2025 елны чыгарылган журналың өч саны редакция туплаган төбәкчелек тарихы буенча булган материалларга нигезләнеп чыгарылды. Берсе (№2) махсус сан буларак башкарылды, һәм Киров өлкәсендә Вятка Аланы бистәсендә 27–28 июньдә үткәрелгән чираттагы Федераль авыл Сабантуе бәйрәме уңаеннан нәшер ителеп, шул чарада катнашучыларга таратылды. Бу күп көч куелып тупланган махсус сан Нократ татарларына багышланган иде һәм аларның борынгы бабалары булган Арча кенәзләре, кыпчак кабиләсе белән бәйле “Түләк һәм Сусылу” дастаны турындагы мәгълүматларны да үз эченә алды. Редакциябез Киров өлкәсе татар автономиясенә журналның өстәмә тиражын чыгару өчен аерым грант алырга булышты һәм Сабантуй уңаеннан 27 июньдә булган Гомүмроссия фәнни-практик конференцияне (исеме: “Татары бассейна реки Вятки: история и современность”) оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашты. Шул исәптән безнең тарафтан Казаннан бу конференциягә бер төркем галимнәрне туплап алып баруны да күрсәтү кирәк.
Агымдагы елда Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын исәпкә алып, журналда бу әһәмиятле вакыйга белән бәйләнгән күп кенә язмалар чыкты, шул исәптән 1941–1945 еллар арасында СССР халыкларының югалтулары саны кысаларында татарларның санын (187700!) күрсәткән аерым бер таблица да бастырылды (№1).
Алдагы елларда башланган традиция буенча, журнал эшчәнлегендә тарихи-мәдәни мираска аерым игътибар ителде. Әйтик, “Түләк һәм Сусылу” дастанының төрле версияләре тупланып бастырылды, “Идегәй” дастанының яңа табылган бер бик тә кызыклы варианты нәшер ителде, кайбер башка эпик әсәрләр дә дөнья күрде. (“Салсал Батыр” дастаны). Шулай ук журналыбызның дүрт санында “Бабабыз дәфтәре” исемле Казахстаннан кайтарылып бер бабайның бик тә үзенчәлекле XIX–XX йөзләр тарихын чагылдырган истәлекләре чыгарылып килде, аның әле киләсе елга да дәвамы булачак. Кырым татарлары да читтә калмады, Н. Бекировның татар атамасын (“кырым татары”) саклап калу кирәклеген алга сөргән хаты басылып чыкты.
Дөрес, безнең чит илләр белән хезмәттәшлек, инде алдагы елда ук күренгәнчә, тарайды, күбрәк Урта Азиядәге илләр белән элемтәләргә кайтып калды. Кызганыч, алдагы елларда булган Кыргызстан, Үзбәкстан белән тарихи-мәдәни багланышлар алга китмәделәр. Казакъстаннан Алма-Атага чакырулар булса да, редакция вәкилләре анда барып җитә алмады, монда гаеп бәлки безнең үзебездәдер.
Журналның соңгы санында татар төбәкчелегенең унъеллыгы уңаеннан баш мөхәррирнең аналитик басмасы дөнья күрде һәм ул шактый бәхәсләр тудырды. Ул уңайдан безнең катнаш белән “Мәдәни җомга” газетасы һәм “Безнең мирас” журналларында үткәрелгән “түгәрәк өстәлне” дә күрсәтеп китү кирәк. Аларның төп идеясе – татар төбәкчелегенә яңа сулыш өрү кирәклеге, шул исәптән, алга таба төбәкчеләрнең аерым съездын (форумын) җыюның җитлеккән икәнлеген күтәрү булды.
Журнал өчен материалларны җыю бик җиңелләрдән түгел, күп кенә безнең корреспондентлар картайды, бакыйлыкка күчүләр дә бар. Уйлыйбыз, бәлки төбәкчеләр съездын башкарып чыгып булса урындагы төбәкчеләр белән элемтәләрне яңартып булыр иде дип. Беренче чиратта Урал буйларында, бигрәк тә Башкортостанда эшләрне көчәйтү кирәк. Инде баш мөхәррир Пермь өлкәсендә булып, андагы автономия вәкилләре һәм төбәкчеләр белән сөйләшүләр алып барып, аларны Ш. Мәрҗани институты җитәкчелеге белән очраштырды, алдагы эшчәнлек турында килешүгә ирешелде. Шушы ук юнәлештә Башкортостан татар төбәкчеләре белән дә сөйләшүләр башланды, ә аларның Тарих институты белән элемтәләре яхшы гына. Кайбер очракта ике арадагы элемтәләрне тоту аерым шәхеснең безнең арага кереп, бераз түләү алу юлы белән дә башкарыла (Төмән өлкәсе буенча – З. Тычинских). Бу – уңай күренеш һәм мондый контактларны саклау кирәк.
2026 нчы елны “Туган җир. Родной край” басмасы 4 сан буларак төбәкчелек материалларын бастыру белән шөгыльләнәчәк, гадәттән тыш саннар көтелми. Хәлбүки, Омск өлкәсендәге “Ашеваны” авылының зур юбилее уңаеннан беренче санда бастыру өчен аерым бер тарихи язмага заказ бирелде, ул мәкалә килеп җитәр дип уйлыйбыз.
Журналның төп материаль хәле дәүләт программасы аркылы башкарылганга күрә, алдагы елда әллә ни яңалык булмас кебек, моңарчы БТК ярдәменә таянып өзек өлешләрне “ялгап” килдек. Моның өчен без, билгеле, БТК җитәкчелегенә бик тә рәхмәтлебез. Быелгы тәҗрибәне исәпкә алып, киләсе елга да ике кешегә өстәмә финанслау буенча БТК җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек (берсе – Төмән һәм гомумән Себер буенча журнал белән бәйле эшләрне координацияләү өчен, икенчесе журналның сайтын алып барган өчен), нәтиҗә уңай. Сайтны алып бару бик әһәмиятле, кызганычка каршы Итернетның ярым үлек хәләте безгә тискәре булды (материалны карагыз). Журнал сайтына тарихи материаллар кую да үтемле, бу эш ел буенча башкарылды, үзем дә ел дәвамында 16 видеофильм төшереп (оператор бушка эшләде диярлек), татар тарихы буенча лекцияләр сериясен XIX йөзгә китереп җиткердек. Фильмнарны халык карый. Бу тарихи фильмнарны төшерүне һичшиксез дәвам итәргә кирәк, әмма моның өчен галимнәр һәм гуманитар институтлар белән координация ясау һәм аерым финанслау таләп ителә. Бәлки ул мәсьәләләрне Милли шурага да чыгару кирәктер. Һәрхәлдә, тарихи аңны көчәйтү өчен пропаганда һәм тарихи белемне таратуны системага салу кирәк. Журналыбызның чыгып килүе дә бу эшкә үз өлешен кертә.
Башка кирәкле мәгълумат шушы отчетка беркетелгән өстәмәдә чагылдырыла.
Исән булсак, Аллаһыбыз һәм БТК ярдәмнәреннән ташламасалар, киләсе елда да уңышлы эшли алырбыз дип уйлыйбыз.
Баш мөхәррир Д.М. Исхаков
Авторлар буенча мәгьлүмат
2025 елда редакция белән хезмәттәшлек итүче авторлар: фән докторлары – 13; фән кандидатлары – 15; калганнары язучылар, журналистлар, төбәкчеләр һәм татар оешма вәкилләре. Барлыгы 66 автор.
Чит илләр: Казакъстан.
РФ төбәкләре: Мари Эл, Кырым, Чувашия, Башкортостан Республикасы; Төмән, Тобольск, Киров, Түбән Новгород шәһәрләре һәм өлкәләре.














