Язмамның башын «Казакъ даласында татар тарихы» дип куйдым да, уйга калдым… Мин, тарихчы буларак, бу якларның борынгыдан «Татар Даласы» дип аталганын яхшы беләм, бу далалардан, дала итәгеннән башланып киткән, кул сузымындагы Алтай тауларында арий, скиф һәм һун курганнары барлыгын күршедәге Алтай Республикасында үз күзләрем белән күрдем. Бу җирләр, бу халыклар башта Төрки каһанлыклар, аннан Алтын Урда, Себер ханлыгы кебек татар дәүләтләре составында булган. Тарихчы Радлов бу җирләрдә татарларның XV–XVI гасырлардан дәүләтләр төзеп яшәгәнен яза, ә җирле тарихчылар исә бу датаны тагы да ераграк чорларга күчерә:

«IX–XII века – в пределах степной зоны Северо-Восточного Казахстана закрепляется в европейских источниках наименование «Татарская Степь», – дип яза алар. – Здесь шел активный процесс формирования тюркской государственности» [Пресняков: 2004. С. 32].

Әйе, татарлар бирегә XVIII–XIX гасырларда гына килеп урнашмаган, алар монда бик борынгыдан – һун-скиф чорларыннан, Алтын Урданың шөһрәтле заманнарыннан бирле яшәгәннәр, дәүләтләр тотканнар, шәһәрләр салганнар, затлы нәсел калдырганнар. Әйе, биредә татарның дала тарихы да, кала тарихы да бар һәм аның эзләре бүген дә саклана. Шушы ун ел эчендә ике тапкыр Көнчыгыш Казакъстанда булып, мин моңа тагы да ныграк инандым. Төп сәфәрем элек-электән татарлар укмашып яшәгән Җидепулат (Семипалатинск-Семей) шәһәренә иде, якын-тирәдәге берничә кала һәм салада да булдым. 2011-нче елның октябрендә, Семейда яшәүче милләттәшләребезнең чакыруы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «Көзге Иртыш моңнары» халыкара татар сәнгате фестивалендә, Татар үзәге рәисе, Татар сәнгать мәктәбе мөдире Габделхак Ахунҗановның 60 яшьлек юбилей тантанасында катнаштым. 2016-нчы елның сентябрендә исә «Татарларны саклап калуда һәм үстерүдә ислам диненең хәлиткеч роле. Евразиядә ислам динен таратуда татарларның тоткан урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, «Себердә ислам тарихы» дигән темага доклад ясадым.

Совет заманында Семипалатинск шәһәре шул исемдәге өлкә үзәге булып тора, хәзер исә үзәк Усть-Каменогорскига күчерелгән. Биредән ерак түгел атом-төш коралы сынау урыны (Семипалатинский ядерный полигон) булган, аның зарарлы шаукымы халыкка шактый зур зыян салган. Әле 1959-нчы елда гына да Семипалатински шәһәрендә 22 мең татар яшәгән, хәзер шуның яртысы гына калган, сәбәбе – күпләп күчеп китүләр, катнаш никахлар һәм бу җирләрдә ярты гасырга сузылган атом сынаулары аркасында булган үлем-җитемнәр… Шәһәрдә хәзер өч йөз меңләп кеше яши, шуның 12 меңе – татарлар. Шушы авыр шартларга һәм язмыш сынауларына карамастан, Семей-Җидепулат татарлары бүген дә биредә тулы канлы тормыш белән яшәп яталар. Аларның монда чирек гасыр инде татар иҗтимагый үзәге эшләп килә, «Хак» дип аталган Иртыш буе татар-башкорт оешмасы бар, бөтен Казакъстанга бердәнбер Татар сәнгать мәктәбе дә шулай ук биредә эшли. Ә Семей шәһәренең «Иртыш моңнары», «Гөрләвек», «Илһам», «Истәлек», «Күңелле балачак» ансамбльләрен хәзер хәтта чит илләрдә дә беләләр. «Көзге Иртыш моңнары» дип аталган халыкара татар сәнгать фестивале инде егерме биш тапкыр уздырыла, анда бөтен Россиядән килгән сәнгатькәрләр көч сынаша. Бу милли эшләрнең барысының да башында Татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗанов тора.

Соңгы елларда Җидепулат татарлары миллилекне саклап калуның яңа, фәнни  юлларын да эзли башладылар һәм тарихка мөрәҗәгать иттеләр. Биредә инде берничә тапкыр татар тарихына караган фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, аларда милләтебезнең үткәне һәм киләчәгенә тирән анализ ясалды. Шулай ук биредә инде егерме елга якын «Җидепулат татарлары» дип аталган газета чыгып килүен дә әйтергә кирәк, аның баш редакторы – әнисе ягыннан алман, әтисе ягыннан белорус Виктория Купцова, ул үзе Казанда ислам динен кабул иткән. Виктория ханымның газетасы өчен русча язган мәкаләләрен озак еллар буе  Казаннан Рузия Сафиуллина һәм Чаллыдан мин татарчага тәрҗемә итеп, җибәреп тордык. Бу газета һәм аның мөхәррире Виктория Купцова Казанда уздырылган «Бәллүр каләм» бәйгесендә дә җиңеп чыкты. Виктория ханым татарлар уздырган бөтен милли чараларның үзәгендә кайный, Габделхак әфәнде белән бергә, аларны башлап йөрүче булып тора.

Әлбәттә, мин дә биредә Җидепулаттагы татар тарихын, милли хәрәкәт тарихын өйрәндем, бу хакта язып та чыктым. Шулай ук шәһәрнең атаклы Татар бистәсенең (Татарский край) өч мәчетендә, музейларында, тарихи урыннарында да булдым, милләттәшләрем белән махсус очраштым. Биредә гомер-бакый төрки халыклар яшәсә дә,  Семипалатинск каласының рәсми тарихы 1718-нче елдан, ягъни, урыслар биредә хәрби ныгытма салган вакытлардан башлана. Аның Алаш-кала, Доржинкит-Цорджийнкийд дип йөртелгән чаклары да булган. Хәзерге энциклопедияләр тарихи  җиде таш пулатны калмыклар-будда храмнары белән бәйләп аңлатсалар да, Миллер, Паллас һәм аның замандашлары бу биналарны «Таш мәчетләр» яки «Татар-Монгол йортлары», дип язып калдырганнар. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, бу урында элек тә кала булган, анда төрки кабиләләр, шул исәптән, татарлар да яшәгән. Тарихчы Миллерның язмалары буенча, шәһәрнең исеме дә биредәге таш мәчетләргә нисбәтле бирелгән – Җидепулат, ягъни, Семипалатинск. Татарлар бу шәһәрне элек-электән «Сими» дип атаганнар, хәзер исә кала рәсми рәвештә «Семей» исемен йөртә.

Семей шәһәрендә бүген дә татарлардан калган XVIII–XIX гасыр мәчетләре эшләп тора, алар өчәү. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, революциягә кадәр биредә 12–13 мәчет, 7 мәдрәсә булган, аларның барысын да диярлек татарлар салдырган һәм тоткан.   Егерменче гасыр башларында биредә яшәүчеләрнең яртысын, ягъни 15 меңен мөселманнар тәшкил иткән, татарлар белән җирле казакълар сан ягыннан бер дәрәҗәдә булганнар. Менә тагы бер мәгълүмат:

«В марте 1901 года в г. Семипалатинске числилось:

  • татар – 5015 чел.
  • казахов – 4622 чел.
  • мулл – 8.
  • мечетей – 8», – дип яза җирле тарихчылар [Кашляк: 2004. С. 474].

Әйе, заманында Җидесу төбәге татарларның  Ана Ватаннары булган! Узган гасыр башларында Җидепулатта мәчетләр, мәдрәсәләр гөрләп эшләп торган, әйткәнебезчә, мәчетләрнең барысы да диярлек татарларныкы булган, бары тик бер мәчетне генә үзбәкләр тоткан һәм ул Уфадагы Диния нәзарәтенә буйсынмаган. Җидепулат тарихына чын мәгънәсендә ташлар белән уелып язылган татарлар да бар, алар – бертуган Мусиннар. Бу бай татарлар биредә XIX–XX гасырларда яшәгәннәр, таш йортлар, мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар, күп илләр белән сәүдә иткәннәр. Мусиннар Җидепулатта беренче пар тегермәннәрен төзиләр, Иртыш елгасында дистәләрчә пароходлар, баржалар тоталар, шулай итеп, Иртыш елга флотилиясенә нигез салалар, беренче банклар ачалар. Бүгенге көндә дә Семейда бертуган Мусиннар исемендәге урам һәм мәчет бар, алар салдырган һәм яшәгән йортлар һаман да саклана.

Ләкин, кызганычка каршы, Мусиннар турында мәгълүмат шактый аз булып чыкты, 2017-нче елда Казанда басылып чыккан «Татары Казахстана» энциклопедиясендә дә аларга махсус мәкалә багышланмаган. Дөрес, Семей шәһәре турындагы мәкаләдә Мусиннар турында бернчә җөмлә бар, әйтик, 1910-нчы елда Л. Мусинның шәһәрдә бер манаралы мәчет төзетүе, бертуган Мусиннарның калада мәктәп, мәдрәсә ачулары, татар театрына нигез салулары язылган [Татары Казахстана: 2017. С. 344]. Кемнәр булган ул бертуган Мусиннар, язмышлары нинди, кайдан килеп – кая киткәннәр? Биредә нәсел дәвамчылары калганмы? Энциклопедиядә моңа җавап юк. Тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Түбән Оры авылы татар байлары Хәсән һәм Муса Хуҗасәетовларның, әле 1817-нче елда ук Семипалатинскида сәүдә эшләре башлап җибәрүләрен яза. Бәлки, шушы Муса Хуҗасәетов нәселе соңга табарак Җидепулаттагы данлыклы Мусиннар булып киткәндер [Салихов: 2015. С. 42]?

Семейда хәзер дә Мусиннарның игелекле эшләрен дәвам итүче татарлар бар, алар эре эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, милләткә иганәчелек ярдәмен күрсәтәләр. Шундыйларның берсе – Эльдар әфәнде Байканов. Ул өлкәнең Башкүл татар авылында туып үскән, Семейда белем алган һәм эш башлаган, хәзер исә Алматы шәһәрендә «Казэлектромонтаж» оешмасын җитәкли, «Бизнес-клуб «Казан» дип аталган иҗтимагый фондның президенты, туган авылында мәчеткә һәм мәктәпкә даими ярдәм итеп тора, анда ферма тота.  Миңа Эльдар әфәнденең Семейдагы квартирасында да, аның белән бергә туган авылы Башкүлдә дә булырга туры килде. Аз сүзле, әмма милли рухы, кешелеклелеге һәр гамәлендә чагылыш таба аның. Ул өенең иң түренә әтисенең гармунын, татар кылычы һәм милли сөлге элеп куйган, шул ук вакытта динне хөрмәт итә, мәчетләрне, ялгыз карт-карчыкларны да ярдәменнән калдырмый. Эльдар әфәнде Байканов Семей шәһәрендә узырылган халыкара татар сәнгате фестиваленең төп иганәчесе, ел да 1 мең евролык Гран-при акчасын җиңүчеләргә ул биреп бара.

Милләтебезгә эчкерсез ярдәм итүдә Эльдар әфәнде ялгыз түгел. Семей шәһәрендә яшәүче һәм татарларга ярдәм итеп торучы тагы бер эшмәкәрне атап үтәсем килә, ул – Рафаэль әфәнде Хаҗипов. Рафаэль әфәнде биредә беренче кооперативларны оештырып җибәргән кеше, ул «Семей – Туган җир» җитештерү компаниясен гамәлгә куючы, «Милли Семей», Кытай-Казакъстан уртак предприятиесен җитәкләүчеләрнең берсе, «ИП Хазипов» предприятиесенең генераль директоры. Мин аны Семей халкы арасында «Утрау» дип аталган тарихи урында, атом-төш корбаннарына куелган һәйкәл-стелланы һәм мәйданны төзекләндерү белән идарә иткән вакытында очраттым. Ул елны Семипалатинск атом-төш кораллары сынау полигоны ябылуга 20 ел тула иде, шул уңайдан зур кунаклар көтелә һәм барысы да яңадан төзекләндерелә икән. Әйе, бу гаять җаваплы эш тә татарлар кулында булып чыкты. Бу урын татарлар өчен дә бик истәлекле, алар Иртыш буйларындагы тормышларын нәкъ менә шушы утрауда башлап җибәргәннәр. Хәзер биредә татарларның Сабантуйлары үткәрелә, ә Рафаэль әфәнде Хаҗипов ел да үз акчасына сыер суеп, Сабантуй кунаклары өчен пылау пешертә һәм халыкны бушка сыйлый икән…

Әйткәнебезчә, Семей шәһәре элек-электән татарларның дини һәм мәдәни үзәге булган, алар биредә ныклы тамыр җибәреп, дөньяны шаулатып яшәгәннәр.  Шәһәрнең «Татарский край» дип аталган Татар бистәсе бүген дә  ачык һавадагы гаҗәеп музейны хәтерләтә! Күз алдыгызга китерегез – моннан 100, хәтта 200 ел элек татарлар тарафыннан салынган икешәр катлы таш яки карагай йортлар,  манаралары күккә ашкан мәчетләр, мәдрәсә биналары, гектарларга сузылган, әйләнеп чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк булган, меңләгән милләттәшебезне үз куенына алган борынгы татар зираты… Бу зиратны совет заманында җир белән тигезләп, өстенә йортлар салмакчы булганнар, бәхеткә, үзгәртеп кору чоры җитеп, Казакъстан аерым дәүләт булып СССРдан аерылып чыкты һәм үз кануннары буенча яши башлады. Казакълар алар, ни дисәң дә, дини халык, Аллаһтан куркалар, дин белән бәйле нәрсәләрне хөрмәт итәләр, һәм Семей шәһәрендә борынгы татар зираты өстенә йортлар салырга ирек бирмәде. Таш койма белән уратып алынган ул зиратның очы-кырые күренми, монда, гади халык белән бергә, муллалар һәм галимнәр, ишаннар һәм изгеләр дә күмелгән, халык аларны исемләп белә һәм догасыннан калдырмый… Бу татар зиратын казан галимнәре килеп, махсус өйрәндеме икән? Андагы кабер ташлары укылганмы? Дала куенында кемнәребез ятканы ачыкланганмы? Миңа бусы билгеле түгел.

Семейда мин татарлар турында бик күп яхшы хәбәрләр һәм истәлекләр ишеттем, шуларның кайберләрен укучыларга да җиткерәсем килә. Әйтик, биредә «оча торган татар» турында риваять-легендаларга тиң хәлләр сөйләнә, аңа багышлап фәнни конференцияләр үткәрелә, мәкаләләр языла. Әгәр бу хәл XX гасырның урталарында булса, моңа гаҗәпләнмәс идек, әмма «оча торган татар» Гали Сарыбаев, көймәсенә канатлар куеп, XIX гасырның сиксәненче елларында Иртыш өстенә күтәрелә, очып, аргы якка чыга, чәчәк җыеп, кире кайта… «Шура» журналының 1914 нче ел, 9-нчы санындагы З. Алиханов мәкаләсенә таянып, Семей шәһәре тарихчылары менә нәрсә яза:

«В назначенный день все жители Семипалатинска, от мала до велика, собрались на высоком берегу реки Иртыша смотреть полет часовщика Гали. Вскоре сюда прибыл на своем аргамаке и сам виновник события, в телеге лежала его летающая лодка. Лодка и крылья окрашены в разный цвет. Крылья из хлопчатобумажной ткани приводятся в движение рукой через шестерни и колесики, как часовой механизм. Гали поставил лодку на возвышенное место, сам в нее лег, помахивая крыльями, поднялся примерно на 15 сажень и улетел. Перелетев через реку, приземлился, вышел из лодки, собрал цветы, положил их в лодку. Снова взлетел, вернулся на этот берег и тотчас поехал домой» [Киляоглова: 2009. С. 37].

Шәһәрнең Невзоров исемендәге музеенда мин «оча торган татар»га багышланган ике картина  күрдем, аның берсе бигрәк тә тәэсир итте. Өстә, болытлар арасында, көймә очып бара, аңа чалма кигән ир-ат баскан, ә аста – елга, шәһәр, зәңгәрсу-яшелгә буялган мәчет һәм оча торган көймәгә карап өрүче, аны куа баручы  кара-соры этләр өере… Бу хәлләр булганнан соң, «оча торган татар» артыннан  полиция килеп җитә, көймәгә протокол төзиләр, Гали Сарыбаевны хөкемгә тартырга телиләр. Әмма татарлар аны яклап кала, ә полиция Гали Сарыбаевтан «башка беркайчан да очмаска» дип кул куйдыра… Шушы бер вакыйгада гына да күпме мәгънә,  нинди фаҗига һәм бөеклек! Җанын, йөрәген янып торган мотор итеп, татар кешесе мең могҗиза белән күккә күтәрелә, дөньяда беренче булып очып күрсәтә, ә аңа … «башка беркайчан да очмаска, күккә күтәрелмәскә!», дип кисәтү ясыйлар… Шушы бер вакыйгага да татарның бөтен бөеклеге һәм фаҗигасе сыеп беткән…

Семей шәһәрендә телдән-телгә легенда итеп сөйләнә торган тагы бер кеше бар, ул – Карый абзый. Аның үз исеме Шакирҗан Сабитов була, ул 2 айлык вакытта чәчәк авыруыннан сукырая, 8 яшендә дөм ятим кала. Сукыр бала әтисенең туганнарында үсә, мәдрәсәгә йөри, сукырлар мәктәбендә укырга-язарга өйрәнә. Соңыннан ул сукырлар мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли. Әмма ул халык күңеленә Коръәнне дөрес итеп, гаҗәеп моңлы тавыш белән укучы Карый абзый, дин әһеле, имам буларак кереп калган. Әле мәдрәсәдә укыган елларында ук остазы Мөхәммәтгали Әюпов сукыр балага Коръән серләрен аңлаткан булган, малай ишеткән аять-сүрәләрне шунда ук күңеленә сеңдереп, кабатлап бара торган булган. Шәхес культы елларында  Сталин палачлары остазын атып үтергәннән соң, Карый абзый тулысынча дин эшләренә күчә, Зәңгәр мәчеттә имамлык итә.

«Без малого 70 лет мусульмане Семипалатинска жили молитвами Кари: рождались, вырастали, обзаводились семьями, умирали – и все это под благословением Божьим устами Кари Шакиржана Сабитова», – дип язып калдырган шәһәрнең хөрмәтле кешесе Хәдичә апа Баймуратова [Баймуратова: 2011. С. 79].

Семей халкы Карый абзыйны үзе исән чакта ук изгеләр рәтенә керткән, аның фатихасын алып калырга тырышкан. Биредә сөргендә булган чеченнар аны  үзләре белән Кавказга  китәргә үгетләгәннәр, сукыр Карый ризалашмагач, хәтта урларга да теләгәннәр. Урта Азиядән килгән мөселманнар да аны зурлап үзләренә алып китәргә теләгәннәр, әмма Карый абзый үлгәнче үз милләтенә, Семей халкына хезмәт иткән, бу изге җанның урыны җәннәттә булсын! Мин Карый абзый эшләгән мәчеттә дә, яшәгән йортында, туганнары янында да булдым, аның рухы өчен догаларымны кылдым… Һәм нәтиҗәгә килдем – Аллаһның хикмәте нинди зур: дин иң тыелган заманнарда бер сукыр татар бөтен милләтенә ислам нурын тарата, изге догалары белән халкын саклап кала…

Мин ышанам, Семей халкы ничек итеп «оча торган татар» һәм Карый абзыйны зурлап искә ала, алар эшен үзенчә дәвам итүче Габделхак Ахунҗанов та халык күңеленә эчкерсез, милли җанлы, гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак кереп калачак. Ул Казакъстанда гына түгел, бөтен Себер буенча, баянын күтәреп, татар халкын уятып йөри, Тубылда, Омскида, Новосибирскида уздырылган бөтен милли чараларда, фестивальләрдә катнаша, алар белән җитәкчелек итә. Габделхак Ахунҗанов шулай ук Казанда, Кырымда, Финляндиядә уздырылган милли чараларның түрендә була. Габделхак әфәнденең озак еллар буе милләткә эчкерсез хезмәт итүен күреп, аңа татар байлары да ярдәмгә килә, ул чакырганда татар зыялылары да дөньяның читеннән булса да Семейга килеп җитәләр… Биш вакыт намазын калдырмаган, инсульт һәм авыр операция кичергән һәм  карт анасын үлгәнче кулларына күтәреп йөрткән Габделхак әфәнде улларының, оныкларының рәхәтен күреп, милләтнең кадерлесе булып, бәхетле гомер кичерсен иде!

Бу якларга килгәч, көннәрем санаулы булса да, инде берничә татар авылына да барып кайтасым килде. Биредә татар авыллары күп түгел, булганнарының да бер өлеше күрше Алтай краена, бер өлеше Новосибирски өлкәсенә кереп калган. Менә без хәзер Семейдан көнбатышка таба, Павлодар юлы белән ике татар авылына барабыз. Заманында бу урман-дала зонасы булган, әмма соңгы вакытларда меңьеллык карагай урманнарын ут төртеп яндырып, агачын Кытайга сатканнар, бу тирәләр хәзер куркыныч һәм ямьсез төс алган. Юллар начар, кер бәләге кебек сырлы-сырлы, сикәлтәле, далада авыллар сирәк очрый, нибары берничә казакъ һәм берничә урыс казагы авылларын күрдек. Менә олы юлдан уңга борылып, дала уртасындагы ялгыз мәчеткә таба барабыз, бу – Аккултык (Аккүл) авылы икән. Авылда нибары ике йорт, ике әби, зират һәм менә шушы борынгы мәчет кенә утырып калган. Тарихи чыганаклар буенча, бу авылның мәчете 1812-нче елда, бер кадак кулланмыйча салынган, борынгы архитектура истәлеге булып тора. Авыл Семейга чагыштырмача якын булганлыктанмы, китәсе кеше китеп беткән.  Мәчетне дә өлкә үзәге Усть-Каменогорски шәһәренә музей итеп күчереп салмакчы булганнар, әмма сүтәргә менгән кешеләр я егылып төшкән, я кулын сындырган, я имгәнгән. Хәзер мәчеткә кагылмыйлар… Ул, татар тарихының үзе булып, дала уртасында берьялгызы горур басып тора… Милләтнең яңадан дингә килүен, үзенә кереп, намаз укуын көтеп тора кебек даладагы бу ялгыз татар мәчете…   Авылда 86 яшьлек Сәхипзадә әби һәм аның туганының кызы Гөлчирә яши икән, соңгысы, казакълар белән никахлашып, хәзер казакъ оныкларын үстерешә. Алар да шушы тирәдә яши икән, чөнки дала иркен, җир күп, кеше аз… Без дә – әнисе ягыннан тамырлары шушы авылдан булган Габделхак Ахунҗанов, Эльдар Байканов һәм мин, Сахипзадә әби янына кереп хәл белдек, хәерләребезне бирдек, фатихасын алдык. Алга таба юлыбыз Эльдар әфәнденең туган авылы Башкүлгә иде…

Бетеп барган Аккултык авылыннан соң Башкүл безгә бу яктагы татарларның башкаласы кебек күренде. Без килә-килешебезгә үк урта мәктәптә уздырылып ята торган тантанага эләктек, аңа Алматыдан зур кунаклар, район үзәге Бескарагайдан хакимият башлыгы һәм аның ярдәмчеләре дә килгән иде. Без дә халык алдында чыгышлар ясадык, бүләкләребезне бирдек. Семейдан 150 чакрымнар көнбатышта урнашкан, Семипалатинск атом полигоныннан ерак булмаган бу татар авылы, Аллаһның рәхмәте белән, һаман яшәп ята… Башкүлдә биш йөзләп кеше яши, барысы да диярлек татарлар. Чирәм җирләр заманында авыл миллионер колхоз булган, хәзер дә аягында нык басып тора. Авылда урта мәктәп, мәчет бар, музей, балалар бакчасы, ашханә, медпункт эшләп тора. Башкүл авылы элек тә мәчет-мәдрәсәле авыл булган, авылда хаҗилар да яшәгән, биредә кырыклап тегермән эшләп торган.

Башкүлдә тарих белән бик кызыксыналар, авылга 1837-нче елда, Казан ягыннан килгән татарлар нигез салган, дип баралар, шуңа күрә 2007-нче елда зурлап Башкүлнең 170 еллыгын уздырганнар, Сабантуйда бәйрәм иткәннәр. Мәчетнең 1857-нче елда төзелгәнлегенә Томск архивыннан документлар да табып алып кайтканнар. Авылда татар үзәге эшләп килә, аның рәисе – Люция Хәмитова, Люциянең Семейда яшәүче бертуган абыйсы Ринат Хәмитов бөтен районның татар хәрәкәте җитәкчесе, ул туган авылына багышлап берничә диск чыгарган, фәнни конференцияләрдә катнашып, шул темага докладлар ясаган,  Башкүл турында китап язган. Кыскасы, биредә татарлар бик актив тормыш белән яшиләр. Ярты гасырга сузылган атом афәтенә дә бирешмәгән, дала уртасында берьялгызы татарлыкны саклап яшәгән бу авылның киләчәгенә мин ышанам, чөнки аның халкында әле милли рух сүнмәгән, әхлак бетмәгән, аның әле Эльдар Байканов, Ринат Хәмитов кебек уллары, милләт, дип, җан атып торалар!

Көнчыгыш Казакъстанның Жезкент шәһәреннән ерак түгел, Россия чигендә, Ивановка дип аталган бер авыл бар. Бу авылда элек гел алманнар гына яшәгән, немецлар бирегә Екатерина II заманында килеп урнашканнар, дип сөйлиләр. Сөрген вакытында да Ивановкага җибәрелгән алманнар булган. Инде узган гасырның 90-нчы елларында күпчелек немецлар Германиягә күчеп киткән. Авылда хәзер алманнар, казакълар, руслар һәм … берничә бөртек татар да яши. Авылның Ак әбие  Хәйфә апа Галиевага мин  бирегә килгәндә 88 яшь иде. Хәйфә апа – Ырынбур өлкәсенең Иске Котлымәт авылыннан, бала чакта ук әнисе белән Таҗикстанга күчеп киткән булалар, ул шунда үсеп, кияүгә чыгып, анда 58 ел яши. Кызы Римма Ивановка авылының алман егетенә кияүгә чыккач, бу якларга килеп йөри башлый. Әби авылны ярата һәм ире үлгәч, улы, оныклары белән монда күчеп кайта. Кызы Римма ире һәм балалары белән Германиягә күчеп киткәч, Хәйфә әби 5 тапкыр анда барып кайта, аларга якын булырмын, дип, Калининградка күчә. Әмма эзләп-эзләп тә анда мөселман зиратын таба алмагач, мине үлгәч ничек күмәрләр, дип бик елый һәм тагы авыру улын, оныгын, оныкчыгын алып, Ивановкага кайтып урнаша, чөнки анда казакъларның мөселман зираты бар. Бу хәл 2004 елда була. Әби теге вакытта йорт-җирен, мал-мөлкәтен сатып киткән була, монда кайткач, тагы алманнардан калган өйне сатып ала һәм улы, оныкчыгы белән анда яши башлый. Ивановкада хәзер аның ире ягыннан туганы Флера һәм аның ире Айдар Туйкиннар да яши.

2016-нчы елда Казакъстанга баргач, мин Хәйфә апа белән махсус таныштым, авылларында, өйләрендә булдым, безнең янга башка татарлар да килде. Хәйфә апа – чын мәгънәсендә бу алман авылының Ак әбие, киңәшчесе, биредә барлык җыеннар, милли-дини чаралар аның катнашында уза. Аны казакълар да, алман-руслар да бик хөрмәт итәләр, хәтта район җыеннарына да чакырып сүз бирәләр. Нәүруз бәйрәмендә исә Хәйфә апа пешергән татар ризыклары табынның түрендә була. Хәзер Хәйфә апа авылда мәчет ачтыру артыннан йөри, моның өчен ул берәр йортны сатып алырга җыена, инде районда бу хакта әйткән. Хәйфә апаның үзенең дә тормышы мул, алар абзар тутырып мал-туар, кош-корт тоталар, бакча тулы яшелчә-җимеш, өстәлдә исә ризыкның ниндие генә юк!

Әйе, татарны кайда да татар иткән, яшәткән төп сыйфатлар – аның гаять тырышлыгы, тәвәккәллеге һәм иман-әхлагы икән, дала уртасында 88 яшьлек татар әбие белән очрашкач, мин әнә шундый фикергә килдем. Хәйфә апаның төп ярдәмчеләре – янындагы улы, Жезкентта хакимияттә эшләүче оныгы һәм Чыңгыз исемле оныкчыгы. Ә рухи, милли яктан төп ярдәмчесе, киңәшчесе – Жезкент шәһәренең имамы, милләттәшебез Рамил хәзрәт Рәхимбаев, алар даими аралашып, күрешеп торалар. Рамил хәзрәт бу төбәктәге һәр татарны белә, аларны барлап, хәлләрен белеп тора, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!   Узган ел бөтен авыл белән Хәйфә апаның 90 яшен билгеләп үткәннәр, юбилейга аның Себердәге һәм Германиядәге балалары һәм оныклары, татарлар һәм казакълар, алманнар һәм урыслар – барысы да җыелган. Намазлы, иманлы, булдыклы, милли рухлы бу татар әбиенә бар халык җыелып рәхмәтен әйткән. Озак, бәхетле яшә, Хәйфә апа, син милләтебезнең Ак әбие, догачысы бит…

Алай да, минем Казахстанда ачыклап бетермәгән берничә соравым калды. Аның беренчесе –  танылган язучы Чыңгыз Айтматовның татар әбисе Газизәбану турында. Аның турында мәгълүмат бик аз, хәтта оныкларында да юк, дип әйтерлек. Шунысы гына билгеле – Газизәбану Семипалатинск каласында туган, кыз фамилиясе – Шаһиева, себер татары, бай кызы булган, дигән сүзләр дә йөри. 1886-нчы елда аны җизнәсе, Җидесу төбәгенең иң зур татар бае Исхак Габделвәлиев абыйсының улы Хәмзәгә кияүгә бирә. Болар – Кукмара төбәгенең Мәчкәрә авылыннан килеп урнашкан сәүдәгәрләр. Исхак Габделвәлиев үзе Верный, хәзерге Алматы каласында яши, анда зур-зур кибетләр тота, Кытай, Россия һәм башка илләр белән сәүдә итә, хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Хәмзә Хәсән улы Габделвәлиев исә гаиләсе белән Каракол каласына урнаша, ул да тиздән төбәкнең иң зур баена әйләнә, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Хәмзә белән Газизәбануның сигез балалары туа, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә – бишенче бала. Нәгыймә әнисенә охшаган була – ак йөзле, зур яшькелт күзле, туры борынлы, холкы бик сабыр һәм тыйнак. Моның өстенә, Газизәбану бик дини дә була, исән чагында хәтта фотога да төшми. Аның бердәнбер фотосы – үзе үлгәч төшерелгән. Эш шунда, хакимияткә большевиклар килгәч, Хәмзә байның бөтен байлыгы талана, йорт-җирләре тартып алына, нәтиҗәдә уллары Сабирҗан, революциягә кадәр Европада югары белем алган зоотехник,  ата-анасын үзе белән Үзбәкстанга алып китә. 1931-нче елда Газизәбану Нәмәнган шәһәрендә үлә, шунда җирләнә. Нәгыймә ул вакытта икенче улы Илгизгә авырлы була, Фрунзе шәһәреннән әнисен соңгы юлга озатырга килә алмый, моңа бик борчыла, елый. Нәгыймәгә әнисенең җеназасыннан бердәнбер фотоны төшереп җибәрәләр (Бу фото моңа кадәр бер генә җыентыкка да кермәде, биредә фәнни кыйммәте булганга тәкъдим ителә). 1932-нче елда Нәгыймәнең әтисе Хәмзә дә үлә, ул Ташкент шәһәрендә җирләнә. 1934-нче елда, халык дошманы, дип, Сабирҗан Габделвәлиевнең үзен дә судсыз-нисез атып үтерәләр…

Чыңгыз Айтматовның кыргыз әби-бабалары турында фәнни хезмәтләр, истәлекләр,  китаплар язылган, ә татар әби-бабасы турында хезмәтләр бик аз, юк дәрәҗәсендә. Гәзизәбану Шаһиева-Габделвәлиева тармагы бөтенләй өйрәнелмәгән. Дөрес булса, аны Казакъстанның элеккеге башлыгы Динмөхәммәт Кунаевның татар әбисе белән бертуган булган, дип тә сөйлиләр. Кунаев үзе Айтматовка: «Без бит синең белән әбиләр ягыннан туганнар», – дип әйтә торган булган. Кызганычка каршы, Россиядә 1897-нче елда уздырылган беренче халык саны алу мәгълүматлары Каракол-Пржевальск буенча юкка чыккан. Казакъстанда һәм Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез шушы юнәлештә эзләнүләр алып барсалар яхшы булыр иде.

Ачыклап бетермәгән икенче соравым – Исхак Габделвәлиевнең үзе турында. Халык арасында аны «Исхак хаҗи» дип атап йөрткәннәр, 1858-нче елгы ревизия материалларыннан күренгәнчә, ул Мәчкәрә авылында 1841-нче елда туган булырга тиеш, күп хезмәтләрдә язылганча, 1839-нчы елда түгел. Ул яшьтән үк Казан, Оренбург, Троицк, Эрбеттә сәүдә тирсендә эшләп байый, Семипалатинскида һәм Кызылъяр-Петропавелда үзенең сәүдә үзәкләрен ача, соңыннан Верныйга килеп урнаша. Исхак хаҗи 1880-нче елларда Мәчкәрәгә кайтып, абыйсы Хәсәннең балалары Хәмзә, Әхмәтгали, Галияне үзе белән Урта Азиягә алып китә, шулай итеп, Габделвәлиевләр Караколда урнашып калалар. Дөньяга даһи тудырасы татар анасы шушы нәселдән чыга. Әйткәнемчә, Исхак хаҗиның хатыны да Җидепулат татары була, ягъни, Гәзизәбануның бертуган апасы. Боларның да алга таба язмышлары билгесез.

Хәзерге Алматада татар бае Исхак Габделвәлиевның зур-зур таш кибетләре, «Пассаж» биналары сакланып калганлыгын беләбез, ул үзе 1911–нче елда үлә һәм Верный шәһәренең мөселман зиратына җирләнә. «Татары Казахстана» энциклопедиясендә Исхак Габделвәлиевкә аерым мәкалә  багышланган, анда Исхак хаҗиның уллары Йосыф, Котдус, Габделхак, Габдрәүфнең  әтиләре эшен дәвам итүләре турында язылган. Бүген Алматада бу танылган нәселнең дәвамчылары яшиме, алар ата-бабаларының кемлекләрен беләләрме икән? Бу теманы аерым өйрәнүчеләр бармы икән? Сорауларым хәзергә ачык кала…

«Татарские купцы Габдулвалиевы внесли значительный вклад в развитие народного просвещения татар и других тюркских народов Семиречья, – дип яза галимнәр. – На их средства в г. Верный было построено медресе «Исхакия», в котором преподавали выпусники лучших новометодных медресе Казани, Оренбурга и других городов России. Благотворительность Габдулвалиевых проявилась и в другой сфере. Во время русско-японской войны 1904–1905 гг. И.Габдулвалиев, как и другие татарские предприниматели, весной 1904 года выделил для выдачи пособий российским воинам и раненным на Дальнем Востоке 500 руб*., для того времени это была огромная сумма» [Татары Казахстана: 2017. С. 67–68].

Әйе, татарлар Казакъ иленең үсешенә, аның икътисадына, мәдәниятенә, мәгарифенә, тарихына искиткеч зур өлеш керткәннәр. Буш далада беренче таш калалар, беренче мәктәп һәм мәдрәсәләр, беренче китап-дәреслекләр, мөгаллим һәм муллалар, беренче завод-фабрикалар, флотилияләр һәм юллар – болар барысы да милләттәшләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бүгенге көндә Казакъстанда 200 меңнән артык татар яши, алар да илнең үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Дөрес, күп өлкәләрдә – диндә, мәгарифтә, фәндә казакъларның үз белгечләре дә өлгереп-үсеп җитте инде, әмма алар янәшәсендә җилкә куярлык, киңәш бирерлек  татарлар да бар. Дала өстендә ислам кояшын күтәргән, мәгърифәт нурын тараткан тарихи остазларыбыз, аңлаган, кадерен белгән кешегә авыр вакытларда таяныр терәгебез бар. Татар халкы бар.

 2011–2016–2019 еллар.

Әдәбият:

  1. Баймуратова Хадича. С любовью к людям. Семей, 2011.
  2. Бәйрәмова Фәүзия. Ана. Казан, 2015.
  3. Бәйрәмова Фәүзия. Милләтемә хезмәт иттем. Казан, 2013.
  4. Государственный архив Кировской области. Ф. 172. Оп. 2. ДД. 1670–1153.
  5. Кашляк В.Н. Храмы Семипалатинска: прошлое и настоящее. Семипалатинск, 2004.
  6. Киляоглова С.Р. Летающий татарин: мечта и действительнось. // Тюрко-татары в современном мире: прошлое, современность, пути развития. Семей, 2009.
  7. Пресняков Сергей. Хроника событий в истории татар. // Татары на севере Казахстана. Петропавловск, 2004.
  8. Салихов Р.Р. Служилая Ура: рождение татарского капитализма. Казань, 2015.
  9. Таиров Н. Габдулвалиев: Татарский купец и благотворитель // Гасырлар авазы–Эхо веков. 2003, № 1–2.
  10. Татары Казахстана. Казань, 2017.

* Бер атның бәясе 25 сум булган (Ред.).

№ 3/4, 2020

Автор фотолары

Предыдущая статьяИсеме үк җырлап торган Азнакай ул!
Следующая статьяӘстерхан көндәлеге
Байрамова Фаузия Аухадиевна
Кандидат исторических наук, писательница, общественный деятель, член Правления Союза писателей РТ.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя