ханның 370 яугире, 2 оныгы, 5 аталык, 16 морза үтерелә, исәпсез-хисапсыз гади халык кырып салына, хан гаиләсеннән 30 кеше урысларга әсир төшә. Аларны соңыннан Мәскәүгә алып китәләр һәм көчләп чукындыралар. Күчем ханның исән калган уллары һәм оныклары әле моннан соң да урысларга каршы сугышларын дәвам итәләр, әмма Себерне кире кайтара алмыйлар.

Кайбер рус елъязмалары һәм борынгы истәлекләр буенча, бу сугышта Күчем хан үзе дә катнаша һәм каты яралана. Аны Ирмән сугышында үлгән, дип язучылар да бар, яралы килеш качкан, дип тә язалар. «По указу царя Бориса Федоровича, в Сибири, из Тарского города ходиша воеводы за царем Кучумом и нашли на станах его, побиша и взяша у него осемь цариц, да три царевича и многой полон. Царь же Кучум утече со не многими людьми, цариц же и царевичев послаша в Москву» [Сибирский летописец: 1892. № 10; Тарская мозаика: 1994. С.9.].

Новосибирски өлкәсенең күп кенә краеведлары бу соңгы сугышка да, Күчем хан язмышына да башкача бәя бирәләр. Алар фикеренчә, Күчем хан бу сугышта катнаша, бик нык яралана, яугирләре аны көймә белән Обьның уң ярындагы шәһәренә алып чыгалар. Ягъни, Күчем ханның җәйге ыстаны һәм чәчү җирләре Обь елгасының сул ягында була, соңгы сугыш та шунда бара, ә елганың уң ягында, хәзерге Новосибирски шәһәре урынында, татарларның кышкы калалары булган. Тарихчылар бу урынны өйрәнгән, теркәп калдырган, хәзер ул “Чатское городище” исемен йөртә. Әйткәнебезчә, чатлар – шул ук себер татарларының бер тармагы, галимнәр биргән атама. Узган гасырларда бу Чат шәһәрлеге “Чертово городище” дип аталган, чөнки урыслар өчен татарларның мондый тарихи урыннары шайтан каласы булып тоелган, шулай дип йөрткәннәр дә. 1912-нче елгы путеводительгә дә ул шулай дип кертелгән. Ә татарлар заманында бу кәлгә “Цаттар”, ягъни, чатлар дип, ә шәһәр үзе “Мочигу” дип аталган, Каменка елгасы буенда утырганга, “Ташаткан”, дигән исеме дә булган, ягъни, күктән таш төшкән урын.

Легенда о крепости Цаттыр. Еще одно наиболее известное древнее поселение находится в центре Новосибирска. Памятник этот тоже многослойный и история его тоже печальна. Поселение принадлежало чатским татарам, союзникам и кыштымам теленгетов. Чаты пришли на берега рек Обь и Чаус из разгромленного Сибирского ханства в конце XVI века. На высоком обрыве реки Каменки, на территории будущего Новосибирска (200-300 метров юго-западнее станции метро «Октябрьская») чаты поставили крепость Цаттыр, известную нам как «Чертово городище». По легенде именно здесь нашел свое последнее прибежище престарелый Кучум — последний сибирский хан. После ухода чатских татар здесь продолжали жить их потомки. На картах конца XIX века еще присутствует тюркское название этого поселения – Мочигу. [bsk.nios.ru. Автор – Голодаев Константин Артемович].

Авторның язуынча, Күчем ханның соңгы тукталышы, яшәгән урыны шушы Чат каласы булган, димәк, бу кәлгәгә урыслар якын килә алмаган. Икенче бер автор да Күчем хан бу сугышта яраланган һәм Чат шәһәренә кайтып егылган, дип яза: “Побоище длилось недолго: к полудню татары потерпели сокрушительное поражение. Тех, кто вырвался из окружения, догнали уже у деревни Чемы, там, где сейчас расположена ОбьГЭС. Сам Кучум в разгар боя сумел ускользнуть и зализывал свои раны в селении чатских татар – Чертовом городище, то есть на том месте, где теперь стоят Белый Чум – Областной совет депутатов и Внешторгбанк” [Денисенко: 2011. С.240].

Күчем ханның бу сугышта катнашуы һәм чигенә-чигенә сугышып, көймә белән качуы турында тагы бер хәбәр бар, бу хакта “Новосибирский краеведческий портал” сайтының “История Новосибирской области” бүлегендә язылган: “На самой границе современной Новосибирской области, (там, где сейчас проходит автотрасса, уходящая в бор, за которым начинается территория Алтайского края), в районе поселка Кирза, атаман Воейков напал на войско Кучума, стоявшее лагерем, и практически уничтожил его. Кучум в окружении отряда телохранителей бежал, но преследователи настигли его на том месте, где сейчас Новосибирская ГЭС. Произошло решающее сражение, которое закрепило продвижение русских на Восток и окончательно сломило сопротивление Сибирского ханства. Охрана Кучума, прикрывая отход хозяина, полегла в неравной сече, а сам престарелый хан (Кучуму было за 70) смог уйти на лодке вниз по Оби с несколькими приближенными [К сожалению, место, где происходило знаменитое сражение, ныне находится на дне Обского моря]” [kraeved.ngonb.ru].

Җыеп кына әйткәндә, Новосибирски өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнүчеләр язуы буенча, Күчем хан соңгы сугышта катнашкан, каты яраланган, яугирләре аны көймә белән елганың уң ягына – татар кәлгәсенә алып чыкканнар. Бу шулай булырга бик мөмкин, чөнки яу кырында үлгән булса, бу хакта рәсми хәбәрләр булыр иде. Воейков Толмөхәммәт сәедне Күчем хан янына сөйләшү өчен җибәргән икән ( ә бу факт теркәлгән), димәк, ул исән һәм урыс кулы җитмәслек урында булган. Заманында Ермак Явыз Иванга “Себерне алдым, Себер безнеке!” дип  шапырынып хәбәр биргән кебек, Воейковның да Борис Годуновка “Күчем ханны тар-мар иттек!” дип рапорт бирүе ашыгычрак булган, дигән фикер дә туа. Чөнки Күчем хан бу вакытта әле исән була, башта үзе, соңыннан уллары урыслар өстенә кат-кат һөҗүм итә, әмма 1598-нче елгы бәрелеш тарихка соңгы сугыш булып кереп кала.

Победа на Оби, несмотря на то, что Кучум потерял все свое богатство, почти всю семью и воинов, для русских была неполной, так как они не смогли покорить самого хана Кучума и его сыновей, дип яза тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов. – Начиная с 1582 г. русские в течении 16 лет вели войну против Кучума, но не смогли захватить его, а у Кучума хватило сил и воли почти два десятилетия воевать против захватчиков. После сражения на Оби Кучум продолжал оказывать сопротивление русским в степях Тобола и около Уральских гор, причинив им много бед” [Файзрахманов: 2002. С.207].

Күчем ханның Чат каласындагы кәлгәсендә – хәзерге Новосибирски шәһәре үзәгендәге урында күмелгән булуы да бар, бу хакта да сүзләр йөри. Бу урынга өлкәнең татар активистлары истәлек ташы да куйган булганнар, таш һаман шунда, ә аның өстендәге тарихи язуны кемдер кубарып алып ташлаган, аның урынына яшел буяу белән “Зеленым – зеленая смерть!” дип язып киткәннәр. Кайчандыр чат татарларының кәлгә-крепосты һәм каласы булган урында, Күчем хан яраларын дәвалаган җирдә, хәзер өч башлы канатлы аждаһа басып тора, аның биеклеге ун метрлар булыр. Аста, аждаһаның бот арасында, Күчем ханга һәм Үлемсез Кащейга охшатып ясаган ямьсез кәрлә утыра, янында алтын-көмеш сандыгы таралып ята… Кәрләнең кулындагы балдагына зур итеп “К” хәрефе уеп язылган… Өч башлы аждаһасы да, кәрләсе дә безгә – татарларга ишарә, дип аңларга була. Әле җитмәсә “Первопроходцы Сибири” дигән хәйлә белән Новосибирскида Ермакка да һәйкәл куярга омтылалар, имеш, Себергә ул юл салган икән…

Новосибирскида яшәүче урыс казаклары 1998-нче елның 20 августында Ирмән болынындагы бу сугыш урынына татарларны җиңү билгесе итеп таш куйганнар. Канкойгыч бу сугыш-суеш “Великая победа русских воинов” дип бәяләнгән. Ташка түбәндәге сүзләр язылган:

Остановись, русский человек!

Склони голову и почти светлую память великих предков своих – славных воинов – русичей. 20 августа 1598 года отважные казаки под предводительством Андрея Матвеевича Воейкова, совершив дерзкий бросок с Иртыша на Обь, в устье р. Ирмень окончательно разгромили войска Хана Кучума. Именно здесь, на полях Ирменского сражения, было довершено великое дело казачьего атамана Ермака Тимофеевича. Вечная слава русским казакам – первопроходцам Сибири!

Сей закладной камень установлен благодарными потомками в ознаменование 400-летнего юбилея великой победы русского воинства. 20 августа 1998 года

2016-нчы елның җәендә, себер татарлары белән бергә, мин дә бу урында булдым… Без сазлыклар арасыннан Себер өчен соңгы сугыш урынын эзләп тапкан беренче татарлар идек… Кызганыч, ни Новосибирскидан, ни Казаннан бирегә килүче татарлар булмаган, югыйсә, себер татарлары өчен бу җирләр Казан фаҗигасенә тиң  урын бит. Новосибирски шәһәренең “Ихлас” мәчетеннән Мөдәрис Абакиров Коръәннән “Ясин” сүрәсен укыды, нәфел намазлары укып, илебез һәм җиребез, динебез һәм милләтебез өчен шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылдык… Аларның җаннары тыныч булсын, урыннары җәннәттә булсын!

2018-нче елның көзендә яңадан Новосибирскида җыелдык, Ирмән сугышына, Себер ханлыгының юкка чыгуына 420 еллык тарихи вакыйганы Себер җирләрендә беренче тапкыр “Хәтер көне” итеп билгеләп үттек. Шушы темага багышланган “Түгәрәк өстәл” утырышында Себер ханлыгы тарихына, Ирмән сугышына бәя бирелде, шулай ук Коръән мәҗлесендә илебез һәм динебез өчен шәһит киткән әби-бабайлар рухына дога кылынды, соңыннан исә Новосибирскиның Чат шәһәрчегендә каһарман милләттәшләребезне искә алу булды. Бу изге эшләрнең башында Новосибирски өлкәсе татарларының милли лидеры Рәшидә Хәмзина торды, аңа төбәк тарихын өйрәнүче җирле краеведлар – Мөдәрис Абакиров, Навил Шаһабетдинов, Равил Бәдретдинов, Денис Солтанов, Тубылдан “Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова ярдәм итте, Татарстаннан мин фәкыйрегезгә дә Себер “Хәтер көн”ендә катнашып, үз сүземне халыкка җиткерү мөмкинлеге туды.

Алга таба да Новосибирски өлкәсендә Себер ханлыгы тарихын, татар тарихын өйрәнүне һәм пропагандалауны тагы да киңәйтергә, бу эшкә башка милләт вәкилләрен дә тартырга, дигән фикергә киленде. Бу төбәк борынгы татар тарихы өстендә утыра, монда Йорт-Оры кебек мең еллык татар авыллары бар, Новосибирски үзе дә себер татарларының соңгы башкаласы урынында барлыкка килгән. Хәтта шәһәрнең гербы да Себер ханлыгы туграсын кабатлый – аягүрә баскан кеш җәнлекләре, алар хан таҗын-хакимиятне саклап тора. Тарих сагында тора…

Әдәбият

  1. Бәйрәмова Фәүзия. Күчем хан. Тарихи роман. – Казан, 2011.
  2. Бәйрәмова Фәүзия. Ачылмаган татар тарихы. – Казан, 2011.
  3. Бәйрәмова Фәүзия. Туран иле. – Казан, 2008.
  4. Голодаев К. А. bsk.nios.ru.
  5. Денисенко Александр. Аргонавты Сибирской земли // Анатолий Садыров. Во славу Россеи… – Новосибирск, 2011.
  6. Летописи Сибирские. – Новосибирск, 1991.
  7. Миллер Г.Ф. История Сибири. Том I. – Москва, 1999.
  8. Новосибирский краеведческий портал kraeved.ngonb.ru.
  9. РГАДА. Ф. 214. Кн. II. Л. 324-330.
  10. Сибирский летописец. – Тобольские губернские ведомости. 1892. №10. 7 марта.
  11. Тарская мозаика. – Омск, 1994.
  12. Файзрахманов Габдельбар. История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века. – Казань, 2002.
  13. Чернобай Л.П. Малые реки левобережья Оби. – Новосибирск, 2011, стр.75.
Предыдущая статьяАнгараның буйларында Өркет дигән кала бар
Следующая статьяРазвитие государственности древних тюрок в раннем средневековье — важный этап в развитии тюркской цивилизации в Степной Евразии
Байрамова Фаузия Аухадиевна
Кандидат исторических наук, писательница, общественный деятель, член Правления Союза писателей РТ.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя