26 гыйнвар көнне Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында күренекле тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулуга (1823-2023) багышланган XIX төбәкара гыйльми-гамәли конференция – “Фәезханов укулары” булып узды.

Анда Түбән Новгород лингвистика университеты профессоры Ольга Сенюткина, КФУ прфессоры Айдар Хәбетдинов, педагогика фәннәре кандидаты, “Вести FM” радиосы алып баручысы Марат Сәфәров, җирле төбәк тарихын өйрәнүче Вафа Камалетдинов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология фәннәре докторы Дамир Мөхетдинов, “Туган җир” журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы, БТК Милли Шурасы әгъзасы Дамир Исхаков чыгыш ясады.

Аерым алганда, Сенюткина Фәезхановның шәҗәрәсен барлады. Исхаков галимнең тарихи чыганакларны, тәгаен алганда, Болгар кабер ташларын, Казан, Касыйм, Кырым ханлыклары тарихын, шул заманга караган документларны өйрәнүен, Россиянең беренче шәркыять белгечләреннән булуын, Россия шәркыятьчеләре Вельяминов-Зернов, Казембекның, атаклы татар мәгърифәтчесе Мәрҗанинең бу бөек шәхеснең эш нәтиҗәләреннән киң файдалануларын билгеләп үтте.

Мөхетдиновта, әлеге фикерне куәтләп, Хөсәен әфәнденең “эш аты” булуын тәкърарлады, уку-укыту эшчәнлегендә җәдитчелек юнәлешенә нигез салучылардан булуын бәян итте.

“Урыс телен мәдрәсәләрдә өйрәнергә чакырганы өчен, Казан имамнары Фәезхановны көферлектә гаепләгән. Хәзер без бу гамәлне татар җәмгыятен артка сөйрәү дип бәялибез. Дөрес: бүген галимнең туган авылында оештырылган чара урыс телендә уздырыла,” – диде Мөхетдинов. Конфернцияне  оештыручылар, галимнең олуг юбилеена багышланган чаралар әле башлана гына, ел дәвамында тагын үткәреләчәк, дип белдерде.

Рәшит Минһаҗ

фото взято с сайта tatar-inform.ru

Предыдущая статьяСостоялся праздничный фольклорного ансамбля «Дуслык» в г. Каменск-Уральск
Следующая статья«Нужны ли России татары?»
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя