Әстерханда минем булганын юк иде. Шулай да мин бу шәһәр турында үземне белә башлаганнан бирле ишетеп үстем. Дәү әтинең атасы Закир бабай Идел буенча Әстерханга товар – Кама Тамагының алма бакчаларында, үз бакчаларында үскән алма китергән. Икенчесе, дәү әниемнең атасы Гыйлметдин бабай, үзенең кибетләренә биредән кипкән балык, прессланган йөзем кебек товар алып кайткан. Димәк, Әстерхан белән аралар, ерак булуга карамастан, якын булган.
Бала чакта дәү әнием белән дәү әтием сөйләгән Әстерхан, аны бездә «Әчтерхан» диләр, миңа бөтен җирендә әчтерхан чикләвеге үсә торган урын булып тоела иде. Бөтен җирендә булмаса да, үсә икән биредә әчтерхан чикләвеге. Иң затлы бәйрәм ризыгы – пәхләвә да шул чикләвекне мул итеп салып әзерләнә.
Әстерхан белән бәйле икенче балачак хатирәсе – ул җәй көне Әчтерханнан кунаклар кайту. Алар кемгә генә кайтсалар да, бөтен авылның кунакларына әйләнәләр, өйдән өйгә чәйгә алыналар. Кич утырып Әстерхандагы тормышны, андагы бакчаларны сөйлиләр. Бер ел эчендә булган яңалыкларны барлыйлар. Кем килгән, кем киткәнне барлаудан башлана ул кич утырулар. Аннан сүз яңа өйләнешүчеләргә күчәләр. Кем йорт салган, кем башка чыккан? Аннан ничә бәти туганына, көтү чиратының бәясенә вакыт җитә. Шулай итеп, берьеллык Әстерхан тормышына да, авыл тормышына да күзәтү ясала. Берәр ай кунак булган Әстерхан кунаклары бер ел буе хат язышып, җәйгә кадәр көннәрне санап, сагынып яшәр өчен китеп бара.
Татар халкының бер үзенчәлеге бар. Ул кайда гына яшәсә дә, тупланып, фәндә кабул ителгәнчә әйтсәк, компактлы булып яши. Әстерхан өлкәсендә дә татарлар компактлы булып, Приволжск һәм Нариманов районнарында урнашкан авылларда яшиләр. Октябрь революциясенә кадәр татарлар Әстерхан шәһәренең Тияк дигән урынында көн күргән. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы экспедициясе, биредә яшәүче милләттәшләребезнең милли-мәдәни мирасын барлау һәм өйрәнү максаты белән, Әстерханга юл тотты.
«Әстерхан татарларының мәдәниятен үстерү һәм саклау ассоциациясе» җитәкчесе Ильмира Үтәлиева ярдәме белән алдан ук маршрут билгеләнгән иде. Ул халыкның йола иҗатын, фольклорын яхшы белгән, һәрьяктан мәгълүматлы информантларны безнең белән очрашуга барлап куйган.
Әстерханны, бу шәһәрдәге тарихи урыннарны яхшы белгән Наилә ханым Патеева күрсәтте. Лаеклы ялга чыкканчы нейрохирург булып эшләгән Наилә ханым Әстерхан татарларының тарихын өйрәнә, рухи мәдәниятен барлый, атаклы шәхесләр, тарихи урыннар турында мәгълүмат туплый. Наилә ханым Әстерхан шәһәренең татар халкы белән бәйле тарихи биналарын, татарлар яшәгән Тиякне, шәһәрнең күп санлы мәчетләрен күрсәтте, аларның һәрберсе белән бәйле тарихларны бәян итте.
Әстерханда татар халкының мәшһүр шәхесләре белән бәйле биналар да шактый икән. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча 1911 елның язында Әстерханга Габдулла Тукай килә. Шагыйрьнең төп максаты үпкәләрен дәвалау булса да, ул Әстерхан татарларының рухи дөньясыннан читтә кала алмый. Тукай әдипләр һәм журналистлар, үзенең иҗатын, татар шигъриятен сөючеләр белән аралаша. Мәсәлән, Тияк бистәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә оештырыла. Шул чорның танылган табибы һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов белән очраша, табиб бөек шагыйрьгә кымыз белән дәваланырга киңәш бирә.
Әстерханда Г. Тукай башта «Люкс» кунакханәсендә туктала, соңрак үзенең дусты Сәгыйть Рәмиевтә кунак була, биредә чакта кымыз эчеп дәвалану өчен Калмык базары дигән авылда яши. Габдулла Тукай Әстерханда 29 апрельдән 6 июньгә кадәр була. Әстерхандагы дуслары аңа кымызның файдасы булуын, шагыйрьнең яхшы якка үзгәрүен, тазарып китүен әйтәләр.
Сәгыйть Рәмиев Әстерханга 1910 елда килә, ул биредә «Идел» дигән газета редакциясенә эшкә чакырыла, соңрак башка нәшриятка күчә.
Наилә ханым әйтүенчә, Габдулла Тукай яшәгән йорт Татар-базардан ерак түгел урнашкан. Ике катлы кечкенә генә бу йорт хәзерге вакытта ярым җимерек хәлдә, шулай да анда берничә гаилә яши. Әлбәттә, бу хәлендә булган бинага «монда Г. Тукай тукталган» дигән язу элү мөмкин түгел.
Әстерханда татар халкының атаклы шагыйре Һади Такташ да булган. Тияк бистәсе халкы шунда урнашкан Шәрык клубында Һади Такташны сәхнәдән төшермичә шигырь тыңлаган, Такташ төн буе шигырь укыган.
Шушы кешеләрнең эзен саклаган, төннәр буе шигырь тыңлаган халык яшәгән Тияк бистәсе хәзерге вакытта татар бистәсе булудан туктаган, ул ярым җимерек, ярым ташландык хәлдә. Кайчандыр аның Әстерханның кайнап торган татар мәдәнияте үзәге булганлыгына ышануы да кыен. Ара-тирә очраган матур, төзек йортлар гына, биредә әле дә татар гаиләләре яшәвен искәртеп тора.
Тиякнең атаклы Яшел мәчете дә хәрабәләр хәлендә. Аның нинди булганын диварына эленгән рәсем генә искәртә.
Татар халкы кайда гына яшәвенә карамастан, матур, мул тормышта яшәргә омтыла. Әстерхан өлкәсендә дә татар авылларында халык бай һәм матур яши. Әлбәттә, бу – хезмәт сөю, зур тырышлык нәтиҗәсе. Йорт яны бакчасында помидор, тәмләткеч үләннәр үстерәләр. Помидорны рассадаларга чәчү көздән үк башлана. Аларны теплицаларга күчерәләр. Икенче өлешен соңрак чәчеп, ул үсентеләрне ачык җиргә утырталар. Һәр көн сугару, чүп утау, бутау – помидор өлгереп базарга чыкканчы күп хезмәт сорый. Помидорны биредә «мадур» диләр. Помидор үстерүнең девизы да бар – «Акша-бакша, товар-базар», диләр авыр хезмәтнең нәтиҗәсе турында. Ягъни, акча–бакча. «Ч» авазы күп сүзләрдә «ш» авазы белән алыштырыла.
Татар халкының хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, Совет дәверендә күп кенә татарлар яшәгән колхозлар «миллионер колхоз» булган. Аларның шаулап торган чагы хәзер саргайган фоторәсемнәрдә генә сакланган.
Йорт яны бакчаларында шәфталу, өрек, әстерхан чикләвеге агачлары үсә. Аларны үстерү шактый хезмәт сорый. Салкынга түзмиләр, шуңа күрә һәр агачны кышка киендереп, камыш белән төреп бәйләп калдыралар икән. Иң әрсез агачлар – тут агачлары. Алар бөтен җирдә үсә. Сары яки кара төстәге җимешләре коелып утыра. Ишегалларында тут агачы күләгәсенә сәкеләр куеп, ял итү урыннары булдырылган. Виноград та бөтен кешенең бакчасында үстерелә.
Авылларда йортлар зур, төрле төсләргә буялган, йорт кыйгачларына пар карлыгач бизәкләр төшерелгән. Ике катлы йортлар да еш очрый. Беренче каты җиргә иңдереп салынган. Бу эссе җәйләрдә эсседән котылу өчен шулай эшләнә икән. Ара-тирә камыштан үреп, өстән балчык белән сылап ясалган өйләр – мазанкалар да сакланган. Тормыш авыр чакта шул рәвешле йорт салырга ирешү күпләргә үз почмагын булдыру мөмкинлеге биргән. Аларны хәзер дә, җәйге өй буларак ясыйлар икән. Яшәешнең бу күренеше дә – камыштан өй-мазанкалар салу җырларда чагылган:
«Өйләр салдым камыштан,
Башым салдым сагыштан.
Моңлы туган, дип белмәгез,
Моңлы булдым язмыштан».
Камыш бөтен җирдә үсә. Кеше белән камыш арасында өзлексез көрәш бара. Бераз гына каралмый торса, бакчаларны камыш басып ала. Бер үсә башласа, аннан котылу җиңел түгел.
Халык кунакчыл, юмарт, ачык йөзле. Әстерхан татарларының кунакчыллыгы һәм алар әзерләгән ашлар турында аерым китап язарга мөмкиндер. Милли кухня камыр ризыкларына бай. Нугай бәлеш, пәхләвә, бадәмгөл, шикәргөл, катланчык, катланчык пәрәмәч, күз бүрәк, лаксалба, бавырсак һәрбер бәйрәм өстәленә куела. Һәрбер бәйрәмгә пылау әзерләнә. Пылау пешергәндә казан төбенә башта кабак тезәләр. Бу ризык шуның белән, без белгән пылаудан аерыла.
Экспедиция вакытында Әстерхан татарларының фольклорына караган бай материал тупланды. Шунысы күзгә ташлана: татар халкы кайда гына яшәсә дә, бер үк җырларны җырлый, сөйләмен бер үк мәкаль-әйтемнәр белән бизи, бер үк бәйрәмнәрдә күңел ача.
Кыска җырлар турында аерып әйтмичә булмый. Экспедиция вакытында 500гә якын кыска җыр тексты язып алынды. Дүрт юлдан торган һәм иң кечкенә күләмле жанрларга кертелә торган бу әсәрләрнең гаять зур миссиясе бар. Алар безнең кайда яшәвебезгә карамастан, бер халык булуыбызны исбатлап торалар. Бу кадерле мирас әби-бабайдан, ата-анадан балага күчә бара. Халык, тормышының иң әһәмиятле борылышларында, бәйрәмнәрендә туган телендә җырлый. Шул рәвешле үзенең тамырлары белән, туганнары белән бәйләнешне ныгыта. Шушы җырлар аша халык киләчәгенең бәхетле булуына тәэсир итәргә омтыла. Әби-бабалар җырлаган җырларны җырлау кешегә буыннар бәйләнешен тоярга да ярдәм итә. Алар аша еракта калган әби-бабаларыбызның рухын тоябыз. Кеше телдән әйтеп бирә алмаган хисләрен җыр белән белдерә. Әстерхан өлкәсендә үткән экспедиция вакытында хат җырлары һәм истәлек дәфтәрләре җырлары да язып алынды. Җырларның кайберләрен «минем әниемнең җыры», «минем әбием шушы җырны гел җырлый иде», дип җырлап күрсәттеләр. Бу текстлар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында саклана. «Сак-Сок» бәетенең вариантларын, халыкка яхшы таныш мөнәҗәтләрне, башка бәетләрне дә бу мәкаләгә кертмичә, Әстерханда яшәүче татарларның тарихи риваятьләренә, легендаларга, үзенчәлекле фольклорына, йолаларына тукталып, сезне алар белән таныштырып китәргә телибез.
Идел Буе (Приволжский) районы
Киләче авылы
Экспедиция эшчәнлеген Идел буе (Приволжский) районында урнашкан Киләче авылында башлады. Киләче авылында 900 хуҗалык, 16 милләткә караган 4000гә якын кеше яши. Авыл тарихы Екатерина II заманында башлана. Халык телендә сакланган истәлекләр буенча, авылга нигез салучылар Казачий бугор ягындагы Мошаик авылыннан күчеп килгән. Риваятьләр авылга нигез салынуны түбәндәгечә бәян итәләр: Әстерхан морзасы Абыз-морза Ямгурчеев Екатерина II, ягъни әби патша вакытында Бөтенроссия дворяннары утырышына делегат итеп җибәрелә. Кире Мошаикка кайткач, крестьяннар нәрсә алып кайтуын сорыйлар. Ирекме яки коллыкмы? Абыз-Морза: «Императрица Екатерина II сезнең барыгызны да миңа крепостнойлар итеп бирде», – ди. Бу сүзләрне ишеткән крестьяннар Абыз-Морзаны тотып алып Байган ильмененә батыралар. Шуннан соң җәзадан куркып күчеп китәләр һәм хәзерге Киләче авылына килеп нигез салалар.
Киләче авылында беренче информантыбыз Ядгирова Римма Хәмит кызы (1939 елгы), хәзерге вакытта лаеклы ялда. Римма апа җырларга ярата. Элек авылда «Яшьлек» дигән халык ансамбле булган. Ул шушы ансамбльдә җырлаган. Татар халык җырларын да, татар композиторларының популяр җырларын да яратып башкара. Римма апа безгә дә «Үтте дә китте яшьлегем», «Олы юлның тузаны» һәм башка җырларны башкарды. Римма ападан шактый гына риваятьләр, сөйләкләр, мифологик затлар турында хикәятләр, йолалар турында материал, кыска җырлар язып алдык.
Киләче авылы. Баллы буена бер кеше килеп урнашкан да, халыкны «Киләче, киләче», дип, ягъни «килегез әле», дип Баллы буена чакырган. Шуннан авылны Киләче дип атаганннар.
Баллы елгасына мал төягән баржалар күп килгән. Бер бал төяп килгән баржа крушениегә эләгеп, бал суга тарала. Шуннан бу елга суы баллы булып, елганы да Баллы дип атый башлыйлар. Баллыны ахырда Балду, аннары Балды дип атый башлыйлар.
Элек авылга Баллы елгасы буйлап иртә-кич пароход килә иде, автобус урынына. Элек күпер юк иде.
Су анасы су килгән, су кайткан вакытта күренә. Төнлә чәчен озын итеп чыгарып, чәчен тарарга утыра. Балаларга: «Барма, Су анасы алыр», – диләр. Су анасы өйлә вакытында, акшам вакытында чәчен тарый, диләр.
Яңа өй салып күченгәндә үзең белән өй иясен дә чакырырга кирәк. «Әйдә-әйдә безнең белән бергә бар», – диләр, өй иясенә яңа өйгә күченгән вакытта. Төп йорттан башка чыкканда өй иясенең баласын чакырасы.
Әүлиялар күп. Алар – Аллаһның әмере белән килгән кешеләр. Алар күзгә күренми торган кешеләр.
Совет заманында бәйрәмнәр бик күңелле уза иде. Машиналарга төялеп йөри идек. Иң зур бәйрәмнәр 9 май – Җиңү бәйрәме һәм 7 ноябрь – Октябрь бәйрәме. Октябрь бәйрәмендә халык мәйданга чыга, төрле уеннар уйный, ярышларда катнаша. Бу бәйрәмне мәйдан дип атыйлар.
Кайтым булган әниләрнең яшь вакытында. Әниләр-каенаналар далага чыкканнар. Мал суеп, су-елга буенда бөек казаннарда пешергәннәр. Бөтен кешене сыйлаганнар. Ул – яңгыр булмаса, корт басса, сәдака бирү, кешеләрне, ятимнәрне сөендерү, илдән дога алу йоласы. Ул бәйрәмнәрне Кайтым дип әйтәләр. Ураза беткәч тә, корбаннан соң да уздырыла. Чәчү беткәннән соң да, «кайтым итик, сәдака бирик», дип сөйләшәләр.
Элекке аулак өйләрне безнең заманда вечер дип атыйлар иде. Егетләр армиягә киткәндә, авылга берәр кунак кыз яки егет килсә, вечер уйный идек.
Кайвакыт авыл халкы, берәр сүзгә оста, мәгълүматлы әби яки бабайның күптән түгел генә вафат булуын искә төшереп: «менә ул исән булса!», – дип уфтанып куя. Киләче авылында шундый Зөлхәбирә әби булган, ул гомере буе халык иҗатына битараф булмаган, кешедән ишеткән һәм үзе башкарган җырларны, бәет-мөнәҗәтләрне дәфтәренә теркәп барган. Зөлхәбирә әби үзе дә бәетләр, шигырьләр иҗат иткән. Зөлхәбирә әбинең дәфтәрендә «Сак-Сок» бәетенең бер варианты да теркәлгән. «Сак-Сок» бәете – татар халкының иң мәгълүм бәете, халык, кайда гына яшәсә дә, аны яхшы белә. Ул безнең яшәү урыны кайда гына булуга карамастан, бер халык булуыбызны исбатлап тора. Икенче яктан, әлеге бәет татар халкы өчен символик мәгънәгә дә ия. Эш эзләп, чукындырылудан качып, ачлыктан качып туган җирләрен калдырып дөнья буйлап таралган халык озак еллар туган җирен, туганнарын сагынып яшәгән. Бу сагыну буыннан-буынга күчеп, татарда аны аңлаткан сүз дә туган, «җирсү», диләр аны. Сак-Сок кебек язмыш тарафыннан аерылган, бүлгәләнгән, әмма бер булуын онытмаган, җанында җирсүен йөрткән халыкның бәете, аның рухи халәтенә аваздаш бәет ул «Сак-Сок».
Без Абдуллаева Зөлхәбирә Әүбәкер кызының (1929–2012) дәфтәреннән шактый гына материаллар күчереп алдык.
Фәрештәләр турында. Җәбраил – Алламның әмер вә тыюларын пәйгамбәрләргә китерә торган фәрештә. Аллаһ белән пәйгамбәр арасындагы илче. Микаил – табигать эшләре белән җитәкчелек итә итә торган фәрештә. Яңгыр, җил, һәм табигатьтәге ризык эшләре белән җитәкчелек итә торган вазифалы фәрештә.
Зөлхәбирә әбинең дәфтәрендә күп кенә мөнәҗәтләр, бәетләр теркәлгән. Бу дәфтәрдә «Егет бәете» дигән текст та бар. Без аны экспедиция вакытында тагын берничә тапкыр «Гомәр бәете» исеме белән язып алдык.
Киләче авылында урнашкан рус совет шагыйре Михаил Кузьмич Луконин музее белән (1948 елгы, «Яшьлек» ансамбле баянчысы) таныштык. Киләче авылына шагыйрь Муса Җәлилнең килүе турындагы истәлекләр искә төшерелде.
Муса Җәлил турында. 1933 елда Киләче авылына «Ялкын» журналы редакторы Шакир Мөслимович Фәтхуллин белән атаклы шагыйрь Муса Җәлил килә. Ул вакытта колхоз рәисе Ибраһим Мәхмүдов була. Мәхмүдовлар өендә шагыйрь йоклаган кровать озак еллар шул урында тора. Хуҗалар анда бер кешене дә утыртмый.
Муса Җәлил авылда 11 көн яши, Киләче халкына уңыш җыярга булыша. Шагыйрь «Җиһан» поэмасын Киләче авылында булганнан соң яза. Поэмада Киләче авылының уңыш җыйган вакыты тасвирлана.
Муса Җәлил Киләчедә булып киткәннән соң, авылда алган тәэсирләр «Күк юрга», «Колхозчы кыз», «Балыкчы кыз җыры» һәм башка әсәрләрендә чагылыш таба.
Алтын кабак. Көзен Октябрь бәйрәмендә мәйданда төрле уеннар оештырыла иде. Ирләр «Алтын кабак» атышалар. Баганага ат кылына тәңкә асыла. Шул тәңкәгә аталар. Элек ул алтын тәңкә булган. Мин ул бәйрәмнең баштагы исеме «Алтынга бак» булырга тиеш, дип уйлыйм.
Әхмәтова Люция Әбдрәшит кызы (1960 елгы), җирле үзидарә башлыгы, авыл тарихына һәм фольклорга караган кызыклы материаллар белән уртаклашты:
Киләче авылы Баллы, яки Болды суы буенда урнашкан. Киләче авылы янында Каспий диңгезенә бара торган бал тутырган мичкәләр төягән баржа баткан. Авылда күчмәләр яшәгән. Узган ел авылга 225 ел булды (2012дә). Бирегә беренче күчеп килүчеләр Казачий Бугор авылыннан була.
Бал төягән мичкәләр батканны күрүчеләр, башкаларны «монда килегез, килегез», «киләче», дип чакырганнар.
Киләче авылы өч авылдан торган – Аргы, Бирге, Бөгәҗел, ягъни Урта авыл. Авылда 3 мәчет була.
Әүлиялар. Безнең Бабай түбә дигән җиребез бар. Авыл түбәсендә дүрт әүлия җирләнгән – Нургали ата, Гайшә хан, Фатима әүлия. Берсенең исемен белмим. Алар өстендә өй кебек эшләнгән. Өстенә унбер ак байрак куелган. Ул зиратның уртасында урнашкан. Аларны Нәсимә апа ел саен яңартып тора. Гайшә хан, Фатима әүлия – караучы яки дәвалаучы әүлиялар булган.
Су анасы. Су килгәндә һәм су киткәндә су анасы кеше ала. Су туктаганда гына су керегә ярый.
10 августтан соң су коенырга ярамый. Илья суга сиеп китә. Су гөлләнә. Бака юрган ябына. 10 августтан соң судан төрле чирләр ияртергә мөмкин.
Җәмәл авылында 600 тирәсе хуҗалык бар. Авыл исеменең килеп чыгуын гарәп теленнән кергән, авыл халкы дөя дигән сүздән дип тә, гүзәл, матур дигән сүздән дип тә аңлата. Авыл халкының сөйләме әдәби телгә якын. Урта диалект үзенчәлекләре сизелә. Күпчелек халкы 1920 нче елгы ачлыктан качып, Казан ягыннан күчеп килгәннәрдән. Халык сөйләгән истәлекләргә караганда, авылга Кавказ якларыннан да, монгол халыклары да күчеп килгән. Төрле халыклар кушылган. Җирле үзидарә башлыгы Рамазан Мөхәрәмов – милли рухлы кеше, ул авылда гына түгел, район, өлкә масштабында үткәрелгән милли чараларда да башлап йөрүчеләрнең берсе.
Җырчы Идиятуллина Румия Усман кызы да Җәмәл авылында яши, аның концертлары еш була. Ул халык җырларын башкара, әнисеннән өйрәнгән бәет-мөнәҗәтләрне әйбәт белә. Әтисенең әкиятләр күп белүен, балаларга әкиятләр сөйләвен әйтте. Румия Усман кызы кыска җырлар да, сюжетлы җырлар да, бәетләр дә яздырды. «Картка бирелгән кыз бәете» – татар халкында шактый мәгълүм бәетләр рәтеннән.
Картка бирелгән кыз бәете
Татар аулында урам гизгәндә
Очырадым татар туена.
Туй туйлаганда,кыз елаганда
Утырдым да калдым бер уйга.
Ишек ачылды, халык тын калды.
Никахка муллалар керделәр.
Аңладым шунда кызның елавын –
Бичараны картка бирәләр.
Әнкәсенә әйтә шушы кыз бала:
«Нигә мине картка бирәсез?
Мин – бичараны, яшь кыз баланы
Карт бабайга әрәм итәсез».
«Шуңа бирәмен, кыз балакаем,
Акчасы күп ул карт бабайның.
Акчасын санап, сакалын тарап,
Бабай белән гомер итәрсең.
Яхшы атларда, ефәк фаэтонда
Бабай белән кодрып йөрерсең».
«Бармыйм, әнкәем, бармыйм, бәгырем,
Барасым килмидер бабайга.
Әйдә, бир мине, газиз әнкәем,
Теләнеп йөрегән малайга».
Кызның янына җиңгәсе керә:
«Тукта бер сүз әйтәем.
Син – бичараны, яшь кыз баланы
Сөйгәненә алып китәем.
Тиз-тиз киенеп, тизрәк җыенып,
Әйберләрен төенгә бәйләп,
Эзләмә юкка, калсын карт бабай,
Шул аңарга минем бүләгем».
Кызны алырга карт бабай килә,
Кыз урынында, эзләмә юкка.
«Ах, сез аларны, качып киткәннәр.
Акча бирүем чыкты юкка.
Алтын шикелле малларымны мин
Барысын да сатып бетердем.
Көмеш шикелле сакалымны мин
Барысын да йолкып бетердем».
Гомәрова Мәйсәрә Хәким кызының (1936 елгы) җиде буыны да шушы авылдан. Ул үзе – күп талантларга ия кеше. Шигырьләр дә яза, ата-бабалардан калган мәдәни һәм рухи мирасны барлап, өендә этнография музее булдырган. Мәйсәрә апа үзенең йорт-музее белән таныштырган арада фольклор буенча да шактый гына материал яздырып өлгерде.
Җыен агасы. Туй булсынмы, аулак өйдәме, алып баручы була, тамада кебек, тамаданы башкача да әйтәләр иде. «Җыен агасы», диләр. Күңел ачканда «Җыен агасына дүрт кыз», дип әйтәләр. Җыен агасы чыгып уртага баса. Ул яулыклар әзерләп килә. Дүрт кызга икешәр яулык бирә. Дүрт кыз чыгып уртага дүрт яктан баса. Җыен агасы бии. Аның бии торган үзенең көе була. Бөтен кеше бер көйгә биеми. Уйнаучы белә кемнең нинди көйгә биегәнен. Ул шул көйне уйный. Дүрт кыз шул көйгә такмак әйтәләр. Такмак әйтеп, чәпәнәй кагып торалар. Кул чабуны бездә «чәпәнәй кагу», диләр.
«Ике кул яулыгыңа,
Башыңның саулыгына», – дип берсе әйтә.
Икенчесе әйтә:
«Бас идәннең уртасына,
Дошманнан куркасыңмы?»
Шулай җыен агасына көч бирәләр. Ул аның саен дәртләнеп бии. Менә шундый такмаклар да бар:
«Әйлән түгәрәк,
Син булырсың күбәләк.
Кулъяулыгың читенә,
Гөлләр үссен битенә».
Туйда һәр кешенең якын кешесе була. Шул җыен агасы була инде. Дүрт кыз җыен агасы белән уртада бии. Аннары ул кызлар кулларындагы яулыкларны биреп башкаларны уртага чакыралар. Биергә чакырганнан соң, ике яулык бирәләр. Чакырылмаган кеше үзлегеннән чыгып биеми. Уртада һәрвакыт биш кеше була.
Колакау авылында информантларыбыз Шамгунова Ажмангул Садыйк кызы (1930 елгы), Гобәйдуллина Гөлсинә Гаяз кызы (1954 елгы) һәм Шабанова Гөлмира Әдһәм кызы (1968 елгы) йола фольклоры, туй йолалары турында мәгълүмат бирде.
Кызны ярәшәләр. Киләләр яучылар. Мәсәлән, әнисе, ике сестрасы. Китерәләр бүләк: конфет, шоколад бер подноста. Материаллар – әнисенә, әтисенә – күлмәк, кызга – алтын йөзек. Шуннан ярәшәләр, бу ярәшү була.
Әбиләр туе. Бу туйга хатын-кызлар гына килә. Кызга киемнәр китерәләр. Бу «Тугыз» була. «Тугыз» китерәләр бүләккә. Алтын, киемнәр китерәләр, зур поднос татлылар белән: шоколад, конфет һ.б. Зур бантик бәйлиләр подносны җыеп бәйләп.
Сөт хакы. Сөт хакы – бер куй, 16 килограмм дөге. 5–10 мең акча. Егетнең туганнары кызның ата-анасына бирәләр.
Әбиләр туена пылау пешерәләр. Аракысыз уза. Пәхләвә белән чәй эчәләр.
Саз уйныйлар (гармун), кавал сугалар (бубен сугалар). Сазчылар, кавалчылар килә. Уйныйлар, бииләр.
Туйга килгән һәр кешегә бүләк бирәләр. Материал, тастымал, сөлге бирәләр.
Кодагыйлар килә. Егет яктан, кыз биткә бүләкләр китерә. Кыз бит тә бүләк бирә.
Бер мамай (муллабикә) дога укый. Аннары теләк телиләр. Бәхетле булсын, каенана-каенатасының сүзен тыңласын, диләр.
Кияү сый – яшьләрнең кичке туе
Кияү сыйда мәҗлесне кызның әти-әнисе башлап җибәрә. Кичен кияү сый мәҗлесе уза. Кияүнең туганнары, дуслары, егетләр авыл читендә машиналардан төшеп, җәяү киләләр. Алар кавыллар кагып, саз уйнап, җырлап-биеп киләләр. Кияү туй шатерына кермәскә тырыша, киреләнә, ялындыра. Аны күтәреп алып керәләр.
Кияү-аракы. Туй уртасында «кияү-аракы» алалар. Ул аракыны башта өстәл астына яшерәләр. Кыз бит сорый. Кыз ягы җырлый-бии, аларга җырлаган-биегән өчен аракы бүләк итәләр. 12 бутылка. Аннары ул 12 шешәне өстәлгә куялар. Алар кызыл бантиклар белән бизәлгән. Бу аракыны эчеп бетерәләр. Ул ленталарны һәркем алырга тырыша. Үз балаларына да шундый туй насыйп булсын, дип, һәркем тизрәк чишеп алырга тырыша.
Аннары бер атнадан кызга придан бирелә, йорт җиһазлары – диван, башкалар.
Регистрациядән соң шатерда егет ягында туй була. Башта «Бит күрен». Кыз шатерда, әбиләр туенда һәр мамайның кулын алып чыга. Килен, алдында егетнең җиңгәсе, артында кызның җиңгәсе. Мамайлар: «Хәерле булсын!» – диләр. Шунда акча чәчәләр. Өстәлдә тугызны күрсәтәләр. Җыелган халык акчаны җыя. Йөргән балалар җыя.
Исеме хушавазларга кергән Ярлы Түбә авылында 980 хуҗалык, 3500дән артык кеше яши. Төп халкы – татарлар. Руслар, казакълар, нугайлар да яши.
Авыл халкының төп шөгыле – яшелчәчелек. Авыл исемен Яр Түбә дигән сүздән дип аңлаттылар. Яр өстендә, тау өстендә утырган авыл булганга шулай аталган. Авыл яныннан Царев елгасы ага. Моннан Петр I су буйлап Каспийга үткән. Царев елгасын татарча Ярлы Түбә ягасы дип атаганннар. Ярлы Түбә авылы апалары, бергә җыелып килеп, китапханәдә сөйләшеп утырдык. Җырлап-биеп күрсәттеләр, төрле ышанулар, ырымнар белән дә таныштык.
Ышанулар. Аяк тырнагы белән кул тырнагын бер көндә алу ярамый. Яхшылык белән яманлык бергә килә, диләр иде.
Вторник көнне кер юарга, су түгәргә ярамый. Кабереңә су коярлар, теге дөньяда.
Җомга көн кер юарга ярамый. Әгәр бай булып, байлыгыңны кая куярга белмәсәң, кулъяулыгыңны булса да ю, диләр.
Вторник көнне су коярга, кер юарга ярамый. Ул көнне аккан су, кан булып агар, ди. Ул пәйгамбәрнең туган көне икән.
Тырнакны җомга көн төштән соң кисәргә ярый. Ял көннәре ярамый.
Бала янына Коръән, кайчы, пычак саласың, җен-пәри килмәсен, дип.
Өй иясе. Яңа йорт салгач, яңа өйгә өй иясен дә күчерәләр. «Мин китәм яңа йортка, әйдә бергә киттек!» – дип, күсәнкәгә утыртып алып китәләр.
Шайтан. Бар ул. Ул – кызың, улың булып кычкыра, әгәр чыксаң, алыштыра икән. Тыңлап торырга, икенче, өченче тапкыр кычкырганын көтәргә.
Туй йолалары. Бездә туйлар берничә этаптан тора. «Кияү сый» – кыз ягында, «Тугыз туй» егет ягында уза. «Бит күрен» дә кыз күрешә.
Никахта кыз аерым утыра. Аның чәчен тарыйлар. Егет никахка яулык, тарак, пыяла (көзге) китерә. Чәчен дуслары тарый.
Егет кызга тугыз бирә.
Чатырда бер очыннан икенчесенә җеп эләләр. Анда бүләкләр эленә. Егет 16 кило дөге, бер куй, конфет һәм башка бүләкләр, кызның әти-әнисенә бүләк бирә. 12 шешә «Кияү аракысы» китерәләр.
Кияү чатырга керми, аяк терәп каршы тора. Аны күтәреп кертәләр.
Кияүгә туйда «киет» бүләк бирелә.
Кияүне ашаткач-сыйлагач, инде безнең сый бетте, хәзер кияү сыен күрик, диләр. Кияү ягы кыз ягына җәза бирә – җырларга-биергә куша. Шуннан аракы бирәләр.
Туй өчен алдан ук балкуас куялар.
Кызан авылы беренче тапкыр тарихи документларда 1614 елда искә алына. Элек авылда дүрт мәхәллә булган. Хәзерге вакытта 2500 тирәсе халык яши. Авыл тирәсендә археологик һәйкәлләр шактый. Мансур ата һәм Куганны әүлиялар күмелгән урыннар халык тарафыннан олылана.
Исхакова Баузия Нәҗметдин кызы (1928 елгы), бик күп җырлар белә, җырларны кая барса, кайда ишетсә, шунда отып ала, өйрәнә. Казаннан килгән пластинкалардан да бик күп җырлар өйрәнгән. Шушы авылның җырларын да, нугай халык җырларын да башкара. Гомер буе сәхнәдән дә җырлаган, җыр конкурсларында катнашкан. «Сакмар буе», «Урман кызы» һәм башка җырларны яратып җырлый. Бәетләр-мөнәҗәтләр дә белә. Буш вакытында чигү чигә.
Календарь йолалардан бу якта иң популяр бәйрәм төрки һәм фарсы халыкларының Яңа елны каршы алу йоласы – Нәүрүз. Ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көннән Яңа ел башлана. Татар халкында Нәүрүз бәйрәмен уздыру XX йөз башларына кадәр дәвам итә. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, авыл буенча һәр өйгә кереп, «Нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмакларында өй хуҗаларына яхшы теләкләр, бәхет-шатлык, уңышлар теләгәннәр, шуның өчен хуҗалар нәүрүзчеләргә бүләк биргән. Нәүрүзнең татар халкында икенче исеме Әмәл яки Амил.
Амил бәйрәме. Һәрбер авылда да амил булган. Чит авыллардан арбага утырып, тамакларын төяп килә торган булганнар. Кунакларга кабак бүрәк, куз бүрәк пешергәннәр. Үзләре дә пешереп алып килгәннәр.
Нәүрүз яки Амил бәйрәме котлаулары
-
Яз килде яппан,
Тегелде кара чапан.
Инде килде яз заман.
Шабдин-шабдин,
Азан-азан,
Инде килде Мүбәрәк.
- Кара тавык какылдап,
Патлык теләп торады.
Яшь чәүкәләр шакылдап,
Яулык сорап торады.
Шабдин-шабдин,
Азан-азан,
Инде килде Мүбәрәк.
- Тор-тор, анай, тор, анай,
Төлке туның ки, анай.
Безгә яулык бир, анай,
Шабдин-шабдин,
Азан-азан,
Инде килде Мүбәрәк.
Элек Кызан авыл дүрт өлештән торган. Дүрт мәхәллә. Һәрберсенең исеме булган. Дүрт мәчет булган. Мин өчесен хәтерлим әле. Һәрбер мәхәлләнең байлары үзләре салдырган мәчетне. Курнап, Базар авыл мәчете, Кинәгәч мәчете. Хуҗа авыл мәчетен хәтерләмим. Ураза вакытында балалар мәчеттән «Авыз ачылды», дип йөгереп өйләренә кайтып әйтәләр иде.
Нугай тарихчысы Джуманов Равил Үтәмөхәммәд улы (1937 елгы), халык тарихын яхшы белә, халык иҗаты белән кызыксына. Үзе дә кешеләрдән фольклор әсәрләре җыйган. Равил абый ике хушаваз тексты, легенда-риваятьләр яздырды.
Сөннәт туй
Әй, әссаламәгаләйкүм, аманмысыз, муллатай,
Өндәү чакырып туй итепсез атраптан калдырмай.
Ай, күп халык килеп те, атраптан калдырмай.
Җигеп килгән арбасын әүләгә сыйдыралмай.
Уртада бер зат тора, елтыраган алтындай.
Аны барып карасам, ул да икән бажаклай.
Капкадан чыгып китте, тратайка тырылдай.
Астында тимер күчәр, таз тимердәй зыңгырдай.
Ай да хөрмәт итепсез, рәхмәт яусын, муллатай.
Ай да хөрмәт итепсез, рәхмәт яусын, муллатай!
* * *
Айтип-айтип юралар, куймыйсыз мине кыстай.
Мин түгелмен Фәхретдин, янәшәдә Сыдык бай.
Әмма дуслар хакы өчен, кыйммәтен җиргә куймай.
Бер-ике авыз әйтәем, шул булып утыр тыннай,
Бер-ике авыз әйтәем, шул булып утыр тыннай.
Ярты Түбә, Җәмиле җайлы икән кыдырмага,
Ярты Түбә, Җәмиле җайлы икән кыдырмага.
Кызан, Каргалык, Майлы Күл җыелып килер Кыра Калага.
Сәмигъ авыл, Колакау мисле утырган батага,
Киләчеләр кире халык керешмәсен арага.
Каңга дигән каңгыз калк, кыңгырып китсен далага.
Айрин әйт тә, берин әйт, аспалы күпер, агым су
Җан-Тияктән сәдака.
Бу хушавазда ыру-кабилә, авыллар арасындагы туганлык мөнәсәбәтләре сизелә. Ярты Түбә, Җәмәле кунакка йөрешү, күңел ачу өчен яхшы, Кызан, Каргалык, Майлы Күл бергә җыелып калага килә, алар Татар-базарга товар китерә. Сәмигъ авыл Колакау ватагага (балык тота торган судно) утырган кебек. Киләчеләр кире халык – нигәдер, аларны өнәп бетермиләр. Анда бик күп милләт яши. Канга күчмәчелекне озак саклаган. Тияк – Царев, Әстерхан шәһәрендә татарлар яшәгән җир. Соңгы татар ханнары шунда яши.
Кызана (легенда)
Шушы җирдә күчеп йөргән татарлардамы, нугайлардамы бер кыз булган. Үзе ыспае булган. Шул кызны егете алдаган. Ул йөкле булган. Ул вакытта шәригать буенча, халык гадәте буенча андый хатын-кызларны куалар ырудан. Шул мескен, баласын табып, түбәгә килгән. Шунда землянка казып, шунда яшәгән. Шунда күчеп йөрергә маллары булмаган ярлы халык килеп урнашкан. Алар кызны кыз ана дип атаганнар. Шушы халыктан авыл башланып киткән.
Кызан мәктәбенең тарих укытучысы Мусаев Әмир Дамир улы, (1971 елгы), иң яшь информантларыбызның берсе. Ул Кызан авылы турында тарихи мәгълүматлар һәм риваять, легендалар белән таныштырды..
Кызан авыл
Авылның исеме – Кызан авыл. Документлар буенча, авылның исеме бу авылга нигез салган сугышчы Йыла Кизан исеменнән килеп чыккан, дип санала. Кизан ыру-кабилә атамасы булырга мөмкин. Мангышлакта да Кизан атамасы торак пунктка бирелүе мәгълүм. Төркмәннәрдә Гизан атамасы бар.
Йорт татарларында торак җирләрне нигез салучыларның исеме белән бәйләү еш очрый. Сәмигъ авылга нигезне баһадир Сәмигъ Арслан сала. Күрше Яксатово авылына Яксат исемле кеше нигез сала. Җәмәле авылының килеп чыгуы Җума яки Җуман исеме белән бәйле. Җума яки Җуман табунный голова була. Киләнчи авылына нигез салучы да – Киләш исемле табунный голова. Шәһәр янында Мышаек бар, аны татарча Казавыл, диләр. Аның исеме Казыйдан – мөселман башлыгыннан килеп чыккан.
Авыл тарихы белән бәйле легенда бар. Хәзер инде мәрхүм булган Бикмөхәммәт Исаев исемле кеше миңа ул легенданы сөйләгән иде.
Кызана (легенда). Кызана – кыз ана, кияүгә чыкмый бала тапкан кыз.
Урта хәлле генә бер гаиләдә бик чибәр кыз үскән. Исеме Өммегөлсем була. Өммегөлсемнең яратып йөргән егете дә була. Кызга бер бай малае да күз төшереп йөри. Кызның ата-анасы бай җибәргән яучыларга кызларын бирергә ризалык бирә. Әмма кыз бу язмыш белән килешергә теләми. Ул бу җаны теләмәгән никахтан ничек котылып буласын озак уйлый. Аннары үзе турында, имеш, авырлы икән, дигән сүз тарата. Бай кодалар, бу сүз килеп ирешүгә, кыздан баш тарталар. Кемгә авырлы кәләш кирәк булсын.
Ул заманда, кануннар буенча, никахсыз балага узган кызларга карата ике төрле чара кулланырга мөмкин булган. Беренчесе – ташлар белән бәреп үтерү, икенчесе – илдән-ырудан куу. Бу очракта икенче юлны сайлыйлар.
Аны шәһәрдән куалар. Ул килеп шушы җирләрдә урнаша. Ашан тау түбәгә, авылга беренче нигез салынган җиргә килеп урнаша. Бу урынны Кызана дип атый башлыйлар. Күпмедер вакыттан бу сүз кыскарып Кызан булып китә.
Майлы Күл авылының исеме җиренең майлы кебек әйбәт булуыннан килеп чыккан, дип аңлаттылар информантларыбыз. Җирләребез майлы кебек әйбәт, кара туфрак. Русча исеме «Яхшы авыл» дигән сүздән, яхшы авыл дигәннәр, шуннан Яксатово килеп чыккан. Биредә соңгы 5–6 елда яңа бәйрәм – Авыл бәйрәме уздырыла башлаган. Ул уңыш җыеп алынгач, октябрь башларында, айның беренче атнасында уздырыла. Бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела, кунаклар кайта, концертлар килә, төрле ярышлар уздырыла. «Алтын кабак», ат чабышы, йомырка кабып йөгерү кебек ярышлар бәйрәмнең бизәгенә әйләнгән. Көрәштә җиңүчегә куй бирәләр.
Майлы Күл авылындагы информантларыбыз Айбәкерова Халидә Касим кызы (1941 елгы), Абдулгазизова Фәридә Абдулгалим кызы (1941 елгы) һәм Мохтарова Фәридә Ибраһим кызы (1948 елгы) яшь вакытларында өчесе дә үз авылларының җыр ансамблендә җырлаган. Конкурсларда катнашканнар.
Ураза гаете, Корбан гаете. Ирләр гаеткә мәчеткә баралар. Алар мәчеттән туры зиратка бара. Анда дога укып кайталар. Алар кайткач, бәйрәм башлана. Аннары туганнарга, күршеләргә кыдырып йөриләр. «Кул алырга» керәләр, «кул алып чыгалар». Олы кешеләрнең кулын алып чыгалар, өлкәннәр белән күрешәләр. Күчтәнәчләр алып керәләр. Гадәттә, өйдән пешкән әйберләр алып керәләр.
Авыл балалары берәм-берәм, икәү-өчәү дә өйдән-өйгә кереп: «Бәйрәм хәерле булсын!» – дип гает белән котлыйлар. «Кул алалар». Чәй эчерәбез аларга. Аларга күчтәнәчләр әзерләп куябыз, сәдака бирәбез.
Корбан гаетендә гаеттән соң зиратка баралар ирләр. Кайткач, куй суялар. Сыер булса, биш яки җиде кеше пайга керәләр. Аннары җиде өйгә тараталар. Ярлыракларга, ир баласы булмаганнарга, ялгызларга тараталар.
Кадер кичәсендә мәчеткә баралар.
Әүлия түбәсе. Икенче төрле «Кыдыр бабай түбәсе» дип тә әйтәләр. Анда Кыдыр бабайның кабере бар. Ул үләчәктә арбага утырган да күрше авылларга чыгып киткән. Бу түбәдә үлгән.
Хәзерге вакытта ул түбәдә өй салдылар. Анда илтеп сәдакалар салалар. Бездә сәдака суялар. Халык акча җыеп, мәчет әүләсында яки Кыдыр бабай әүләсына мал алалар. Сыер яки куйларны суеп, җиде казан асып, аш-шурпа пешерәләр. Килмәгәннәргә дә өлеш җибәрәләр. Коръән укыйлар. Сәдака салалар.
Ул түбәдә ак байраклар куелган. Ак яулыклар бәйлиләр. Без юлга чыкканда анда барабыз – юлга чыкканда, ният салып китәләр. Кабер түгәрәгендә җиде тапкыр әйләнеп чыгабыз, теләк теләү бу.
Кыдыру, кыдырып китү – сәяхәт, кунакка бару, ялга китү, имин йөреп кайту, кунакка барганда, ерак юлга чыкканда теләк теләү.
Кыдыр бабай догалары авылны бәла-казалардан саклый. Әстерханда әүлиялар күп, алар бу җирне саклыйлар. Олы бәла-казалар булмый бездә.
Максудова Нурия Гәрәй кызы (1947 елгы) лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшләгән. Нурия апа халык тарихы белән кызыксына. Үзләренең ыру тарихын да каенанасыннан, туганнарыннан сорашып өйрәнгән.
Хуҗалар ыруы. Безнең ыруыбыз – хуҗалар ыруы. Бервакыт ак тәтәм миңа әйтә: «Без торганбыз хуҗалар әүләсында. Әтиемнең әүләсы. Каргалыктан булган әтием тумышы белән. Менә безнең карт бабабыз булган, ди. Ул күптән-күптән килгән. Аны беренче булып күмгәннәр, ди зиратка. Ул зират хәзер кала эчендә калды. Шуның исеменнән безнең ыруыбыз да, әүләбыз дә «хуҗалар әүләсы» булып киткән», – ди.
Торганнар болар Кирит дигән җирдә. Авыл ике өлештән тора. Бер кисәге – Кирит, бер кисәге – Кымшак. Кымшак – ул половцы. Киритләр – кири дигән төрки кабилә булган, дүртенче гасырлардан. Калабиткә якынрак ягы – Кирит ягы. Икенче ягы – Кымшак ягы. Ике якның да үзенең мәчете булган. Әүлиясы – Сарыхуҗа әүлия. Икенче төрле – Фаяз әүлия, дип тә әйтәләр.
Без – татарлар. Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак, кем татар ул вакыт!
Амил. Амил беренче марттан башлана. Ул элек Тияктә башланган. Тияк – төбәк сүзеннән. Анда ат ярышлары, көрәш, «алтын кабак» уеннары оештырылган.
Бездә иң популяр уен да – «Алтын кабак». Төз атуга корылган.
«Алтын кабак» ярышында баганага алтын балдак яки көмеш тәңкә элгәннәр. Аны атып төшергәннәр. Бу төз ату ярышы. «Алтын кабак» ярышында җиңүчегә иң зур приз бирелә.
Көрәшкә куй бирелгән. Халык бәйрәмгә бүләкләрне алдан җыйган. Пылау пешерергә ярма, дөге дә җыйганнар. Хәзер бу бәйрәм уеннары, ярышлары көзге авыл бәйрәмендә оештырыла.
Беренче март – Тияктә.
Икенче көн – 2 (15) март Амил бәйрәме Казавылга, безнеңчә Казый авылына күчә (Казачий берег). Хәзер ул кала эчендә калды.
Өченче көн тагын берәр авыл.
10–11 мартта – Кызан, Каргалык, Майлы Күлдә. Кышлар салкын булган. Бозлар ышанычлы булса, боз аша берсе икенчесенә чыгып, ике яки өч авыл кушылып уздырган. Егетләр-кызлар танышалар. Ата-аналар туганнарының хәлен беләләр. Туйлар көне билгеләнә. Олы туганнар кул алыша, күрешә.
Хатын-кызлар амилгә архалык кигәннәр. Ул – билендә бер генә төймәле кием. Күлмәк өстеннән кигәннәр. Тәңкәләр тегелә алдына, изүенә. Тәңкәләрнең исемнәре – тугызлык ( бер тәңкә), егерме бишлек булган.
Амилдә хушавазлар әйтелә торган булган. Сәдага, дип әйтелә. Сәдака түгел.
Амил дини бәйрәм түгел. Шулай да муллалар шәкертләргә Ша’диван әйттергәннәр. Алдан ук өйрәткәннәр. Алар җыелып йөриләр икән. Иң матур тавышлы шәкерт тарафыннан көйләп башкарылган. Аннары хор белән ша’диван дигәннәр. Бу такмакларны ша’диван дип атыйлар. Ша’диван язылган кәгазьләр булган. Агачларга беркетелгән бөтерелгән кәгазьләр.
Кыш китте,
Яз килде.
Үрдәк белән каз килде.
Корткалар да язылды.
Ша’диван!
Тор-тор, бикәм,
Тор, бикәм!
Төлке туның сал, бикәм!
Безгә акча бир, бикәм.
Ша’диван!
Амилгә кабак ашау тиеш булган. Һәр өстәлдә кабак ризыклары булган.
Бәрәңге кергәнче кабак төп ризык булган.
Бездә иң таралган ризык – пылау, пылау белән кабак. Амилдә көн буе өстәлдә ризык җыелмый. Кабак бүрәген тезеп сала, шикәргөлме, бадәмгөлме, барысын да. «Кул алырга» кергән кешеләрне чәй эчерәбез. Амилгә кабак бүрәген чүпрәсез камыр белән пешерәбез. Камырын нечкә генә җәеп, күп итеп кабак салып пешерәбез.
Амилдән соң кабак ашаган кешенең колагы саңгырау була. Марттан соң эчендә орлык ата. Аның файдасы калмый. Колак югары кан басымыннан саңгырау була. Кабак давлениене тигезләп бара, төшереп бара. Шифа юлы инде ул.
Әүлиялар каберләре. Әстерханны кырык әүлия саклый. Әстерханга сугыш җитмәде, шул әүлиялар саклады, дип әйтәләр. Һәрбер авылның үз әүлиясы бар. Әстерханда да әүлиялар бар.
Совет районында Әстерханның Баку урамы бар. Анда Владимирский собор урнашкан. Бу урыннар элек «Кала тияге» дип аталган. Элек анда татарлар яшәгән. Владимирский соборны салганда мөселманнар да бик күп акча биргән. Анда – Газиз әүлия.
Каенанам дога кылганда: «Крепость астында яткан әүлияларның да рухы шат булсын», – дип дога кыла иде. Әстерхан крепостеның астында – әүлиялар. Ул бит Хаҗи-Тархан урыны.
Татар-базар янындагы чиркәү эчендә дә әүлияларның кабере бар. Златоуст чиркәве әүлияларның кабере өстенә салынган. Әүлиялары: Фатыйма һәм Унбер Әхмәт әүлиялар. Чиркәүгә кергәч, күрсәтәләр ул җирне: «Здесь находится могила вашего святого», – дип. Анда сандык кебек җир. Шул җирне күрсәтәләр. Хөрмәт белән карыйлар.
Каргалыда – Сары Хуҗа әүлия.
Майлы Күлдә – Ак Барак әүлия. Ул изге кеше Сүләнкәдә (Солянка) торган. «Мин үлгәч, юып ат-арбага салыгыз, – ди. – Ат кайда туктый, шунда җирләгез», – ди. Аның кабере өстендә һәрвакыт ак байраклар тора.
Кызанбиктә Хан Түбә дигән җир, анда да әүлия, диләр.
Экспедиция вакытында Әстерхан татарларының фольклорына, тел үзенчәлекләренә, традицион мәдәниятенә караган бай материал тупладык, кунакчыл милләттәшләребез белән аралашып, табигатенә сокланып, яңадан күрешү-очрашуларга өметләнеп кайттык. Кайда гына яшәсә дә, татар халкының тормышы һәрьяклап соклануга лаек. Тырыш, булдыклы халык яши биредә дә.
№ 3/4, 2020
Автор фотолары
Халкыбызга олы ихтирамлы, мэгълумэтле язмагыз эчен ихлас рэхмэтлебез. Илсеяр Гамиловна, сезгэ изге эшегездэ зур унышлар, тормышыгызда бэхет телибез.