Язның беренче көнендә, Казанда никах мәҗлесләре уза торган популяр залларның берсендә, татар зыялылары «татар никахы» төшенчәсенә аңлатма, татар никахы башка милли никахлардан аерыламы, ул нинди булырга тиеш, дигән сорауларга җавап бирергә тырышты.

Катнашучылар: Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, никахларны алып баручылар Марсель Әхмәдуллин, Руслан Габитов, Ильяс Халиков.

Сүзне «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева башлады.

Хәзер туй түгел, ә никах туен үткәрү модага керде. Бу – бик яхшы күренеш, ләкин кеше югалып кала, чөнки сораулар күп, ә тулы мәгълүмат алырлык чыганак юк. Шуңа безгә бик күп сораулар килә. Фольклорчылар, дин әһелләре әзерләгән китапларда мәгълүмат табарга була, ләкин кеше җиңел әйбергә күнеккән. Проектның максаты – алтын урталыкны табып, бер кулланма, әсбап булдыру. Дин әһеле, фольклорчы, мәҗлесне алып баручылар үз сүзләрен әйтергә тиеш. Без, барлык якны тыңлап, никах мәҗлесен үткәрү буенча ярдәмлек булдырырбыз, дип ышанам.

Татар никахын үткәрү буенча төп әсбап булырга тиеш. Анда, төбәкләргә бәйле рәвештә, һәр якның үз йоласы өстәлер, ә без төп «умыртка баганасын» ясап куярга тиеш, – дигән максатта торуын аңлатты баш мөхәррир.

«Никах туйларын кафеда үткәргәндә милли үзенчәлекне саклап булмый»

Татар никахы турындагы фикер алышуны Җәлил хәзрәт башлады.

Татар никахы татар телендә үтәргә тиеш, дияр идем, татарча белмәгән яшьләребез дә кавыша. Русча белмәсәм дә, кайвакыт русча да сөйләргә туры килә.

Хәзер никах туе актуальләшеп бара. Без яшь вакытта шундый заман иде: никахта да аракы эчәләр иде. 90нчы елларда туйны аракысыз ясап булуын исбатларга кирәк иде. Бүген инде моңа бик күп кеше ышанды. «Коры» туй гына булганчы, никах белән туй бергә кушылып узса, эчтәлеклерәк була, дип саныйм. Никах туйларын кафеларда үткәргәндә милли үзенчәлекне саклап булмый. Мин үзем, никах өйдә үткәрелергә тиеш, дип саныйм. Ул гаилә бәйрәме бит инде. Өйгә кергәндә узарга тиешле йолалары да бар.

Туй белән никахны бергә кушып үткәргәндә, 200әр кеше чакырабыз. Алып баручының кайвакыт дин буенча мәгълүматы булмый, иң беренче итеп: «Ничә минутта укыйсың?» – дип миңа кычкыра. Кеше бит никахка җыела, шоу карарга түгел, анда нәсихәт тә булырга тиеш.

Кайвакыт «Ак калфак» турында миннән дә төрле сүзләр чыгып китә, әмма менә «бу йолаларны дөрес итеп башкарып була» дигән фикерне күтәреп, Кадрия Рәисовна берничә ел бәргәләнә инде, – дип, хәзрәт сүзне Кадрия ханымга тапшырды.

«Элек егет ягыннан да сандык килгән»

Кадрия Идрисова кайбер йолалар турында сөйләде.

Без никахны ничек күзаллыйбыз? Бүген егет белән кыз кайтып төште дә, әти-әни тиз генә әзерләнде, никах укыттылар да – шуның белән бетте. Алай түгел. Никах «ярәшү»дән башлана. Тагын «аклану» дигән әйбер бар. Болар икесе – ике күренеш.

«Аклану». Кыз йортына кияүнең берәр туганы һәм тагын бер кеше килә (ул туган булмаска да мөмкин). Монда сөйләшү була. «Сез кызыгызны безнең егеткә бирәсезме?» Калымнар, чыгымнар – барысы да сөйләшенә. Бу – «аклану» була. Әти-әни риза булса, кыз ягыннан ак сөлге бирелә. Ул сөлге егетнең коймасына эленә. Самара якларында бу күренеш бар. Сөлгене чиктерүчеләр дә бар.

Никах туе кыз белән егетне тормышка әзерли. Кыз ягыннан ястыкчылар һәм мендәрчеләр була. Мунчачы кызлар булган. Егет килергә 3 көн кала, кызны мунчада юындырганнар да, мунчаны бикләп куя торган булганнар. Аннан соң инде кыз белән егет мунчасы була.

Егет калым өчен дә күпме әйбер әзерләнгән. Элек егет ягыннан да сандык килгән. Без шушыларны тормышка кайтару өстендә эшлибез, – дип аңлатты ул.

«Кыз сораганнан соң, кайнанам бөтенләй башкага әверелде»

Фәнзилә Җәүһәрова кайбер гадәтләрнең юкка чыгуы табигый хәл булуын әйтте. Ул, кыз сорау ничек узарга тиеш булуын да аңлатырга кирәк, ди.

Никах мәҗлесе, әлбәттә, кыз ягыныкы. Никах укытмыйча, ата-ана кызны чыгарып җибәрә алмый, бу – ата-ананың йөз аклыгы.

Кафеда үткәргән вакытта, никахка бәйле бик күп ышанулар юкка чыга. Без кияүгә чыккан вакытта, традиция нигезендә эшли торган муллалар бар иде. Мин хәтерлим: никах догасын укый башлаганчы, бөтен ишекләрне, капкаларны бикләп куялар иде. Олы яшьтәге бер җиңгә була, ул берсен дә кертми дә, чыгармый да. Ни өчен? Яшь пар арасыннан җил дә үтәргә тиеш түгел, дигән гыйбарәгә ышанганнар. Традицияләр китеп бара, мин аны начар дип исәпләмим, бу – табигый хәл.

Кафеларда үткәрелә торган никах табыннарында булганым бар. Кыз ягы бик затлы итеп үткәрергә тырыша. Менә безнең нәсел! Без сезгә нинди нәсел кызын бирәбез! Никах мәҗлесендә кыз ягының булдыклы, бербөтен булуы күренә. Бер генә ата-ана да кызын «барып кайтыр» өчен кияүгә бирми. Бүгенге көндә «барып кайту» шактый күп. Кайтмас өчен, нәселнең аклыгы кирәк. Без сине ничек зурлап кияүгә бирдек!

Без, никах туйлары кафеларда үтәргә тиеш түгел, дигән җөмләне әйтә алмыйбыз. Улымның никахын без дә кафеда үткәрдек. Беренчедән, нәсел-нәсәбә зур, икенчедән, искиткеч мәшәкатьсез. Хәзер никахларда бик матур күренеш бар: кода-кодагый никахка алып килгән күчтәнәчен күрсәтергә кияү ягыннан егетләр тезелеп чыга. Бу күренеш миңа бик ошый.

«Кыз сорау» дигән күренешкә игътибар бирәсе килә. Аны бит никахка кадәр сорыйбыз. Бу – хәзерге киленнәр өчен гаҗәеп кызык булмаган гамәл. Мине сорарга кайттылар. Кыз сораганнан соң, кайнанам бөтенләй башкага әверелде, чөнки ул сорады бит. Кызны сораганда нәрсә эшләнергә тиеш? Ничек башларга? Әти-әни югалып кала. Барысын да аңлатырга кирәк.

Никахта теләкләр теләнергә тиеш. Алар тупланган, анда бик киң, матур теләкләр әйтелә. Алып баручыларга алар файдалы булыр, – диде фольклорчы.

Ир-атларны һәм хатын-кызларны таныштыруны үз өстенә алган Наилә Җиһаншина 3000гә якын парны таныштыруы турында сөйләде.

Никах булсын өчен, яшьләрне таныштырырга да кирәк бит әле. Без шул өлешенә кереп киттек. 2010 елда татар халкын таныштыра торган үзәкне оештырдык. Һәр районда яучылар бар. Группаларга кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән кешеләр турында хәбәр җибәреп торалар. Никах турында да сөйләшүләр алып барабыз. 2010 елдан алып 3000гә якын кеше безнең үзәк ярдәме белән парын тапты, аерылышучылар юк түгел, әмма 80 проценты гаиләне саклап кала.

Кешенең яхшы ягын түгел, кимчелекләрен дә алдан күрергә тырышыгыз. Еш кына күзләр никахтан соң гына «ачыла». Безнең бурыч – күзләрен, колакларын, җаннарын ачарга, – диде ул.

«Безнең алда гореф-гадәтләрне замана һәм шоу шартларына туры китереп эшләү бурычы тора»

Аннан соң сүз хәләл мәҗлесләрне, никах туйларын алып баручыларга бирелде.

Марсель Әхмәдуллин:

Гореф-гадәт, йола үзмаксат була алмый. Ул аерылышулар статистикасын киметү өчен хезмәт итәргә тиеш. Кадрия ханым әйткән ястыкчылар, мендәрчеләрнең хезмәте «талак» дип әйткәнче берничә кат уйларга этәрә, чөнки «минем туй өчен алар да күпме көч куйды» дигән фикер була. Менә гарәп илләрендә «өйләнәм» дигән кешегә башта бөтен туган-тумача, әти-әни акча җыеша. Русча әйткәндә «попробуй» шуннан соң аерылам дип авыз ачарга, үзенең үк туганнары бәреп үтерәчәк. Бездә дә шулай булырга тиеш. Йолаларны кешенең күңеленә салырга кирәк.

«Тәртип» әсбабына тагын да бер бүленешне кертер идем: нәрсәнең асылы – диндә, нәрсәнең асылы милли гореф-гадәттә бар, чөнки күп кенә әйберләр халык фантазиясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шул ук ике гает арасында никах укытырга ярамау кайдан килгән? Аның хәдисе бар, ләкин сүз җомгага туры килгән гает намазы турында бара, ягъни гает һәм җомга намазы арасында укытмау. Халык аны «Ураза гаете белән Корбан гаете арасында укытырга ярамый» дип аңлый.

Безнең тәҗрибә буенча, никах укытуны бәйрәм итеп уздыручыларны 2 төркемгә бүлеп карап була. Берсе – дини тамырларыннан өзелмәгән, милли үзаңы тиешле дәрәҗәдә булган яшьләр, алар аңлап үткәрә. Икенчесе – әти-әни кушканга һәм «шулай тиеш» дип эшләүчеләр. Һәр очракта да без матур итеп сөйлибез, аңлатабыз, башкаларның да күзләре яна, без дә шулай үткәрик, диләр. Монда да «килеп бәрелә торган кыя» бар – әти-әниләр менталитеты. Күбесенчә яшьләр түгел, ә әти-әниләр бу форматны кабул итми. Алар өчен «аракысыз туй» дигән әйбер башка сыймый.

Безнең максат – асылга кайту, шулай булырга тиеш, дигәнне аңлату. Безнең алда гореф-гадәтләрне замана һәм шоу, тамаша шартларына туры китереп эшләү бурычы тора. Йолаларның әһәмиятен аңлату мөһим. «Килен төшерү» чараларның 80 процентында урын ала.

Дини йолага сүз әйтмиләр, әгәр «шулай тиеш» дисәң. Милли гореф-гадәтне «йоласы шулай» дип кенә бәйрәм сәхнәсенә куеп булмый, кызыклы, матур итеп куелган очракта, уңышка ирешергә мөмкин.

Килен төшерүне туй концепциясенә кертеп җибәргән кебек, каз турау, күчтәнәч күрсәтү, килен чәен әзерләү, киленгә алъяпкыч бәйләү кебек күренешләрне режиссура калыбында күрсәтсәк, матур була. Мәгънәсез интерактив эшләгәнче, милли йолага нигезләнгән аутентик әйбер эшләү безгә үк файдалы, – ди алып баручы.

«Хәләл алып баручыларга сертификат бирә башлау кирәктер инде»

Ильяс Халиков:

«Хәрәм» бәйрәмнәр алып барган тамадаларның күбесе «хәләл»гә күчә башлады. Иртән «хәләл»дә эшли, кичкә «хәрәм»гә китә. Мин инде Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитетына кердем, хәләл алып баручы егетләргә сертификат бирә башлыйк, дидем. Ни өчен? Үзем бер никахта булдым, шунда бик гарьләндем. Егет һәм кыз шәм яндырдылар, «гаилә учагы» дип, ике шәм белән өченчесен яндырдылар. Бу күренеш мәҗүсилектән яки христианлыктан кергән, тамада аны белергә тиеш иде.

Җәлил хәзрәт, хәләл алып баручыларга сертификат бирә башлау кирәктер инде. Мәсәлән, «Барс-медиа» компаниясе шулай эшли. Ул җырчыларны җырлата, башка җирдә җырлаганын күрсә, штраф бирә. Хәләл сертификат алган икән, хәләл комитет тикшерә, хәрәм туйда күрсә, сертификат алына һәм штраф сугыла.

Җәлил хәзрәт: Бу – эшләп булмый торган эш түгел, Әббас хәзрәт (авт. – Габбас Шляпошников – Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе) белән сөйләшербез. Син Казанда яшисеңдер, Әббәскә якынрак, бу эшне 70 яшьлек карттан эшләтмәгез инде.

Марсель Әхмәдуллин: Миңа калса, мондый җәзалы методларга күчкәнче, «Алып баручыларның квалификациясен күтәрү» дигән үзәк барлыкка китерергә кирәк.

Җәлил хәзрәт: Аны Ильяс эшли башлады. Бәлки, менә тагын сезгә эш – хәләл тамадаларны, «Хәләл» комитет вәкилләрен җыясыз, – дип, «Тәртип»кә ишарә ясады.

«Яулыксыз утырды – теләк кабул булмый, өстәлгә хәрәм ризык чыкты – теләк кабул булмый: бу никах укылды ни, укылмады ни»

Микрофон кулына эләккән вакыттан файдаланып, хәзрәт халыкка җиткерергә кирәкле башка мәгълүматны дә әйтеп китәргә булды.

Никахта дини кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Бүген аерылышулар шундый күп, чәчләр үрә тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) никах табынында теләгән теләкләр кабул була, дигән, әмма аның 2 шарты бар. Беренчесе – андагы кешеләр тиешле киемнән булырга тиеш. Никах туенда яулыксыз утыручылар, кыска җиңле кием киючеләр бар. Мине күргәч, йөгерешәләр инде. Кешеләр тиешле киемнән утырмый икән, бөтен теләгәннәр җилгә оча, бушка була. Аракылы туйдагы кебек була.

Икенчесе – өстәлдәге ризык хәләл булырга тиеш. Хәзер хәләл ризык табу авыр түгел, әмма бу әйбергә барыбер җитди карамыйлар.

Яулыксыз утырды – теләк кабул булмый, өстәлгә хәрәм ризык чыкты – теләк кабул булмый: бу никах укылды ни, укылмады ни. Ул юкка чыкты бит инде.

Икенчесе – мәһәр мәсьәләсе. Муллалар зур мәһәр сорыйлар, диләр. Мин мәһәр сорасам да, сорамасам да, аны миңа бирмиләр бит, сәдаканы гына биреп җибәрәләр. Мәһәр урынында булса, аерылышулар кабатланмый. Кызының белеме, нәселе, булдыклы булуына карап, мәһәрне кызның әтисе билгеләргә тиеш. Кесәдә телефонның 1 меңлеге дә, 100 меңлеге бар. 100 меңлеген югалтасы килми бит. Мәһәр – табында чыгарып бирә торган әйбер генә түгел. Мәсәлән, кызның әтисе: «Кияү, табын артында 20-30 меңлек бүләк бирәсең, кызымны аерсаң, 1 миллион бирәсең», – ди.

Миңа бик күп шалтыраталар. «Ачу чыккан да, хатынга «талак» дип кычкырганмын», – дип. «Талак» дигән өчен 500 мең яки миллион сум чыгарып бирәсе булса, ашыгып кычкырыр идеме? Без – кызларның бәясе булмаган бердәнбер халык. Шуңа башкалар безнең кызларны ала, ошамаса – җибәрә, чөнки бернәрсә югалтмый.

Икенче хатын мәсьәләсе дә сөйләшенергә тиеш. Минем кызымның рөхсәтеннән башка икенче хатын алмыйсың – шарт. Ул шартларны никах кенәгәсенә язам. Икенче хатын аласың икән, 2 бүлмәле фатир бүләк итәсең. Икенче хатын алмаса, яки «талак» дип кычкырмаса – ул мәһәр авырлык китерми.

Мәһәр егетләрне кимсетү, аларга авырлык китерү түгел. Никах вакытында булачак хатынына чын, матур бүләк тә бирә алмаган ир киләчәктә ничек гаиләсен алып бара? – ди баш казый.

«Намаз залына тиешле киемсез һәм госелсез кешеләрне кертеп тезәләр һәм фотосессия ясыйлар»

Алып баручылардан Руслан Габитов сүз әйтми калган иде.

Безнең максат – йолаларны авыл форматыннан кафе форматына кертергә. Сертификатлар бирү – бик күркәм фикер. Дин белән капланып, бизнес эшләүчеләр дә бар. Әгәр безгә «югарыдан» ярдәм итмәсәләр, «астан» кешеләр хупламаса, акыллы фикерләр сөйләп утыруның бер мәгънәсе дә булмаска мөмкин. Бергә эшләгәндә нәтиҗә була.

Җәлил хәзрәт: «Югарылар» дигән сүзне кулланмыйк әле, – диде. Ул 2000 еллар башында булган хәләл никах туен искә алды. Ул вакытта Балтач районы главасы Марат Зарипов булган.

«Коры закон» турында «югарыда» карар чыкты, шуның кадәр көч белән бер туй үткәрә алмадык. Кешеләр үзләре теләгәч, нинди матур була икән, дигән иде. Минем хезмәтемә иң матур бәя булды. Ул вакытта, хәләл никах алып барып булуын күрсәтү өчен, чит өлкәләргә дә бардым, алып барган өчен акча бирмиләр иде», – дип искә алды.

Марсель Әхмәдуллин: «Никахны кайда үткәрү хәерле?» дигән сорауга ачыклык кертергә кирәктер, күпләр «мәчеттә үтәргә тиеш» диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кызының никахын мәчеттә үткәргән, ул вакытта башка урын да булмаган, безнекеләр шуны нигез итеп ала.

Җәлил хәзрәт: Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йорты мәчеткә терәлеп торган. Намаз залына тиешле киемсез һәм госелсез кешеләрне кертеп тезәләр һәм фотосессия ясыйлар. Ул бит – сәҗдә урыны. Анда госелсез кеше керергә тиеш түгел. Гаепләп әйтүем түгел. Аерым залы булса, ярый, – диде.

«Таныклыгы булган тамадаларны популярлаштырырга да тырышыр идек»

Шулай ук бирнә әзерләү, авылларда бер тапкыр никахлы булмаган ир-атларның күп булуы, хатын-кызларның авылда калмавы, фатиры, машинасы булган 30 яшьлек кызларның ир-атка булган таләпләре турында да сүз булып алды. Аннан тагын хәләл алып баручыларны укытуга әйләнеп кайттык.

Түгәрәк өстәлнең икенче ягында утыручылардан җырчы Нурзадә тәкъдим ясады.

Без мастер-классларга йөрибез, белем алабыз. Марсель кебек, күптәннән хәләл туйлар алып баручылар белән мастер-класс үткәрергә кирәк. Аны бушка түгел, түләүле итеп ясарга кирәк. Соңыннан сертификат бирелер иде.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Хәләл алып баручылар өчен 72 яки 36 сәгатьлек курслар башлап җибәреп, квалификацияне күтәрү турында таныклык бирергә була. Бер системага салсак, даими курслар булып китә алыр иде. Таныклыгы булган тамадаларны популярлаштырырга да тырышыр идек».

Җәлил хәзрәт, Марсель белән Ильяска карап: «Бу ике егет оештыра инде аны», – диде.

Фәнзилә ханым тагын бер белдерү дә ясады. Һәр җомга саен «Татар ядкарьләре» төркемендә никах өчен теләкләр урнаштырылачак.

Ризәлә Исмәгыйлева: «Бу проектның бик кирәк икәнен чын күңелдән аңлыйм. Ел дәвамында нәтиҗәсе булыр, дип ышанабыз. Без сорауларны тупларбыз, җавапларын эзләрбез», – диде.

Әйтер сүзләр, сораулар, тәкъдимнәр күп иде, өйлә намазы вакыты кермәсә, очрашу тагын да озакка сузылыр иде. Әсбап чыкканчы никах туен үткәрсәм, бу кешеләрнең барысын да йөреп чыгасы була, дип уйлап утырдым. 

 

Intertat.tatar

 

Предыдущая статьяВ Казани начали готовиться к 200-летию Каюма Насыри
Следующая статьяЯзучылар & галимнәр: «Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән кем сала?»
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя