2022 елда Идел Болгарстанында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук 2022 ел Россия Федерациясендә мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шушы күренекле вакыйгалар уңаеннан Әлмәт төбәкчеләренең “Туган як” клубы 2022 елның 25 мартында “Нефтьчеләр һәм төбәкчеләр милли-мәдәни мирасны барлау һәм торгызу юлында” исеме астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференция эшендә Казаннан галимнәр, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Зәй-Каратай, Зирекле, Сарабиккол, Сөләй, Сарман төбәкчеләре, китапханәчеләре, укытучылары катнашты.
Конференция кунакларына берничә күргәзмә тәкъдим ителде: төбәкчеләрнең басылып чыккан китаплары, Риза Фәхреддинов тормышына, иҗатына кагылышлы фото һәм китаплар күргәзмәсе, шамаилләр һәм милли киемнәр күргәзмәләре. Әлмәт телевидениесе хезмәткәре Айгөл Шәрәфиева катнашучыларны камерага төшерде, әңгәмәләр оештырды. Конференцияне әдәби марафон әйдәманы Гөлия Замалеева алып барды.
Иң башта җыелган кунакларны Әлмәтнең беренче мәчете имам-хатыйбы Усман улы Нияз хәзрәт Сабиров тәбрикләде.
“Туган як“ клубының эшчәнлеге турында клуб җитәкчесе Зәрия Хәбипова сөйләде. Аның әйтүенчә, төбәкчеләрнең әшчәнлеге 2008 елдан башлана. Клуб Әлмәт энциклопедия группасы җитәкчесе Әмирханов Рафыйк Хазимович тәкъдиме белән оештырылган. Шул вакыттан Әлмәттә төбәк тарихын өйрәнүче оешкан хәрәкәт барлыкка килде дип исәпләргә була.
Клубка йөрүчеләрнең максаты нәсел шәҗәрәләре төзергә, авыл тарихын язу өчен материаллар тупларга өйрәнү иде. Нинди тарихи чыганаклар бар, аларны каян алырга, нәрсәләргә игътибар итәргә — бу сорауларга Әлмәт энциклопедия төркеме эшләгән методик кулланмалар нигез булып торды. Төбәкчеләр хәрәкәтендә икенче юнәлеш — басылып чыккан китаплар белән әлмәтлеләрне таныштыру, шәҗәрәләр төзергә өйрәтү, очрашулар үткәрү, туры эфирлар оештыру. Бу юнәлештә эш Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән бергәлектә алып барылды. Әлмәт төбәкчеләре авыллар тарихына кагылышлы 60тан артык китап язганнар, аларның күбесе басылып чыккан, кулъязма хәлендә иганәчеләр ярдәмен көткәннәре дә бар.


Конференциядә тарих фәннәре докторы, “Туган җир/Родной край” журналы баш редакторы Д.М.Исхаков дастаннарны тарихи яктан өйрәнү, тарих фәннәре докторы Ә.Г.Галләмова “Әлмәт онлайн энциклопедиясе” мөмкинлекләре, журналист Э.Ф.Харрасова энциклопедиягә материаллар җыю турында фәнни күзлектән нигезләп чыгыш ясадылар. “Зур эш башкардыгыз, конференциянең һәр өлеше уйланылган, чыгышлар бик эчтәлекле. Башта әллә күпме идеяләр туды, хыяллар барлыкка килде”,- дип язды безгә Сөләйдән укытучы Гөлнара Гатауллина.
Әлфия Ямаеваның Габдерәхим Утыз Имәнигә багышланган чыгышы оста эшләнгән шәҗәрәләр белән тулыландырылган иде. Шәрипова Айселбану, Мусина Гүзәл, Шәмсиев Рүзәл Әлфия апалары ярдәме белән нәсел шәҗәрәләрен төзегәннәр һәм шул турыда сөйләделәр.
Дамир Таҗиның ялкынлы чыгышы Әлмәттә мәчетләр төзелү тарихын ачып бирде. Дамир бу теманы тирәнтен өйрәнгән төбәкчебез. Аның югалган авыллар тарихы, сугыш каһарманнарына багышланган дистәгә якын китабы иганәчеләр ярдәме белән басылыып чыкты. Гомүмән, төбәкчеләр бастырган 60 артык китапның зур күпчелеге авторлар хисабына яки иганәчеләр ярдәме белән басылган. Шуңа Диләрә Гыймранованың үз чыгышында Р.Фәхреддинов китапларын бастыруда ярдәм иткәне өчен “Татнефть“ Хәйрия Фондына рәхмәте бик урынлы яңгырады.
Әлмәт төбәге фидакарь рәвештә халкына хезмәт иткән шәхесләргә бик бай. Шундыйларның берсе – танылган мәгариф хезмәткәре, Изге Болгар тыюлыгын халыкка танытуда башлап йөргән Мөҗәһит Шәйхразый улы Хәйдәров. Мөҗәһит абый Болгар турында сүз кузгатып йөргәндә, бу турыда Әлмәттә белүчеләр бик аз булгандыр. Ул Болгарның тарихи әһәмиятен аңлату белән бергә, анда беренче экскурсияләр оештырды. Шул сәяхәтләрдән соң, нефтьче егетләр Болгарны торгызырга кирәк дип, анда тонна-тонна таш, трубалар ташыдылар. Чын-чынлап халык хәрәкәте барлыкка килде. Ул вакыттагы ”Әлмәт таңнары” редакторы Әсгать Салахов, партия хезмәткәре Герт Гыйләҗевләр дә бу эштә Мөҗәһит абыйга зур таяныч булдылар. Шул турыда, үзе дә Болгар өчен таш чыгаруда катнашкан, Равил Закиров сөйләде.
Фазыл Вәлиәхмәтов конференциягә буш кул белән килмәгән иде. Ул Һади Атласи турында зур альбом әзерләп килгән, кыскача гына пәһлеван Атласиның Әлмәт чоры турында бәян итте.
Клара Хәсәнҗанованың бертуган Кабир һәм Фазыл Туйкиннар язмышы һәм эшчәнлеге турындагы чыгышы залдан әһәмиятле тулыландыру алды. Кунаклар арасында Туйкиннарның туганы Нур Ибраһим улы Туйкин утыра икән бит. Нур абыйның яше туксанга барса да, чыгышы егетләрчә кыска, төгәл иде. Аның: “Фазыл абый үзен алып чыгып киткәндә: “балаларны укытыгыз” дип әйткән сүзләрен беркайчан онытмадым”, — дигәне безнең өчен дә васыять бит.
Шәһит Таипов шәһәр төзүдә һәм милли-мәдәни мирасны торгызуда нефтьчеләр башкарган эшләр турында сөйләп кенә калмады, һәр чыгыш ясаучыны фотога төшерде һәм озак та үтми фотоларын видео итеп ютубка куярга да өлдерде. Безнекеләр шундый!
Азактан бер тавыштан ике резолюция кабул ителде, бүләкләүләр булды. Дамир Исхаков Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән Гөлия Замалеева, Алфәрит Зәйнуллин, Дамир Таҗиев һәм Әлфия Ямаеваларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


Автор: Зәрия Хәбипова, Әлмәт, 28 март 2022

 

Предыдущая статьяВ Пензе прошел научный симпозиум в честь 110-летия принятия ислама
Следующая статьяПочему башкирские власти преследуют ученого? / Ильнар Гарифуллин / ТАТПОЛИТ
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя