Казакъларны һәм татарларны, Нур-Солтан һәм Казанны нәрсә бәйли? Тарихчы Илнар Гарифуллин үзенең комментарында ике халык һәм ике республиканың тарихы, туганлыгы һәм икътисады турында фикер йөртә. Тик бу гына түгел. Сүз Алтын Урда мирасына дәгъвалар турында да барачак.

Тарих

Хәзер татарлар да, казакълар да үзләрен Алтын Урданың төп варислары дип күрсәтә. Моңарчы Алтын Урданың көнбатыш өлеше, ягъни Ак Урда варислары — татарлар, ә көнчыгыштагы Күк Урда варислары — казакълар дигән ниндидер үзара аңлашылган компромисс бар иде кебек. Әмма соңгы елларда казакъ фәнни элитасының бер өлеше бу фикерне кире кагуын көчәйтә бара һәм бәйсез дәүләт шартларында мөмкин булган зур финанс ресурсларын казакъларны Алтын Урданың төп варислары итеп танытуга юнәлтә. Сәяси яктан Мәскәү контролендәге, тарих фәнен үстерүдә максатлы стратегиясе булмаган һәм акча кытлыгы кичерүче Татарстан исә моңа каршы тору өчен элеккедән калган мөмкинлекләрен генә кулланырга мәҗбүр.

Ә менә узган ел ахырында үзбәкләр Самарда Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенуларын игълан иткәч, көтелмәгәндә татарларның да, казакъларның да сәяси-тарихи мәнфәгатьләре бер-беренә туры килүе аңлашылды. Татар тарихында яман эз калдырган бу кешенең исемен шул рәвешле мәңгеләштерү ниятенә татарлар да, казакълар да кискен каршы чыкты.

Алтын Урда мирасы өчен көрәш: татар һәм казакъ карашы

Казакъларның Алтын Урдадагы татарлар урынына дәгъва итүе аларның Казакъстанның төньягында һәм Русиянең казакълар тупланып яшәгән кайбер төбәкләрендә элек-электән яшәвен нигезләү теләге белән дә аңлатыла. Ә чынлыкта хәзерге казакъ дәүләтчелегенең башлангычы булган Казакъ ханлыгы Алтын Урдадан түгел, ә 15-16нчы гасырда шактый көньякта оешкан Чагатай Олысыннан ярала.

Татар имамнары казакълар тормышында ислам ролен көчәйтүгә күп көч куя

Алтын Урда чоры өчен үзара шундый тарткалаш булса да, татарларның 19нчы гасырда казакъларның социаль үсешенә зур өлеш кертүен кире кагучылар юк. Исламның казакъларга тәэсире формаль рәвештә генә булган ул чорда татар имамнары аларның тормышында исламның ролен көчәйтүгә күп көч куя. Татар имамнарының миссионерлык чорында хәзерге Казакъстан җирләрендә мәчетләр генә түгел, дистәләрчә мәдрәсә дә ачыла. Казакъларның киләчәк элитасы татарлар төзеткән, җәдидчелек юнәлешендә белем бирүче шул мәдрәсәләрдә белем ала. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенең роле аеруча зур була. Анда казакъ халкының киләчәк элитасы уку белән беррәттән, кыргыз һәм казакъ балалары өчен гарәп имласындагы беренче әлифба басыла, 1913-1914 елларда казакъларның кулдан язылган «Садак» журналы чыга.

Казакъларның Алаш автономиясе дип аталган беренче тупраклы автономиясе татарларда да шундый ук хәрәкәт булган чорда, 1917 елда төзелә. Алаш автономиясе төзелү икенче Бөтенкыргыз корылтаенда (1917 елның 18-26 декабре) игълан ителә. Ә бер ай алданрак 1917 елның 20 декабрендә Уфада татар халкы Милләт мәҗлесе Идел-Урал штатын игълан итә. 1919 елда Кыргыз крае, ә 1920 елның августында хәзерге Казакъстанның зур өлешен үз эченә алган Кыргыз АССР (1920-1925) төзелә. 1924 елда кыргызлар аннан аерым республика булып аерылып чыга. 1920 елның маенда хәзерге Татарстан җирләрендә ТАССР төзелә.

Идел-Урал өлкәсен игьлан итү

Татарларның союздаш республика статусына ирешү өчен көрәше «солтангалиевчеләр» эше, ягъни фирка эчендәге беренче киңкүләм «чистартулар» белән тәмамлана. 1937 елгы Сталин конституциясен кабул итү алдыннан булган икенче омтылыш та кире кагыла. Казакъларның язмышы исә бәхетлерәк була һәм 1936 елның 5 декабрендә Казакъ АССР хәзерге Казакъстан җирләре белән РСФСРдан аерылып чыга һәм, тулы хокуклы союздаш республика статусын алып, Казакъ ССР дип атала башлый. Татарстан исә Совет берлеге җимерелер алдыннан тагын бер омтылыш ясап карый, әмма ансында да Русия кысаларында калып, үз хокукларын күпмедер дәрәҗәдә арттыруга гына ирешә ала.

Совет чоры үзенең ахырына якынлашканда казакъ милләтчелеге сәяси фактор буларак сизелә башлый. Мәсәлән, 1979 елгы Целиноград (1961-1992 елларда, хәзерге башкала Нур-Солтан) вакыйгалары. Анда казакълар үз республикаларында алманнарга автоном өлкә бирү идеясенә каршы митингларга чыга. Ә Совет берлеге таркалуның 30 еллыгы һәм бу ел башындагы хәлләр уңаеннан иң еш искә төшерелгәне — 1986 елның декабрендә Алматыда булган бәрелешләр. Ул чакта казакълар Мәскәүнең Казакъстан коммунистлар фиркасе үзәк коммитетының беренче секретаре вазифасына Геннадий Колбинны китереп куюына каршы күтәрелә. Иминлек көчләре белән бәрелешләрдә барлыгы 170-200 кеше һәлак булган дип исәпләнә. Күп кенә белгечләр бу вакыйганы ул чакта Казакъстан хөкүмәтен җитәкләгән һәм республикадагы әлеге иң югары кәнәфигә утырырга теләгән Нурсолтан Назарбаев эшчәнлеге белән бәйли.

Алтын Урда – төрки халыкның уртак ватаны

Шушы ике күтәрелешне берләштереп караганда, аларның барысы да казакъ халкында ресурсларны көчәйтү теләгенә нигезләнгән дияргә була — хакимият, финанс һәм башка ресурсларны туплап, казакъларның республикадагы тәэсирен арттыру. Әмма сүз республиканың хокукларын арттыру һәм һич тә бәйсезлек алу турында бармый. Балтыйк республикаларында, Грузия яки Азәрбайҗандагы кебек зур бәйсезлек хәрәкәтләренең Казакъстанда булмавы да шуның белән аңлатыла. Үз бәйсез дәүләтчелекләрен торгызу идеясе тирәсендә тупланган милли зыялыларның ниндидер бер тотрыклы төркеме дә булмый казакъларның. Шул сәбәпле, казакъларның Татарстанда Татар иҗтимагый үзәге тирәсендә тупланып республика кысаларыннан читкә дә чыккан татар халык фронты кебек, суверенитет өчен көрәш хәрәкәте булмый.

Гомумән алганда, Казакъстан Үзгәртеп коруны һәм Совет берлегенең төрле урыннарында күтәрелгән милли азатлык көрәшен сүлпән генә каршылый. Алай гына да түгел, Казакъ ССРда иң тәэсирле кеше булган Нурсолтан Назарбаевның 1991 елда бәйсезлеккә һич тә омтылмавы, киресенчә, Совет берлеген саклап калу өчен тырышуы күпләргә мәгълүм. Ул хәтта 1991 елның декабрендә берлек таркалып, өметләре чәлпәрәмә килгәнгә кадәр дә, яңартылган Совет берлегенең премьер-министры урынына билгеләнеп, Мәскәүгә күчү турында хыяллана.

Казакъстан өчен бәйсезлек күктән төшкән «өлгермәгән алма» кебек була

Ягъни, Казакъстан өчен бәйсезлек күктән төшкән «өлгермәгән алма» кебек була. Өлгермәгән дигәндә, анда милли зыялылар тирәсенә тупланган милли хәрәкәтнең оешмавы күз алдында тотыла. Һәм шунда ук бу бушлыкны Нурсолтан Назарбаев биләп ала. Шундый ук тәрәккыять, ватандашлар сугышы башланган Таҗикстаннан кала, Үзәк Азиянең барлык республикаларында да була. Аларның берсендә дә, Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә иҗтимагый тормышта демократия өчен ачылган мөмкинлекләргә карамастан, чын сәяси көчкә ия милли хәрәкәтләр оешмый. Шуның нәтиҗәсендә, анда барлыкка килгән яңа илләр бик тиз арада авторитар режимнар астында кала. Ул режимнар кайсындадыр көчлерәк, Кыргызстанда исә беренче инкыйлаб нәтиҗәсендә җимерелүгә кадәр йомшаграк була.

Казакъ милләте

Күп кенә белгечләр фикеренчә, һәм алар бәлки хаклыдыр да, Казакъстан казакъ милләтен булдыру эшенә шушы көннәрдә генә ныклап кереште. Казакъ милли элитасының Совет берлеге таркалганнан соң иң курыккан нәрсәсе илнең төньяк өлешенең аерылуы иде. «Урыс дөньясы» тарафдарлары ул җирләрне «Көньяк Себер» дип атый. Совет чорында анда күпчелекне урыслар тәшкил итә, шулай ук шактый гына украиннар, алманнар, татарлар һәм хәзерге Русиядәге башка халыклар да яши, казакълар бик аз була, ә кайбер урыннарда хәтта булмый диярлек.

Бәйсезлек елларында бу куркыныч вазгыять төзәтелә, моның өчен хәтта илнең башкаласын да көньяк-көнчыгыш чиккә якын булган Алматыдан үзәктәрәк урнашкан Астанага (2019 елда Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәч Нур-Солтан дип үзгәртелде) күчерәләр. Совет берлеге җимерелгәнчегә кадәр күбрәк авыл җирләрендә яшәгән, башкаларга караганда күбрәк бала табучы казакъларның шәһәрләргә күченүе дә моңа ярдәм итә. Шулай ук, казакъ булмаган халыкларның акрынлап Русиягә күченүе дә күзәтелә. Әмма кайбер башка элекке совет республикаларыннан аермалы буларак, күпләп күченүләр булмый. Хәтта күченеп киткән урысларның да бер өлеше республикада икътисади вазгыть тотрыклылангач кире кайта. Һәрхәлдә төньяк җирләр мәсьәләсе хәл ителә. Әмма болар этник миграция мәсьәләләре генә.

Ә казакъларның дәүләт дәрәҗәсендәге милләт булдыру эше берничә ел элек кенә башланды. Моңа 2014 елдагы Кырым вакыйгаларыннан соң Русиядәге югары җитәкчеләрнең казакъларның үз дәүләте булмаган дигән сүзләре этәрде. Шуның нәтиҗәсендә тарихи мирасны фәнни дәрәҗәдә генә түгел, кинематограф аша да таныту эшенә күбрәк игътибар бирелә башлады. Милләт төзү эшенең иң югары ноктасы былтыр казакъ телен кирил хәрефләреннән латин язуына күчерү булды. Русия казакъ теленә бәйле бу үзгәрешне андагы урысларның хокукларын бозу дип күрсәтергә тырышса да, ул тема тиз арада онытылды һәм аны хәзер Русиянең пропаганда медиасы гына күтәргәләп ала.

Ырулар бүленеше һәм территорияне саклап калу

Гыйнвар вакыйгалары казакъ милләтен кору эшендәге иң йомшак урынны күрсәтте. Ул — ырулар бүленеше, ягъни бер этнос эчендәге төрле ыруларга бүленү. Казакълардагы бу күренеш борынгы тарихтан ук килә. Анда этник яктан да чыгышлары белән төрле булган өч жус (казакъ ыруларының борынгы берләшмәләре) — Өлкән, Урта һәм Кече жуслар 18нче гасырда берләшү нәтиҗәсендә Казакъ ханлыгы төзелә һәм ул соңрак Русия империясенә кушыла. Казакъстан бәйсезлеге чорында ырулар бүленеше бетми, киресенчә, көчәя генә. Казакълар бу ырулар бүленешен дөрес һәм хәтта казакъ этномилләтенең өстенлеген күрсәтүче, «чын күчмә халык» рухын сакларга ярдәм итүче күренеш дип саный. Ләкин бу һич тә уникаль күренеш түгел, һәм милләт оешу барышында, җәмгыятьтәге тәррәкыять кануннары нигезендә, ул юкка чыгарга тиеш. Шуңа күрә ныклап оешкан һәм тулысынча танылган милләтләр арасында андый ыру бүленешләре юк. Казакъстанда исә дәүләт бер яктан бердәм казакъ милләтен оештырырга тырышты, һәм шул ук вакытта хакимияттәге элиталар ырулар бүленешен сәяси практика буларак саклап калуны алга сөрде.

Көнбатыш Казакъстанда, ягъни элекке Кече жуз җирләрендә кайчандыр күчмә тормыш алып барган нугай татарларының варисларына исә иң аз өлеш тиде, «рәнҗетелделәр». Көнбатыш Казакъстанда нефть, газ чыгарыла, ә акчалар күбрәк башкала Нур-Солтан һәм Алматы якларына агылганда, элитада исә бары тик диярлек Өлкән (Нурсолтан Назарбаев белән президент Касым-Җомарт Токаев та шул төркемнән) һәм бераз Урта жуз (күбрәк иминлек хезмәткәрләре, хәрбиләр) вәкилләре генә булганда казакъларның бу төркеме үзләрен мәхрүм ителгән дип санады. Ел башындагы протестларның нәкъ менә Актау һәм Җаңаөзен шәһәрләрендә башлануы да тиктомалдан түгел. Нефть чыгару үзәге булган Җаңаөзендә нәкъ 10 ел элек нефтьчеләрнең протест күтәрелеше утлы корал белән бастырылган иде.

Хәзер казакъ милләтенең төп сәяси проблемы — урыс телле төньяк җирләре түгел, ә үзләре арасындагы ырулар бүленеше. Ыруларга бүлүне бетерми торып, чын бердәм сәяси казакъ милләтен оештыру да, илнең территориясен ныклап контрольдә тоту да мөмкин булмаячак. Ә Казакъстан кебек зур ил өчен 19 млн халык әле бик аз. Сәяси тотрыксызлык дәвам иткәндә ырулар бүленеше казакъ дәүләчелегенең җимерелүенә, сепаратизмга китерергә мөмкин йомшак урын уын булып кала. Нинди генә сәяси карашта булмасыннар, хәзерге казакъ патриотлары алдындагы төп бурыч демократияләштерү һәм сәяси реформалар уздыру гына түгел, ә ыруларга бүленүдән дә арыну булырга тиеш. Территориянең зурлыгын исәпкә алып, илнең бер өлеше дә үзен кимсетелгән дип хис итмәсен өчен, бәлки эчке федеральләштерү турында да уйларга вакыт җиткәндер, әлбәттә икътисади яктан. Казакъ милләтен берләштерүнең бердәнбер юлы — ырулар бүленешен бетерү. Һәм сәер яңгырарга мөмкин булса да — бу безнең халыкларны туганлаштыра. Казакълар алдында ырулар бүленешен бетерү бурычы торса, безгә бердәм татар милләтен төрле сәбәпләр табып, ясалма рәвештә читтән бүлгәләү тырышлыкларына нык каршы торырга кирәк. Казакъстан мисалында моның мөһим нәрсә булуын ачык күрәбез. Андый бүлгәләнеш китсә, хәтта бәйсез дәүләтең дә тулы гарантия була алмый.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

 

Предыдущая статья«Туган җир» Васил Габтелгаяз улын туган көне белән котлый
Следующая статьяВ Казани состоялась конференция татарских краеведов
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя