Тарих эзләре буйлап

Комарау авылы халкы XVI–XVII гасырларда Урта Азиядән (хәзерге Таҗикстан һәм Үзбәкстан), Комарау үзәненнән яки тарлавыгыннан күчеп килгән, шуңа күрә яңа яшәү урынын да шул исем белән атаганнар. Себердә бу бохарачылар (аларны сартлар дип атаганнар) Тубыл шәһәреннән 25 чакрым ераклыктагы Комарау елгасы ярында (берара ул Туманка буларак та йөртелгән) урнашалар. Авылда 1,5 км озынлыктагы бер урам була. Авылның көнчыгышында – зират, авыл тирәли кырлар, балыкларга бай елга, киң алан, аннары – көтүлек, урман артында 3 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы була. З.Ә. Тычинских фикеренчә, Комарауга, бохаралыларның башка авылы – Миримовские (Коллар) кебек үк, XVII гасырның беренче яртысында Урта Азиядән чыккан Комар Комалдинов һәм Мирим Кожмаметев тарафыннан нигез салына.

100 ел элек Мәсәрле кырында Иртышка якын зират – Масарат булган, ә Комарау Ханавыл янында югарырак иде. Комарау авылы урынында Бакшей атаманы казаклары яшәгән, алар соңрак күл ярына күчеп, Бакшеево авылына нигез салганнар. Казаклар исә җир арендасы өчен татарларга салым түләмәгән. Алар урынына Комарау авылы халкы күчә. Авыл җирлеге бик югары, хәтта зур су басу елларында да авылны су басмаган.

Җир биләмәләренә ясаклы һәм йомышлы татарлар (казаклар) ия булган. Бохаралыларның җирләре булмаган: кемнәрдер сәүдә алып барган, кайберәүләр балта һәм тегү эшләре белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә дә Маслова авылында тәҗрибәле балта осталары – Корман Бакиев, Усман Кудашев, Басыйр Гафуров һ. б. төзегән йортлар бар.

Комарауның үзнең танылган токымнары бар: Авняковлар, Әбдрәшитовлар, Гафуровлар, Дәүләтшиннар, Кәримовлар, Комаровлар, Мадьяровлар, Мировалевлар, Моратовлар, Ногмановлар, Шаһбановлар, Янишевлар һ. б.

IV ревизия мәгълүматларына караганда, XVIII гасырның соңгы чирегендә Комарауда 131 кеше исәпләнә, ә XIX гасыр уртасында (IX ревизия мәгълүматлары буенча) – 262 кеше. Ф.Т. Вәлиев мәгълүматлары буенча, 1920 елда авылда 328 кеше яшәгән.

XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Тубыл округы бохаралылары йөк ташу белән шөгыльләнгән, аеруча Миримовские (Коллар), Комарау, Исәнәй авыллары актив булган.

ХХ гасыр башында күп кенә бохарачыларның ялгыз кәсепләргә китүләре һәм кара эшче буларак эшләүләре турында Ф.Т. Вәлиев мәгълүматлар китерә. Әлеге мәгълүматларга караганада, бохарачылар эш артыннан алтын приискларга кадәр барып җиткән. Әйтик, Комараудан Мөхәммәт-Бакый Габделгафуров – Благовещинскида, Ниязмөхәммәт Хәсәнов – Байкал арты өлкәсендә, Абдул-Вахит Амурлин – Богоявленскийда, Неоман Әптрәшитов – Зөя елгасында, Алексеевск алтын сәнәгать ширкәте приискларында, Мөхәммәд-Кәрим Кадыйров алтын промышленнигы М.Г. Титовның приискларында (Амурдагы Джалинда станциясе) эшли. Шулай ук,  Мәхмүт Абуталипов 1906 елның декабрендә Харбин шәһәрендә эшче булып саналган, Гаделша Якупов 1907 елда Спас тау промышленнигы К.Э. Карноның бакыр эретү заводында ярдәмче эшче булып, Абдул-Фәттах Челәлетдинов 1906 елның октябрендә Усть-Кут тоз кайнату заводында эшче булып эшли.

Октябрь революциясенә кадәр авылның иң биек урынында – елга ярында манаралы зур мәчет тора иде. 1931 елда, дингә каршы көрәш башланган чорда, манарасы җимерелә, мәчет ябыла. Мәчет бинасы 1960 елларга кадәр диярлек колхоз өчен амбар булып хезмәт итә. Биредә яшәгән Шәвәли мулла (ул авыл зиратында җирләнгән), ул үлгәннән соң мулла вазифаларын башкарган Билал бабай Шаһбанов (аны Атыштай мулла дип атаганнар) исемнәре әле дә булса авыл халкы хәтерендә саклана. Комараулылар үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калганнар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 76 кеше фронтка китә: шулардан 41-е – сугыш кырында ятып кала, 35 генә исән-сау әйләнеп кайта.

1934 елда бу якларда колхозлар оеша. «Ударник» колхозы һәм авыл советы җитәкчеләре буларак Ф. Фәйрушатов, К. Камалов, А. Авняков (Атыш әкә дип йөртәләр, үз исеме Латыйф) исемнәре билгеле. Комарау авыл советына шулай ук Ханавыл (җитәкчесе Арапова) һәм Кызылбай (рәисе – Әбдразак Моратов) авыллары да кергән.

Башлангыч белемне балалар Комарау мәктәбендә ала (ике ел укыйлар, сугыштан соң – дүрт сыйныф). Аннан укуларын ике сыйныф – Кызылбайдагы дүртьеллык башлангыч мәктәптә, аннары Саускан җидееллык мәктәбендә дәвам итәләр. Авыл мәктәбендә Әхмәдулла абый Янгучин, бер ел Гөлбәйрәм апа Кутумова (Җәлилова), Нурия апа Мировалева, соңрак Мәфтуха апа Мадьярова, Сабанактан Мәфтуха апа һ. б. укытучылар булып эшли.

1995–1997 елларда, әле биредә алты гаилә яшәгән вакытларда, Комарауда Рәшидә Бакиева һәм Мөкәрәмә Шаһбанова тарафыннан авыл бәйрәмнәре оештырыла иде.

1996 елда игълан буенча оештырылган авыл бәйрәмендә Вагай районыннан күренекле шәхесләр – Йосыпов Айтмөхәммәт абый һәм аның тормыш иптәше Закирә апа (Шәвәли мулла кызы) катнаштылар. Закирә апа халык алдында чыгыш ясап: «Тормышымдагы хыялым бүген чынга ашты, чөнки бу авылда әтием мулла булып яшәде һәм эшләде, мин дә монда тудым», – диде.

Комарау тирә-юньдәге моң чишмәсе иде

Тыныч тормыш елларында авыл халкы үзен сынатмады, балалар тәрбияләп, аларга белем бирергә тырышты. Комарау бу тирәдә үзенең уллары һәм кызлары белән горурланып яшәде. Элек укытучы булу зур дәрәҗә иде. Бәлки шуның өчендер дә, зур булмаган авылдан 1950–70 нче елларда укытучы һөнәрен алучылар җитәрлек булды. Мировалева Нурия Гани кызы беренче карлыгач булып, Һәнүсә Сабирчан кызы күпләргә үрнәк булды. Аларның юлыннан китүчеләр: Ногманова Флора Садретдин кызы; Бакиев Фәрид, Зөлфия, Эльвира; Фатых балалары; Бакиева Розалия Мөчип кызы; Гафуров Хафият балалары: Руслан, Марат, Илнур, Янгучина Шайда, Янгучина Рәйхана һ.б, һ.б.

Гомумән, тырыш, белемгә омтылышлы, шул ук вакытта бик тыйнак, акыллы, сәләтле балалар бирде илебезгә Комарау авылы: Иванова (Авнякова) Райфа Латыйп кызы – медицина фәннәре докторы, профессор; Авнякова Розалия Латыйп кызы – медицина фәннәре кандидаты; Мировалева Зәйтүнә Гани кызы – медицина фәннәре кандидаты; Тычинских (Гафурова) Зәйтүнә Әптрәшит кызы – тарих фәннәре кандидаты; Урамаева (Янгучина) Рәйхана Хәлим кызы – атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре; Бакиева Рәшидә Корман кызы – РФнең атказанган укытучысы; Шаһбанова Мөкәрәмә Фәтхулла кызы – гомуми урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре; Зәнкиева (Әбдрәшитова) Сәкина Шамил кызы – министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән; Шаһбанов Фәрит – Төмән нефтегаз университеты укытучысы; хатыны – Шаһбанова Хәбибә Садыр кызы – филология фәннәре докторы, профессор; Гафурова-Вәлиева Люция Харис кызы – хокук саклау органнарының мактаулы хезмәткәре.

«Нинди матур, көйле, моңлы, җырчы халык булган авылда. Ә гармунчылар турында сүз дә юк», – дип яза гәзит битләрендә данлыклы укытучы Альберт Мөхәммәт улы Урамаев. Бу чыннан да шулай. Авыл яр башына (мәчет янында) яшьләр кичке уенга чыкканда, күрше авыллардан – Аркүл, Ханавыл, Кызылбай, Шөлген, Пушнаштан да яшьләр җыелганнар. Кызлар-егетләр җырлаганда тирә-юнь яңгырап торган. Җырчы яшьләр: Шаһбанова Мөхлисә, Шаһбанова Шәмсибану, Бакиева Мәрҗәнә, Мадьярова Әлминур, Сөнгуллин Зиннур, Бакиев Мөнип, Бакиев Мөчип, Авняков Әмир, Мадьярова Зиннәтбану, Моратова Зиннәтбану, Моратов Миркадәм һ.б.

Авылда күп балалы гаиләләрдәге җырчылар даны еракларда танылган. Алар: Авняковлардан – Сайра, Сатира, Розалия; Мадьяровлар нәселеннән – Цәмәй әбә (Җәмилә), Бибитайфә (Тубылда Әлфия диләр. Тубыл тамашачылары аның башкаруында «Җидегән чишмә» җырын әле дә онытмый), Зиннәтбану (хәзер Маслауда); җырчы, сүз остасы Наилә Янишева турында бик күп сөйләргә була.

Авыл балалары Саускан җидеелык мәктәбендә укыганда да төрле смотр-конкурсларда мәктәп данын яклаучылар булдылар. Мәктәп җитәкчесе Ришат абый Бекшенев алар белән горурлана иде. Алар: Мөкәрәмә, Розалия, Рәшидә, Әлминур, Гайния, Сара, Фәрзәнә, Румия, Флора һ.б.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: авыл үзенең уллары һәм кызлары белән горурланып яшәде. Шуның өчен дә өлкән буын кешеләре аны сагыналар, искә алу өчен төрле чаралар – очрашулар, күрешүләр оештыралар (2007 ел, 2019 ел). Очрашулар киләчәктә дә планлаштырыла.

Якты хыяллар тормышка ашты

2019 нчы елның 18 нче май көнендә Тубыл районы Комарау (хәзерге вакытта авыл юк) авылы җирендә, алдан ук зур әзерлекләр башкарылып, изге эш оештырылды. Иң әһәмиятлесе, Төмән өлкәсе буенча таралган комараулылар, зур теләк, шатлык белән катнашуларын белдереп, 80 кеше җыелды.

Алдан ук көз көне авыл елгасы яры өстендә – элекке авыл мәчете урынында 1,5 м биеклектә истәлек билгесе куелды. Аны оештыручылар Гафуров Хафият Нигъмәтулла улы, Хафият хатыны Зөлхия Сәйфи кызы, Зәйтүнә Әбдрәшит кызы Тычинских иптәше Дмитрий белән, Рәшидә Корман кызы Бакиева, Сәкинә Шамил кызы Зәнкиева, Фәрид Бакиев һ.б. ир-ат авылдашларның ярдәме зур булды.

Чараның иң күркәм, саваплы өлеше булып авыл зиратына җитәрлек итеп төзәтелгән юл һәм анда яткан ата-бабалар, әти-әниләр, якыннар каберләрен чистартып, алар рухына догалар укыту булды. Коръән догаларын башкаручылар да үзебезнең авыл улларының балалары – яшь егетләр Янишев Таир һәм Мадьяров Тимур иделәр. Барлык мәрхүмнәр риза булып ятсыннар, дип аш-дога үткәрелде.

Авыл халкының матди ярдәме белән булдырылган истәлек билгесе янында очрашу бәйрәме дә үтте. Үткәнне искә төшерер өчен, кулдан булса да, авылның схема-картасы, 1950–60 елларда анда булган йортлар, аларның хуҗалары һәм балалары исемлеге дә төсле буяулар белән эшләнгән иде (авторы – Рәшидә апа Бакиева).

Чарада кыскача авыл тарихы турында Зәйтүнә Әптрәшит кызы аңлаешлы итеп сөйләде. Рәшидә апа Бакиева, авылның тормыш-көнкүрешенә тукталып, Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан 76 кеше – комараулылар турында (алар исемлеге һәйкәлдә язылган) әйтеп, аларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, рухларына дога кылынды.

Шулай ук авылдагы исәпле токым-нәселләр: Әбдрәшитовлар, Авняковлар, Бакиевлар, Гафуровлар, Давлетчиннар, Мадьяровлар, Кәримовлар, Ногмановлар, Шаһбановлар, Янгучиннар, Янишевлар, Мировалевлар искә алынды, шул нәселләрдән очрашуда катнашучылар белән дә таныштырды.

Зур булмаган авылда 6–11 бала тәрбияләүчеләр кемнәр булганы (17 гаилә), шулай ук иң өлкән яшьтәгеләр, озак яшәүчеләр күрсәтелде. Алардан: 2003 елда 103 яшендә үлгән Гөлсем әби Мадьярова, 100 яшькә җиткән Өмсәгыйдә Бикә апай, 94 яшьтәге Муратова Мөршидә апа һ.б. Хәзер авылның иң өлкәннәре – Әкилә апа Бакиева (90 яшь), Васса апа (95 яшь) – әле исәннәр.

Комарау авылыннан чыккан белемле, талантлы шәхесләр дә искә алынды, чөнки авыл бу тирәдә үзенең җырчылары белән дан тотып торган (Авняковлар, Мадьяровлар, Моратовлар һ.б.). Заманында Саускан җидееллык мәктәбенең данын Комараудан килгән укучылар күтәрүләрен тәфсилләп сөйләп, фотоларда күрсәтеп китте Рәшидә апа.

Бу бәйрәм авыл халкының тату, дус, тырыш, аралашучан, бердәм булып яшәгәнлеген тагын бер мәртәбә исбатлаган күренеш булды.

Бәйрәмдә катнашучылар исеменнән транспорт белән тәэмин итүче Әбдрәшитовлар нәселенә (Сатылганнан), Бакиев Фәридкә (Масловадан), Урамаев Роберт Альберт улына (Санниковадан), Тимур Хисаметдиновка (Тобольскидан) һ.б. зур рәхмәтләребезне юллап, шулай очрашу-күрешү бәйрәмнәребез киләсе елларда да дәвам итсен, дип таралышты халык.

Андый бай тарихлы, хезмәт сөючән татар халкы яшәгән авылларның юкка чыгуына олы буын кешеләренең йөрәкләре сыкрый. Ходай нәрсә язмаган… Тарихта күп нәрсә кабатлана. Бәлки киләчәктә ул җирләр җәйрәп буш ятмаслар, дигән өметләр дә яши адәм баласында.

№ 1, 2021

 

Предыдущая статьяЯзмышлар шәҗәрәсе
Следующая статьяДеревня Кобякская (Күбәк авыл) Вагайского района Тюменской области
Бакиева Рашида Курмановна
Заслуженный работник РФ

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя