Төмәндә «Себер татар теле көне» уңаеннан түгәрәк өстәл үтте

27 ноябрь көнне Төмәндә, “Себер татар теле көне” бәйрәме уздырыла башлауның уньеллыгы уңаеннан, “Чимги-Тура (Төмән) шәһәренә нигез салу вакытын ачыклау мәсьәләсенә бәйле чараларны оештыру һәм уздыру” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны Төмән шәһәре Себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Әүвәл чарада катнашучыларны Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитеты баш белгече З.Е.Кәлимуллина, Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле Р.Р.Минһаҗев, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Ф.Гарифуллин, “Нәүрүз” Үзбәк милли җәмгыяте өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Б.Д.Түләгәнов котлады.

Аннары җыелган халык алдында Төмән шәһәре Себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Д.М.Абукин, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты (“Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә) Ә.Г.Гаитов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары М.М.Гыйбатдинов, культурология докторы, профессор В.И.Семенова, Бөтендөнья Татар конгрессының Төмән өлкәсе буенча вәкиле Р.Х.Насыйров, Үзәк Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе буенча мөфтие И.Җиһаншин, Төмән шәһәре Себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасарлары Д.А.Шамратова, Р.М.Насыйбуллин, Төмән шәһәре Музей технологияләре үзәге директоры Р.Х.Рәхимов чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл ахырында 2023нче елны “Сыбырлар: чыганаклар, хәтер, варислар. Россиянең күпмилләтле халкы турында тарихи дөреслек” дигән халыкара экспедиция әзерләү һәм оештыру елы; 2023нче елны Төмән шәһәре Себер татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең 15 еллыгы, “Себер татар теле көне” бәйрәме дип игълан ителүнең 10 еллыгы, Себер татарларын үстерү стратегиясен халыкка танытуның 5 еллыгы дип игълан итәргә; 2023нче елны нигезендә сыбырлар идеясе яткан Төмән туризм платформасын әзерләү елы дип белдерергә дигән карар кабул ителде.

Предыдущая статьяВ Тобольске состоялась конференция по татарским поселениям Западной Сибири
Следующая статьяВ Национальной библиотеке Татарстана состоялся семинар-практикум по изучению родологии
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя