Муса Абдуллинның “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар…” китабына аннотация

0
148

Китап Татарстанның Байлар Сабасы төбәгендә яшәүче Муса Абдуллин тарафыннан иҗат ителгән. Ни өчен ул “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар…” дип атала соң? Чөнки китапның беренче бүлеге авторның тормыш юлын чагылдырып, шушы исем астында дөнья күргән. Бу бүлектән күренгәнчә, М.Абдуллин беренче класска кергән 1964-нче елда әтисе Мәхмүт һәм ике абыйсы белән урманнан алып кайтып бакча башындагы елга кырыенда буш яткан урынга “Һәр гаилә әгъзәсенә бер агач”, дигән лозунгтан чыгып җиде нарат агачы утырталар. Китапның авторы тормыш юлын тәбигатьтә шаулап үскән шушы җиде нарат агачы белән бәйли, чөнки армия хезмәтенә кадәр үзен карап үстергән Гәлимә әбисе белән бертуган Сәүбән абыйсын, районда бердәнбер Ленинград блокадасында катнашкан матрос – яраткан әтисе Мәхмүт һәм сөекле әнисе Минсрүрне, армиядән кайткач бертуган сеңлесе Ләлә һәм абыйсы Харисны җирләп 20 яшьлек егет тормыш юлы чатында бер үзе басып калган була. Бакча башындагы җиде нарат агачы гүя аның гаиләсе, төрле корылыкларга, ачы җилләргә бирешмичә үсүләрен дәвам итәләр. Алар көн дә Мусаны, аның тормышын күзәтеп, бу якты дөньяда авырлыкларга бирешмичә, аларны җиңеп яшәвен телиләр кебек тоела китап авторына.

Китапның тышлыгында икенче исеме “Саба – тарихым минем”, күзгә чалынып китә, чөнки хезмәтнең күпмедер өлеше Байлар Сабасы тарихын чагылдыра. Төбәкнең борынгы бер исеме (Мәмәт Бушлыгы), аның үзгәреп яңа исем алуы (Байлар Сабасы) нигә бәйлелеге, анда 1832-нче елгы пожарга кадәр Минзәлә өязе Ташлыяр авылында 1779-нчы елда туып үскән бу төбәккә килеп зур фабрикалар тоткан Бикчәнтәй Абалаков язмышын, аннан соң яшәгән күп кенә байларның тормыш юлларын, төбәк өчен үзенчәлекле үзгәрешләрне эченә алган бу хезмәт, шулай ук беренче мәктәпләр һәм аннан соңгылары, төбәктәге мәчетләр, аларның салыну еллары, мәдрәсәләр тарихы һәм ул якларда хезмәт иткән имам хатиплар турындагы язмалар да бар монда.

Шулай ук бу әсәрдә фашистик концлагерьда тоткынлыкта яшәгән кешеләр турында эзләнүләр, Байлар Сабасында беренче ир-ат һәм хатын кыз трактористлар турында, сугыш чоры балаларының башларыннан үткән чын тормыш юллары һәм тормышта шәхесләр сөйләп калдырган үкенечле ялгышлыклары, ахырдан очрашулар, яраткан әниләребезгә багышланган хикәяләр дә кергән китапка.

Предыдущая статья«Это может привести к расколу»: Стояние на Угре разводит страну по разным берегам?
Следующая статья«И с той, и с другой стороны реки Угры стояли предки современных россиян»
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя