Башкортстанда туган телләр турында социологияне өйрәнгән галимә Айгөл Хәлиуллина милли республикаларда ана телен өчен аерым мәгариф стандартлары булдырырга кирәклеген әйтә.

Апрель азагында Казанда үткән «Русия федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе» дип аталган V русиякүләм фәнни-гамәли конференциядә яңгыраган кызыклы чыгышларның берсе Башкортстанда ана теле турында социологик сораштыруларга нигезләнгән иде. Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенә караган Этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре Айгөл Хәлиуллина чыгышы «Этник идентлык формалаштыруда тел факторы» дип аталды. Ул кемнәрнең кайсы телне үзенең туган теле дип тануы турындагы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнә. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләрен Азатлык укучыларына да тәкъдим итәбез.

Айгөл Хәлиуллина 2014, 2018 һәм 2019 елларда уздырылган өч социологик сораштыру турында сөйләде.

  • 2014 елгы сораштыру «Башкортстанда хәзерге этник процесслар: миллилек, идентлык һәм толерантлык» дип атала. Анда катнашкан мең кешенең 361е урыс, 295е башкорт, 254е татар һәм 90ы башка милләтләрдән.
  • 2018 елгы «Миллилекнең чагылышы һәм күпмилләтле төбәктә яшьләрнең яңа социаль-икътисади чынбарлыкка адаптацияләнүе» сораштыруында 17-20 яшьләрдәге 585 кеше катнашкан (195 урыс, 157 башкорт, 193 татар, калган 42се башка милләтләрдән).
  • 2019 елгы «Башкортстанда хәзерге этномәдәни процесслар: миллилек, тел, дин» сораштыруында 799 кеше катнашкан (264 урыс, 224 татар, 179 башкорт, калган 131е башка милләтләрдән).

Сораштыруларда барлык эре һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрдән дә, төрле районнарның авыл җирләреннән дә респондентлар катнашкан.

Айгөл Хәлиуллина
Айгөл Хәлиуллина

Айгөл Хәлиуллина әйтүенчә, төрле еллардагы сораштырулар нәтиҗәләрен анализлау шуны күрсәтә: «Үз милләтенең телен үзенең ана теле дип тану кимегән һәм башкортларда 87,2 процентка, татарларда 87,9 процентка, башка халыкларда 59,5 процентка калган. Соңгы елларда Башкортсан урысларының милли телләрне үзләштерә башлавы күзәтелә. Урысларның 93,6 проценты үзләренең ана теле дип урыс телен таныган. Калган 6,4 процент башкорт һәм күбрәк өлеше татар телен атаган.» Күрәсең, алар катнаш гаиләләрдә үскән кешеләрнең җаваплары булгандыр.

Бу хисап турында фикер алышканда урыслаштыру ул табигыйме яки ясалмамы процесс дигән дискуссиягә дә кереп киттеләр. Конференциянең пленар утырышында чыгыш ясаган Эмиль Паин бу уңайдан Испаниядәге Каталонияне һәм Британиядәге Уэльсны мисал итеп китерде. Ул төбәкләрдә җирле телләрне дәүләт системына киңкүләм кертү юкка чыккан диярлек телләрне яңадан аякка бастыру мөмкинлеге биргән. Ягъни телне киңкүләмдә саклау мәсьәләсе беренче чиратта аңа кануни статус биреп ул канунны гамәлдә куллану мәсьәләсенә бәйле.

Чыгышын йомгаклап, Хәлиуллина «Русия федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе» кысаларында күпмилләтле төбәкләрдә тел сәясәтен гамәлгә ашыру өчен, ана телләренә өйрәтүнең яңа федераль стандартларын булдыру кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, туган тел буларак мәктәптә өйрәнелә торган тел туган тел (өйдә сөйләшү теле) булмаган укучылар өчен аерым стандарт булдыру кирәк. Бу очракта милли республикалардагы мәктәпләрдә телне өйрәтү туган (беренче) телне өйрәнүдән башкачарак булырга тиеш», ди Айгөл Хәлиуллина.

Источник https://drylbellxgw3z.cloudfront.net/a/31844822.html

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя