“Карабәк” романы турында

Һәр китап укучы өчен языла. Шул уйдан чыгып, танылган язучы, күп әдәби бүләкләр иясе В.Имамовның соңгы тарихи романы турында берничә сүз әйтмәкче булам.

Язучы Алтын Урда дәүләтенең таркалуга барган чорын әдәби яссылыкта сурәтләүгә алынган. Татар дәүләте өчен бик катлаулы һәм фаҗигале чор бу. “Казан утлары” яңа басылган роман хакында түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә үткәрде һәм анда катнашкан мөхтәрәм затларның фикерләре журналның 2017-нче елгы №10-нчы санында басылып та чыкты.

Дастан герое Идегәй “Карабәк” романында үзәк фигура кебек күренмәсә дә, чорны сурәтләгәндә аны әйләнеп үтеп, яки “Золотая Орда” балетындагы кебек, исемсез итеп биреп булмый. Идегәй әмир – тарихи шәхес. Аның исеме белән дастан барлыкка килгән икән, бу бит юктан түгел, димәк аны таныганнар. Әлбәттә, һәркемнең үз фикере. Роман авторы Вахит әфәнде Идегәй турында: “Әллә үз кавеме – мангыт шагыйрьләре, әллә Алтын Урда дәүләтенең бөеклеген инкяр иткән төркемнең максаты нигезендә туган дастан буенча, Идегәй морза бүгенге көнгә чаклы халык хәтерендә уңай герой саналып йөри.”, – дип белдерде [Казан утлары: 2017. № 10. 126 б.].

Фикер төгәл әйтелгән: беренчедән, дастан Алтын Урданың бөеклеген инкяр итә, икенчедән, Идегәй “ләгънәт белән телгә алудан башкага лаек булмас” [шунда ук]. Әлеге сүзләрдән  Вахит әфәнденең Идегәй шәхесенә каты нәфрәтле булуы, дастанны күрә алмавы аңлашыла. Ләкин язучының кискен һәм тискәре карашы гына дастанны һәм аның героен халык хәтереннән сызып ташларлык сәбәп була алмый. Язучы романында үз карашын нинди тарихи фактларга таянып ача, бу дөрес дәлилме, үз фикереме? Менә бит нәрсә әһәмиятле.

Әсәрдәге кайбер күзгә ташланган кытыршы дәлилләргә күчкәнче, ата-бабаларыбызның үткән дәүләтчелек тарихын кыскача күзаллап үтик. Татар дәүләтчелегенең тамырлары бик тирәндә. Тарихчылар аны ике мең елдан артык та, ким дә түгел диләр. Татарларда шул чорларда ук дәүләт тотуның үз тәртибе бирлыкка килгән. Башта “дәүләт”, “ил” сүзләренә игътибар итик. Һәр ике сүз дә уңай мәгънә йөртә, байлык, берләшү кебек аңлашыла. “Илбәк”, “илхан”, “ил башы” кебек сүзләр дә тискәре караш тудырмыйлар, илне коручы, җитәкләүче буларак күз алдына киләләр. Төрки каһаганлык чорына караган Орхон-Енисей язмаларыннан күренгәнчә, ил башлары V гасырларда да үзләрен шундый җитәкче итеп күрсәткәннәр һәм тышкы дөнья да аларны шул сыйфатта таныган. Кытай елъязмаларында Төрки каһанлыкта дәүләт белән идарә итү тәртибе турында мондый сүзләр сакланган: “Аларда идарә итү тәртибе бик гади. Хаким белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр нык һәм дәвамлы” [Паркер: 2009].

Һәр дәүләтнең нигезе – халык, аның үрчеп, күп булып, ныклы эшчәнлек алып барып яшәве һәм шул яшәешне тәэмин итә һәм үстерә алырлык идарә (безгә аны элегрәк базис һәм өскорма дип аңлаталар иде). 100 меңлек гаскәрне сугышка алып чыкканчы, аны кемдер киендерергә, ашатырга, корал ясарга, өйрәтергә тиеш бит. Әкияттә генә ул сызгырсаң барсы да була. Дөнья төрки-татарларның тормышны һәм гаскәрне оештырудагы өстенлекләрен таныган, юкка гына Һиндстан, Кытай һәм башка илләрдә хакимлек итмәгән бит алар. Дөресрәге, үзләрен танытканнар безнең бабайларыбыз. Аларның дәүләт белән идарә итү тәртибен башка дәүләтләрнең өске катламы да өйрәнгән, идарә өлгесе итәргә тырышкан. Монда Чыңгыз ханның бөек Ясасын искә төшереп китү дә урынлы булыр. Алтын Урда дәүләте дә Яса нигезендә идарә ителгән бит.

Бөек Ясаның таләпләре бик гади: алдашмау, урлашмау, әйткән сүзгә тугры калу, хыянәт итмәү, диннәрне хөрмәт итү һ.б. Нәкъ шушы таләпләр христиан дөньясының бугазына сөяк булып утырган да инде. Рим папасы үзен җир йөзендә Алла тарафыннан утыртылган бердәнбер хаким дип санаган. Ә бу кыргыйлар ниндидер тигезлек, диннәр иреге, алдашмый хакимлек итү турында кануннар чыгарып яталар имеш. Халыкларны исә һәр кешегә аңлаешлы уртак уй, уртак тәртип, гадел таләпләр ныграк берләштерә. Әгәр гади халык Яса таләпләре турында белсә, алар бит чиркәүне, Рим папасын  танымаячак! Моңа һич юл куярга ярамый! Бетерергә аларны. Римдә  шуны да яхшы аңлаганнар: Яса кануннарын җимермичә Алтын Урда дәүләтен җиңеп булмый. Шуңа да Рим чиркәве Алтын Урда белән көрәштә бар ысулларны да мул кулланган: шымчылар, ялган хәбәр таратучы провакаторлар җибәргән, байлык белән котырткан, үз уен һәр очракта тыңлаучының колагына салырга тырышкан.

“Агач башын җил бора, адәм башын сүз бара”, – ди мәкаль. Алтын Урда дәүләтенең өске катламында Ясадан читләшү теләге барлыкка килгән, ахрысы. Заман үзгәрде дибез, заманны бит кеше уе үзгәртә. Заманның ничек үзгәргәнен Никколо Макиавелли [Макиавелли: 2009. Ч.XVIII] бик ачык язып калдырган:

“Излишне говорить, сколь похвальна в государстве верность данному слову, прямодушие и неуклонная честность. Однако мы знаем по опыту, что в наше время великие дела удавались лишь тем, кто не старался сдержать данное слово и умел кого нужно обвести вокруг пальца: такие государи в конечном счете преуспели куда больше, чем те, кто ставил на честность.”

Әйе, әкеренләп дәүләтләр арасында башка уен кагыйдәләре өстенлек алган. Ә Алтын Урда үзенең Яса кануннары белән бу уенда чит – ят карачкы хәлендә калган. Һәм аңардан әкеренләп карачкы ясаганнар да.

1342-нче елда Алтын Урда хакиме Үзбәк хан бакыйлыкка күчә. Тәхеткә дәгъва кылучы Чыңгызыйлар бик күп була. Яса таләбе бозыла – хан сайлауны корылтайда хәл итү читкә кагыла. Шунда таркалуга беренче адым ясала да инде. Тәхет тирәсендә ыгы-зыгы, үзара суеш-үтереш башлана. Бу фетнәләр 20 ел дәвам итә. Шул елларда тарих мәйданына мәкерле, аяусыз Аксак Тимер күтәрелә. 1370-1405-нче еллар – Аксак Тимернең канлы йолдызы балкыган чорлар. Ханнар, дәүләтләр һәрчак аның каты кулын тоеп торган.

Ул чорның өске катламында туганлык бәйләнешләре булуы да билгеле – Идегәйнең кыз туганы Аксак Тимердә кияүдә булган. Димәк, җиһангир аңа җизни тиеш, ә Туктамыш – Чыңгыз нәселеннән булуы белән Аксак Тимергә кирәк. Хан итеп Чыңгызыйларны гына утыртканнарын беләбез. Туктамыш, белән Идегәй бер даирәдә кайнаган дияргә нигез бар. Туктамышның туган елы төгәл күрсәтелми, XIV гасыр уртасы дип кенә бирелә, Идегәй Википедиядә 1352-нче елда туган дип күрсәтелә, бу да бик үк төгәл түгел (бәлки, 1356-нчы елдыр).

В.Имамов романда Идегәйне Туктамыш кызына өйләндерә. Күрәсең, Туктамыш үзе бик иртә өйләнгәндер, шуңа яшьтәше, кордашы Идегәйгә кияүгә бирерлек кызы булгандыр дип без дә ышаныйк ди. Ул шуның аркасында гына гаскәр башы булган дип бара автор. Идегәй имеш “бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел әле, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй…”, яу турында сүз барган мәҗлестә чәчрәп чыгып, үзен күрсәтергә омтыла. Ә Идегәйне күреп, ишетеп, белгәннәрдән сорашкан тарихчы Ибне Гарәбша аны башкачарак сурәтли: “Ул кара кучкыл йөзле, урта буйлы, нык гәүдәле, кыю, гайрәтле, зирәк акыллы, юмарт, якты елмаючан, үткен күзле, тирән фикерләүчән…”. Әлбәттә, язучы үзенең фантазиясендә ирекле, ләкин Идегәй кебек тарихи шәхесне сурәтләгәндә аны яманлап, кара ягып кына күрсәтү беръяклы яңгырый.

Тагын тарихка күз салыйк. Максатларына ирешкән кебек тоелган бу өчлекнең аралары тиз бозыла – Туктамыш, хан булгач, Аксак Тимер үзенеке дип санаган җирләрне яулап алырга омтылып (котырту буенчамы), берничә тапкыр гаскәр белән аңа каршы сугышка күтәрелә, Идегәй әтисен Туктамыш кушуы буенча үтергәннәрен белгәч, үзенә дә шул язмыш килүдән куркыпмы, җизнәсе янына кача. Бәлки куркып та түгел, үзе үч алырга план корыптыр – Идегәй Аксак Тимерне Туктамышка каршы яу белән барырга өнди башлый. 1390-нче елда Аксак Тимер бу фикерне кулай күрә, зур гаскәр җыеп Алтын Урдага яу белән килә. Яуда Идегәй дә катнаша. Сугыш 1391-нче елда Кондырча буенда була, анда Туктамыш җиңелә.

Бер сорау куярга кирәк – Аксак Тимер чит кеше коткысы белән йөри торган яугир булды микәнни? Аның һәр адымында чынлыкта үз максаты булган бит. 1391-нче елгы сугыштан соң ул башка төбәкләрне яуларга китә, 1395-нче елда кабат Алтын Урда өстенә килә. Туктамыш сугышны булдырмаска тели, илчеләр җибәреп тәүбә иткәнен белдерә, әмма Аксак Тимер аңа ышанмый. Идегәй сугышта катнашудан баш тарта, “элекке кылганнарым өчен дә үкенәм”, – дигән сүзләре сакланган.

В.Имамовның Идегәйне әдәби герой буларак ачуның төп алымы – аны төрле начар сүзләр белән мыскыллау, сүгү, ул сүзләрне әсәрнең башка персонажлары авызыннан да әйттерү. Романда Аксак Тимер Идегәйгә шикләнеп карый. Гаскәр бирми, 10 мең гаскәрне аңа мангытлар җыеп биргән имеш. Шул гаскәр белән яңадан Аксак Тимер катына килә. “Этҗан, сатлык, соран – Идегәй”, – Тимер шулай уйлый. “Идегәй соран, бу җиһанда синең Газраилең мин булырмын”, – бусы Хәсән авызыннан. Роман азагында Идегәйне Хәсән үтерә. “Синең хәтта татар туфрагында күмелергә дә хокукың юк!” – бу әсәрнең  соңгы сүзләре.

Пафос белән әйтелсә дә, соңгы сүзләр тарихи дөреслеккә туры килми. Бердән, Хәсән кайчан яшәгән, очрашканмы ул Идегәй белән? Үзе Идегәйдән алдарак үлгән түгелме? Икенчедән, Идегәйнең күмелгән урыны билгеле һәм ул изге урын саналган. Татар җирендә хокукына килгәндә, аны Идегәйнең оныклары дәвам иткән – Нугай Урдасы, Сөембикә ханбикә, кнәз Йосыпов, Урысовлар аның дәвамчылары бит. Идегәйнең ерак оныклары рус патшаларының киңәшчеләре булганы билгеле. Тарихта һәрберсенең үз эзе бар. Ничек карасак та, Идегәйне үз заманыннан аерып, бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәяләү дөрес булмас. Шул тарихи җирлек тудырган көчле, фаҗигале шәхес ул. Уйлавымча, дәлил рәвешендә алынган мыскыллы сүзләр генә Идегәйнең шәхес биеклеген түбәнәйтә алмый. Замандашлары көчле, курку белмәс, гаярь ир-егетне күргәннәр Идегәй йөзендә. Заман идеалы шундый булган.

Безнең узган югалтулар (соңгы 100 елны гына алсак та), үткәннәрне ачык күзалларга комачаулый, аңыбыз үзебез кичкән мескенлектән котыла алмый. Хакимлек дилбегәсе кулдан төшкән, үткәннәр турында тирән белем туплау, тышкы дөнья белән иркен аралашу мөмкинлегебез юк дәрәҗәсендә. Ә элеккеләрнең  фикерләү колачы башка – алар  илләр җыеп, дөньяда үз тәртипләрен урнаштырырга омтылып яшәгәннәр, шуңа уй-хыяллары, омтылышлары күктә, биектә булган. Идегәйнең көрәш максаты да дастанда ачык әйтелгән – ул Алтын Урданы Чыңгыз хан заманындагы кебек киңәшле йорт итү өчен  көрәшә, ягъни Яса таләпләрен кайтарырга тели.

“Агаларны алдырып,
Киңәшсез үскән бу йортны
Киңәшле йорт кылдырды”,
– диелә дастанда. [Идегәй: 1988. 168 б.]

* * *

Түгәрәк өстәл артында барган әңгәмәдән хөрмәтле затларның “Идегәй” дастанын бик бәяләп бетермәүләре аңлашылды. Дамир Исхаковның Идегәйне каралтып күрсәтүгә каршы чыгып: “Сөйләшүләр алып барганда, үзебезнең милли, героик шәхесләрне дөрес күрсәтергә кирәк”, – дигән фикере һавада эленеп калган кебек булды. Ә дастан Алтын Урда дәүләте таркалуга барган чорда (XIV йөз ахыры – XV йөз башы) Туктамыш белән Идегәйнең фаҗигале көрәшен Гётеның “Фаусты”, Шекспир драмалары югарылыгында сурәтләп, мәдәниятебез биеклеген дөнья күләмендә күрсәтерлек әсәр булып тора.  Безнең бөтен бәлабез – дастанны тирәнтен өйрәнмәүдә һәм халыкка җиткермәүдә. Әйтерсең 1944-нче елның 9-нчы август карары һәм аны кабул иткән кешеләр бүген дә безнең арада яшиләр. Дастанның әһәмиятен бик төгәл ачып биргән философ һәм эзотерика белгече Рашат Сафинның сүзләрен укучыга ишеттерәсем килә: “Идегәй” дастанында илаһи идарәчелектәге тәртипнең дөньяви җитәкчелектәге чагылышы тасвирлана; бу – татарда метафизик караш булганын, җәмгыять тормышын (безнең) шул югарылыктан анализларга сәләтлелеген күрсәтүче дәлил”.

Әйтәсе килгәннәрем шулар иде. Ялгышам икән, белгән укучы мине төзәтер.

Әдәбият

  1. Идегәй. Татар халык дастаны. Казан: Татар кит. нәшр., 1988.
  2. Казан утлары. №10.
  3. Макиавелли Николо. Государь. М.: АСТ, 2009.
  4. Паркер Эдуард. Татары. История возникновения великого народа. М.: Центрполиграф, 2009.
Предыдущая статьяӘстерхан татарларында үзенчәлекле сәнгать төре – хушавазлар
Следующая статьяТатарлар | 28/02/20
Хабипова Зария Габдулловна
Краевед, публицист, общественный деятель.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя