Бер галәм сүнде

Бер галимнең үлүе бер галәмнең бетүенә бәрабәр, дигән бер акыл иясе. Мөгаен, бу гыйбарәне гыйлем әһелләренең барысына карата да әйтеп булмыйдыр. Әмма филология фәннәре докторы Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина нәкъ менә шундый галимнәребездән иде. Ни кызганыч, “иде” дип әйтергә туры килә.

Бүген, җомга көнне мәрхүмәне башкалабызның Яңа татар бистәсендәге Иске татар зиратында, әнисе янында җирләп кайттык. Әгәр исән булса, тагын өч айдан, төгәлрәге 29нчы апрель көнне аңа 94 яшь туласы иде.

Әтисе, әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең тикшеренү-эзләнүләрен дәвам итеп, Йолдыз ханым әдәбиятларны системалы-комплекслы анализлау мәктәбе булдырды. Ни кызганыч, Казаныбызда шушылай үз фәнни мәктәбен булдырган, аны СССР күләмендә генә түгел, Европа күләмендә таныткан башка әдәбиятчы галимнәр күренми. Аның методын корал итеп алып, әдәбиятчы галимебез Альберт Яхин “Татар фольклоры системасы” хезмәтен язды. Соңрак Альберт ага фольклорчы гына түгел, татар әдәбияты методисты буларак та танылды. Аның  I сыйныфтан алып XI сыйныфка кадәр язылган яңа төр татар әдәбияты дәреслекләре – шушы методология җимеше. Ни кызганыч, соңгы елларда Татарстан Мәгариф министрлыгы бу дәреслекләргә заказ бирүдән туктады.

Әдәбият белеме, фәлсәфә, математика, психология фәннәре, музыка, кино, рәсем сәнгате – менә шушындый төрле тармакларның чатында, киселешендә туган алым-ысул ул – системалы-комплекслы анализ. Берничә ел элек Мәскәүдә уртачыл мәдәниятне (серединная культура) өйрәнүгә багышланган, шушы ысул нигезендә язылган бер җыентык дөнья күрде. Татар фольклорының бер тармагы булган мәкальләрне өйрәнеп язган мәкалә белән анда миңа да катнашу насыйп булды. Дөнья халыклары мәдәниятләрендәге уртак моментларны өйрәнеп, игътибар үзәгенә чыгарып күрсәтүне максат итеп куйган үтә гуманлы проект бу. Шушындый уртак, берләштерә торган хасиятләребез күбрәк табылган саен, җир йөзендә сугыш учаклары кабыну ихтималы азаер иде. Уртачыл мәдәниятне табу, барлау юнәлешендә тагын бер проект борынлап килә, анда КФУдан, урыс әдәбияты кафедрасыннан Алексей Пашкуров, Швециядән тагын бер филология фәннәре докторы, Йолдыз ханымның күптәнге шәкерте Ирина Данилова, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов, Алабугадан рәссам Хәмзә Шәрипов, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров чакырылган иде. Татар мәкальләрен тагын да тирәнрәк өйрәнеп  мәкалә язу миңа тапшырылды.  Безгә юнәлеш биреп торучы, кайдан нәрсә эзләргә кирәклеген әйтеп торучы Йолдыз апа… Инде белмим, нәрсә килеп чыгар?!

Биредә Йолдыз апаның шәхси сыйфатлары – кунакчыллыгы, ярдәмчеллеге, шәкертләренә гаять игътибарлы булуы турында аерым язып булыр иде. Анысын башка вакытта, дип язмабызны төгәллик. Каберең – якты, рухың шат булсын, остазыбыз!

Предыдущая статьяХөрмәтле Васыйл әфәнде!
Следующая статьяКаждый второй татарин за пределами Татарстана не был переписан
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя