Калатау битеннән кайчандыр кан елгалары акканын күз алдына да китереп булмый
Казан ханлыгының соңгы башкаласы булган урын ни хәлдә? Аны хәтерлиләрме? Шуны ачыкларга теләп, без Саба районына — Эзмә-Өтернәс авыллары янындагы тарихи урынга юл тоттык. Дулкынландыра. Кайчандыр анда Казанга тиң үк булмаса да, башкала ролен үтәгән шәһәрлек булган бит.

Сабага барганда юл буе күз алдына китереп бардым: ул урын тирәли койма тотылгандыр, пөхтә язулы ялтырап торган таш урнаштырганнардыр…

Еракта тау күренә башлады, тау башыннан мәңге яшел чыршы-наратлар күзәтеп тора. Эзмә авылына барып җиттек, тау астындагы күлдә малайлар балык тота. Юл буенда тарихи урын — Өтернәс шәһәрлегенә күрсәткән элмә такта тора.

Тау башына безне «Нива» машинасында Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әлмир Шәйһетдинов алып менде. Урман эченнән барган сикәлтәле юл басу читенә килеп чыга. Тау башында карагай, чыршы, нарат үсә, ап-ак булып җиләк чәчәк аткан. Тау өстеннән аста яткан Иләбәр, Эзмә авыллары күренә. Өченче авыл — Өтернәс ягын агачлар каплап тора.

Кышын бу тау башыннан чаңгы юлы уза икән. Җәен тау башына җиләк җыю өчен генә күтәреләдер халык. Киләчәктә тау башында актив ял итү өчен комплекс булдырырга планлаштырып торалар икән.

Калатау битеннән кайчандыр кан елгалары акканын күз алдына да китереп булмый…

Истәлекле урынга килеп җиттек. Өчпочмак формасына якын итеп өелгән ташларга язма беркетелгән: «1552 елда ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә». Бу — истәлек билгесе. Минем күз алдына килгән күренештән бу һәйкәл бик ерак иде… Тау башындагы ялгыз таш кына.

Зиратларда чистартылган, бик пөхтә каберлекләр һәм иске ташлы, тирә-ягы үләннәр күмеп киткәннәре була. Беренче очрак — мәрхүмнең туганнары, балалары, оныклары аны кадерләгәндә була. Икенче очрак… Менә монда никтер шул икенче очрак күз алдына килде. Минемчә, мондый данлы урын башка төрлерәк булырга тиеш кебек…

Казан ханлыгының соңгы башкаласы тарихы
Бу якларда авыллар Казан ханлыгына кадәр үк булган. 1332 елгы кабер ташы шушы ныгытмадан ерак түгел урында табылган.

Казан ханлыгы алынганнан соң, Мамыш-Бирде тарафыннан Ташкирмән ныгытмасы төзелүе турында мәгълүмат бар. Ул 1553 елда алына. Аннан соң башкала ролен Өтернәс шәһәрлеге үтәгән дип фаразлыйлар.

(Дөрес, Балык Бистәсе районындагы Чаллы шәһәрлеге дә «соңгы башкала» роленә дәгъва белдерә. Чаллы шәһәре Казан ханлыгы яулап алынуга бәйле, баш күтәрүчеләрнең бер үзәге буларак соңгы тапкыр 1556 елның язында искә алына. Ул 1556 елда бояр Морозов тарафыннан алынып яндырыла. Әмма тарихчы, археолог Альберт Борһанов исә Казан ханлыгының соңгы башкаласы Өтернәс булган дигән фикердә).

Рус елъязмаларына шәһәрлек «Мишә-Тамак ныгытмасы» буларак теркәлгән. Аның кайда урнашуы да шул тарихи чыганакларда сакланган.

Тарихчы, археолог Альберт Борһанов шәһәрлекнең төгәл урынын ачыклау максатыннан студентлар белән берлектә 1998 елда казу эшләрен башлап җибәрә. Тау башындагы истәлек билгесе дә аның тарафыннан 2001 елда урнаштырыла. Казу эшләре барышында шәһәрлекнең нинди рәвешле булганын да төгәл ачыклыйлар.

Шәһәрлек өчпочмак рәвешендәге таулыкта урнашкан булган. Ике ягы табигый тау — елга яры. Бер ягында тигезлек, әмма анысында ясалма тау булдырып, ике рәт чокыр казыганнар, дивар ясаганнар. Диварларның калынлыгы 12-13 метрга җиткән, аларның нигезен таштан салынган.

Ныгытмага төпләнгән татарлар, Казанны алган рус гаскәрләренә һөҗүм иткәләп торган. Патша гаскәрләре Казан ханлыгының исән калган гаскәрләренә каршы тулы масштаблы сугыш башларга мәҗбүр була. 1553 елның җәендә Алексей Адашев гаскәрләре Казан тирәсендә сугышлар алып бара. 1553 елның көзендә исә тулы бер армия оештырыла. 1554 елның кышында гаскәрләр Калатауны штурмлап ала.

«Калада күбрәк хатын-кызлар булган»
Рус елъязмаларында Казаннан 70 чакрым ераклыкта бер шәһәрлек булуы язылган, — дип сөйләде Альберт Борһанов.

1554 елда ул шәһәрлек Петр Шуйский гаскәрләре тарафыннан алынган. Ул — Казан ханнарының соңгы резиденциясе булган. Кала Чаллы шәһәрлегендә булган дигән фараз да бар, тик ул ераклыгы буенча туры килми.

Рамил Гали
1552 елда Казан алынгач, исән калган халык төнькка, көнчыгышка, урманнарга качарга мәҗбүр була. 1553 елда баш күтәрүче татарлар шул шәһәрчекне төзи. Бәлки, ул зур шәһәр булырга тиеш булгандыр, тик аны төзеп бетерә алмаганнар, шуңа кечкенә шәһәрчек булып калган. Шәһәрчек вакытлыча татарларның башкаласы ролен үтәгән, — дип сөйләде тарихчы.

Альберт Борһанов әйтүенчә, казу эшләре җиде урында алып барылган. Биредә табылган барлык казылмалар да Казан ханлыгы чорына карый икәнлеген ачыкланган. Тимер әйберләр, балчыктан ясалган савыт кисәкләре, пыяла, угычлар, сөңгеләр, бакырдан эшләнгән беләзекләр, тукымалар, күннән ясалган итекнең бер өлеше һәм Иван Грозный вакытындагы тәңкәләр табылган. Археолог ныгытманың диварлары биек булмаган, бик күзгә ташланып тормаган икәнен ачыклаган.

Руслар кышын чаналар белән Мишә елгасы буйлап килгәннәр, шәһәрчекне табып, күп халыкны юк иткәннәр. Кайбер чыганакларда утыз меңгә якын кеше турында сүз бара. Анда сугыш зур булмаган һәм калада күбрәк хатын-кызлар һәм балалар булган…

Өтернәс шәһәрлегендәге гаскәрләр белән кем идарә иткәнлеге төгәл билгеле түгел диде археолог. Саба районы рәсми сайтында биредә идарә иткән кешеләрнең Җансәет һәм Сарыбатыр исемле булулары хакында язылган.

«Эт тә өрмәс җир булган дигән фараз бар»
Өтернәснең исеме белән бәйле риваятьләр бар.

Сугышлардан соң ул урында бер җан иясе дә калмаган, биредәге кешеләрнең барысын да үтереп бетергәннәр, «эт тә өрмәс җир», ягъни «Өтернәс» булып калган дигән фараз бар. Өтернәс шәһәрлеге турындагы язмалар Казан ханлыгы турындагы тарихи китапларга да кертелде, — дип сөйләде Альберт Борһанов.

Өтернәс авылында яшәгән авыл карты Равил Мусин авыл исеменең килеп чыгышына бәйле икенче риваятьне сөйләде. «Сугышлар булган вакытта җирле халык тау астына төшеп утырган. Ул бик тыныч урын булган һәм кешеләр: «Монда безне үтермәсләр», — дип уйлаганнар. Өтернәс исеме «үтермәс“тән килеп чыккан дип сөйли иделәр, — диде ул.

Ни генә булса да, биредә бик рәхимсез кан коешлар барганлыгы инде мәгълүм. Биредә җиңелү кичергәннән соң, үлемнән һәм әсирлектән исән калган халык урманнарга яшеренгәнгән. Шул мәхшәрдән соң да халык яңадан авыллар булдырган, милләтне саклап калган…

Саба районы укучылары бу кала турында рефератлар яза икән.

Альберт Борһанов Татарстанда тарихи яктан әһәмиятле археологик һәйкәлләрнең күп булуын әйтте. Археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар да бар әле, ди ул.

Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Норлат районнары археологик яктан өйрәнелмәгән. Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районы өйрәнелгән булса да, аларны яңадан тикшерергә кирәк. Археология буенча Татарстан территориясенең дүрт-биш проценты гына өйрәнелгән, — ди археолог.

Өтернәс шәһәрлегенең дә төгәл урыны чагыштырмача күптән түгел генә ачыкланган. Кем белә, бәлки тагын әллә никадәр яшеренеп яткан истәлекле урыннарыбыз бардыр әле…

 

Источник: https://intertat.tatar/news/incident/29-06-2020/tatarstanda-ideld-yugalgan-balykchyny-ezlil-r-5753015

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя