5нче апрель көнне Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулар үткәрелде. Оештыручылар адресына Татарстанның 15 районыннан, Удмуртия Республикасы һәм Ульян өлкәсеннән 200дән артык эш килгән. Шуларның яртысын сайлап алу турына уздырдылар. Килгән эшләрне Разил Вәлиев, Кәмәрия Хәмидуллина, Шәмсия Җиһангирова, Данис Шакиров, Илгиз Халиков, Рафинат Сәлахов, Резедә Сафиуллина, Гөлфия Гайнуллина сыман зыялыларыбыздан торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Укулар барышында “Иж-Бубый шәкертләренең татар мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре”, “Укытучым – горурлыгым!”, “Горурланабыз синең белән, каһарманыбыз!” кебек секцияләр, милли мәгарифебез алдында торган проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” эшләде. Секцияләрнең аталышыннан күренгәнчә, алар барысы да ил җитәкчелеге тәкъдим иткәнчә, “2023нче ел – укытучылар һәм остазлар елы” дигән шигарь астында оештырылды.

“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү барышында әлеге мәктәпнең татар теле укытучысы, ветеран педагог Вәсилә Хәкимова якын елларда Иж-Бубый белән Әгерҗе шәһәре арасында 500 балага исәпләнгән яңа мәктәп салдыру, мәчет каршында балалар өчен ислам җәйләве оештыру, кызлар мәдрәсәсен тергезү, “Иж-Бубый зыялылары мирасын өйрәнү” дигән грант проекты язып, шуны алу ниятләре белән йөрүләрен хәбәр итте. Фикер алышуда катнашкан җәмәгать эшлеклесе, шушы авыл фидакаре Тәлгать Әхмәдишин, әлеге яңа мәктәп салына калган очракта, Иж-Бубый мәктәбе бетерелергә мөмкин, мәктәп булып та, аның татар белем учагы булып эшләячәге икеле”, – дигән хәвефле уйлары белән уртаклашты. Ни кызганыч, татар теле һәм әдәбияты укытылса да, мәктәп бүгенге көндә тәмам урысча укытуга күчкән; әле өч ел элек кенә биредә башлангыч сыйныфларда булса да татарча укытсалар, хәзер анда да урысча белем бирелә икән. “Әгерҗе белән ике ара биш кенә чакрым булганга, авылга башка милләт кешеләре дә күчеп утыра, хәзерге вакытта башлангыч сыйныфлардагы укучыларның чиреге – башка милләт балалары”, – дип авыр сулый әлеге уңайдан Т. Әхмәдишин. “Бу хәл мәсьәләнең бер ягы гына, икенче ягы – ата-аналарның үзаңы түбән. Әгәр алар, баламны туган телебездә укытыгыз, дип “чәчрәп” торсалар, мондый аяныч хәлгә тарымас идек”, – ди Вәсилә ханым. Сөйләшүдә катнашкан Татарстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков бу җәһәттән, берничә тел белүнең медицина күзлегеннән файдасын, халыкара мөнәсәбәтләрдә киң мөмкинлекләр ачуын аңлата, шул рәвешле җәмәгатьчелекне кызыксындыра алсак, хәлебез шактый яхшырыр иде, дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Миңа калса, ата-аналарны кызыксындырырга түгел, беренче чиратта оялтырга, гарьләндерергә кирәк. Төптән уйлап караганда, баланың туган телдә укымавы әти-әнисеннән, татар теленән баш тартуы ич инде. Әгәр балаң татарча укый-яза белмәсә, оныгың өйрәнмәячәк тә, белмәячәк тә. Менә шулай адәм баласы тамырсыз гөлгә, манкортка әйләнә, буыннар арасындагы чылбырлар югала.

Укулар барышында күңелгә тигән тагын бер нәрсәне әйтми кала алмыйм. Мөнбәрдән, сәхнә түреннән дә, секцияләр барышында да Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубиларның дини мираслары хакында бер чыгыш та яңгырамады. Бубилар дөньяви галимнәр генә түгел, дин галимнәре дә булган, дини һәм дөньви гыйлемне аерып карамаган, ләбаса. Әйтик, Габдулла Бубиның фикеһ, гакыйдә өлкәсенә караган гыйльми хезмәтләре билгеле. Кызлар мәдрәсәсе җитәкчесе булган Мөхлисә ханым, гомумән, Диния нәзарәте казыясы булып сайланган бердәнбер хатын-кыз буларак мөселман дөньясында аерым бер, мәртәбәле урын били. Шуң күрә киләсе укуларда һичьюгы бер секциянең эшчәнлеген Бубиларның дини мирасын өйрәнүгә багышларга кирәк, минемчә. Әлеге максатта Әгерҗе районы мөхтәсибәтенә генә түгел, Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсәң дә, җавапсыз калдырмаслар шәт. Мондый укулар, миңа калса, Әгерҗе районы имамнарыннан, имам фатихасыннан башка узмаска тиеш. Имамнар халык белән эшләгәч, халыкка дин гыйлеме биргәч, укуларда катнашып, тәҗрибә уртаклашыр, педагоглык серләрен өйрәнер, Бубилар мирасын да үзләштерер иде. Югыйсә, укулар вакытында, инкыйлабка хәтле татарның Россиядә биш гыйлем учагы булып, бүген шуның дүртесе аякка бастырылса да, Бубилар мәдрәсәсе һаман торгызылмый әле, дигән уфтанулар еш яңгырады. Авылда балаларга дини гыйлем бирүне оештырмыйча, дини мирасны ничек торгызмак кирәк?! Тел һәм дин – милләтебезнең ике канаты, дип кабатларга яратабыз яратуын. Тик һаман бер канат белән генә очарга телибез, ахрысы.

Рәшит Минһаҗ

Предыдущая статья«Этническое одиночество — причина, почему в городах жители сохраняют свою национальность»
Следующая статьяИзмайлов и Исхаков — ногайским этномиссионерам, почему татары смогли стать нацией, а ногаи — нет
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя