30 мартта Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтында Сарытау бизнесмены Камил Аблязовның «татар» этнонимын өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән исемле лекция-семинар үтте.
Бу чарада Кәмил Әбләзев хәтсез мәсъләләр күтәрде, кайвакыт фикерләр артыннан өлгәшептә булмый иде. Их беренче ул татар теленең барлыка килеүе турында фикерләшә башлады. “Кыпчак Татар теле Кыпчак теленең диалекты түгел. Кыпчаклар кечкенә кабилә, ә татарлар зур халык булган”. Шуңа күрә татар тарихчылары гомумән кыпчаклар терминын кулланмаска тиеш диде ул.
Камил Абзязов сүзләренчә, татар теле күптән барлыкка килгән һәм аны Хунну\сюнну кабиләләре (безнең эрыга 200-300 ел хәтле) белән бәйли.. Аннан соң, аның фикеренчә, татарлар дип татарларны гына түгел, монголларны, найманнарны да аңларга кирәк. Әбләзов сүзләренчә, Монголия империясенең бөек ханы татарларны соңырак вакытта Караханид дәүләте белән элемтәдә булган Кимак каганат төбәкләренә кысрыклаган. Һәм нәкъ менә шул дәүләттә яшәүче татарла иң беренче исламны кабул иткәннәр.
Үз чыгышында Аблязов Татарстан галимнәрен еш тәнкыйтьләде, алар аның фикеренчә, тарихи процессларны җәмәгатчелеккә аңлатуны нык каты катлауландыра. Шуңа күрә Әбләзов татар халкы тарихы буенча үз дәреслекләрен чыгарырга һәм анда барысы да күпкә гадирәк аңлатылачак, аны барлык укытучыларга таратырга дип вәгъдә итә.
Шулай ук Әбләзов филологларны да тәнкыйтьли, татарлар арасында яхшы тел белгечләре калмаганлыктан, ул аларны читтә табачак, дип вәгъдә итте. Чыгышны тәмамлаган вакытта, Әбләзов үзенең фәнни эзләнүләрен Тарих институтына тапшырырга әзерлеге турында хәбәр итте. Ләкин моның өчен «Хуҗинны ниндидер татарга алыштытырга кирәк» дип әйтте.
Тарихчылар Искәндәр Измайлов һәм Илнур Миргалиев аның белән бәхәскә керде.
Искәндәр Измайлов Әбләзов теориясен тарих фәнендәге соңгы мәгълүматларны исәпкә алмауын, шулай ук халыклар барлыкка килү процессын бик катлаулы булуын әйтте. Телләрнең килеп чыгышы турында Измайлов шулай ук Камил Әбләзовның бер генә тезисы да бер генә тарихи документка да нигезләнмәгәнен билгеләп үтте. Һәм Әбләзов искә алган Кимак Каганатның Чыңгызханга һәм Монголия империясе барлыкка килгәнче 200 ел элек үз яшәешен туктатуын билгеләп үтте.
Илнур Миргалиев фикеренчә милли терминнарга кагылганда, чын этник процессларны һәм атамалар аерым каралырга тиеш, чөнки татарлар һәрвакыт татарлар дип аталмаган. «Мәсәлән Грек һәм хәтта Европа чыганакларында татарлар скифлар да, тартарлар да дип атала» — диде Миргалиев.
Нәтиҗә ясасак, Камил Әбләзовның төп дәгъвасы болгарчылык карашны тәнкыйтьләү булып чыкты. Тарих институтындагы аның оппонентлары хәзерге вакытта болгарчылык теориясы инде үз эшен туктаткан дип белдерә. Ә Әбләзов әйтеп киткән археолог Фаяз Хуҗин инде күптәннән Фәннәр академиясенең Археология институтында эшли.