Татарстан Язучылар берлегенең утырышлар залына мин килеп кергәндә, тарихчылар белән язучыларның очрашуы башланган, Илнур Миргалиев сөйли иде. Түрдә – Ркаил Зәйдулла, ике ягында – ике тарихчы: Тарих институты галиме Илнур Миргалиев белән Бөтендөнья татар конгрессы галиме, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков. Залда тарихчы Искәндәр Измайлов, халык язучысы Рабит Батулла, язучылар Солтан Шәмси, Фәрит Яхин, Нәҗибә Сафина, хәтта әлегә Язучылар берлеге әгъзасы булмаган Фирдүс Гыймалтдинов та күренә.

Илнур Миргалиев: «Бөтен язучылар да укый, дип ышанасы килә»

Илнур Миргалиев: Тарихи әсәрләр – ул фундамент кебек, алар булмаса – нигезебез юк, дигән сүз. Татар тарихчылыгы, Мәрҗаниләрдән башлап, ныклы нигезгә утырган. Аны болай гына алып ташлап булмый. Соңгы елларда татар тарихына төрле яклап бәйләнеп карыйлар, әмма алар күтәргән сорауларга 150-200 ел элек җавап бирелгән. Бүгенге көндә дә, төрле кыенлыкларга карамастан, татар тарихчылары бу эшне алып бара. Журналлар чыгып килә – алар «Ско́пус» кебек дөньядагы бөтен мөһим базаларга кергән.

Безнең бер генә девиз – тарихны объектив итеп язарга! Татар өчен файдалы яки файдасыз, дип карамыйбыз, дөрес булсын!

Әлбәттә, бәләкәй генә Тарих институты бөтенесенә җавап бирә алмый – татар тарихы шулкадәр киң. Безнең өчен язучылар белән эшләү дә мөһим. Чөнки аларның аудиториясе күпкә зуррак. Тарихчыга җитеп бетмәгән әйбер – психологик яктан кешене ачу. Тарихчылар ача алмаганны язучылар бик яхшы ача ала.

Сез Тарих институтына килеп консультация ала аласыз. Татар тарихында сюжетлар күп. Мин үзем Урта гасырлар буенча ярдәм итә алам. Ләкин татар тарихы Урта гасырлар гына түгел, республика оешкан чор да бар, күпме шәхесләребез бар. Тарих институтын союздашыгыз итеп…

Ркаил Зәйдулла: Аркадаш…

Илнур Миргалиев: Әйе, аркадаш итеп карый аласыз. Безнең тарихчылар сезгә ярдәм итәргә әзер. Ркаил әфәнде белән күрешеп торабыз. Ул тарихны белә, күп укый. Бөтен язучылар да укый, дип ышанасы килә.

Минем бер хыял – Сәиф Сараиның «Сөһәил һәм Гөлдерсен» әсәре буенча… анда мәхәббәт тә бар, ватан өчен көрәш тә… Аңа Ркаил әфәнде, үзем алынам, диде…

Ркаил Зәйдулла: Юк, алай димәдем. Аның буенча Фәрит Яхин әсәр язды. Хикәяме әле ул синең?

Фәрит Яхин: Хикәя.

Ркаил Зәйдулла: Утыр әле мондарак – «Гөлдөрсен»не язган кеше мондарак утырырга тиеш. Әйдәгез, сүзне Искәндәр Измайловка бирик. Искәндәр русча сөйләячәк. Русча сөйләсә дә, ул – бик татар җанлы шәхес. Аның тарихка багышланган эшләрен укысагыз, ул бик күп татарча сөйләүчеләрдән татар җанлырак. Барыбыз да русча аңлый. Искәндәр, рәхим ит!

Искәндәр Измайлов: «Булат Мансуровка консультант булганнан соң, мине нәрсә белән дә булса шаккатырып булмый»

Искәндәр Измайлов: Мин, татар әдәбияты да заманча формалар, жанрлар белән тулылансын иде, дип телим. Ни кызганыч, тарихи әдәбият бездә киң таралмаган. 90нчы елларда мин кечкенә тарихи хикәяләр дә языштырып карадым, без аны, Солтан Шәмси белән бергәләп, «Болгар тарихы буенча хикәяләр китабы» итеп эшләдек. Әлбәттә, фән белән әдәбиятны берләштерү җиңел түгел. Фәнни-популяр әле аңлашыла, ә менә нәфис әдәбият бераз башка – аны тарихчылар эшли алмый. Ә язучылар тарихи фактураны белеп бетерми. Язучылар тарихи темага еш мөрәҗәгать итми дә.

Тарихчы буларак, мин– археология белән дә шөгыльләнгән кеше. Үткәннең кайбер детальләрен яхшы күзаллыйм. Сезгә ярдәм итә алам. Шунысы да бар: тарихчыларның үткәнгә, чыганакларга, тарихи процесска карашы язучыларныкыннан аерыла. Язучылар үзләрен иркен тотып, вакытны суза яки кыса ала. Ә тарихчы үзен алай иркен тота алмый, ул булганны гына анализлый, билгеле бер мантыйк эчендә генә нидер фаразлый ала. Язучы мантыйкны әйләндереп тә куя. Әйтик, король Артур турында классик әсәрләрдән башлап заманча карашлы әсәрләргә кадәр күп санда әдәбият бар.

Язучылар арасыннан: Чыңгыз хан?

Искәндәр Измайлов: Аны алай ук әйләндереп бетергәннәрен белмим.

Язучылар арасыннан: Кинематографиядә…

Искәндәр Измайлов: Тарихи кинога кереп китсәк… ерак китәрбез… Булат Мансуровка консультант булганнан соң, мине нәрсә белән дә булса шаккатырып булмый (Сүз көтелгәнчә чыга алмавы белән данлыклы «Исә Болгар җилләре» фильмы проекты турында бара. – авт.). Без Туфан Миңнуллин белән фильмның йомгаклау презентациясенә барган идек. Материалны 6 сәгать карадык. Аннары тискәре бәяләмә яздык. Кошмар иде ул. Кыскасы шул – һәр жанрның үз чикләре һәм законнары була. Кинематография – аерым жанр. Тарихи роман – башка. Яхшы тарихи романнан яхшы фильм чыга дигән сүз түгел…

Ркаил Зәйдулла: Король Артурга килгәндә, алар «тарихи роман» дип аталамы соң инде?

Искәндәр Измайлов: Тарихилары да бар. Бернард Корнуэллның трилогиясе, мәсәлән, чын тарихи роман. Анда артык мистика юк. Хәер, миңа калса, тарихи романнар яңа сулыш ала башлады – фэнтези жанры белән якынлашты. Мистик реализм тарихи романга яңа сулыш өрде. Бездә шушы яңа киңлекне үзләштерү үсеш алмаган кебек. Без бу адымны ясый алыр идек.

Чыңгызхан дип башлаган идек… сәнгати караш тарихи персонажларны бәяләүдә үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Бу – тарихка башкача карарга мөмкинлек бирә.

Икенче яктан карасак, тарихи роман ул – форма. Язучы заман турында яза, киемнәр генә башка. Кешеләр кешеләр турында яза. Тарихи персонажларга сәнгати караш максималь дөрес булсын иде. Әлбәттә, тулы тәңгәллек була алмый, биредә чикләр киңрәк.

Тарихчылар кайсы яктан файдалы була ала? Кирәк булса, без борынгы төркиләрдән башлап Казан ханлыгы чорына кадәр лекцияләр ясый алабыз. Геройлар яшәгән эпоханы тасвирлый алабыз. Мәсәлән, кытай шәһәре Чинан янындагы тауда борынгы төркиләрне сурәтләгән бер төркем ак мәрмәр стауялар тора. Болар – Ашинаның барлык юлбашчылары. Алар кытай императорына тугрылыклы булырга ант иткәннәр. Әмма, яу күтәреп, икенче төрки каганат төзегәннәр. Яхшы яшәсәләр дә, аларга нидер кытай булырга комачаулаган. Далага кайтып үз дәүләтләрен төзегәннәр һәм ярты гасыр үз дәүләтләре өчен көрәшкәннәр. Мин бу турында сөйли алам, детальләрне әйтә алам, ә менә психологик ягын язучы язарга тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, аларның бөтен әйбере булган, монда нульдән башлаганнар.

Искәндәр Измайлов: Әйе. Алар данлыклы рун язуын барлыкка китергән. Үз диннәрен булдырырга тырышкан. Алар кытай традицияләрен тулысынча кире каккан.

Ркаил Зәйдулла: Бу – актуаль тема булыр иде.

Искәндәр Измайлов: Әйе. Тарихи роман – борынгылык түгел, ул заманчалык.

Ркаил Зәйдулла: Тарихилык – фон гына.

Искәндәр Измайлов: Мин шундый унлап сюжет сөйли алам. Ә менә язарга көчем дә, вакытым да юк.

Ә инде тарихи романга фэнтези жанры кушылуына килгәндә, тарихи романның чикләре киң, резина кебек сузыла, әмма без теләгәнчә үк түгел. Без Казан ханлыгы турында, Иван Грозный гаскәрен куып җибәреп мөстәкыйльлеген саклап калган, дип яза алмыйбыз.

Фэнтези жанры ачык финаллы булганга да популяр, дип уйлыйм. Анда алдан билгеләнгән чикләр юк. Джордж Мартин һаман да, азагы ни белән бетәр икән дип, интрига ясап тора ала. Аларда аждаһалар бар икән, иң кызыгы бит анда түгел, характерларда. Фэнтези – ул эксперимент. Кешеләр ниндидер шартлы чынбарлыкка эләгә.

Ркаил Зәйдулла: Үсмерләр ярата инде бу жанрны. Укучыны кызыктыра торган жанр. Элек тә Америка романнарында бар иде ул. Төрле эпоха персонажлары үзара аралаша, мәсәлән. Галимҗан Гыйльманов кебегрәк инде…

Искәндәр Измайлов: Анысы фэнтези түгел инде… Анысы – альтернатив тарих…

Ркаил Зәйдулла: «Хәзер укучыны җәлеп итү өчен традицион романнар белән генә булмый»

Ркаил Зәйдулла: Шаяртам. Андый ысул бар, дип кенә әйтүем. Фэнтези соңрак барлыкка килгән. Дөнья әдәбиятына кереп китсәк, без моннан беркайчан да чыга алмыйбыз. Татар әдәбиятына кире кайтыйк. Бездә аны өйрәнергә мөмкинлек тә юк иде. Үзәк Комитетның 1944 елгы карарыннан соң, язучыларга татар тарихы белән шөгыльләнү, тарихи әсәрләр язу, дөресен әйткәндә, тыелган иде.

Революциягә кадәр яралгылары булган. Атласиның хезмәтен фәнни-популяр дип санаргадыр, бәлкем. Гали Рәхимдә, Исхакыйда ниләрдер бар. Большевиклар килгәч «классовая барьба», фәлән-төгәннәр китә. Аннары инде Нурихан Фәттах «Итил суы ака торур» белән башлап җибәрә. Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Кубрат хан»ы бик яхшы роман – редакторлар эшләгән. Тагын бик күп язды ул, тик аларында андый редакторлар юк иде – аларын укуы кыен. Флүс Латыйфиның «Хыянәт»е бар, Вахит Имамовның «Утлы дала»сы Чыңгызиадага өлеш керткән. Ул бик калын – сирәк кеше укып чыккандыр. Фатих Сибгатуллин, мәрхүм: «Кем укып чыкты?» – дип сорап йөрде. Мин укып чыккан идем.

Хәзер укучыны җәлеп итү өчен традицион романнар белән генә булмый. Искәндәр Измайловның әйтәсе килгән фикере шул булгандыр – төрле юлларны эзләргә кирәк. Фэнтезига китсәк, тарих югала, анда консультант буларак тарихчылар кирәкме икән, юкмы – әйтә алыйм.

Илнур Миргалиев: Тарихчы сюжет булса да бирә ала.

Ркаил Зәйдулла: Татар тарихы китапларында да сюжет тулып ята. Күп кеше бит укырга яратмый, язучылар бигрәк тә. Тарихчы аңлаешлы итеп аңлатып бирсә, язарга мөмкин әле. Шуңа тарихчылар белән очрашу безнең өчен, минем өчен бигрәк тә, күренекле вакыйга. Сезгә орыну – тарихка орыну кебегрәк.

Быелны бит инде конгресс «Дастаннар елы» дип игълан итте. Дастан белән тарихи чыганакларны тәңгәл куеп булмый, әлбәттә. Дастан ул – әдәби әсәр, сюжет мәсьәләсендә чуалчык урыннар, бәйләнеп җитмәгән урыннар күп. Дастаннар елы Дамир Исхаков идеясе булды бугай. «Идегәй»не, күп җепләрен кисеп калдырып, балалар өчен аңлаешлы итеп язу идеясе бар. «Чура батыр»ны шулай эшләргә була. Мин хәзер Дамир абыйдан ишеткәннәрне сөйли башладым. Минда бит оригинал үзе дә катнаша. Әйдә, Дамир абый!

Дамир Исхаков: Җәмәгать, бүген сөйләшә торган сүз бик әһәмиятле. Галимнәр белән язучыларның очрашуы кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Без аны даими алып барырбыз, дим.

Дамир Исхаков: «Дастанда, гомумән, фольклорда халыкның чын милли аңы саклана, диләр»

Дамир Исхаков: Мин, үзем китап укырга яратучы буларак, әйтә алам – тарихи китаплар, чыннан да, бик әһәмиятле. Темага керешкәнче, берничә кереш сүз әйтергә уйлыйм. Тарих турында сөйләшкәндә, безне милли аң мәсьәләсе бик кызыксындырырга тиеш. Бер мисал китерәм. Узган ел мин 2 мәртәбә Пенза өлкәсенә бардым. Анда мишәрләр яши – тормышлары мул. Утырабыз шунда – акыллы кешеләр җыелды, мөфти дә шунда. Болар: «Яшьләр мәчеткә йөрми, ночной клубка йөри, татарлык бетә», – дип зарлана. Ислам дине белән татарлыкны кертеп булмавын аңлаганнар. Башка ягы да кирәк, ә анысы – алар өчен юк. Татарстаннан читтә мондый күренешләр бик күп.

Ркаил Зәйдулла: Польша – Литва татарлары да – шуның мисалы.

Дамир Исхаков: Син татар булып каласың, эчең бетә, дигән сүз. Бу – безнең өчен трагедия. Әле генә Нократ авылына барып кайттык. Анда нәкъ 50 ел элек булган идем. Ул вакыт 3000 кеше яши иде. Хәзер 600 кеше санала, 400 кеше калган. Мәктәпләрендә 13 бала укый, шуның 7се – рус кешесе. Ул шөһрәтле татар авылы булган, күпме атаклы кешеләр чыккан! Процесс бара, туктата алмыйсыз. Монда үзебезне саклап калу – коточкыч зур проблема.

Тарих белән бәйләп шуның нигезендә милли аңны үстерергә тырышу – кирәкле юнәлеш. Монда дастаннар юнәлеше буенча аерым әйтергә уйлыйм. Соңгы вакытта дастаннар белән шөгыльләндем һәм «Туган җир» журналында дүрт дастанга анализ ясадым.

Дастанда, гомумән, фольклорда халыкның чын милли аңы саклана, диләр. Дастаннарның барлыкка килүендә бер рус кешесе дә катнашмаган, рус фәне дә йогынты ясый алмаган. Дастаннарда бабайлар ничек уйлаган – шулай сакланган. Безнең халык дастаннарны укымаган да икән бит. Яңарак кына Уфада җыелыш булды. Нәфисә Акчурина: «Без, бергәләп, «Идегәй» дастанын укырга җыенабыз», – ди. Болар – чагыштырмача белемле шәхесләр.

Галимнәр «100гә якын дастан бар» дип сөйләшә. Без дә белеп бетерә алмыйбыз. Гади халык нишләргә тиеш?! Үткән җәйдә Казан Кремлендә халыкара конференция үтте. Шунда кыргыз, казах, башкорт галимнәре дастаннарны мәктәптә тәрбия эшендә кулланулары турында сөйләде. Казахларны әйтмим дә инде, хәтта башкортлар да балаларга «Урал батыр»ны өйрәтеп, спектакльләр куеп, сеңдереп эшлиләр. Татарда бит моның «ә» хәрефе дә юк, дип уйлап утырдым.

Ркаил Зәйдулла: Аны укытучылар үзләре дә белми.

Дамир Исхаков: Шуңа күрә мин, бу теманы күтәреп, «Дастаннар елы» игълан итү тәкъдимен керттем. Шунда ук сорау туа – балаларга бит «Идегәй»не шул килеш укыта алмыйсың. Аны өлкәннәрнең дә бик сирәге генә аңлый. Димәк, балалар өчен адаптация ясарга кирәк.

«Идегәй»нең эчендә бик күп серләр бар. Аның мин бер өлешен таптым, барысын да таба алмадым. «Чура батыр» дастаны гади кебек тоела, эченә кереп карасаң, анда да әйберләр бар. Казахлар версиясендә Шора/Чура батыр дусты белән утырганда, дусты: «Җаныңны күрсәт әле», – дип таләп итә башлый. Шора батыр: «Күрсәтергә ярамый, ул куркыныч», – ди. Тегесе аның саен сорый.

Ркаил Зәйдулла: Бу – фэнтези инде.

Дамир Исхаков: Чура риза була, һәм килеп чыга зур аждаһа елан – икесен дә йота. Безнең версиядә башка төрле, монда Чура шулай үлә. Мин «Нәрсә турында сүз бара икән» дип уйлап утырдым. Бәлки, елан образында вакыт бирелгәндер – боларны вакыт йотмадымы икән, дип уйладым.

Ркаил Зәйдулла: Аждаһа ике башлы булмадымы икән?

Дамир Исхаков: Яшермичә әйтәм – «Чура батыр» хөкүмәткә ярамаячак, анда нинди сугышлар тасвирланган. Әле бит Казан артында язып алынган легендалар да бар. Халык Чура Нарыковны «җитмәгәнен ал инде» дип, авызына эрегән көмеш салып үтерә. Монысы – чынбарлык, ә дастанда башка төрле.

«Идегәй» дастанын бик өйрәнгән шәхес буларак сезгә әйтәм – аның бөтен версияләре басылмаган. Нугайлар 17ләп версияне бергә җыеп чыгарды. Эченә безнекен дә керттеләр. Бездә 20гә якын текст бар, диләр. Аны җыеп, бер китап итеп чыгаручы юк.

Начар булса да әйтәм инде, миңа бер дастаннар өйрәнүче ханым әйтте: «Архивта Тархан авылыннан язып алынган версия бар. Озын түгел иде – 7 бит», – ди. «Әйдә, бастырам», – дим. Эзләп карадылар, табалмадылар.

Ркаил Зәйдулла: Гадәттәгечә, юкка чыккан.

Дамир Исхаков: Моны ни өчен әйтәм – Нәкый Исәнбәт эшләгән текст белән эш итәбез. Хәзер инде аны да бозып бетергәннәр икән, диләр. Безгә белергә кирәк: Нәкый Исәнбәт һәм аның янындагылар үзләреннән нәрсә өстәгән, ә нәрсәләр чынлап та булган. Моның өчен нигез текстны чамаларга кирәк. Миңа Миләүшә Хабетдинова әйтте: «Нәкый Исәнбәтнең кайсы чыганактан нәрсә алганлыгы турында миндә кулъязма бар», – диде.

Ркаил Зәйдулла: Сюжетларны тоташтыру өчен ниләр кушканы күренеп тора инде ул.

Дамир Исхаков: Мин, тыелган алымнар кулланган, димим. «Урал батыр» да шулай эшләнгән, дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдалла: «Урал батыр» тулаем эшләнгәндер…

Дамир Исхаков: Балалар өчен дастаннар буенча хрестоматия эшли башласак, бу мәсьәләләр килеп туачак. Тагын бер ягы бар. Бездә «Идегәй» буенча спектакль куелды. Рабит Батулла аны мактап чыкты. Күрдегезме, спектакль тирәсендә нинди зур скандал килеп чыкты?! Мин аның шулай буласын баштан ук чамалаган идем.

Ркаил Зәйдулла: Консультант буларакмы? (Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов куйган «Идегәй» дастанының консультантлары – Дамир Исхаков, Галимҗан Гыйльманов. – авт.)

Дамир Исхаков: «Бездә андый эшкә – консультациягә – акча чыгаручы юк»

Дамир Исхаков: Аны дөрес аңламаучыларга аңлатыйм әле. Тыңлап торыгыз! Мин чынлап та декабрь аенда консультация бирдем. Ул төшерелде һәм Интернетта бар – кереп карый аласыз! Эш болай булган – мин аны соңыннан гына белдем. Галимҗан Гыйльманов аларга август аенда лекция сөйләгән. Нәрсә сөйләгәнен барыгыз да күрәсез – Интернетта бар. Аннары Миргалиев барып сөйләгән. Бу артистларның башы тәмам буталып беткәч, ни өчен кирәген әйтмичә, мине чакырдылар. Мин барыдым да үзем белгәнне сөйләдем. Мин бит нәрсәләр булганлыгын белмәдем.

Илнур Миргалиев: Син бит инсценировка белән эшләмәгән.

Дамир Исхаков: Юк инде. Сценарийны күргәнем юк. Карагыз, ничек килеп чыга – бу әйбергә алынганчы, бик күп нечкәлекләрне белергә кирәк. Без сөйләшеп карадык инде – ул тарихтан ерак кеше.

Ркаил Зәйдулла: Тәрҗемә белән эшләгәндер.

Дамир Исхаков: Алай эшләп булмый. Консультация дигән нәрсә без уйлаганча булырга тиеш түгел. Миргалиев белән мине чакырырга тиешләр дә әйтергә тиешләр: «Сезгә 50шәр мең бирәбез – безгә консультация ясагыз!» Без әзерләнеп барабыз да сөйлибез. Өч көн дә сөйләргә можем. Чөнки ныклап өйрәндек. Килеп 15 минут сөйләгәннән бернәрсә дә чыгара алмыйсың.

– Дамир абый, сез бит «ошады», дидегез,  дип кысылып куйдым шунда.

Дамир Исхаков: Постановкасы ошады. Ул вакытта бит кимчелекләр турында сүз бармады. Кимчелекләр турында аерым сөйләшергә була.

Ркаил Зәйдулла: Без дә сөйләштек инде аны. Ул анда бөтен линияләрне ала алмый. Бер линияне алса гына.

Дамир Исхаков: Дастан белән аның трактовкасы – икесе ике әйбер. Бар галимнәр эшләгән фәнни текст, бар – вариантлары. «Чура батыр» турында язганда, бөтен халыклардагы вариантларын өйрәнеп чыктым. Һәрберсендә бездә булмаган материал бар. Мәсәлән, нугайда Чура батырның ХV гасырга кадәр булган шәҗәрәсен таптым. Без аның ике буынын гына беләбез. Мондый әсәрләрнең эченә кереп карамыйча гына чыгарып салып булмый. Әдәби әсәр язганда эчтәлеген нык белергә кирәклеге турында сүз бара. Галимнәрдән башка булмый. Бер генә мисал – «Түләк белән Сусылу»да да, «Идегәй»дә дә кошлар бар. Кара лачын, ак шоңкар…

«Бидаяк», – дип кушылды кемдер, «Идегәй»не искә төшереп.

Дамир Исхаков: Төбенә төшеп карасаң, сүз Чыңгызхан кабиләсенең кошы турында бара. «Дәфтәре Чыңгызнамә»дә каракош дип бирелә. Рус гербындагы ике башлы каракош – шул инде ул. Аның эченә кереп карарга кирәк. Котлыкыя, Аксак Тимергә кош баласын сатып, Чыңгызхан заманыннан килгән кабилә рухына хыянәт итә. Бу – дәүләти җинаять. Эченә кереп аңлаган вакытта шундый нәрсәләр килеп чыга. Аның өчен бераз тарихчылар белән утырырга кирәк.

Дөресен әйткәндә, Татарстан дигән республикада «галимнәр белән консультация» дигән институт үсмәгән. Бездә бик яраталар әллә кайдан экономистларны чакырырга. Эшләгән өчен 15әр миллион сум акча түләргә мөмкиннәр. Ә менә гуманитар өлкәдә эшләгән консультантларны чакыру юк. Бу – хакимият органнарына кирәк түгел, гуманитар сферада эшләүчеләр аның кирәклеген аңламыйлар да. Шуңа еш кына ялгышлар була, һәм соңыннан аны төзәтеп тә булмый. Министрлык та җаваплылык тоядыр…

– Алар сезгә ышана, консультант булгач, – дип кушылдым.

Дамир Исхаков: Мин консультациянең нәрсә икәнен беләм. Татар халкын үстерү стратегиясен эшләгән вакытта, безнең төркем таркалды. Минем дус рәсми юлдан китте, мин аерым эшләдем. Без бер дәрәҗәгә җиткәч, политология, философия, психология һәм башкалар буенча Мәскәүдә утырган башка консультантлар – зур галимнәр кирәк булды. Берсе белән сөйләштем. Әйтте: «Без сезгә килеп зур семинар үткәрә алабыз. Һәрберебезгә 300 мең сум түлисез», – диде. Шуңа әйтәм – чын консультация арзан булмый. Шуңа күрә бездә ул үсмәгән – андый эшкә бездә акча чыгаручы юк. Нәтиҗәсен күрәсез! Илнур андый зур суммаларны атамас инде…

Ркаил Зәйдулла: Атасаң да – юк, атамасаң да…

Дамир Исхаков: Без Илнур белән, милләт өчен дигәндә, бушка да эшли алабыз. Дастаннар мәсьәләсендә, бигрәк тә, балалар өчен хрестоматия төзегәндә, без килеп сөйли алабыз.

Ркаил Зәйдулла: Шуны конкретрак сөйләшик әле. Ике төрле юл бар. Балалар өчен дастаннар язучы тарафыннан сурәтләнергә мөмкин.

Дамир Исхаков: Акча мәсьәләсендә…

Ркаил Зәйдулла: Акча – бер хәл. Аны эшләүчеләргә конкурс игълан итәргәме икән, әллә яза ала торган язучы белән килешү төзеп… грант формасында…

Дамир Исхаков: Икесен дә кулланырга була. Язарга ризалашкан кешеләр бар икән, конкурссыз да ярый.

Ркаил Зәйдулла: Аны эшли алырдай кешеләр читтәрәк тә булырга, без аларны белеп бетермәскә дә мөмкин.

Дамир Исхаков: Теләсә кемгә ышанып та булмый аны.

Ркаил Зәйдулла: Балалар өчен дастаннар буенча, бер мисал бар. «Коркут дәдә»нең (Төрки халыкларның иң билгеле эпик әсәрләренең берсе. авт.) балалар өчен вариантын азәрбайҗан язучысы Анар Рзаев эшләгән. Миндә бар ул китап. Анда да күп линияләр төшеп калган. Монда төп максат – балаларда эпоска мәхәббәт уяту. Әйдә, Батулла агага сүз бирик әле. Тарихи темага ничек кереп китүең турында әйт әле.

Рабит Батулла: «Тарихи әсәр кешене ышандырырга һәм югары сыйфатта булырга тиеш – шул!»

Рабит Батулла: Нәрсә сөйлим соң? Элек, обком вакытында, нәрсә сөйлисен белә идем. Тарихилык темасына бер сөйләшкән дә идек. 1552 елдагы вакыйгалар гына түгел, бүгенгеләр дә булырга тиеш. Тарихилыкны мин хакыйкать дип аңлыйм. Син Чыңгызханның төркичә сөйләшкәнлегенә ышандыра аласың икән… тарихта булмаганга да язучы ышандыра ала. Тарихи әсәр кешене ышандырырга һәм югары сыйфатта булырга тиеш – шул!

Ркаил Зәйдулла: Сүз сиңа – Солтан абый! Батулла ага кыска тотты.

Солтан Шәмси: «Балалар өчен алар теле белән тарихи китаплар язарга кирәк»

Солтан Шәмси: Мин тарихны популярлаштыру белән шөгыльләндем. Балалар өчен язылган «Борынгы төрки халыклар тарихыннан хикәяләр» 1 ай эчендә сатылып бетте. Искәндәр Измайлов белән язган китабыбыз 50 мең тираж белән чыкты да шундук сатылып бетте. Язучылар күп. Тарихи роман язалар, повесть язалар… балалар өчен юк бит! Мине шул борчый. Балалар өчен алар теле белән тарихи китаплар язарга кирәк. Шул вакытта гына балаларны тарихка тартып кертә алачакбыз. Башка сүзем юк.

Ркаил Зәйдулла: Хәзер аны татарча да, русча да чыгарыргадыр инде. Руслашкан татарлар өчен.

Илсөяр Иксанова: Мин дә кушылыйм әле…

Дамир Исхаков: Конгресс «Дастаннар елы» уңаеннан план төзи. Язучыларга кушылырга була. Шул ягын да уйлагыз.

Илсөяр Иксанова: Шул ягын уйлаганга күрә әйтәм – Язучылар берлеге нәрсә эшли ала икәнлеген бер сөйләштек. Бергә эшләргә, дибез икән – кайсы дастаннарны алачагыбызны төгәл билгеләп куярга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, дөрес. Бүген Дамир абый «Чура батыр»ның казах варианты турында гаҗәеп кызык итеп әйтте бит әле. Безнеке буенча гына язсак, нәрсә әйтергә теләгән, дип бәйләнергә дә мөмкиннәр. Образлы булгач, аңлап бетереп булмый, ә мәгънәсе – шул ук.

Дамир Исхаков: Ул бит – гомумтөрки байлык, без ала алабыз аннан.

Ркаил Зәйдулла: Чура – безнеке инде. Казан ханлыгы шәхесе. Тарихи шәхес. Бу дастан башкаларга моннан качканнар белән күчеп киткәндер, дип уйлыйм. «Чура батыр» бит Румыния татарларында да, Кырым татарлары версиясе дә бар.

Дамир Исхаков: Җәмәгать, монда тагын бер мәсьәлә бар. Безнең кабиләләр тарихы эшләнмәгән. Шуңа күрә дөрес булмаган аңлатма бар. Чура батыр – аргын кабиләсеннән. Аргыннарның барысы да Казан ханлыгы эченә кермәгән, бер өлеше чик саклауда калган. Казахлар арасында аргыннар хәзер дә бар. Чура батырның тегендә-монда йөрүе – бер өлеш халкының күчмә килеш калуында.

Фәрит Яхин: Тарихи яктан караганда, Чура бит ул – Казан ханлыгында, Алтын Урда ханлыгында иген өчен җавап биргән кеше…

Дамир Исхаков: Монысы – Яхин фантазиясе…

Ркаил Зәйдулла: Син дә Галимҗан кебек…

Дамир Исхаков: Син белгәнең турында гына сөйлә.

Фәрит Яхин: Мин бит үземнекен әйтмим… Алтын Урда тарихыннан тарихчыларны укыганга күрә генә әйтәм…

Ркаид Зәйдулла: Син кайсы Чураны әйтәсең соң?

Фәрит Яхин: Чуралар нәселен әйтәм.

Дамир Исхаков: Ярар, бутама, бу турыда аерым сөйләшербез.

Ркаил Зәйдулла: Син, консультант булып, театрга гына бара күрмә!

Дамир Исхаков: Әйе, берәү «янды» инде…

Фәрит Яхин: Кызык әйбер ул. Сез көләсез инде… Башта, укыганда, мин дә көлдем… Бер чыганактан укыйсың, икенче чыганактан укыйсың… Талантлы әйбер язсагыз, егетләр, тарихчыныкын да укыйлар, әдәбиятчыныкын да укыйлар…

Ркаил Зәйдулла: Заманында Рафаэль Хәкимов Тарих институтына килгәч, язучыларга: «Без сезгә ярдәм итәргә әзер», – дигән иде. Тарихны халыкка җиткерергә кирәк, дип сөйләшә идек. Ул вакытта Зиннур Хөснияр гына: «Язсам, күпме түлисең», – дип барган, ди, акча сорап. «Башта язганыңны алып кил», – дигәннәр. Болар буш сүз булып кына калмасын, «Дастаннар елы»на таянып эшләргә кирәк. Әлбәттә, бушка эшләтмәбез!

Дамир Исхаков: Фәүзия Бәйрәмова, бүген утырышка чакырмадылар, дигән, ди.

Ркаил Зәйдулла: Хәбәр чыкты бит, карап барырга кирәк. Интернетта утыра бит.

Дамир Исхаков: Зурлап чакыру көткәндер…

Ркаил Зәйдулла: Бездә гел шулай: чакырмасаң үпкәлиләр, чакырсаң – килмиләр. Бәлки, бу яктан тарихчылар тәртиплерәктер.

Равил Рахмани: «Кайда безнең шуны хәл итә торган министрыбыз? Милләт министры!»

Равил Рахмани: Чиста тарих – әйбәт нәрсә инде ул…

Ркаил Зәйдулла: Тарих чиста булалмыйдыр ул, анысы…

Равил Рахмани: Без һаман бер нәрсәне онытабыз – милләт язмышы. Һәрбер язган әсәребездә милләт проблемасы булырга тиеш. Мәсәлән, законнар чыга… Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әсәрендә соскыч образы бар. Бер сукканда ике суга торган соскыч. Безгә шундый соскыч булдырырга кирәк. Шул вакытта гына татар милләте алга барырга мөмкин. Җанисәптә 600 мең кеше югалган, дибез. Ә кайда безнең шуңа каршы көрәшебез? Кайда безнең шуны хәл итә торган министрыбыз? Милләт министры! Шуны хәл итмәсәк, милләт өчен җавап бирә торган кеше булмаса, безнең бу утыруларыбыз беркемгә кирәк булмаячак. Сөйләшәбез дә таралышабыз!

Ркаил Зәйдулла: Җыелырга да ярамый хәзер – җыелсак та сүгәләр, җыелмасак та… Равил абый, аңлашылды фикерең. Без шушы мәсьәләгә битараф булмаган өчен җыелдык. Монда сәяси партия төзи алмыйбыз бит инде.

Дамир Исхаков: Тәлгать Бариев 1993 елда әйтте: «Танклар бәреп керсә, танк астына ташланам», – диде. Ә мин – хәрби белгечлек буенча «командир стрелкового взвода». Уставта язылган: танк килгәндә блиндажга ятасың, үткәреп җибәрәсең дә гранатаны артыннан ыргытасың. Син танк астына ташланырга ашыкма әле.

Ркаил Зәйдулла: Мотострелковыймыни? Без барыбыз да шуннан.

Фәрит Яхин: Бу утырышның максаты «тарихи әсәрләр язсагыз, тарихчылар белән киңәшегез» дигән фикергә корылган иде, әйеме?

Ркаил Зәйдулла: Безнең төп максат – Искәндәр әфәнденең тарихка һәм әдәбиятка кагылышлы лекциясен тыңлау. Рәхмәт – бик эчтәлекле булды аңлаган кешегә. Практик ягы – дастаннар мәсьәләсе. Анысы өчен Дамир абыйны чакырдык. Балалар өчен дастаннарны эшләргә кирәк… Нәҗибә апа, сүзең бармы? Әйт! Әйтмичә калсаң, син үтерәсең.

Нәҗибә Сафина: «… ялгышкан булып чыктым. Дөнья бик пүчтәк икән»

Нәҗибә Сафина: Җәмәгать, дөнья турында яхшы уйлап бик каты ялгышканмын…

Ркаил Зәйдулла: Тема буенча сөйләшик…

Нәҗибә Сафина: … ялгышкан булып чыктым. Дөнья бик пүчтәк икән. Бүген дә «аһ, галимнәр килә» дип килдем. Безгә, чынлап та, галимнәрнең консультациясе бик кирәк. Мәскәүнеке түгел, конгрессныкы түгел – аларга ышанмыйм, татар аңа 40 тапкыр ышанып, 40 тапкыр абынып егылган. Башка милләтләрнең тарихи әсәрләрен барысын да рәттән укып барам һәм таң калам – «грамотная ложь – иң страшный әйбер». Без бүген тормыштан шулкадәр ерак, мәктәпләрдән шулкадәр ерак. Нинди дастан? «Саумы, балам?» сүзен аңлатып булмаган мәктәпкә…

Дамир Исхаков: Син белгәнне без дә беләбез.

Нәҗибә Сафина: Мин, Мәскәү консультантларына йөрергә кирәкме икән, дигән шик белдерәм. Мин Дамир Исхаковка, хәтта Батуллага күбрәк ышанам.

Ркаил Зәйдулла: Нигә «хәтта» дисең?

Нәҗибә Сафина: Юмор кичәсе белән гыйльми кичә – икесе ике әйбер…

Дамир Исхаков: Хәзер юморсыз булмый – үзең беләсең…

Нәҗибә Сафина: Галимнәр белән язучыларның әлегә кадәр берләшә алмавы безнең милләтне шушы хәлгә китереп җиткерде. «Галимнәр дөнья имин булсын өчен җиргә ирештерелгән» дип әйтелгән икән Коръән дип аталган рухи кануннар җыентыгында. Ә язучылар һәм шагыйрьләр турында «адашкан халык» дип әйткәннәр икән – болар икесе ике әйбер. Бүген мин бик җитди сүз тыңларга килдем. Тормышка аз гына якынрак сүз Солтан Шәмсидән чыкты. Безгә популяризация методы белән генә кешеләргә якын килергә мөмкин.

Ркаил Зәйдулла: Тәкъдимнәрне язып куйдык.

Нәҗибә Сафина: Мин җыелуларга каршы түгел. Йөгереп килдем…

Искәндәр Измайлов: Без консультация бирә алабыз. Аның механизмын булдырырга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Киләчәктә тәкъдим бар. «Казан утлары»нда Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк хан» романы чыгып килә…

Дамир Исхаков: Җыелышып, шуны туздырып ташлыйк, дисеңмени?

Ркаил Зәйдулла: Әлбәттә, аның серкәсе су күтәрми, күп язучылар кебек…

– Бик каты күтәрми, – дип сүземне кыстырып куйдым, Фирдүс үпкәсеннән зыян күргән кеше буларак.

Илнур Миргалиев: Темалар исемлеге төзелеп хат язылса, безнең галимнәр шул темалар буенча лекцияләр укыр иде. Бүген фикер алышу булды…

Ркаил Зәйдулла: Иптәшләр, минемчә, бик эчтәлекле сөйләшү булды. Киләчәктә бу очрашуларны дәвам итәчәкбез. Барыгызга да бик зур рәхмәт!

P.S.: Язучы белән тарихчының уртак хезмәтенең бер нәтиҗәсе буларак, Татарстан Язучылар берлегенең Рус секциясе җитәкчесе Ольга Иванова Сәиф Сараи турында китап язган. Язучы, теманы өйрәнү өчен, галимнәр белән аралашкан, Самара өлкәсенең Камышлы районында булган. Алар хәзер Ольга Иванованың китап презентациясен көтә, ди. «Сад Саифа Сараи» китабының беренчесе быел Татарстан китап нәшриятында Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә кертелгән. Ольга Иванова, дәшмичә генә, эшли дә эшли.

Intertat.tatar

Предыдущая статьяТатар никахы турында: «Икенче хатын алсаң, 2 бүлмәле фатир бүләк итәсең…»
Следующая статьяОт татарского языка откололи диалект татар Сибири
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя