Татарстан белән Башкортостан арасында яңа күпер төзеләме?

20-21 августларда «Ык елгасы буендагы кеше һәм табигат тарихи үсештә” конференциясы узды. Конференция ике бүлектән торды. Беренче көнне конференцияда катнашучылар Азнакай шәһәрендә пленар утырышында һәм аерым секцияларында катнаштылар. Икенче көнне төбәк өйрәнүчеләр Башкортостан республикасыныж Туймазы районына юл тарттылар. Монда Төмәнәк авылында “Ык елгасы бассейнында һәм якындагы Идел-Урал төбәгендәге урнашкан милли авыл жирлекләре: тарих, замана һәм үсеш перспективылары”исемле түгәрәк өстәл узды. Төмәнәктәге ачык һавада урнашкан музей “Бабайлар утары” һәм Туймазы шәһәрендәге Тукай исемле татар милли үзәктә экскурсия оештырылды. Моның төзүчесе күренекле эшкуар, композитор Фанир Галимов.

Алберт Борһанов
Пленар утырыш вакытында, Бөтентатар төбәк өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәис урынбасары Алберт Борһанов оешма эшчәнлеге турында кыскача отчет бирде.

 

 

 

 

 

 

 

Дамир Исхаков
“Туган җир/Родной край” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исһаков үз чыгышын Урал алдындагы төбәктә яшәүче “башкортлар» мәсъәләсе буенча аерым тарихи аспектларга багышлады. Ул күзалланган мәглүмәт буенча кайбер башкорт галимнәре байляр, елан, уран, канглы кабиләләрне башкортлар дип күрсәтү дөрес түгел ди. Чөнки бу кыпчак-татар кабиләләре һәм алар монда XI гасыррда Урта Азиядан күчеп киләләр. Шул замандагы чыгынакларда бу кабиләләрне “Бараҗ халкы” дип атыйлар.

Казан ханлыгының байрагы

Светлана Туразянова

Бу чыгыштан аерым өстәмә буларак әйтергә кирәк — Бараҗ исемле аҗдаһа соңырак Идел Болгары аннары Казан ханлыгының официаль гербы булып алына. Инде Мәскәү дәүләте Казанны яулап алгач, Бараҗны без белгән “Зилант” (елан дигән атаманы урыстелле форма күчергәч) исемендә атый башлыйлар.

Башкортостан хакимияте күзәтүче буларак, Башкортостан королтае депутаты Светлана Туразянова җибәрде.

Ринат Гатауллин
Ул чыгыш ясаганнан соң Азнакай районының җитәкчесе Марсел Шәйдуллин астыртын гына елмаеп әйтеп куйды “Ике республика арасындагы иктисади элемтәләр ныгынайсын өчен Ык елгасы өстеннән күперне төзергә кирәк.Күпернең бәясе – 300 млн., Башкортостан бу эшкә катнашырга бик ашыкмый. Тик Башкортостан булышмыйча проектны тормышка ашырып булмый”. Сүз Татарстанның Азнакай һәм Башкортостанның Бакалы районнарын тоташтыра торган күпер турында бара. Хәзерге көндә аның проекты бар, ләкин Аерым әйтсәк, сәяси сәбәпләр аркасында ике республика арасындагы иктисади, транспорт мөнәсәбәтләр ныгынайтуга озак кына еллар кәртәләр куела. Менә бу күперне төзелмәү шул сәяси ситуацияны ачыктан ачык күрсәтә.

Иктисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин үз чыгышында Татарстан һәм Башкортостан чикләрендә урнашкан шәһәр агломерациялары турында сөйләде. Аның чутлавы буенча, сан яктан иң күп татарлар яшәгән шәһәр агломерация – Әлмәт-Октябрьский. Башкортостанның көнбатыш һәм Татарстанның көнчыгыш районнары аның әйтүенчә бер берсе белән нык көчле иктисади элемтәдә.

Секциялардада кызык чыгышлар булды

Нурмухәммәд Хөсәенов (краевед, элекеге вакытта татар гимназияның директоры) “Җанисәп тора алдыбызда. Һәркем аңлый – Россия шартларында бу җанисәп кенә түгел, бу сәяси акция. Гомөр-гөмергә җанисәпләрдә татарлар санын киметеп күрсәтү – гадәти күренеш. Һәм алда торган чара – искәрмә түгел. Һәм безнең эшмәкәрлек тә бу очракта башкарылырга тиеш. Авыллар тарихына караган хәлдә, без иң беренче нәүбәттә 1-нче, 2-нче һәм 3-нче ревизия нәтиҗәләренә карарга тиешбез таянырга тиешбез. Мөмкинлек туып өлгәрсә – 4-нче җанисәпкә” – диде ул.

Справка:

  • 1-нче ревизия (җанисәп) 1718 елда үтә
  • 2-нче ревизия 1743 елда
  • 3-нче ревизия 1761 елда
  • 4-нче 1781 елда үтә

Нөрмөхәммәд Хөсәенов сүзләренчә, төбәк өйрәнүче Мөдәрис Сафин әлеге Башкортостан территориясында тупланган татар авылларының списогын барлады. 1-4 ревизияларды анда яшәүче халык “хезмәт итүче татар” сословие диеп язылса, 5 ревизияда яшәүче халкы “башкирец» сословиясына кертелә.

Шулай итеп “көнбатыш башкортлар” диеп атаган төркемнең барлыкка килүе шул 5 ревизия белән бәйле. Ләкин авыллар исемлеге әлеге көндә элекегче форматта гына бар – нинди юлда урнашкан (Казан, Ногай, Себер, Оса) яки нинди өяздә. Шуңа күрә хәзерге көндәге хәленә (авылның заманча исеме, һәм хәзерге көндә нинди районда урнашканын) күчерергә күп көч кирәк. Шул эштә Хөсаинов төбәк өйрәнүчеләргә кушылырга һәм булышырга чакырды.

 

Предыдущая статья«Татарстанским политикам не мешало бы сформировать понимание идентичности»
Следующая статьяИскандер Измайлов: «Эта стратегия – прямой путь к превращению татар в «сувенирный» народ»
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя