Уфа шәһәрендә узган атнада 12 март көне  «Акыл фабрикасы» узды. Белем бирү программасы «Этномәдәни проектлар менеджменты» темасына багышланды. Катнашучылар арасында Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары һәм иҗтимагый активистлар булды.

Чараның төп оештыручысы Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Акыл фабрикасында Айнур Әхмәтов, Илнар Гарифуллин, Гүзәлия Гиниятуллина һәм Зөһрә Вилданова чыгышлар ясады. Моннан тыш, Башкортстанда татар яшьләре оешмасын булдыру һәм яңа проектларны уйлап табуга багышланган семинар узды. Уфа яшьләре «Агыйдел-фест» заманча татар мәдәнияте фестивален үткәрү планын әзерләделәр. Азакта «Татарча Фатирник» акустик концерты оештырылды. Кичәдә Эльвира Рәкыйпова һәм Илнар Шәрәфетдинов чыгыш ясады.

Предыдущая статьяИздана новая книга по истории татар Пензенской области
Следующая статьяВ Казани проходит съезд предпринимателей татарских сел
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя