Дамир Исхаков: «Башкорт милләте татар милләтен йота алмый. Күпме генәтырышсалар да төньяк, көнбатыш районнарда барыбер таратлар күп»

0
29

Мөгаен, дөньяда татар белән башкорттан да якынрак халыклар юктыр. Мәдәниятебез, динебез уртак, телләребез бик охшаш. Тик, ни гаҗәп, халык саны алу алдыннан мөнәсәбәтләребез кискенләшеп китә. Моның җитди җирлеге дә бар: без Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкортларга караганда милләттәшләребез күбрәк яши дип исәплибез, ут күршеләребез исә бу төбәктә яшәүче халыкка татарча сөйләшүче башкортлар дип карый. Бу уңайдан фикерен сорап, тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаковка мөрәҗәгать итек.

Хәзерге вакытта Башкортстан эчендә алып барылган сәясәт – республиканың төньяк-көнбатышында башкортлар гына яши дию – тамырдан ялгыш караш. Чынбарлык андый түгел. Бу омтылыш – башкортларның санын арттырырга тырышу. Башкортстан чиновниклары бу төбәктә башкортлар санын 41 процентка җиткерергә җыена, дигән хәбәр килеп иреште безгә. Татар милләте, милләтпәрвәрләребез йоклап ятса, шулай килеп чыгуы бик ихтимал. Шундый эш бара. Билгеле, без каршы торырга тиеш.

Татарларны башкортлаштыру сәясәте гел бара. Дөрес, 2010 елда фальсификация бераз кимеде. Чөнки ул вакытта Рәхимов китеп бара иде. Яңа килгән башлык бу нәрсәгә әллә ни игътибар итмәде. Тик элек башкорт дип язылган барча татар да татарлыкка кайтып өлгермәде. Төрле исәпләүләр буенча, 100 – 150 мең татар әле башкорт булып йөри. Моның дөресме-түгелме икәнлеген тикшерү бик ансат. Моның өчен районнар буенча 1989, 2002, 2010 елгы халык саны алу мәгълүматларын чагыштырып карасаң, кайсы районнарда башкортлар саны кинәт артып киткәне бик яхшы күренә. Әйтик, Чакмагышта, шуның күрше-тирәсендә бу артым бик нык күзгә бәрелеп тора. Моны табигый аңлатып булмый. Болар – ясалма саннар.

– Кайбер башкорт галимнәренең фикеренчә, татар укытучылары Көнбатыш Башкортстанга укытырга килгән дә, халыкка, сез – татар, дигән фикерне сеңдергән. Янәсе, татарлар әлеге төбәккә шактый соң килеп урнашкан.

– Бу – уйдырма. Башкорт дәүләт университетында шактый еллар Радик Сибгатов дигән профессор эшләде. Озак еллар кафедра мөдире булып торды. Ул, Башкортстанның төньяк-көнбатышында таралган топонимнарны өйрәнеп, китап язды. Анда инде XVIII гасыр башында ук барча топонимнар татар телендә. Ул вакытта төбәктә күчеп килүчеләр әле аз очрый. Төбәктә яшәгән авыллар чагыштырмача яхшырак халәттә булган, чөнки күптәннән утрак тормышта гомер сөргән. Мәдрәсәләрдә туган телләрендә укыганнар. Чит кешеләр түгел, шул җирлектә туып үскән кешеләр белем биргән. Кыскасы, беркем дә беркемгә телне көчләп такмаган.

– Мәрҗани исемендәге Тарих институты бик мөһим эшкә алынган, «История татар Западного Приуралья» дигән өч томлык хезмәт язуга тотынган иде. Тик бу хезмәтнең беренче томы чыкты да, эш туктап калды.

– Бездә ни өчендер мөһим кампанияләр алдыннан китап чыгара башласак, акча җитми. Ул хезмәтнең тиражы нибары 300 булды. Әле күптән түгел безгә гәйнә ыруы тарихы буенча Башкортстанда чыгарылган китап күрсәттеләр. Аның тиражы – 4500. Билгеле булганча, гәйнәләр Пермь краеның Барда районы биләмәсендә яши. Гаилә саен таратсаң да, бу тираж бөтен районга җитә. Димәк, бездә чыккан китапларның тиражы, аз санлы булгач, анда барып та җитми, нигездә галимнәр арасында кала. Халыкка җиткерергә кирәк ич. Шуңа күрә Тарих институты галимнәре академик хезмәткәрләр булып кына кала. Димәк, китап чыгару гына аз, аны пропагандаларга, таратырга да кирәк. Бу хезмәтләрдә нәрсә, кем турында сүз барганлыгын халыкка гади генә аңлату да җитми.

Башкорт дигән сүз XVI-XVII-XVIII гасырлардан бирле катлауны (сословие) аңлаткан. Әле хәзер дә туган як тарихын өйрәнүче кайбер төбәкчеләребез документларда милләт турында сүз бара дип уйлый. Әйтик, Минзәлә, Әгерҗе якларын алып, башкорт сословиесен карый-өйрәнә башласаң, милләттәшләребез башта ясаклы татар булып язылган да, соңрак «башкорт»ка әйләнгән. Чөнки алар җир алганнар, вотчинник булганнар. Шул килеш, асаба буларак, башкортка әйләнгәннәр. Алар милләт ягыннан башкорт булмаган, фәкать сословие буларак башкортка кергән. Әйтик, Риза Фәхретдиннең паспортына «башкорт» дип язылган. Югыйсә, ул – Яшел Үзән районыннан чыккан морза нәселе. Бабалары Тау ягында яшәгән. Ул ничек башкорт булсын?! Бабалары Әлмәт ягына күчеп киткән дә, җир алгач, башкорт сословиесенә кергән. Андый кешеләр Башкортстан территориясендә йөзләрчә мең. Шуңа күрә бу җәһәттән җырчы Альберт Исмәгыйлов кебек адашып йөрүчеләр дә бар. Мин аның авылын тикшереп карадым. Авылында бер башкорт та юк. XVIII гасыр документларында авылдагы бөтен халык башта ясаклы татар, аннан типтәр булган. Дөрес, соңрак җир биләмәләре нигезендә башкорт-типтәр гаскәренә кертелгәннәр. Шул гаскәр таралган вакытта, 1860 еллар башында җирләрне күбрәк алганнар да, боларны «яңа башкортлар» дип йөртә башлаганнар. Димәк, болар – этник башкорт түгел, башкорт сословиесенә кереп кенә калучылар. СССР формалашкач, иң беренче актларның берсе сословиеләрне бетерү турында булган. Шул акт игълан ителгәч, сословиеләр таркала башлаган. Ул вакытта башкорт сословиесе дә бетерелә. Шул сәбәпле 1926 елны халык санын алганда башкортлар саны кинәт кимеп китә. Шуңа параллель рәвештә татарларның саны арта. Болар, башкортлар һәм типтәрләр арасыннан чыгып, кире татар милләте эченә кайткан дип аңларга кирәк бу хәлне. Гади халык та моны аңларга тиеш. Әгәр элеккеге паспортларында «башкорт» дигән язу бар икән, моның кайдан килгәнлеген белеп торсыннар. Чын башкортларның Башкортстанның көнчыгышында һәм көньягында икәнен без яхшы беләбез. Көнбатыштагылар – бөтенләй башка төркем. Алар да заманында башкорт дип йөртелгән, әмма, беренчедән, электән татар белән бик береккән, икенчедән, башкортларның өчтән бере татар белән катнаш никахта (кайберәүләр бу санны алтмыш процентка җитә дип әйтә). Бүген инде Башкортстанның көнбатышында кемнең татар, кемнең башкорт икәнлеген дә аерып булмый. Бер үк халык, мәдәнияте – татар мәдәнияте, теле – татар теле. Татар милләте булмыйча, бу тагын нәрсә булсын?! Риза Фәхретдиннең 1925 елда, мирасны саклауны кайгыртып, Уфадагы хакимият органнарына язылган хаты саклана. Ул анда шушы хәлләр килеп чыгасын алдан күреп-сизеп дигәндәй: «Татар милләте эчендә татарлар, мишәрләр, типтәрләр һәм башкортлар бар», – дип яза. Башкортстан эчендә яшәп, ул вазгыятьне яхшы белгән.

– Зәки Вәлиди дә бу хәлләрне әйбәт белгән, диләр.

– Шуңа күрә дә ул Башкортстанны оештырган вакытта Бәләбәй, Уфа, Бөре өязен республика составына кертү ягында булмаган. Кече Башкортстан – нәкъ менә чын башкортлар яшәгән көнчыгыш, көньяк районнар. Вәлидине куып чыгаргач кына, большевиклар Уфа губернасы белән Башкортстанны кушып куйганнар. Ул чынлыкта Башкортстанны Уфа губернасына кушу булган. Шул рәвешле Советлар тарафыннан Зәки Вәлидинең чын башкорт милләте булдыру хыялы юкка чыгарылган. Шул заманнан татар-башкорт проблемасы барлыкка килде. Башкортстан Республикасы өчен бу – бик начар нәрсә. Чөнки башкорт милләте татар милләтен йота алмый. Күпме генә тырышсалар да төньяк, көнбатыш районнарда барыбер татарлар күп. Рәсми мәгълүматлар буенча да Башкортстанда бер миллион татар санала. Чынбарлыкта алар күбрәк. Ничек инде алар бер миллион татарны «эретә» алсын? Әле монда ике миллион Татарстан татары терәк булып тора. Шуңа күрә бу эш Башкортстан Республикасы, башкорт милләте эченә салынган «бомба» булган. Зәки Вәлиди моны яхшы аңлаган. Тик хәзерге кайбер Башкортстан сәясәтчеләре моны аңлап бетерми. Әгәр берәр көнне Россиягә демократия килсә, республика эчендә татар, урыс, чуаш мәнфәгатьләре дә калкып чыгачак. Реаль башкортлар Башкортстан эчендә – 15, ярый, 24 процент булсын, ди. Татарлар анда 30 проценттан ким түгел. Әле тагын татар телле башкортларны да кушсак, тагын да күбрәк була. Демократия бит ул – сайлау. Парламентка вәкилләрең үтә. Сан ягыннан аз булган даирә берничек тә үзе генә идарә итә алмаячак. Татарны кысып, башкортны үстерү һич тә Башкортстан өчен перспективалы юл түгел.

– Татар телле башкортлар үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән?

– Минем дуслар арасында андый кешеләр бар. «Сан өчен безне башкортлар арасына кертергә телиләр. Әмма җитәкче урыннарга татар телле бер башкортны да куймаска тырышалар. Чөнки безгә татар дип карыйлар», – дип аңлата алар үзләрендәге вазгыятьне. Халыклар дуслыгы йортын формалаштырганда да татар телле башкортны җитәкче эшкә алмыйлар, чын башкорт кирәк. Чынлыкта башкорт милләтчеләре көнбатыштагы башкортларга ят милләт итеп карый, үз саннарын күпертү өчен генә файдалана. Хәзерге вазгыятьнең иң куркыныч ягы – тел мәсьәләсе. Башкортстан Фәннәр академиясенә кергән Стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре Йосыпов, мәсәлән, төньяк-көнбатыш сөйләшен башкорт теле диалекты дип танып, шул телдә укытырга тәкъдим итте. Әмма укыту өчен әдәби норма кирәк. Диалектта укытып булмый. Хәзер шушы диалект нигезендә әдәби норма ясыйлар, ди. Чынлыкта бу диалект – татар теленең Минзәлә сөйләше, татар теле булып чыгачак. Кемнедер – татар телендә, кемнедер – диалектта, кемнедер – башкорт телендә укытасы була. Укучыларны ничек бүләсең? Дәреслекләрне кем әзерли? Чынбарлыкта мондый хәл халык башын бутау, дуслыкны бозу гына булып чыгачак. Мондый вак милләтчелек сәясәте Башкортстан Республикасына файда китерә алмый.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
vatantat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя