Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп биргән. 

Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегенә сәүдә белән бәйле булмаган 34 оешма кергән.
Грант бәйгесенә барлыгы 213 гариза килгән булган, аларның 137се бөтен таләпләргә җавап биргән һәм кабул ителгән. Грантсыз калган 103 проект арасында 3 мари, 2 удмурт, 1 чуаш, 2 татар, 1 мордва, 1 иске башкорт теленә кагылышлы, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»на, башкорт телендәге Брайль шрифтына, татар-башкорт телләрендә КВН уздыруга кагылышлы проектлар бар.
Азатлык исәпләгәнчә, башкорт телен үстерүгә багышланган 15 проектка 23,6 млн сум каралган. Моннан тыш башкорт мәдәниятенә кагылышлы — балалар ансамбле, студентлар хәрәкәте, Сабантуй, әкият, аулак өй, музей һәм башка тагын 11 проектны (11,4 млн сум) — өстәргә була. Ягъни башкорт теле һәм мәдәнияте өчен барысы 35 млн сум бирелгән. Конкурсның гомуми бюджеты — 50 млн сум.

Башкорт проектлары

«Наследие» исемле яшьләр инициативаларына ярдәм күрсәтү фонды быел да 3 миллионга якын грант откан — бу оешмага 2,7 млн сумлык грант быел «Балалар» мультсериалы төшерер өчен бирелә.
Рәми Гарипов исемендәге «Беренсе» гимназия булдырачак «Һомай» платформасындагы акыллы «Әминә» колонкасы өчен ясалачак «Башлангыч мәктәп» проектына да 3 млн бүленгән. Интерактив колонка ике телдә — башкорт һәм урыс телләрендә сөйләргә, шулай ук ике телне дә аңларга сәләтле. Проект Башкортстанның башкорт теле дәүләт теле сыйфатында өйрәнелүче йөз мәктәпнең 1-4нче сыйныфларында сыналачак. Проектны гамәлгә ашыру 2023 елның 1 сентябреннән башланачак.

Башкортстан халыклары мәдәни һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү үзәге» оешмасына быел «Урман һабантуйы» бәйгесен уздыру өчен төгәл 3 миллион сум акча биреләчәк. Былтыр бу үзәк «Башкорт йыры» бәйгесен уздыру өчен 1 миллион 353 мең сум алган иде.
Миякә районында өстәмә белем бирү оешмасы базасында «Йәнһүрәт» («Мультик») студиясе ачылачак — 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен башкорт теле һәм пластилин, курчак һәм кәгазь ярдәмендә мультфильмнар ясау буенча теоретик һәм гамәли дәресләр уздырылачак.

Быелгы җиңүчеләр арасында былтыргы җиңүчеләрнең тагын берсе — «Азатлык» исемле халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «БиблиоПодкаст» яздырырга җыена: оешма 48 халык әкияте нигезендә башкортча 24 аудио һәм 24 видеоподкаст булдырырга ниятли. Башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»

««Тасим үзәге» проекты Пермь өлкәсендә башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»н саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән»

Башкортстаннан читтәге төбәкләрдәге башкорт оешмалары да грант акчаларыннан мәхрүм калмаган. Бу юлы алар бишәү: Курган өлкәсе башкортлары корылтаена башкорт телен популярлаштыру максаты өчен «Ихлас» балалар проектына — 1,2 млн, Пермь башкортларының «Корылтай» иҗтимагый оешмасына «Тасим үзәге — бергә дәвам итәбез» проектын тормышка ашыру өчен — 2,2 млн сум, Мәскәү һәм Петербурда укучы Башкортстан студентларының «БашСтьюдентс» хәрәкәтенә — 2,8 млн, Свердлау «Идея» фондының «Җырлаучы сүз: башкорт телен өйрәнүнең музыкаль дәресләре» проектына — 900 мең сумга якын, Чиләбедә башкорт телен укытуга багышланган «Белем» төбәкара конференциясен уздыруга — 350 мең сум чамасы акча бүленгән.

«Тасим үзәге» проекты Пермь өлкәсендә башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»н саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Проект кысаларында «диалектта» башлангыч сыйныф укучылары өчен эш дәфтәрләре әзерләү, башкорт телен өйрәтү өчен ике сыйныфны җиһазлау, бию, милли уен коралларына уйнарга өйрәтү остаханәләре, киләсе җәйдә балалар өчен Һабантуй оештырылачак. Моннан тыш, Куян авылында «гайнә һәм танып башкортлары», Пермь башкортлары каһарманнарына багышланган музей күргәзмәсе булачак.

«Төньяк-көнбатыш диалект» башкорт дөньясының мәдәни һәм мәгариф киңлегендә» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы да уздырмакчылар. «Акбүзат» балалар журналы белән хезмәттәшлек итү дәвам итәчәк, әлеге журнал «төньяк-көнбатыш» башкортлар, шул исәптән гайнә һәм танып башкортларына багышланган тематик номерлар әзерли» диелә.

Узган җанисәп алдыннан Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырышты. Татар теле дә башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. БРның рәсми оешмалары да хәзер моны куллана.

«Хәзерге вакытта әдәби башкорт телен кертү омтылышлары халык тарафыннан кабул ителми һәм каршылык тудыра»

Проект бәяләмәсендә Пермь төбәгендә башкортлар санының кимүе төп социаль проблем итеп күрсәтелә. Хәл бигрәк тә татар теле укытыла башлагач кискенләште диелә.

«Пермь башкортлары өчен татар телле милли мәгарифне гамәлгә керткән көннән алып хәл тагы да катлауланды. Татар теле дә, әдәби башкорт теле дә Пермь башкортлары өчен — туган тел түгел. Бу — «төньяк-көнбатыш» башкортларның татарлар белән тел охшашлыгы һәм Пермь башкортларын татар телендә укыта башлауга 100 елдан артык вакыт үтү нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта әдәби башкорт телен кертү омтылышлары халык тарафыннан кабул ителми һәм каршылык тудыра. 2021 елда узган түгәрәк өстәл утырышында Пермь краеның тел, мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрен төбәк компоненты нигезендә һәм башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»нда өйрәнергә кирәк дигән фикергә килделәр. 2022-23 уку елында тел, мәдәният һәм тарихны өйрәнү проектын гамәлгә ашыру кысаларында без урыс телендә сөйләшүче балаларны башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» нигезләре белән таныштырдык һәм бу тәҗрибәне алга таба да үстерергә, Пермь краеның башка территорияләрендә җәелдерергә тәкъдим итәбез», ди проектны әзерләүчеләр.

Соңгы җанисәп Пермь төбәгендә башкортлар санының кискен кимүен күрсәтте. 2010-2021 еллар аралыгында төбәктә башкортлар саны 50 процентка кимегән. Бүген Пермь краенда 16 мең башкорт яши. Аларның 3,5 меңе генә башкорт телендә сөйләшә. Татарлар саны якынча 20 процентка азайган.

Пермь җирлегендә татар-башкорт мәсьәләсе әледән-әле күтәрелеп килә. Башкорт галимнәре бу җирләрдә гайнә һәм танып ыруы башкортлары яши дип килсә, татар галимнәре монда татарлар яши дип саный.

Татар проектлары

Стәрлетамак районының өч авылы китапханәсендә милли кунак бүлмәләре булдыруга юнәлтелгән «Родной язык — душа народа» проектына 1 миллион 201 мең сум бирелгән. Әлеге проектның татар телендәге варианты китерелми. Этнобүлмәләр Түбән һәм Югары Услы, Талач авыллары китапханәләрендә ясалачак. Анда татар телендә иҗади остаханәләр, бәйгеләр, халык бәйрәмнәре һәм фольклор кичәләре һәм башка чаралар оештыралачак.

Башкортстан республикасының татар милли-мәдәни мохтариятенә «Җанлы сүз» проекты өчен 1 миллион 550 сум бүленгән. Әлеге проект Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Грант комитеты утырышы беркетмәсеннән грант бирелми калган проектларны да күрергә була. Мәсәлән, Башкортстан татарлары конгрессы «Туган тел — тормыш чишмәсе» проекты өчен ике миллионга якын акча сораган булган.

Оештыручылар шулай ук Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенә караган Уфа «Флагман» оешмасына «Аулак» исемле татар милли-мәдәни йолаларының реконструкциясе проекты сораган 500 мең сумны бирүдән баш тарткан.

«Мать и дитя» инвалид балалы гаиләләргә ярдәм үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга татар телен өйрәтүгә 636 мең сум сораган булган.

Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар бирү турындагы канун 2018 елда имзаланды. Грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. 2019 елда барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленде. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер «сөйли торган башлар» гына «шулай килеп чыкты инде» дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.

Былтыр башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.

2020 елгы җанисәптә Башкортстанда яшәүче халыкларның саны түбәндәгечә теркәлгән: урыслар — 37,5%, башкортлар — 31,5 %, татарлар — 24,2%, чуашлар — 2%, марилар — 2,1%, украиннар — 0,4%, башка милләт вәкилләре — 2,3%. Республикада барлыгы 160 милләт вәкиле яши.

Предыдущая статьяДамир Исхаков: В Золотой Орде правили только татары, но никак не казахи, узбеки или ногайцы
Следующая статьяЮлай Шамилоглы: «Галимнәр тоталь контроль астында эшли алмый»
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя