Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды. Әлеге тәкъдим икътисадчыларда фикер каршылыгы уятты. Кайбер белгечләр моның артында милли республикаларны юкка чыгару сәясәте ята дип саный.

Татарстанны күрше төбәкләр белән кушып, Идел буе агломерациясе булдырырга мөмкиннәр. Аның үзәге булып Татарстан тора ала. Әлеге тәкъдим белән 21 гыйнварда Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыкты. Ул моннан республика отачак дип кат-кат ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов моның белән ризалашып, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Ул Татарстан янәшәсендәге төбәкләрне, аеруча Башкортстанны телгә алды.

Бүгенгә кадәр Татарстан үз җирлегендә өч агломерация кору турында әйтеп килде. Бу турыда канун буларак кабул ителгән «Татарстан 2030» стратегиясендә дә язылган. Аерым алганда, республикада Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерациясен кору турында сүз бара.

Шәһәр агломерациясе (лат. agglomero — кушам) — торак пунктларының, нигездә шәһәрләрнең катлаулы, күпкомпонентлы динамик системга компакт берләшүе.

Кудрин Татарстанның бу планы белән килешмәвен күрсәтте һәм күрше төбәкләр белән берләшергә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, республика үзенә базар һәм хезмәт ресурсын алачак.

«Татарстанда 4 миллион кеше яши. Русиянең язмышын халыкара дәрәҗәгә туры килә торган зур агломерацияләр хәл итәчәк. Татарстанның нәтиҗәле, энергияле һәм максатчан булуына карамастан, көче җитәрлек түгел. Моның өчен 8, 9, 12 миллион кеше яши торган төбәк кирәк», диде ул.

Кудрин әлеге тәкъдим белән беренче тапкыр гына чыкмый. 2017 елда ул Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерергә кирәк диде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беркем белән дә берләшергә җыенмавын әйтте.

Бу тәкъдим артында төбәкләрне берләштерү сәясәте дә ятарга мөмкин. Әлеге фикер Мәскәү тарафыннан әледән-әле яңгыратылып тора. Узган ел Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин Русиягә 85 төбәк кирәкми дип белдергән иде.

«Бу мөмкин эш түгел»

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич моны тормышка ашмый торган проект дип саный.

Наталья Зубаревич

«Кем нәрсә генә әйтмәсен, бу мөмкин эш түгел. Казан агломерациясе бар. Хәтта Чаллыны да аның агломерациясе дип санап булмый. Арасы ерак. Шуңа моны тормышка ашыру мөмкин түгел. Агломерацияләр алай үсеш алмый.

Ни өчен дигәндә, аның кадәр кеше саны юк, башка шәһәрләр үз төбәкләренең административ үзәге булып тора. Алар үзләре агломерация оештыра. Әйтик, Самар-Тольятти-Новокуйбышевски. Тагын ни кирәк? Мин аңламыйм. Татарстан кысаларында болай да агломерация бар. Казан яши торган агломерация. Калганнары шәһәрләр һәм аларның тирәсендәге җирлекләр. Шуңа да һәрбер тәкъдимгә җавап кайтарырга кирәкми. Бу тормышка аша торган эш түгел.

Русия субъектлары белән агломерацияне бутарга кирәкми

Федерация субъекты Конституциядә язылган структура. Ни рәвешле төбәкләрне агломерациягә берләштереп була? Мин моны аңлый алмыйм. Агломерация – ул тыгыз элемтәләре булган урбанлаштырылган җирлек. Шуңа да Русия субъектлары белән агломерацияне бутарга кирәкми. Бу – төрле әйберләр.

Бу – Кудринның фикере генә. Русиядә төбәкләрне эреләндерүне башлар алдыннан күп тапкыр уйларга кирәк. Бу зур куркыныч тудыра, ул кешеләргә ошамаячак. Аллага шөкер, әлегә моңа тимиләр һәм дөрес эшлиләр. 8-10 миллион кешелек төбәк дип кем әйткән? Калифорниядә 35 миллион кеше яши. Массачусетста халык азрак. Анда (АКШта) кечкенә штатлар бар. Бу бернинди агломерациягә дә, урбанлаштыруга да кагылмый. Бу – административ бүленеш. Агломерация – ул хезмәт һәм эшмәкәрлек тыгыз бәйләнештә булган шәһәрләр», диде ул Азатлыкка.

«Моннан зыян юк»

Татарстанга бу зур мөмкинлекләр ача, дип саный төбәк инвестицияләр агентлыгы берләшмәсе президенты, ислам икътисады белгече Линар Якупов. Шул ук вакытта агломерация булдырыр өчен зур киртәләр дә бар ди ул.

Линар Якупов

«Башка төбәкләр белән агломерация булдырыр өчен иң элек транспорт инфраструктурасы булырга тиеш. Бу машина юллары гына түгел, тиз йөрешле поездлар өчен тимер юллар, очкыч һәм башкалар. Әгәр дә төбәкләр арасында транспорт мәсьәләсе чишелсә, агломерация үзеннән-үзе килеп чыга торган әйбер. Идел буе төбәген алганда, без үзәктә торабыз. Башкалабыз үзе дә янәшәдәге биш район белән Казан агломерациясен тәшкил итә. Төрле төбәкләрдән кешеләр мөмкинлекләр күп дип монда тартыла. Шәһәрләр арасында транспорт инфраструктурасы эшләнсә, А ноктасыннан Б ноктасына кадәр барып җитсә, ул вакытта моны үсеш территориясе дип санарга була. Гомумән, 8-10 миллион кешелек зур агломерациягә омтылырга мөмкин дип уйлыйм.

Башка төбәкләр белән агломерация булдыру өчен транспорт инфраструктурасы булырга тиеш

Бүген Татарстанның күрше төбәкләр белән транспорт инфраструктурасын яхшы дип әйтеп булмый. Кайбер субъектлар арасында тимер юл бәйләнеше юк. Ике төбәк чигендә юлларның бөтенләй булмавы мөмкин. Иң мөһиме – юлларны яхшыртырга кирәк. Әгәр дә моны икътисади агломерация дип күрсәк һәм дөрес элемтәләр урнаштырылса, Русиянең башка агломерацияләреннән бу кызыграк күренә.

Географик яктан караганда, без Идел буеның иң үзәгендә торабыз. Соңгы елларда Татарстанда башкарылган эшләр пилот проект буларак та барды. Парклар булсынмы, шәһәр үсешеме, төзелеш, икътисад, халык саны артуын караганда да Казанның мөмкинлекләре зур.

Мин моннан зыян бар дип әйтә алмыйм. Агломерация дигәндә, ул күбрәк кооперация мәсьәләсенә кайта. Бөтен әйберне дә бер шәһәрдә җыеп эшләргә кирәк дигән сүз түгел. Урыннардагы элемтәләрне үстереп, синергия нәтиҗәсе алып, Русия төбәкләре арасында Идел буен икътисад һәм үсеш ягыннан алга чыгарырга мөмкинлек зур», диде Якупов Азатлыкка.

«Бу республиканы йомшарту, яисә бетерү өчен эшләнә»

Галим Дамир Исхаков Кудрин тәкъдиме артында сәясәт ята дип саный.

Дамир Исхаков

«Бу республикаларны йомшарту, яисә бөтенләй бетерү өчен эшләнгән әйбер. Яңа проект түгел. Идел буе округын оештыру да шуның яралгысы иде. Хәзер Мәскәүдәге кайбер даирәләр моны икътисади яктан корып, республикаларны эчтән йомшарту турында уйлый. Беренчедән, Татарстанга моннан куркырга кирәк түгел. Идел буен ничек кенә бөксәң дә, анда татарлар күп булып чыга. Бу төбәкләрдә 4,5 млн татар яши. Моның безнең файдага булуын белү өчен сынау үткәрергә була. Әгәр дә бу агломерациягә Башкортстан да кушылса, без килешәбез дип әйтергә кирәк. Шуннан соң аларның чын теләкләре күренәчәк. Әгәр дә Башкортстан кушылмаса, без килешә алмыйбыз дияргә була.

Әгәр дә бу агломерациягә Башкортстан да кушылса, без килешәбез дип әйтергә кирәк

Әгәр дә Киров, Сембер кебек дотацион төбәкләр белән берләштерсәләр, татарлар саны кимиячәк. Бу очракта эшләр авыраячак, чөнки бүген Татарстан эчендә дә миллилекне саклап булмый. Гәрчә, халыкның яртысыннан күбрәге татар булса да. Яңа шартларда миллилекне саклау механизмнары авыраячак. Бу вакытта хакимият татар кулында булмаячак. Ул төрле якларга тарала. Үзеңнең мәнфәгатьләреңне үткәреп булмаячак. Әлегә аның сәяси ягын күрсәтмиләр. Бу берләшмә эчендә парламент буламы, ул ничек эшләячәк – без әлегә аның бер ягын гына күрәбез. Безгә яхшы булачак дип кәнфит чыгарып салалар, ә менә ничек булачагын аңлатмыйлар.

Хәзер демократия юк. Барысы да Мәскәүгә тартылган. Шуңа күрә монда федераль үзәк үз урынын саклап кала, ә без югалтабыз дигән сүз. Татарстанга миллионлаган ярлы кешеләрне кушудан нинди файда булсын? Беренче чиратта, шуны уйларга кирәк», дип сөйләде Дамир Исхаков Азатлыкка.

«Бу – кирәкле сәяси, икътисади реформалардан качу»

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин сүзләренчә, Кудрин тәкъдим иткән модель агломерация кысаларына туры килми.

Таһир Дәүләтшин

«Кудрин аңлаган агломерация ул икътисад фәненә туры килми. Агломерация – ул транспорт, икътисади, мәдәни бәйләнешләре булган бердәм үзәккә бәйле торак пунктлар. Мисал өчен, Казан агломерациясендә төп үзәк булып Казан шәһәре тора. Аның тирәсендәге районнар, җирлекләр башкалага бәйле үсеш ала. Монда Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Арчаны кертергә була. Бу аз-маз агломерациягә туры килә. Әмма халык саны аз һәм торак пунктларның җәелгән булуы, икътисади бәйләнешләр булмавы һәм җитештерү оештырылмавы сәбәпле моны тулы агломерация дип атап булмый. Казан агломерациясен оештырыр өчен транспорт, икътисади бәйләнешләрне ныгытырга кирәк. Казаннан Чаллыга кадәр бушлык. Хәтта аларны да берләштереп уртак агломерация ясап булмый.

Кудрин аңлаган агломерация ул икътисад фәненә туры килми

Бүген Русиянең киләчәген төрлечә күрәләр. Кудрин менә шулай күрә. Хөснуллин төбәкләрне эреләндерергә тәкъдим итә. Әмма болар бернәрсәне дә хәл итми. Анда сүз идарә итүне оптимизацияләү турында бара. Хәтта икътисад та түгел. Бәлкем бу миллиард сумны янда калдырырга ярдәм итәр. Шулай да икътисадны күтәрер өчен зур реформалар кирәк. Алар моңа барырга теләми. Шуңа да бу буш сүз.

Кудринның тәкъдимен тирәнрәк карасак, ул төбәкләрнең мөстәкыйльлеген киметеп, агломерация белән идарә итүгә күбрәк ирек бирү яклы. 20 ел элек Русиядә федераль округ булдырдылар. Бернәрсә дә барып чыкмады. Кудринның тәкъдиме бу идеядән берничек тә аерылмый. Алар кирәкле сәяси, икътисади реформаларга барырга теләми», диде ул Азатлыкка.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова «мондый шикле проектларга ризалык биргәнче, иң башта уйларга кирәк – Татарстанга файдагамы, зыянгамы бу», ди.

Фәүзия Бәйрәмова

«Идел буе агломерациясе төзелгәч, Татарстан республикасы каламы, әллә шушы яңа берләшмә тарафыннан йотыламы? Казна кем кулында булачак, акчаны кайда ничек, кем бүлә? Ул агломерациянең үзидарә структуралары буламы, булса, алар кемгә буйсына? Бер Казанга ике тәкә башы сыямы? Әле Казанның үз хакимият башлыгы да бар бит, өч тәкә була икән… Бу агломерация җитәкчеләре сайлап куеламы, Мәскәү тарафыннан билгеләнәме? Бу сорауларга җавап юк бит,» ди ул.

Аның фикеренчә, агломерация төзелгән очракта татар теленә урын калмаска мөмкин.

«Кушылганда, берләшкәндә, кемдер ота, кемдер оттыра, кемдер йотыла, кемдер юкка чыга. Мөстәкыйльлекне бирү хисабына Идел буе агломерациясенә кереп, татар халкы оттырырга, ә Татарстан бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. «Агломерациянең үзәге сездә була», дигәнгә дә кызыгырга ярамый, ул үзәкне теләсә кайсы вакытта үзгәртеп булачак», диде Фәүзия Бәйрәмова.

Источник: https://www.azatliq.org/a/31667543.html*

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя