Ыкның сул як кушылдыгы Стәрле елгасы буендагы, исеменең яңгырашы ук җырга кушып җырларлык бу шәһәргә 1762 елда нигез салынган дип исәпләнелә. Бүгенге көндә Азнакай – Татарстанның зур күпчелеге – 90,5 %ы татар милләтеннән булган кешеләр яши торган муниципаль район үзәге. Азнакай районы – икътисади үсеш ягыннан да, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә республикабызның алдынгы төбәкләреннән берсе. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап, милләтебез генофондын тулыландырып яши торган татар районы буларак кыйммәтле бу як авыллары. Татарларда гасырлардан гасырларга тапшырыла килә торган булдыру рухы, җаваплылык һәм максатчанлык, тәртип һәм чисталык ярату, хезмәт сөючәнлек, хуҗалыкчанлык, киләчәк буын өчен дип эшли алу сыйфаты Азнакай төбәге татарларына үтә дә хас. Татар нинди булса, азнакайлылар – шундый. Чын миллилек өстенлек алган бу районга барып, андагы халык белән танышуым, алар белән әңгәмә корып аралашуым – әнә шундый ачыш, дип әйтерлек нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек тудырды.

Биредә авыллар тарихы, шәхесләрне барлау эше белән күптәннән шөгыльләнүче аерым кешеләр элек-электән булган, шөкер, алар әле дә бар. Рухи хәзинәләргә бай Азнакай районының Ык елгасы буе авылларына узган гасырның 1940-нчы–1950-нче, 1960-нчы елларында фольклор экспедицияләре дә уздырылган, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Халидә Гатина, Марсель Әхмәтҗанов, Флера Баязитова, Эдуард Касыймов, Ленар Җамалетдинов кебек фольклорчы галимнәр тарафыннан тарихка кереп калган үрнәкләр – лирик һәм уен-бию җырлары, такмаклар, тылсымлы әкиятләр, сөйләм үрнәкләре, риваятьләр язып алынган биредә яшәүче халык вәкилләреннән.

Шушы төбәктә туып-үсеп, татар фольклор фәне өчен хәзинә булырлык авыз иҗаты үрнәкләре калдырган кешеләре белән данлыклы як бу. Әйтик, Азнакайда гомер иткән Заһри Мөхәммәтҗанов (1919–1999) исемле шәхес атаклы әкиятче булган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре аннан җитмешләп татар әкияте язып алганнар, ул сөйләгән егермеләп әкият академик «Татар халык иҗаты»ның «Әкиятләр» (1–3 китап, 1977–1981) томнарында урын алган. Сөйләгән әкиятләрен кәгазьгә төшереп, 1961 елда бу әкиятче үзендә булган күп кенә әкият мирасын институт мирасханәсенә язма рәвештә дә тапшырган. З. Мөхәммәтҗанов әкиятләре бүгенге көндә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фольклор фондында яхшы хәлдә саклана. «Тутый кош», «Йөз куйга сатып алынган төш», «Балыкчы улы Катып», «Алтын алмалар», «Сер тотмас», «Кызыл әтәч» – болар Азнакай әкиятчесе З. Мөхәммәтҗанов сөйләгән татар әкиятләренең кайберләре генә. Фольклорчы галимнәр Ленар Җамалетдинов, Халидә Гатина, Эдуард Касыймовлар бу кеше белән шәхсән таныш булып, аның авызыннан халыкның бүгенге көндә бик сирәк очрый торган җәүһәрләрен ишетеп, теркәп куюлары белән бәхетле. Азнакайның атаклы әкиятчесе З. Мөхәммәтҗановның исемен, башкарган эшләрен якташлары да, фольклор галимнәре дә һәм, гомумән, татар халкы, һичшиксез, белергә тиеш.

Әмма Казан галимнәренең республиканың көньяк-көнчыгышындагы әлеге төбәккә, андагы күренекле шәхесләргә, милли-мәдәни үзенчәлекләргә махсус багышланган фәнни эзләнү-тикшеренү эшләре бик күренми. Моның сәбәпләре бу тирәләр хакындагы тарихи чыганакларның, документларның әллә ни сакланмаган (яисә табылмаган) булуына бәйледер бәлки. Казанның тарихчы галимнәре үз язмаларында күбрәк элеккеге Казан губернасы тарихына гына кагылалар, фәнни хезмәтләрдә Азнакай турында мәгълүматлар бик аз. Фольклор, тел-диалектология, сәнгать белгечлеге һ.б. юнәлешләрдә дә Азнакай районын махсус булмаган диярлек.

Татар халык иҗатына багышланган академик томнарга керерлек матур үрнәкләрне күпләп бирә алган Азнакайның саф татар авыллары фольклор белгечләрендә генә түгел, археографларда да, телче-диалектологларда да, тасвирый сәнгать һәм халык музыкасын өйрәнүче галимнәрдә дә XXI гасырда кабат зур кызыксыну уяту гаҗәп түгел. Шушы кызыксыну һәм районның милли-мәдәни мирасын чын-чынлап барлау-өйрәнү теләге Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан бер төркем галимне 2019 елның җәендә бирегә китерде. Комплекслы экспедиция Азнакай районының Башкортостан белән чиктәш көнчыгыш районнарын колачлады. Казан галимнәре ике атна дәвамында ике дистәдән артык авылда булып, һәр авылда информантлар белән очраштылар, халык белән җанлы әңгәмәләр корып, авыл саен төрле юнәлештә бик тыгыз эш алып бардылар.

Азнакай төбәген тарихи, милли-мәдәни җәһәттән «ачу»да, районның үткәне белән кызыксыну, хәзергесен күрсәтү, киләчәген кайгыртуда Казан галимнәре тарафыннан гына түгел, район дәрәҗәсендә дә кыю адымнар ясала. Шунысы яхшы: бу эш Азнакай муниципаль районы башлыгы тарафыннан да хуплана, азнакайлыларга хас милли-мәдәни мирасны туплап өйрәнү эшенә җирле галимнәр, тарихчылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителә. Районда бу юнәлештә алып барыла торган эшләр – югалган авылларны, анда яшәгән кешеләрне эзләп табу, элек авыл булган урыннарга элмә такталар, стеллалар кую, зиратларны яңарту, Азнакай кешеләренең үзләренең кызыклы фактлар җыеп, авыл тарихларын язып, басмалар чыгаруы кебек гамәлләр шул хакта сөйли. Район җитәкчеләренең, Азнакай авылларында гомер итүче халыкның, төбәкне һәм биредәге авылларда яшәүче милләттәшләребезне өйрәнү максаты белән, Казаннан килгән галимнәргә җитди теләктәшлек белдерүләре, хәерхаһлы мөнәсәбәтләре, кунакчыллыгы да биредәге татарларыбызның үз тарихына битараф булмаулары һәм уртак максат – милләтебез киләчәген кайгыртуга керткән зур өлешләре буларак кабул ителә.

Азнакай районының Башкортостан белән чиктәш авылларында уздырылган комплекслы фәнни экспедиция милли традицияләребезне фән дәрәҗәсендә күзаллаучы талантлы композитор, этномузыколог, институтның театр һәм музыка бүлеге җитәкчесе Эльмира Галимова җитәкчелегендә узды. Экспедициянең уңышы эшнең оештырылу дәрәҗәсенә бик нык бәйле, җитәкченең эшкә зур әзерлек белән тотынуы һәм аны башыннан ахырынача җиренә җиткереп башкару осталыгы Азнакай районына уздырылган экспедициядә уңай нәтиҗәләр бирде. Егерме дүрт авылны халык музыкасы, фольклоры, иске кулъязмалары, сәнгате, тел үзенчәлекләре, ташъязмалары һ.б.ш. җәһәттән барлап чыгу белән беррәттән авыл саен җыелган халык белән әңгәмә кору, Азнакайның туган якны өйрәнү музеенда һәм районның Үзәк китапханәсендә Азнакайның культура хезмәткәрләре, җирле телевидение һәм газета журналистлары белән очрашулар, һичшиксез, ике як өчен дә гаять файдалы һәм отышлы чаралар булды.

Экспедициядә төбәкнең тел үзенчәлекләрен институтның лексикология һәм диалектология бүлеге фәнни хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатова һәм Алсу Бәдретдинова – яңа фәнни методларга таянып алып бардылар; гарәп кулъязмаларын һәм борынгы китапларны барлау-туплауны институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге галимәсе, филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех башкарды; институтның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Алсу Борһанова халык сәнгате белән кызыксынды; ә Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усманов исә кабер ташъязмаларын тикшерү белән мәшгуль булды.

Халыкның тел-авыз иҗатын җыю – комплекслы экспедициянең янә дә мөһим өлешләреннән иң зурысы. Халык авыз иҗатының иксез-чиксез хәзинәсен танып белми торып, шушы халыкны беләм, дип санау мөмкин түгелдер. Кешелек элек-электән өлкәннәрнең акыллы сүзләрен, төпле фикерләрен истә тотып яшәгән. Әүвәлгеләрнең тормыш тәҗрибәсе кешеләргә яшәү дәверендә төрле кыен юллардан чыга белү юлын күрсәткән. Буыннан-буынга күчеп килгән әлеге кыйммәтләр бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия.

Экспедиция вакытында татар фольклор фондын баетырлык материаллар шактый табылды. Жанрлар ягыннан карасак, халыкта әле халык җырларының үзенчәлекле вариантлары, дини эчтәлектәге хушавазлар, бәет, мөнәҗәтләр, тарихи һәм топонимик, шулай ук мифик риваятьләр, сөйләкләр, мәзәкләр, милли уеннар, ышану, миф, им-том үрнәкләре, тыюлар, юраулар, йола бәйрәмнәре, никах һәм туй мәҗлесен үткәрү, шулай ук мәет җирләү тәртибе, кыйсса фабулалары, хәтта татар әкиятләрендә бик сирәк очрый торган әкият башында сөйләнә торган мавыктыргыч текстка ия кыска әкиятләр кебек бүгенге заманда чын рухи җәүһәрләр дип бәяләнә торган милли-мәдәни хәзинәләр бихисап. Шунысы әһәмиятле: боларның күбесе – бүгенге көндә дә телдә актив яши торган үрнәкләр, алар халкыбызның яшәеш картинасын күзаллауда билгеле бер роль башкаралар. Азнакай кешеләре авызыннан язып алынган һәрбер фольклор үрнәге – туган телгә куркыныч янаган бүгенге четерекле чорда милли-мәдәни үзбилгеләнүебез җәһәтеннән бик кыйммәтле материал. Әлеге фольклор үрнәкләре теле, фикерләү юнәлеше, борынгылык элементларын чагылдырулары белән миллилекне саклыйлар, ерак һәм якын тарихны торгызалар, шул ук вакытта халкыбызның бүгенге сулышы да чагыла аларда. Бу фольклор материалларының һәркайсы «кем мин, татар булмагач, әлбәттә татар мин, тамырларым да – татар!» – дип кычкырып торалар һәм милли йөзебезне кайтару юнәлешендә эш башларлык нигез ролен үтиләр.

Азнакай районы татар авылларында үзебез тарафыннан язып алынган фольклор үрнәкләренең кайберләрен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

ЧАЛПЫ АВЫЛЫ

«Батыр комсомол» уены

Яшьләр тезелешеп басалар бер рәткә. Берәү – алып баручы. Команда бирелә. Болар команда буенча эшләргә тиеш була.

– Батыр комсомол!

Бу командага кулын күтәрсәләр, дөрес эшләгән булалар, алары бер адым алга күчә.

– Бакыр комсомол!

Бу командага кул күтәрүчегә җәза бирелә.

– Комсомол!

Болай дигәнгә кулын күтәреп куйган кеше – алга күчми, урынында кала. Камалеева Лилия Ягъфәр кызыннан, 1959 елгы, тумышы белән Яр Чаллыдан.

Никах туе, кайтарма аш (йола, гореф-гадәт)

Никах кыз ягында укыла. Беренче барып кызны аклашасың (сорарга барасың. – Л.М.). Ризалык билгесе итеп сөлге биреп җибәрә кыз ягы. Тегеләр тәм-том күтәреп килә. Кыз аклашкач, никах, туй турында килешәләр, бүләкләр әйтешәләр. Никахны кыз ягы үткәрә. Мулла чакыралар, туган-тумача җыела. Ике чәкчәк я бер олыны бизәп, ике каз, ике түгәрәк ипи алып килә кияү ягы. Киленгә мәхәргә бүләк тә алып киләләр. Никах ашында чәкчәк котлау йоласы бар тагын. Бүләккә кем нәрсә бирәчәген әйтешәләр.

Шуннан хәзер килен төшерү.

– Төкле аягың белән! Авызыңа бал да май! – дип каршы алалар киленне. Яулык алмашы була шушында. Бианайга – килен, киленгә бианай бөркәндерә яулыкны. Сандыгын ачып, бүләкләрен бирә килен.

Кайтарма аш. Анысы туйдан соң. Кыз ягын Коръән ашына җыю була кайтарма аш. Туйның өченче көнендә уза. Гафарова Розалина Әхмәдулла кызыннан, 1948 елгы, Олы Әтнәдән тумышы белән.

ИРЕКЛЕ АВЫЛЫ

«Йосыф» кыйссасы һәм Кәримәтти

Кәримәтти «Йосыф» кыйссасын сөйли торган иде. Бәйрәмбай абзыйның анасы. Китаптан укый торган иде ул аны көй белән. Элек кич белән җыелышып утыру була торган иде бит. Шул утыру вакытында сөйли иде инде. Йосыфны коега салганнар, дип. Туганнары җыелышып. Йосыфны сәүдә белән еракка баручылар чыгарган аннары. Апкиткәннәр. Йосыф – пәйгамбәр бит ул. Аның атасы да пәйгамбәр булган. Пәйгамбәрләр китабында да бар бит ул. Кәримәтти сөйли торган иде. Көе белән сөйли торган иде ул. Йосыф аннары төшләр юраган бит, патша булган. Туганнарына ярдәме тигән. Йосыф кая китте, дип кайгырган булган атасы, күзләре сукырайган. Кәримәтти озын итеп сөйли иде. Йосыф биреп җибәргән күлмәкне тотуга күзләре ачылган, аннары аталарын да Йосыф янына апбарганнар, дип. Шигырен әйтә алмыйм. Кәримәтти белә иде менә.

«Таһир белән Зөһерәне суга агызганнар сандык ясап тактадан,

Исән булсак, бер кавышырбыз әле, без суларга акмаган». Әхмәтшина Сәвилә Юныс кызыннан, 1937 елгы.

Әкият башы

Әкият сөйлим, тыңлагыз, булган эш, дип уйлагыз. Шулай дип башлап китәләр иде. Песнәк – дисәтник, карга – үрәтник, саескан – сотник, бака – плотник, үрдәк – үрәтник заманнарда, дип. Тыңлап утырасың авыз ачып. Хәзер онытыла. Бәләкәй вакытта сөйлиләр иде. Я син сөйлә, я мин сөйлим, дип сөйләп кителә иде. Хәзер сөйләнми менә. Искә төшәмени ул. Әхмәтшина Сәвилә Юныс кызыннан, 1937 елгы.

Көтүче Нурмый (әкият)

Әкият сөйләштерә торганнарые. Көтүче Нурмый турында. Бу инде элек заманнарда, саескан – сотник, үрдәк – үрәтник, дип. Булган бер Нурмый исемле кеше. Көтү көткән. Бервакыт шулай көтүен туплаган да үзе йокларга яткан бу. Хуҗалык маллары булган. Йокысыннан төш күреп уянып китсә, маллары юк, ди. Эзләре дә күренми икән. Юк булган маллары. Бик кайгырган. Нишләргә белмәгән. Шуннан йоклаганда күргән төше исенә төшкән моның. Төшендә ап-ак сакаллы бер карт моңа әйтә икән: «Нурмый, бар кайт өеңә, көтүең кайтыр, кайгырма», – ди икән. Шул төшен уйлаган да бу, өенә кайткан да киткән. Маллары икенче көнне кичкә әйләнеп кайтканнар. Карамасаң, мал югала инде, бәхетенә ярый моның төшенә Хозыр Ильяс кергән. Әкият булганга. Сабитов Наил Сәгыйть улыннан, 1933 елгы, Каенлы Күлдән тумышы белән.

КАМЫШЛЫ АВЫЛЫ

Чалпыдан бүлеп чыгарылган Камышлы һәм Җылак Гали (истәлек-риваять)

Чалпыда Җылак Гали кушаматлы кеше бар ые. Җылау тавышы чыгарып кәмитләнә торганые. Җор телле ие. Шул болай дип җырлый торган ые:

Аркылы авыл сызасын (сыза – уйсу, сулы җир. – Л.М.)

Авыл итеп алдык без,

Җыен җәтим җыелып,

Тәганәгә калдык без.

Юкка чыктык, беттек, диюе инде. Җиңел булмаган бит инде яңа җирдә тормыш башлау. Чалпыдан яшьрәкләрне монда күчергәннәр.

Үпкәләмим Миннәхмәткә,

Үпкәлим мин Әхмәткә, – дигәне дә бар ые әле ул җырның, менә онытылган. Әхмәт – Камышлыга күчерүне оештырган кеше. Камышлыга күчкәндә нужа күргәннәр, күчкәч, нужа күргәннәр. Шуңа җыр чыгарган булганнар инде. Чалпыдан бүленеп чыккач та монда авырлык белән яшәгәннәр.

Алмагачның ботагының тишегенең эчендә,

Газиз бала аталары аерым гомер кичерә. Димөхәмәтова Галия Фәрхетдин кызыннан, 1936 нчы елгы.

Китап ачучылар, таш атучылар (юраулар)

Чалпыда Садрый карчык китап ача дырые. Сәрхиямал исемлесе таш атып юрады гел. Камилә карчык та таш ата иде. Менә туры килә бит шулар әйткән, дөрескә чыга шул.

Таш атучысы биш чуерташ ата да, ташка карап, аннары күзеңә карап, туп-туры әйтә. Таш атучы Чалпы карчыклары – Камилә, Сәрхиямал.

«Йосыф» китабын Фатимәттәй ача торганые. Бәй, коеда чагы туры килсә ачканда, начар була, коедан чыккан чагына туры килсә, әйбәт инде. Шулай юрый торган ые. Гали хатыны Галия апа да ача иде китапны. Бармак калынлыгы китап ые. Садрый карчыгы да китап ача дырые. Аптыраганнан киләсең бит инде ачтырырга.

Якупова Бәдәр апа бар ые тагын. Тайган урыннарны утырта, бүсере чыккан булса, аны кертә. Белеп эшлиләр ие инде. Вафина Флера Гариф кызыннан, 1942 елгы.

Эч бору, умаен утырту (йола фольклоры, им-том)

Баласы төшкән хатын кабат балага узмый торса я хатын баланы авыр таба торган булса, эчен бордыралар. Бала тапсын, дип. Мунчада себерке сабы белән бора Мәһлүфә әби. Чабындыра да, шул ук себеркенең сабын кендек турына батырып, бора да. Өшкерә. Укый. Әлһәм, КулһуАллаһ – шуларныдыр инде, гел быдыр-быдыр укына торган ые.

– Умае уңга килсен, эче утырып, бала тапсын! – ди. (Сүзнең ни турында барганын ишетеп алган икенче бер апа информантка кисәтү ясады: «Сөйләмә! Сөйләргә ярамый бит!», – тыймакчы булды. – Л.М.). Ярар, сөйлим инде. Бәбәйләгәч, тагы шул мунчага алып барып: «Умаең утырсын!» – дип эч утырталар ые. Мортазина Гөлүсә Гаяз кызыннан, 1938 елгы, тумышы белән Күктәкәдән.

БАЛАНЛЫ БҮЛӘК АВЫЛЫ

Иман төбең нинди? (гореф-гадәт һәм ислам)

Ике караш яшәп килә иман мәсьәләсендә. Гореф-гадәт, йолаларны саклау кирәк, диючеләр бар. Шәригать күзлегеннән караганда, гореф-гадәт ул – шәригатьнең дошманы.

Ят та тор, ят та тор, иман төбе тап-такыр, дигән кебек инде. Иманны кайгырту мөһим. Монда чакыралар ашка. Чакырсыннар, уздырсыннар аш, җыелып Коръән укуны тыю ярамый. Ниятеңә карап бит ул, Аллаһ ризалыгы өчен, дип эшләү дөрес булыр. Кеше ашны Аллаһ ризалыгы өчен, дип җыя икән, нияте исламнан алып чыгып китми икән, бу – түзәрлек. Шунда исламны аңлату кирәк. Халыкның күзен ачу кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Кешеләр белән сөйләшегез аларның аңнары дәрәҗәсендә», – дигән.

Гореф-гадәтне яхшылык белән җиңү кирәк. Ә ислам ул – бары яхшылык. Менә бу тирә авылларда үлгән кеше астына он куялар. Аннан шул онны алып берәрсенә бирәләр, өчесенә, җидесенә аш җыеп, шуны пешерәләр. Моның тамыры Ибраһим галәйһиссәләм вакытыннан ук килә. Потларга он «ашатканнар» ул заманда. Аларның ризыгы, дип. Мәет астына он кую – әнә шул чорлардан ук килә торган гореф-гадәт. Мондый гореф-гадәт кемгә кирәк?

Наданлыкны бетерү тиеш. Наданлык белән көрәшми булмый. Ашта тоз кабу. Бу да гореф-гадәт, диләр. Бу ник кирәк? Төпле генә беркем белми, әйтеп бирә алмый, әмма кабалар тозны. Тоз җиде чирдән дәва, дип ышанудан калган булса кирәк. Әмма мондый ихтыяҗ юк бит! Белмәүдән килә күп кенә наданлык, фикерләмәүдән килә. Белем булмаудан фетнә чыга күп вакыт. Фикһа үзгәрә алмый. Фикһа буенча эш итү өчен уку кирәк. Өйрәтүчеләр кирәк, өйрәнүчеләр дә кирәк. Аллаһ кушканча эшләү кирәк. Хатын-кыз яулыгын салды – бу Аллаһ кушканча түгел. Коръәндә ап-ачык язылган бу хакта. Гореф-гадәт, дип калфак кию – бу инде Аллаһ боерыгын үтәмәү. Аллаһ юлыннан читкә тайпылу дөрес була алмый хак диннең ни икәнен аңлаган кешегә. Аңламаганга аңлату эшләре алып бару дөрес. Хак юл ул төрле-төрле була алмый, ул бер – Аллаһ кушканны үтәү, тыйганыннан тыелу. ИншАллаһ киләчәге бар Казанның, Татарстанның. Муллин Илназ Гайсә улы, 1977 елгы, Камышлыда имам.

УРСАЙ АВЫЛЫ

Урсай (тарихи риваять)

Бу авыл бик борынгыдан килә. Иң беренче Урсай бабай килеп утырган. Аның улы Хәсән, Хәсән улы Нугайбәк (басудан табылган дигән мәгънәдә), Шәмсетдин, Дәүләтша, Сәгъди. Сәгъди улы Мөхәммәтшәриф, аның улы Мөхәммәтфатих, Мөхәммәтфатих улыннан безнең буыннар китә өч туган. Чукындыру вакытында барлыкка килгән Урсай. Сулар, урманнар монда. Урсай сүзе «үре сай», дигәннән дип аңлаталар. Урсай – зур авыл. Биш мәчете булган, биш мәхәлләле авыл. Хәзер мәчет берәү генә. Халык гомер-гомергә терлекчелек, хайванчылык, бәрәңге игү белән шөгыльләнә монда. Байлар, ярлылар, байларга хезмәт итүчеләр булган колхозлашуга кадәр. Зарифуллина Назирә Фатих кызыннан, 1941 елгы.

Урсай сулары сай булса… (топонимик риваятьләр)

Тау буе чишмәсе. Урманга менгәндә бөтен кеше шуннан су эчә торган булган. Чишмә суы икенче бит инде, суы тәмле. Чишмәләр әллә ни каралмый. Үскәндә суны шуннан ташып эчтек. Хәзер су кергән шул бөтен кешегә. Исемсез чишмә. Лае (ләме – Л.М.) көлсу төстә аның. Суын бик файдалы, диләр иде. Авылдан ерак. Чыршы Күле тирәсендә. Тибеп ята әле дә. Сигезле күл. Миңгерә тауга менеп җитеп, өстән карасаң, бу күл нәкъ сигезле кебек күренеп ята. Шуңа Сигезле күл исеме дә. Бәләкәй күл. Табигать матур ул төштә бик. Үрдәкләр, аккошлар кайта бу күлгә, бәби чыгаралар. Бик матур. Ык. Ык монда Оренбург ягынан килә. Канау буе дигән җир бар. Ыкны бормакчы булганнар, шуңа казыганнар. Борганнар Ыкны. Су тегермәне бар анда. Урсай җирләре хәзерге Башкортостан җирләренә чыккан булган, күп булган җире. Урсай урнашкан урында Ыкның ярын күтәрделәр. Тирән бит Ык, киң дә. Монда каз-үрдәк коена җәй буе. Ык агып ята. Тирә-юне таллар, чаганнар, каен. Матурлык. Җырларда җырлана торган җирләр бит! Мунчала күл. Юкә кабыгын салып тотып, халык мунчала ясый торган булган ул күлдә. Аръякта ул. Арбалар, чабата ясау өчен кирәк булган мунчала. Күл сасыган. Хисмәтова Зенфирә Миргаяз кызыннан, 1957 елгы.

Миңгерә тау (риваять)

Бу тау хәзер башкорт ягына керә. Ыкның теге ягы – Башкортостан хәзер. Миңгерә исемле кыз булган. Бай кызы, дип сөйлиләр. Өч ат җигелгән тарантаста булган Миңгерә. Аны башкорт яклап куып килгәннәр. Кем куган? Теләмәгән кешесенә кияүгә бирәсе булганнар, бу шуннан качкан, дип тә әйтәләр. Миңгерәнең алтыннары салынган сандыкларны талар өчен куа килгәннәр икән, дип тә сөйлиләр. Куа килүчеләрдән җигүле атларга утырып чапкан да чапкан Миңгерә. Шушы тауга килеп җиткәч, атларының күзен бәйләгән дә, тауның Ыкка карап торган җиреннән атлары, тарантасы-ние белән ташланган, аска очып һәлак булган шунда. Зарипова Рузилә Рәхим кызыннан, 1945 елгы, тумышы белән Сукаештан.

Йосыф-Зөләйха (кыйсса фабуласы)

Йосыфны ишеткән бар. Шуларның мәхәббәте, кавышуы турында. Зөләйхасы ирдә булган бит инде. Йосыфы – хезмәтче. Ахырда алар кавыша. Зөләйхасы күп авырлыклар үткән Йосыф белән бергә булам, дип. Йосыфы язган да язган, күрә белгән, төш юраган.

Төрек солтаны төшендә җиде тук бодай башагы, җиде ач бодай башагы күргә. Төшен берәү дә юрый алмаган. Йосыф шуны юрап биргән. «Җиде ел муллык булыр, аннан соң җиде ел ачлык ел килер», – дип юраган солтанның төшен. Йосыф нахакка төрмәдә булган бит ул вакытта. Төрек солтаны Йосыфны төрмәдән чыгарган шуннан соң. Запас җыеп калган инде ил солтаны алдан белгәч ачлык еллар киләсен. Төрек солтаны Йосыфны ярдәмчесе итеп алган. Аннары Йосыф патша булган.

Ачлык еллар башлангач, Йосыф иленнән бу илгә алты абыйсы килгән. Солтан запас булдырган иде бит инде, сорап килгәннәр болар. Шулай киләләр туганнары. Йосыфны танымыйлар. Йосыф таный боларны. Абыйлары моны коега салган булганнар, көнләшеп. Йосыф бу илгә килеп патша булганны белми абыйлары. Йосыф сораша болардан. Күп мал биреп, әйбәтләп озатып кала тагын килегез, дип. Киткәндә атагызга бирегез моны, дип үз күлмәген биреп җибәрә.

Абыйлары үз илләренә кайталар. Аталары Әюп пәйгамбәр була. Әюп пәйгамбәрнең күзләре сукырайган Йосыф кайгысыннан. Абыйлары моңа Йосыфтан хәбәр җиткерәләр. Күлмәген бирәләр. Шулвакыт Әюп пәйгамбәрнең шатлыктан күзләре ачылып, күрә башлый. Әюп пәйгамбәр аңлый Йосыф исән икәнне.

Кабат баралар Йосыф иленә. Аталарын да алып баралар. Йосыф атасы белән кавыша. Зарифуллина Назирә Фатих кызыннан, 1941 елгы.

Мунча иясенә ни әйтергә? (мифик ышанулар)

Мунча кергәннән соң, мунчадан чыккан чагында әйтеп чыгасы:

– Суларны пычратмагыз, әйбәт кенә юыныгыз, әле абыстайлар, муллалар киләсе бар! Шулай дип кисәтмәсәң, шаярырга мөмкиннәр. Гатина Лена Шәйхел кызыннан, 1951 елгы.

Хозыр Ильяс очраса (дини-мифик ышану)

Каршыма ап-ак сакаллы бабай килеп чыкты. Буе бәләкәй түгел иде.

– Исәнме, бабай! – дидем. Таякка таянган, шыгыр-шыгыр кар шыгырдатып атлап килә.

– Аллаһыга шөкер, кызым, – диде. Соңыннан артыма борылып карадым – беркем юк. Бу Хозыр Ильяс булган. Аны очратуың турында кешегә сөйләргә түгел икән. Бабай кабат төшкә кереп әйтте:

– Кызым, нигә әйттең кешегә? – диде. Ул очрагач, тормышымда әйбәт үзгәрешләр булды. Шул Хозыр Ильяс очрагангадыр, дидем. Гатина Лена Шәйхел кызыннан, 1951 елгы.

Ия (мифик хикәят)

Ия әйберләрне, малларны күзгә күрсәтми яшереп тора. Шулай шаяра. Әле генә саныйсың, бер-икесе җитми, тагын саныйсың, шул арада саны дөрес чыга, шулай аптыратып бетерә кешене. Гаилә әгъзаларын яратса, йорт иясе бер зыян да салмый, яратмаса, борчый. Савыт-саба шалтырата.

– Тик кенә тор, йокларга ирек бир! – дисәң дә, тынычлана ул. Сахауова Розалия Мазгар кызыннан, 1955 елгы.

МӨСЛИМ АВЫЛЫ

Мөслим (тарихи риваять)

Мөселман халкы яши, дип, авылга Мөслим исеме кушканнар. Монда халык Пенза өлкәсеннән күчеп килгән. Уңдырышлы җирләр эзләп килгәннәр. 1886 елларда килә башлыйлар, 1900 елда мәчет төзиләр. Колхозлашу елларында 120 хуҗалык була биредә. Мәчеттә мәдрәсә булган. Мишәр Мөслиме дип тә йөриләр әле бу авылны. Телләре тирә-як авыллар арасында аерылып тора, мишәрчә каты сүлиләр. Абдуллин Илмир Аманулла улыннан, 1967 елгы.

Читән күпер (топонимик риваять)

Урсай белән Тымытык арасында Читән күпер дигән күпер бар. Ык кушылдыгы Сәстекай елгасы аша урнашкан күпер. Пугачев түбәтәй белән ком ташытып салдырган күпер, дип тә әйтәләр аны. Читән күпер дигән исеме каян? Нык булсын, дип, ике як ярга читән үреп, шуңа беркетеп салганнар аны. Читәнен ел саен яңартып торганнар. Күпер үзе читәннән түгел, агач сузып, киртәдән инде. Хәкимова Мәүгыйдә Ибраһим кызыннан, 1936 елгы.

Ногыт салучы Саҗидәттәй (ышанулар, юраулар)

Саҗидәттәй ногыт сала торган иде. Шулай карый да әйтә. Саҗидәттәй – Чәпәк абзый хатыны. Әйберең югалып, таба алмагач, барасың, Саҗидәттәйнең кырык бер ташы була торган иде. Шул кырык бер ташны өчкә аера, ногыт сала инде, карый. Шул урында шул әйберең, дип әйтеп бирә.

Тагын Зифаттәй дә сала иде ногытны. Ногыт салганда эчләреннән нәрсәдер укыйлар да иде. Ногыт салучыга я хәер кертәсең, я каймак-ише әйбер. Акчага түгел. Ярмиева Рәйфә Миргалим кызыннан, 1939 елгы һәм Абдуллин Илмир Аманулла улыннан, 1967 елгы.

Мөкәмәй (мәзәк хәл)

Мөкәмәй булган. Мөхәммәдҗан инде чын исеме. Өч малае булган. Алар үсеп җиткәннәр. Берсен дә башка чыгармый озак яшәгән. Җибәрәсе килми икән төп йорттан. Туплаган балаларын. Өч малаеның берсе башка чыккан атасына әйтми-нитми генә.

– Заһри китте! – ди икән моңа карчыгы.

– Кем типте?

– Типмәде беркем, Заһри китте! – ди икән моңа карчыгы һаман.

– Ныкмы типкән? – ди икән Мөкәмәй, әллә колагы ишетмәгәнгә, әллә ишетәсе килмәгәнгә. Сүзне кирегә бора икән. Сүз әйтмәгән Заһрига. Шулай башка чыккан Заһри. Абдуллин Илмир Аманулла улыннан, 1967 елгы.

Мунча пәриләре (мифик ышанулар, тыю)

Мунча пәрие мунчада була. Вакытлары – төнге унике. Төнге уникегә кала башласаң, яратмыйлар. Ашыктыра, я аякны кытыклый. Өстәлләр әзерлиләр уникедә. Ашыйлар, эчәләр, ди. Төнге уникедә мунча керергә ярамый. Әтәч кычкырганчы мунча – аларныкы. Ярмиева Рәйфә Миргалим кызыннан, 1939 елгы.

Предыдущая статьяХанкирмән татарлары, кайда сез?
Следующая статьяКазакъ даласында татар тарихы
Мухаметзянова Лилия Хатиповна
Доктор филологических наук, доцент, главный научный сотрудник ИЯЛИ имени Г.Ибрагимова АН РТ, член ученого совета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя