Безнең заманда татар теленең статусы турында сүз күтәрелгән вакытта күберәк республика дәрәҗәсендә сөйлиләр. Аерым татар телен генә алсак, ул әлбәттә Татарстан һәм Башкортостанга кагыла. Ә шул ук вакытта, тарихка карасак, милли мәсъәләләрне төбәк кенә  түгел, җирле дәрәҗәдә дә чишергә тырышканнар.

1930 елда СССРда волостьлар урынына районнар барлыкка килә. Шул ук вакытта үз милли республикаларыннан, автономияләрдән читтә яшәүче, һәм муниципалитет чикләрендә аерым милләт компактлы яшәгән  урыннарында милли районнар булдырыла.

Милли районнар үз территориясендә шул ук исемдәге халыкның телен рәсми тел буларак кертәләр. Һәм әлеге тел дәүләт органнарында рәсми эш башкаруда кулланыла. Бу телдә  җирле хакимият тарафыннан оештырыла торган барлык массакүләм чаралар үткәрелә. Мәгариф системасы шул ук телдә төзелә.

Шул ук вакытта 1920 елларда күп кенә төбәкләрдә, туган телне һәм җирле халыкның милләтен билгеләр өчен, тел экспедицияләре оештырыла. Милли районнарны төзү һәм бигрәк тә теге яки бу телдә укыту турында карар кабул итү, әлеге комиссияләрнең нәтиҗәләренә нигезләнә.

Милли районнар һәм авыл советлары төзү турындагы карар төбәк  хакимиятләр тарафыннан кабул ителә. 1920-1930 елларда милли районнар һәм авыл советлары төзү практикасы, коренизация сәясәте белән бәйле рәвештә киң таралган була, әлеге территориаль берәмлекләр рәсми рәвештә административ-территориаль бүленеш иерархиясенә керә. Милли статус алу өчен район халкы саны буенча билгеле бер критерийларга җавап бирергә тиеш иде.

Мәсәлән, 1924-1925 елларда Украина ССРда саннар буенча милли районның 10 меңнән дә ким булмаган кеше, ә милли авыл советы 500дән дә ким булмаган кеше булырга тиешлеге ачыкланган. Шул ук вакытта милли район эчендә чит милләт авыл советлары эшләргә мөмкин булган (мәсәлән, татар милли районы эчендә башкортта, урыста яки чувашта  авыл советлары булырга мөмкин). РСФСР территориясендә 1933 елның 1 декабрендә 117 милли район  һәм 3 меңнән артык авыл советы була.

Төгәл генә милли районнар исемлеге 1934 елда чыккан  Административно-территориальное деление Союза ССР на 15 июля 1934 года. дигән китапта бастырылган.

Ләкин 1937 елның 17 декабрендә ВКП(б) Үзәк комитеты политбюросы «милли районнарны һәм авыл Советларын бетерү турында» карарны раслый, анда милли районнар һәм авыл советлары булу «аларның халыкларының милли составы белән акланмый», моннан тыш, махсус тикшерү «бу районнарның күбесенең корткыч максатлары белән халык дошманнары тарафыннан булдырылуын»ачыклый. Шуңа күрә ВКП(б) Үзәк комитеты «махсус милли районнар да, авыл советлары да алга таба яшәүне максатка ярашлы түгел» дип таныды. Шуңа күрә Украина, Казахстан Үзәк комитеты, Ерак Көнчыгыш, Алтай һәм Краснодар крайкомнары, Кырым, Оренбург, Ленинград, Архангельск өлкә комитетлары, аларның территорияләрендә милли районнар һәм авыл советлары урнашкан, 1938 елның 1 гыйнварына ВКП(б)Үзәк комитетына бу районнарны гадәти районнарга һәм авыл Советларына үзгәртеп кору юлы белән бетерү турында тәкъдимнәр тапшырырга. Шуннан соң барлык Милли районнар һәм милли авыл советлары гадәти районнарга һәм авыл Советларына үзгәртеп кору юлы белән бетерелә.

Сорау туа — ә нихәтле соң татар районнары булганнар, һәм кайда алар урнашкан булганнар. Бу районнар саны билгеле, һәм хәзерге көндәдә анда компакт рәвештә татарлар яши. Бу Чувашияда урнашкан Шыгырдан районы, Омск өлкәсендәге Усть-Ишим районы, Нижгар өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы, Мордовиядагы Лямбир районы, Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка районы, Марий Эл республикасындагы Бәрәңге районы,  Самара өлкәсендәге  Камышлы районы.

Ләкин иң күп татар районнары Башкортостанда билгеләнгән була . Бу мәсәлән Аургазы, Бакалы, Балтач, Бүздәк, Стерлибаш, Туймазы, Кырмаскалы, Киргиз-Миякә,  Кушнарен (в те времена назывался Топорнинский), Учалы, Чакмагыш һәм Чишмә районнары. Шулай ук “Кызыл Башкирия” исемле рәсми гәзитенең битләрендә аерым “татар районнары” дип, уртак атама 1930-елларда актив рәвештә кулланыла. 1930 елларда мондагы районнарда татарның шактый булуы һәм татарлар үз мөнфәгатләрен якларга көчләрен булуын ачыктан ачык күрсәтә. Ә инде ния Башкортостан эчендә татар районнарының күп булуы, бик гади аңлатыла – чөнки 1920 елда бу районнарның күбесе Тататарстанга кушылырга тиеш булган була. Ләкин 1922 елда хокукларны, кануннарны бозып Башкирия эченә кушалар. Шуңа күрәдә бу районнрга “татар милли” статусны бирү – шул канунсызлыкны ничектер кәметер өчен эшләнелә.

Һәм бу татар районнарын яңадан кайтару идеясы юкка чыкмый. Мәсәлән 1990 елның 8 сентябрендә Башкортостанның Дәүләт суверенитеты турында декларация проектын әзерләгәндә, БАССР ТИҮның киңәйтелгән пленумы була, анда төп мәсьәлә республика статусын үзгәртү проблемасы тора. Резолюциядә башкорт, рус татар телләренә дәүләт теле статусын бирү таләбе куелды.  Моңардан тыш халыкларның милли авыл советларын төзүгә, шулай ук хакимият органнарында аларның пропорциональ вәкиллекләренә хокукы расланды.

Милли районнар яңадан торгызу мәсьәләсе әледә бик актуал булып тора. Әлеге Русия Федерациясында, 12 төбәктә милли районнар бар. Ләкин 1930 еллардагы сыман аларның саннары шактый кәмерәк, һәм ачык хокукый статуслары билгеләнмәгән. Һәм алар арасында бер татар районыда юк. Ә татарлар бит Евразияда иң сибелеп яшәгән халык, шуңа күрә татар милли районнарны аякка басуы актуаллыгын югатлтмый. Чөнки 1930 елларда булган татар милли районнары территориясында әлеге көндәдә татарлар яши.

Заглавное фото: источник — «Учалинская газета»

Предыдущая статьяИзмайлов и Исхаков уничтожают доводы сибирских сепаратистов и учёных-языковедов, раскалывающих татар
Следующая статьяДамир Исхаков: о татарских дастанах
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя