Безгә Кемерово якларыннан хәбәрләр бик сирәк килә, ул якның төбәк тарихы, татарлар тормышы, дин торышы турында китаплар да юк дәрәҗәсендә. Узган ел Томскига, татар төбәк тарихчылары җыенына баргач, минем яныма ике имам килде һәм үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Болар – Кемерово өлкәсенең Прокопьевски шәһәреннән Салават хәзрәт Кучумов һәм Новокузнецки каласыннан Әнвәр хәзрәт Аширов булып чыктылар. Салават Кучумов «Ислам в Кемеровский области» китабын язып бастырган (Прокопьевск, 2017), Әнвәр Аширов – «Ислам в жизни мурз Мангушевых и их потомков» (Казан, 2016) китабы авторы. Алар икесе дә заманында читтән торып Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Ислам университетын һәм аның магистратурасын тәмамлаганнар, бу хезмәтләре дә шуның фәнни нәтиҗәсе булып тора.

Себердә татар һәм ислам тарихы белән кызыксынганга, мин иң башта Салават Кучумовның китабы белән танышып чыктым һәм бу язмамда сүз шуның турында булачак. Бу китап мине төбәкнең борынгы тарихын, бигрәк тә, төрки халыклар тормышын җентекләп тасвирлавы, ислам диненең Себергә үтеп керүе, гасырлар барышында, аның нинди авырлыкларга очравы һәм бүгенге торышын бәян итүе белән дә үзенә җәлеп итте. Халык телендә Кузбасс дип аталган бу күмерле-тимерле, урманлы-таулы, аюлы-боланлы, эрбетле-карагайлы Себер-Алтай төбәге гомер-бакый татарларның Ана Ватаны булган. Бер яктан аны зәмһәрир суыклары белән Себернең төп өлкәләре – Красноярски-Турухан крае, Новосибирски, Томски биләмәләре чорнап алса, икенче яктан – Таулы Алтай республикасы, Алтай крае, Хакасия терәлеп тора… Барысы да – борынгы төрки-татар җирләре, бабайларның ил-дәүләтләр тоткан урыннары. Алтай-Саян тауларының ар ягында – инде Кытай, Монголия, Казакъстан, анда да безнең тарих…

Кемерово өлкәсе турында китап белән кызыксынуымның тагы бер сәбәбе бар – 1993 елда мин үзем дә анда булган идем. Мәскәүдә Ак Йортны – Парламент бинасын утка тоткан көннәр иде бу. Шул көннәрдә Тыва Республикасында Орхон-Енисей ташъязмаларының укылуына 100 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни конференция уздырылды, анда мин дә катнашып чыгыш ясаган идем. Аннан соң Алатау-Саян таулары аша самолет белән Кемерово өлкәсенә очтык, Междуреченски шәһәрендә шор халкының корылтаенда катнаштык. Аларның милли лидерларын мин элек тә чит илләрдә узган төрки җыеннарда күрә идем, бу юлы алар яшәгән җиргә үзем килеп чыктым. Шорлар – бу төбәкнең төп халкы, төрки кавем, Себердәге татар дәүләтләре составында яшәгәннәр. Элек-электән тимер эше остасы булганга, заманында аларны «кузнецкие татары» – «тимерче татарлар» дип атап йөрткәннәр. Борынгы диннәре мәҗүси шаманлык булган, Себерне урыслар басып алгач, аларны көчләп чукындырганнар, шулай итеп алар ике арада кысылып калганнар.

1926–1939 елларда шор халкының Таулы Шория, дип аталган үз милли районы була, ул, Бельгия территориясе зурлыгында булып, шорлар өчен автономия-дәүләтчелек ролен дә үти. Әмма бу төбәктә күмер һәм тимер табылу, бирегә күпләп урысларның һәм башка милләтләрнең килеп утыруы болай да аз санлы шорларны бөтенләй сыегайта, милли районның да кирәге бетә. Әкренләп шор телендә мәктәпләр, милли матбугат юкка чыга, ана теле укытучылары әзерли торган педтехникумның да кирәге калмый. Без корылтай уздырганда Кемерово өлкәсендә һәм күрше төбәкләрдә нибары унбиш меңләп шор калган иде, 2010 елда аларның саны инде ун меңгә калган, хәзер биш меңләп тирәсе, диләр. Без ул вакытта ук Таулы Шория милли автономиясен булдырырга, дип карар чыгарган идек. «Төрки халыкларның хокукларын яклау» комитеты төзедек, мин шәхсән үзем шорларны һәм телеутларны Россиянең аз санлы халыклары исемлегенә кертүне сорап, Борис Ельцинга хат та язган идем. Берсе дә ярдәм итмәде – милләт үзенең бетүенә бара…

Китап авторы Салават Кучумов та моңа игътибар иткән. Бу төбәктә яшәүче себер татарлары – чатлар, әвештәләр, калмаклар үз теләкләре белән ислам динен кабул иткәндә, аларның төрки карындашлары шорлар һәм телеутларның бер өлеше читтә – кара урман-тайгаларда һәм тау араларында яшәп калганнар. Ә менә миссионер-поплар аларны тиз эзләп табып, үз диннәренә керткәннәр, әмма бу шор-телеутларны юкка чыгудан саклап кала алмаган. Тел беткән, дин юк, эчкечелек бу халыкны кырып салган, җитмәсә, алар яшәгән җирләрдә ачык ысул белән, шартлаулар оештырып, күмер чыгарыла, эчәргә чиста сулары, ашарга ризыклары юк. Мин боларның шулай икәнен ул чакта шор авылларына барып күреп кайттым.

Шул ук шартларда, шул ук җирләрдә яшәгән себер татарлары, ислам динендә булу сәбәпле, милләт буларак исән калганнар. Соң булса да, шорлар моны үзләре дә аңлаган. Автор үзенең китабында югары белемле бер шор кешесенең, тарихчы, җирле газета редакторының хатын мисалга китерә, ул 1997 елда Прокопьевски мәчетенә килгән була: «Знакомясь и изучая разные религии, известные мне, я, в конце концов, пришел к тому, что Ислам именно та вера, которая отвечает моей душе, моему народу и спасет нас от полного саморазрушения. Законы, относящиеся к семье, браку, обязанностям супругов, мне кажется, как-то косвенно соответствуют шорскому народу (ведь до XVI века мы были зависимы (Сибирское ханство) от тюрков мусульман-татар и киргизов). Для нас приобщение к мусульманской культуре очень важно. Это понимают многие. Ибо это, несомненно, приобщает нас к языку и духовной культуре других тюркских народов. Хорошо, что мы это поняли. И уже не может быть речи о возможности выживания в одиночку, да еще вслепую» [Кучумов: 2017. С. 24–25].

Әйе, Себердә татарларны ислам дине саклап калган, ә ислам динен – татарлары үзләре күз карасыдай саклап, бүгенге көнгә хәтле китереп җиткергәннәр. Салават Кучумов та хезмәтендә төп игътибарны шуңа юнәлткән. Себергә, бигрәк тә, ул яшәгән Көньяк Себер территориясенә, ислам дине кайчан үтеп кергән, биредә нинди каршылыкларга очраган, бүгенге көнгә хәтле нинди дәрәҗәдә килеп җитә алган – автор бу сорауларның барысына да җавап бирергә тырышкан. Кайбер галимнәр фикеренчә, ислам дине Себергә моннан мең еллар элек, Идел Болгарстаны белән бер чорда килгән. Икенче версия – Себердә ислам динен 1394–1395 елларда Бохара дәгъватчылары тараткан, моңа дәлил – 366 шәех турында Катанов бастырып чыгарган шәҗәрә. Әмма Салават Кучумов, Төмән галиме Ришат Рәхимов тапкан Юрым шәҗәрәсенә таянып, ислам диненең Себергә XII гасырда ук килгәнлеген яза. Ә Тайбуга һәм Күчем хан заманында биредә ислам диненең тагы да ныгып, Иртыш, Тубыл, Тара елгасы буйларында яшәүче җирле халыкларның үз теләкләре белән мөселманлыкны кабул итүләрен әйтә.

Ислам дине Үзбәк хан заманында ук Алтын Урдада дәүләт дине, дип игълан ителсә дә, Себернең кара урманнарында ул, чын мәгънәсендә, татар иле белән Күчем хан идарә иткән вакытка туры килә. Шуңа күрә китап авторы Салават Кучумов та бу чорга аеруча игътибар иткән. Ул Күчем ханның, Себердә ислам динен тарату өчен, Бохарадан һәм Казаннан дәгъватчылар (ислам миссионерлары) китертүен, аларның җирле халыклар арасында гыйлем таратуларын, ислам динен кабул итү аерата себер татарларына уңай тәэсир итүен яза: «Именно при хане Кучуме ислам более интенсивно распространялся среди языческих племен, заселяющие сибирские просторы. Ислам все дальше и дальше проникал во владения последнего Сибирского хана, как разбегающиеся круги от брошенного камешка в воду. Центром же и началом этой религии в Сибири считается территория современной Тюменской области, где издревле находились ставки сибирских ханов. Именно при хане Кучуме ислам становится государственной религией, т.е. во второй половине XVI века. Это оказывает положительное влияние на нравственность сибирских татар, на их культуру, внедряется арабская письменность» [Кучумов: 2017. С. 31].

Автор фикеренчә, ул яшәгән төбәктә ислам динен беренчеләрдән булып төрки халыклар, аларның бер төркеме булган калмаклар кабул иткән. Алар өлкәнең төньягында яшиләр һәм телеутларның бер тармагы булып торалар икән. Әлбәттә, бу фикер белән бәхәсләшергә дә мөмкин, чөнки себер татарларыннан булган чат һәм әвештә төркемнәренең хан заманнарында ук исламда булулары, хәзер дә мөселманлыкны дәвам итүләре билгеле. Гомумән, телеут-теленгет-калмак тәңгәллеген дә әле махсус өйрәнергә кирәк, чөнки монда буталчык нәрсәләр күп. Әлбәттә, чыганаклар аз булу сәбәпле, Салават Кучумов та бу темага тирән керә алмаган, ул шулай ук урыслар басып алганчы төбәктә ислам диненең торышы турында да гомум мәгълүмат бирү белән чикләнгән. Әйткәнебезчә, моның төп сәбәбе – яңа чыганаклар юк, ул чорлардан төбәктә (Кемерово өлкәсендә) шәҗәрәләр сакланмаган, борынгы кабер ташлары юк, халык авыз иҗаты өйрәнелмәгән диярлек. Дөресен әйткәндә, ул чорда, кара урманнарда, караңгы авылларда, тау-таш араларында ислам дине алай тирән тамыр да җибәреп өлгерә алмагандыр, чөнки аның өчен гыйлем үзәкләре, мәчет-мәдрәсәләр, галимнәр, аларны туплап тота торган ыстан-калалар кирәк. Бу төбәктә хәзергә әле алар табылмаган.

Хәзерге Кемерово өлкәсе җирләренә урыс идарәсе XVII гасыр башларында гына килеп җитә. 1618 елда, хәзерге Новокузнецк шәһәре урынында, Кузнецк хәрби ныгытмасы (острог), 1664 елда – Томск кәлгәсе төзелә. Алар белән бергә хәрбиләр, поплар, хакимият хезмәткәрләре, гади урыс крестьяннары җиргә-суга, ризыкка бай Себер тарафына агыла башлый. Соңрак бу җирләр төрмәләр белән тула, каторжаннар, сөргенгә сөрелгәннәр арасында мөселман-татарлар да шактый була. Бу яңа мөселманнар җирле татарлар тормышына зур тәэсир ясыйлар, яңа сулыш өрәләр, биредә ислам диненең ышанычлы нигезен тәшкил итәләр. Революциягә кадәр патша хөкүмәте бу якларга шактый гына җирсез крестьяннарны күчереп утырта, шулай итеп, Себер урманнарында  тагы яңа катлам татарлар барлыкка килә, алар да биредә милли-дини тормышка кушылып китәләр һәм тарихта үз эзләрен калдыралар. Салават Кучумовның китабында болар барысы да мисаллар китереп, бәйнә-бәйнә язылган.

Бу чорлардан архивларда һәм фәнни әдәбиятта шактый чыганаклар сакланган һәм Салават Кучумов аларны яхшы файдаланган. Әйтик, ислам динен кабул иткән 150 телеут-калмак 1662 елда Томски тарафынарак күченәләр һәм 1673 елда хәзерге Кемерово өлкәсеннән мәңгегә файдаланырга көтүлек җирләре алалар. Биредә хәзер дә аларның Кышлау (Зимник) дип аталган авыллары бар, бу телеут-калмаклар анда кышларын яшәгәннәр, ә җәйләрен Улус, Сарсаз, Шалай, Усть-Искитим дип аталган җәйге ыстаннарына туктаганнар. 1734 елда бу якларда булган Герхард Миллер Том буенда яшәүче бохаралы һәм чат татарларының җирле әвештә һәм телеутларны ислам диненә китерүләрен яза, соңгылары 300 гаилә булган.

Россия мөселманнары өчен иң фаҗигале хәлләрне – XVIII–XIX гасырлардагы көчләп чукындыруларны автор артык куертып тормаган кебек. Киресенчә, патша хакимиятенең Себер мөселманнарына карата хәерхаһ һәм толерант булуын, аларны үзәктәге мөселманнарны җәберләгән кебек җәберләмәвен яза. Имеш, Себердә мөселманнар болай да аз булган, алар эшләр һәм ясак түләр өчен кирәк булган, басып алучыларга карата үзләрен тыныч тотканнар, шуңа күрә тегеләре дә боларга тимәгән икән… Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми, Себердә дә җирле халыкларны, шул исәптән, татарларны да көчләп чукындырулар булган, халыкның моңа каршы торуы да булган, каршы тора алмаганнары, бигрәк тә шорлар һәм телеутларның бер өлеше христиан диненә күчәргә мәҗбүр булган. Моның ачы нәтиҗәләрен үзегез дә күреп торасыз.

Тубыл дәүләт архивында «Фонд № 156» дип аталган уникаль документлар саклана, ул «Тобольская духовная консистория» – чиркәү судының 1722 елдан башлап 1760 елга кадәр правослау дине кагыйдәләрен бозган меңләгән татарны хөкем итү эшләре. Ягъни, көчләп чукындырылган бу себер татарларын, остяк-вогулларны, кыргыз-кайсакларны, башкортларны, шор-телеутларны христиан динен тотмый яки дөрес тотмый, дип хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр. Салават Кучумов, нигездә, Кемерово һәм Томски архивларында эшләгән, Новосибирски галимнәре хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән, ә менә бу четерекле теманы өйрәнгәндә Тубыл-Төмәннәргә үк барып җитмәгәнгә охшый. Хәер, хәзерге Кемерово өлкәсе заманында территориаль яктан шактый төбәкләрдә булып өлгерә, шуңа күрә, аның тарихын өйрәнүчеләргә бу өстәмә кыенлыклар тудыра. Әйтик, XVIII гасырда Кузнецки өязе Тубылга буйсына, XIX гасырда – Томскига, совет заманында Новосибирски өлкәсенә керә, бары тик 1943 елда гына Кемерово өлкәсе булып аерылып чыга, моңа төбәктә промышленностьның зур күтәрелеш алуы сәбәпче була.

Китапның «Старинные поселения мусульман на территории Кемеровской области» дип аталган бүлегендә укучы өчен күп яңа мәгълүмат бар. Өлкәдә татар авыллары әллә ни күп түгел, булганнары да төньяк тарафта, Томски юнәлешендә урнашкан. Шундый авылларның берсе – Юрты-Константиновы, автор фикеренчә, аңа кимендә 400 ел, һәм аңа нигезне ислам дине кабул иткән телеут татарлары – калмаклар салган. Г.Ф. Миллер бу авылда татар-телеутлар яши, дип язып калдырса, сәяхәтче С.П. Крашенников анда чат татарлары яшәгәнен теркәп калдырган. Авыл Себер тракты янәшәсендә булганлыктан, бик тиз тернәкләнеп китә, анда ике катлы йортлар, мәчет-мәдрәсә барлыкка килә. Узган гасыр башында бу авылда инде ике йөздән артык кеше яши, мулла булып Вәлиш Әбдрәшитов тора. Совет хөкүмәте мулланы сөргенгә сөрә, аның ике катлы өендә мәктәп ача, мәчетне клуб итә, ике катлы мәдрәсәдә башта мәктәп була, хәзер кешеләр яши икән. Авылда бүген мәчет юк, әмма рәсми рәвештә теркәлгән мөселман оешмасы бар. Халык динне белеп бетермәсә дә, мөселман бәйрәмнәрен зурлап уздыра. Йөз кеше яшәгән авылда «Дуслык» дип аталган милли-мәдәни үзәк, китапханә, музей бар икән. «Калмаки» дип аталган экомузей  да ачарга теләгәннәр, әмма хәзергә анысы барып чыкмаган. Автор язуынча, бу калмак-татарлар ат үрчетеп, умарта тотып, урман кисеп, кырда эшләп көн күрәләр икән.

Югарыда телгә алган Кышлау авылында хәзер сигез йөздән артык кеше яши икән, ислам динендәге калмаклар һәм патша заманында ук үзәк Россиядән күчкән татар-мишәрләр. Шунысын да әйтергә кирәк, бу Кышлау авылында 1908 елның октябрендә Габдрәшит Ибраһимов та була, ул авылда бик яхшы мәдрәсә барлыгын, анда җитмеш-сиксән бала белем алганлыгын язып калдыра. Авылның мәчете дә, мулласы да бар, Юрга шәһәреннән ерак түгел икән. Ижмор районындагы Теплая Речка авылына нигезне 1736 елны Казан ягыннан күчеп килгән татарлар салган, кыш көне дә катмый торган чишмәләре булганга аны шулай дип атаганнар. Документлардан күренгәнчә, авылда XIX гасырда меңнән артык кеше яши, ике мәчетләре була. 1845 елда салган мәчетләре 1884 елда янгач, татарлар, мәчетне торгызырга рөхсәт сорап, патшаның үзенә хат язалар. Шунысы кызык, бу архив документлары хәзер Алтынбаевлар нәселендә саклана, ә ул заманда мәчетне торгызу артыннан аларның бабалары Сафиулла Алтынбаев башлап йөргән булган. Әлбәттә, совет заманында бу мәчетләр ябыла, хәзер исә Алтынбаевлар нәселе авылда яңа мәчет салдыра.

Күршедәге Нижегородка авылына нигезне XVIII гасырда Түбән Новгород губернасыннан күчкән татар-мишәрләр сала. Авылда башта агач мәчет була, аннан 1899 елда Җәмигъ мәчет төзелә, имам булып башта Хәбибулла Ямаранов, аннан соң Сингатулла Курмашев тора. 1930 елда мәчет ябыла һәм аны ашлык амбары итеп тоталар, соңыннан ул урында клуб төзиләр. Бары тик мәчетнең ае гына исән кала, ул хәзер авыл зиратында тора…

Тисул районындагы Серебряково авылының тарихы да гыйбрәтле. Автор, хаклы рәвештә, аны Пенза төбәге татарлары белән бәйли, авылга нигез салган Серебряковны да татар булган, ди. Бу хакта «Безнең мирас» журналының 2019 елгы 11-нче санында төбәк тарихын өйрәнүче Ирек Биккининның мәкаләсе дөнья күрде. Ул архивларда эшләп һәм Серебряково авылында үзе дә булып, бу авылга нигезне 1853 елны Пенза губернасының Решетино авылыннан килгән мишәр-татарлар салганлыгын яза. Алар 305 кеше була, авыл халкын Себергә Мөхәммәдәмин Хәмитов җыеп алып чыгып китә. Ул – киләчәктә Томскиның иң данлыклы татарлары – Хәмзә хәзрәт һәм Кәрим бай Хәмитовның аталары була. Ә авыл ни өчен Серебряково исемен йөртә – чөнки бу авылга ул вакытларда Пенза губернасының Качкару авылыннан күчкән аталы-уллы Ибраһим һәм Габделмәлик Серебряковлар да килеп урнаша, мөгаен, җир өчен документлар артыннан шушы кешеләр йөргәндер һәм авыл да алар исеме белән теркәлеп калган. Ирек Биккининның язуынча, Серебряково авылына Пенза төбәгеннән сөргенгә сөрелгән татарлар да килеп урнаша. Салават Кучумовның язуынча, 1894 елда авылда Җәмигъ мәчет ачалар, анда имам булып Мөхәммәтфаткул Курмашев тора.

Сарсаз авылына нигезне Әлки төбәгеннән чыккан татар-мишәрләр сала, алар Себердәге яңа авылларына туган якта калганының исемен бирәләр. Авылда агач мәчет була, анда имам булып озак еллар Шаһабиев-Бикчәнтәевләр нәселе тора. Бу авылда совет чорында да динне ташламыйлар, заманалар үзгәрү белән, яңа мәчет салырга керешәләр һәм ул 1996 елда ачыла. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Кемерово өлкәсенең мөфтие – шушы Сарсаз авылында туып-үскән, 13 яшеннән Төмән-Новосибирски мәдрәсәләрендә дини белем ала башлаган, аннан укуын Казан-Мысырларда дәвам иткән, Әлки якларыннан күчкән Бикчәнтәевләр нәселенең дәвамчысы – Таһир хәзрәт Бикчәнтәев.

Столыпин чорында күчкән авыллардан Тундинка сакланып калган, анда хәзер 118 кеше яши икән. 1911–1912 елларда Идел-Уралдан күчкән татарлар бу төбәктә Катерино, Лебедино, Охотский, Суразов, Ямантау, Скалин, Казиюл, В. Каргазовка, Н. Каргазовка, Александровка авылларына нигез салалар. Әмма ул тирәләрдә тоташ урман булып, сөрү җирләре аз булганга, ул татарларның күпчелеге соңрак башка урынга күчәләр һәм ул яңа авылларына Туйла дип исем бирәләр. Бу күченү 1920 елда була, меңгә якын кеше, гаиләләрен арбаларга төяп, сыерларын җитәкләп, Туйла елгасы буена күчәләр, ә 1925 елда инде авылда мәчет салып чыгалар. Әлбәттә, тиздән ул мәчетне алардан тартып алалар, Аллаһ йортында башта клуб ясыйлар, хәзер анда кибет урнашкан. Авылда хәзер йөздән артык кеше яши, мәчет бар, китапханә эшләп тора икән. Туйлада хәтта заманында үз аэропортлары да булган, аны авыл халкы үз куллары белән салган. Хәзер болар барысы да тарих инде…

Алга таба бу төбәктә мөселманнарның һәм мәчетләрнең артуы Себер тимер юлы (Транссиб) һәм станцияләр төзелү, күмер шахталары ачылу, яңа бистә һәм шәһәрләр барлыкка килү белән бәйләнгән. Себер тимер юлын, нигездә, сөргенгә сөрелгән тоткыннар сала, алар арасында татарлар да күп була. Соңыннан алар үзләре төзегән Тайга  һәм Юрга тимер юл станцияләрендә төпләнеп калалар, шунда ук мәчет салырга рөхсәт сорап гаризалар язалар һәм аны җиткереп тә чыгалар. Күмер шахталарына эшләргә үзәк Россиядән күп татарлар үз теләкләре белән дә күчеп киләләр, бу хәлләр Столыпин чорында бигрәк тә көчәя. Шулай итеп, шахтер татарлар белән бергә, Анжера һәм Судженская бистәләрендә дә мәчетләр пәйда була. Башка шәһәрләрдә дә шахтерлар исәбенә татарлар саны нык арта.

Совет чоры Себер мөселманнары тормышына үзенчә үзгәрешләр кертә – утызынчы елларда бөтен мәчетләр дә ябылып бетә, шәхес культы заманында бирегә бик күп татарлар ишле гаиләләре белән сөргенгә сөрелә. Бу тоткын татарлар иң авыр эштә – шахталарда һәм тимер базларында эшлиләр, җир асты куышларында, шалашларда яшиләр. Соңыннан алар Башпоселок дип аталган бистә төзеп чыгалар, алга таба инде бу татарларның бер өлеше Прокопьевски шәһәренә күчә. Бистәдә татар мәктәбе төзелә, ә Прокопьевски шәһәрендә исә 1941 елга кадәр татарча ике башлангыч, бер урта мәктәп була. Хәзер аларның берсе дә юк, әлбәттә.

«В трагические годы репрессий в Кузбасс было сослано огромное количество татар и башкир с семьями, – дип яза автор. – Особенно много было направлено спецпереселенцев в г. Прокопьевск, для работы на рудниках и строительство новых шахт. По некоторым сведением, около 3000 семей, а это 20–23 тысячи населения» [Кучумов: 2017. С. 67).

Авторның язуынча, Прокопьевски иң нык «татар шәһәре» булып санала, ул, нигездә, шул сөргенгә сөрелгәннәр хисабына шәһәргә әйләнә, утызынчы елларда аның халкы ун тапкыр арта! Бирегә татарлар сөргенгә сөрелеп тә, туган якларындагы авыр тормышка түзә алмыйча да килә. Һәм, иң гаҗәбе, шунда – бу сөргенгә сөрелгән татарларның кайберләре биредә дә икенче тапкыр репрессиягә эләгә, бу юлы инде котып тарафындагы Васюган сазлыкларына сөрелә. Китапта болар хакында да материал бар. Әйтик, менә Әхмәрова (Усманова) Галия Һидәят кызының хатирәләре, аны тетрәнмичә укып булмый. Аның бабасы Усманов Гыйниятулланы, кулак, дип, 1931 елны гаиләсе белән Стәрлетамак районыннан Себергә сөрәләр. Галия ханымның булачак атасы Һидәяткә ул чакта 16 яшь була. Аларны мал вагоннарында Прокопьевски шахталарына китереп ташлыйлар. Һидәят көндез шахтада эшли, кичләрен сөргенгә сөрелгәннәрнең балаларын укыта. Тырыш егет өй салып чыга, өйләнә, беренче балаларын көткәндә, аны 1937 елда кулга алалар һәм 8 елга хөкем итәләр. Сәбәбе, имеш, халык арасында контрреволюцион агитация алып барган. Аннан – төрмәләр – Прокопьевски, Новокузнецки, Мариински, Тайшет… Кеше түзә алмаслык шартларда урман кисү, ачлы-туклы тормыш. Аннан соң Караганда өлкәсе төрмәләре, бу тоткынлык 1946 елга кадәр дәвам итә. Ул иреккә инде чирле хәлдә чыга – сөяк һәм үпкә туберкулезы. Шул сәбәпле, шахтага төшә алмый, утыз елдан артык райпотребсоюзда эшләп, пенсиягә чыга. Намазын калдырмый, иман һәм хезмәткә мәхәббәтне балаларына да васыять итеп калдыра.

Галия ханымның әтисе генә түгел, бала чагында әнисе дә сөргенгә сөрелә. Әнисе – Усманова Фатыйма Хәйрулла кызы 1920 елда шушы төбәкнең Нижегородка авылында туа. Хәйрулла абзыйның гаиләсе үз хезмәтләре белән, ныклы тормышта яши, шул сәбәпле, кулаклар, дип, 1931 елда аларны, бөтен туган-тумачалары, балалары белән авылдан сөрәләр. Ул чагында Фатыймага 11 яшь була. Аларны Томскида баржага төяп, Васюган елгасы буйлап Нарымга озаталар. Нарым – дөньяда иң куркыныч сөрген урыны, гадәттә, монда кешене катып йә ачтан үләр өчен җибәрәләр. Хәйрулла абзый гаиләсен дә шул көтә – җәен – сөяккә кадәр ашап бетерүче вак черки, сазлык, ачлык, кышларын – кошлар катып үләрлек зәмһәрир суыклар. Торырга урын юк, ашарга юк, күпләр шул сәбәпле үлә, кеше ашау очраклары барлыкка килә. Җир асты куышы казып кереп, шунда бер кыш чыкканнан соң, Аллаһ рәхмәте белән, Хәйрулла абзыйның гаиләсен һәм Нижегородкадан сөрелгәннәрнең кайберләрен  Прокопьевскига күчерәләр, чөнки монда  яңа шахталар ачкан булалар. Алар монда да тоткын хәлендә яшиләр, шәһәрдән чыга алмыйлар, баракларда яшиләр һәм шахтада эшли башлыйлар.

15 яше тулгач, Фатыйма да шахтага эшкә керә, ә 18 яше тулгач, инде җир астына төшә. 1937 елда алар Һидәят белән өйләнешәләр, октябрь аенда исә аның ирен кулга алалар һәм хөкем итәләр, Фатыйма авырлы булып кала, 1938 елны уллары туа. Фатыйманың әтисе Хәйрулла абзый 1942 елда үлә, хатыны Гөлҗафарны 1950 елда гына күзәтүдән төшерәләр. Фатыйма сугыш буе шахтада эшли, ире Һидәят төрмәдән кайткач, тагы өч балалары туа. Алар шәһәр читендәге Черная Гора бистәсендә яшиләр, башта әтиләре салган иске йортта, аннан 1962 елда олы абыйлары салган яңа йортта татарлар җомга намазларын, гаетләрне аларда укый торган булган. Һидәят Усманов бистәнең соңгы мулласы була.

Китап авторының язуынча, Черная Гора бистәсендә, нигездә, сөргенгә сөрелгән мөселман-татарлар яшәгән, 1949 елда мәчет ябылгач, җомга намазларын, чиратлап, үз өйләрендә җыелып укый башлаганнар. Билгеле булганча, сугыш вакытында дингә караш бераз йомшара, гыйбадәтханәләр ачарга рөхсәт ителә. Шушыннан файдаланып, Черная Гора бистәсендә яшәүче мөселман-татарлар да мәчет ачарга рөхсәт сорыйлар (бу бистә хәзер Прокопьевски шәһәре территориясенә керә). Рөхсәт 1943 елда бирелә, татарлар 40 мең сумга мәчет өчен агач йорт сатып алалар, манарасын куялар һәм намаз укый башлыйлар. Сугыштан соң бу якларга язылып (вербовка) килүче эшчеләр арта, алар арасында татарлар да күп була. Шулай итеп, мәчеткә йөрүчеләр дә арта, гает бәйрәмнәрендә 600 кешегә хәтле җитә. Әмма хакимияткә мөселман-татарларның бу активлыгы ошамый, шуныж өстенә, муллалары Сабитов Сәгыйть һәм Зыятдинов Мөхәммәт тә заманында сөргенгә сөрелгән кешеләр икән, әле Сабитов совет власте һәм аның җитәкчеләре өчен дога да кылдырмый, ди! Димәк, ышанычсызлар! Һәм болар өстеннән күзәтү оештыралар. Һәм «тоталар». 9 кешелек мөселман төркеме, якын тирә-бистәләргә таралып, татарларны ислам диненә өндәп йөри икән! Шунда ук имамнарны шәһәр башкарма комитетына чакырталар, аларның урыннары бары тик мәчеттә генә икәнлеген аңлаталар, халык арасына чыгып, дингә өндәүне туктатмасалар, совет законнарын бозучы явыз җинаятьчеләр дип исәпләнәчәкләрен кисәтәләр.

Болар барысы да Кемерово өлкәсендә бердәнбер булган мәчетне ябу өчен бер сәбәп кенә була. Һәм ябалар да. 1949 елның ахырына, хөкүмәткә 25 мең сум налог бурычлары бар, дип, мәчетне ябалар, бинаны исә шушы бурычны каплау өчен, райисполком сатып җибәрә. Әмма диннең ләззәтен, кадерен белеп өлгергән мөселманнарны бу гына туктата алмый, алар аерым өйләргә җыелып, намаз укуларын дәвам итәләр. Ул арада Туйла авылында да мәчет сорап йөри башлыйлар, Кемерово шәһәрендә намаз укучы төркемнәр барлыгы беленә. Хакимият боларның барысын да исәпкә ала һәм туктата. Бары тик 1952 елның июнендә генә, инвалид шахтерларның гаризасын искә алып, аларга аерым өйдә Ураза гаетен укырга рөхсәт итәләр. Бары тик ярты гасырдан соң гына күмерле-тимерле бу төбәктә яңадан мәчетләр салырга, дин тотарга рөхсәт итәләр. Хәзер өлкәнең татарлар яшәгән барлык шәһәрләрендә диярлек һәм берничә авылда мәчетләр эшләп килә, бу да – милләтебезнең дин-ислам өчен озак елларга сузылган көрәш нәтиҗәсе.

Бүгенге көндә Кемерово өлкәсендә кырык меңнән артык татар яши, ике меңнән артык башкорт. Татарлар өлкәдә сан ягыннан икенче урында, алардан соң немецлар, украиннар һәм шорлар килә.  Моннан тыш, Урта Азия һәм Кавказ мөселманнары үзләре генә дә егерме меңгә якын. Татарлар, нигездә, Прокопьевски, Кемерово, Новокузнецки, Анжеро-Судженски, Юрга, Междуреченски, Киселевски кебек шәһәрләрдә һәм электән калган авылларда яшиләр. Тирә-күрше Себер төбәкләре белән чагыштырганда, (Төмән өлкәсеннән кала) биредә татарлар ике тапкыр күбрәк. Бу төрле елларда үзәк Россиядән, бигрәк тә Идел-Уралдан күчеп килгән татарлар, шахтерлар хисабына шулай арткан сан. Салават Кучумовның китабыннан күренгәнчә, бу ихтыяри-мәҗбүри күченү узган гасырның илленче елларына кадәр дәвам иткән. Нигездә, вербовщиклар саф татар авылларыннан япь-яшь үсмер егетләрне чүпләгән, аларны ФЗОда берничә ай укыткан булып, аннан ата-аналарыннан елатып аерып, вагоннарга төяп, Себергә озатканнар, шахтага ыргытканнар. Һәм бу Кузбасс шахталары меңләгән татар ир-атының гомерлек язмышына әйләнгән.

Үзе дә шушындый мәҗбүри күчерү юлы узган, 15 яшендә Татарстанның Әтнә районы, Күлле-Киме авылыннан Кузбасска озатылган, гомер буе шахтер булып эшләгән, кырык үлемнән калган, Прокопьевски шәһәрендә мәчет салдыру өчен күп көч куйган, инде бакыйлыкка күчкән милләттәшебез  Фаил Әхмәтшин менә нәрсәләр язып калдырган:

«Только в 1947–53 гг. более 19 тысяч 15–16 летних татарских мальчишек под видом оргнабора в ФЗО товарными вагонами, эшелонами отправляли в Прокопьевск. Оборванные деревенские ребята боялись, прятались за матерей, их ловили. Если кто убегал, судили по всем строгостям закона. После ФЗО – куда их? В шахту (в забой и проходку), где самая тяжелая и опасная работа. Поэтому неграмотные, бывшие фэзэушники, так и остались неграмотными. В городе только три человека окончили горный институт и семь горный техникум. В 1955 году из Татарстана уехало 4,5 тысяч человек в районы Сибири» [Кучумов: 2017. С. 80].

Әйе, милләтебез төрле сәбәпләр белән, бер таралган, бер җыелган, кара урманнарда да татар булып, мөселман булып калу өчен күп корбаннар биргән, Салават Кучумовның бу китабында да ул ачык күренә. Әйткәнебезчә, автор Себердә ислам тарихын гына язмыйча, җирле халыкларның үткәненә һәм бүгенге хәлләренә, Идел-Урал татарларының, мишәрләрнең бирегә күчү сәбәпләренә, аерым язмышларга, татарларның һәм ислам диненең бүгенге хәленә дә хезмәтендә зур урын биргән. Китап махсус кушымтада аерым кешеләрнең истәлекләре һәм тарихи документлар белән баетылган. Без биредә татар шахтерлары тормышыннан да күп мәгълүмат алабыз. Дөрес, аклы-каралы фотолар шактый сыйфатсыз чыккан, ул материалны кабул итүне кыенлаштыра. Китапны яңадан бастырганда автор моны истә тотар, дип уйлыйбыз.

Зур документаль хезмәтенә нәтиҗә ясап, автор болай дип яза:

«Сибирский ислам способствовал трансформации разрозненных этнических культурных групп – тюркских, угорских, самодийских племен – в одну большую этническую культурную группу, которая называется «сибирские татары» (XIV–XV вв.). Именно сибирские татары стали культурным «ядром» для создания большой мусульманской уммы в Сибири. К ним в разные исторические времена присоединились среднеазиатские мусульмане, поволжские татары, башкиры и народы Кавказа. Каждая этническая группа принесла в сибирский ислам свое уникальное культурное разнообразие» [Кучумов: 2017. С. 116].

Китапка кереш сүзне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев (Казан) һәм Мәскәүдән «Собрание» мәдәни-мәгърифәт берләшмәсе рәисе Мөхәммәт Сәләхетдинов язган. Алар икесе дә Себердә ислам тарихына багышланган хезмәтләрнең бик аз булуын, авторның шушы җирлек кешесе булуын һәм төбәк тарихын белеп язуын ассызыклаганнар. Әйе, Салават Кучумов – шушы як кешесе, ул 1964 елда Прокопьевски шәһәрендә туган, Новосибирскида төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган һәм үз һөнәре буенча, Кемерово өлкәсе төзелешләрендә эшләгән. 1990-нчы еллардан милли һәм дини хәрәкәттә, Прокопьевски шәһәрендә һәм өлкәдә ислам динен күтәрү өчен күп эшләр башкарган кеше, хәзер исә янәшәдәге Киселевски каласы мәчетендә имам булып тора. Гаиләсе, ике баласы бар. Фамилиясе Кучумов булгач һәм биредә туып-үскәч, мин Салават хәзрәтне себер татары, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Аның әти-әниләре сугыштан соң Башкортостанның Илеш һәм Бакалы районнарыннан Себергә күчкән кешеләр булып чыкты. Ә Кучумов фамилиясе – XVIII гасыр башында Уралда милли азатлык көрәше юлбашчысы Теләкәй батырга, аның улы Күчемгә, Күчем улы Акайга, Акай улы Габдуллага барып тоташа. Салават хәзрәт хәзер үзенең нәсел шәҗәрәсе өстендә эшли, аның яңа хезмәтләрен дә күрергә насыйп итсен!

Инде язмабызны түгәрәкләп, Салават Кучумовның бу хезмәтен Себердә ислам һәм татар тарихын өйрәнүдә зур өлеш икәнен билгеләп үтәргә кирәк. Бигрәк тә биредә Идел-Урал татарларыннан, Пенза төбәге мишәрләреннән барлыкка килгән авыллар тарихы, дин-ислам өчен гасырларга сузылган көрәш, репрессия корбаннары, гомерләрен тирән шахта төпләрендә уздырган, әмма барыбер кешелек сыйфатларын җуймаган, яктылыкка, нурга омтылган, мәчет булмаган заманнарда да ак карларга тезләнеп намаз укыган, гомер мәчет булмаган җирләрдә мәчетләр салган МИЛЛӘТЕМ турында бу китап! Һәм халкыбыз яшәгәндә, аның Салаватлары да булыр, Күчем-Кучумовлар булып, Себергә – Ана Ватанына да әйләнеп кайтыр, кара урманнарны ислам нуры белән яктыртыр, иншаАллаһ!

Әдәбият

Салават Кучумов. Ислам в Кемеровской области. Прокопьевск, 2017.

Фәүзия Бәйрәмова,

№ 1, 2021.

Автор фотолары кулланылды

Предыдущая статьяСебернең моңлы сазы
Следующая статья«Мы не согласны с тем, что башкир делят на два сорта»
Байрамова Фаузия Аухадиевна
Кандидат исторических наук, писательница, общественный деятель, член Правления Союза писателей РТ.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя