Аның турында күренекле, атаклы, фәлән премиясе лауреаты һ.б., һ.б дип, очсыз-кырыйсыз сүзтезмәләр җәелдереп, сайрый-сайрый сөйләп булмый. Әмма исемен әйтү белән, ирексездән, күз алдында куе кара урманнарга, киң чытырманлы тайгаларга бик бай булган данлы Себер җирлеге пәйда була. Ә тайга арасында – таза гәүдәле, саллы фикерле, бик кызучан ярсу холыклы, үтә үзсүзле, туры сөйләүче, курку белмәс, киң күңелле, моңлы җанлы, горур караш белән иркен сулаучы пәһлеван басып тора. Исеме дә җисеменә туры килгән бит – Бикбулат (мулла кушкан исеме). Тормышта исә ул безгә бунтарь күңелле «сепер шагыйре» Булат Сөләйманов буларак таныш.
Себер дигәннән, ул аны үзенчә шашып яратты. Шуңа күрә, Себер турында сүз кузгатканда авызны чамалап ачарга кирәк. Юкса, ишекләрне киң ачып Булат ага килеп керер дә, пыран-заран тузынып, дулап чыгып китәр кебек тоела. Гәрчә инде аның фаҗигале рәвештә арабыздан киткәненә нәкъ 30 ел вакыт үтсә дә, шагыйрьнең көчле рухы әле һаман да безнең янда.
Тормыш юлы
Булат Сөләйманов 1938-нче елның 28 маенда Төмән өлкәсе Вагай районы Сопра авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Ишле гаиләдә тугангамы, әллә инде тәкъдиренә шулай язылгангамы, туганнан бирле Булатның тормыш юлы киртәләргә, ачы хәсрәтләргә чиксез «бай» була. Бу йөкне ул чын ирләрчә, һич уфтанмыйча тартып, тормыш кыенлыкларын үзенчә кичерә.
1946-нчы елда ул мәктәпкә укырга бара, тик аңа нибары берничә атна гына укырга туры килә. Үзенең биографиясендә ул: «Кияр киемем булмау сәбәпле, мәктәпне калдырып торырга туры килде», – дип яза. Ә менә 1954-нче елда җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, ике ел колхозда төрле эшләрдә эшли. Урта белем алу теләге белән, ул Тубыл шәһәрендәге татар мәктәбенә укырга керә. Бу юлы да бәхет кошы елмаеп тормый. Кабат укуны калдырып, җиңнәрне сызганып эшкә тотынырга туры килә. Салехардта – йөкче, Омскида – маляр һәм бетон коючы, Вагай районының Карагай урта мәктәбендә китапханәче булып эшли. Ниһаять, 1961-нче елда Булат, экстерн рәвештә урта мәктәпне тәмамлап, Казанга юл тота. Хыялы – данлыклы Казан университетында белем алу. Монда да укырга кергәнче башта аңа тормыш университетын татырга туры килә. Ә аннан соң Фрунзеда (бүгенге Бишкек, Кыргызстан) – балта остасы, Соргытта (Ханты-Манси автоном округы) – маляр һәм монтажчы, Бакуда нефть ташларында-оператор булып эшли. Бер үк вакыттта читтән торып Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
Иҗатында шагыйрьнең яшәеш рәвеше…
Шигърият дөньясына ул бик соң аяк баса, әмма үзенең бай хәзинәсе – күпкырлы тормыш тәҗрибәсе белән.
Фани дөньяның ачысын-төчесен татып, ялгызлыкта интегүгә карамастан, шагыйрь иҗатында табигатькә, кешелеккә, туган җире Себергә, татарның мәркәзе булган Казанга һәм борынгы нәсел бабаларына карата булган иң олы мәхәббәт хисләре, чиксез хөрмәт һәм горурлану чагыла.
Шагыйрь дигәннән, татар дөньясының әдәбият өлкәсендә ул себер-татар шагыйре буларак билгеле. Үз заманында Себер шагыйрен дә, аның иҗатын да милләтебезнең йөзек кашын тәшкил иткән татар җәмәгатьчелеге аңлый алмады, кайберәүләр, хәтта, Булатны шагыйрь буларак танырга да теләмәде, чөнки ул кызу канлы, турысын бәреп сөйләүче, яраклаша һәм икейөзләнә белми торган, көр күңелле җан иясе иде. Әлбәттә, бәйсезлеге, турылыгы белән ул кемнәргәдер ошап бетми; ә кайберәүләр исә аны гади булганлыгы, һич оялып-тартынып тормыйча авыз тутырып, үз ана телендә «сепер»ләштереп «кәпләшүе», төшенкелеккә бирелмичә, күңел күтәренкелеге белән дөреслекне даулаганы өчен бик якын итте.
Үзсүзле иде шул Булат ага. Шигырьләре дә үзе кебек туры сүзле, төгәл фикерле, ниндидер матур яңгыраган уйдырмалар белән ялгыш кына да бизәлмәгән. Аның иҗат җимешләрендә тормышның чынбарлыгы, шагыйрьнең эчке кичерешләре, күңел түрендә туган бар хыяллары, фикерләре, ачышлары, катлам-катлам тузан астында капланып калган гасырларның даны, шөһрәте, җиңүләрнең һәм югалтуларның серләре яшеренгән. Кыскасы, шагыйрь иҗатында – аның тормыш юлы, эчке кичерешләре һәм яшәеш рәвеше чагыла.
Кыргый кабилә баласы…
Шагыйрь иҗатында иң төп урын алган өч юнәлеш бар (калганнары – аларны тулыландырып, бизәкләп торучы): бөек нәселнең дәвамчысы буларак татар милләте; туган җире Себергә мәдхия һәм буйсыну белмәс горур Казан.
Татар милләтен ул иң затлы милләт буларак күрә белде, хөрмәт итте һәм аны үз иҗатында горурланып чагылдырды. Шигъри әсәрләренең күпчелеге ирексездән әлеге хис белән сугарылган диярлек. Күрәсең, бу фикер Булат өчен тормыш рәвеше һәм иҗат маягы буларак карында чакта салынгандыр. Иң көчлеләрдән саналган, бөтен Ауропаны селкетә алган борынгы «кыргый кабиләне» ул татарның нигезе итеп күрсәтә. Без әлеге кабилә баласы булгач, димәк, көчле һәм хокуклы милләт булырга тиң, моңа бары ирешергә генә кирәк. Булатны гомер буе шушы фикер борчыды һәм аны фани дөньядан, мөгаен, алып та китте бугай. Бәлки шуңа күрә дә, бөек кабилә балаларының мескенлектә яшәве белән риза түгеллеген, горур булырга, көрәшкә дәшүне шагыйрь җаны-тәне белән алга сөрә. Себер татарымы ул, казан татарымы яки башка җирлектәге татармы, ул бербөтен татар! Һәм ул – үз җирлегендә үзе хуҗа булырга, үз дәүләтен булдырырга лаеклы милләт. Кызганыч, без татарлар бу фикерне бик-бик соңлап аңлый башладык.
Гомумән, шагыйрьнең Ходайдан бирелгән бик кыска гомере ялкынлы көрәш белән үтте. Көрәш – аның гомерлек сабакташы, юлдашы булды. Ул хаклыкны аңларга, хакыйкатьне табарга тырышты: өзлексез эзләнде, абынды-сөртенде, җиңүләр һаман юлдаш булмаячагын аңлый торып та кабат кыю адымнар белән алга ургылды; караңгылыктан, наданлыктан арынып һаман яктылыкка омтылып, өметләнеп, ашкынып яшәде. Үзенең шундый көрәшче булуының сәбәбен: «Ерак нәселемнең чакыруын ишетә йөрәгем», – дигән кыска, бик гади шигъри сүзләр белән аңлата. Әйе, йөрәге кушканча, нәсел тавышын ишетеп ерак бабаларының үтенечен үтәгән Булат, мөгаен, көчле кабилә үзенең балаларының мескенлектә яшәве белән риза түгеллеген, горур булырга кирәклеген, көрәшкә дәшүен җиткерергә тырышкандыр.
Күңелем һич шикләнми: шагыйрь үзенең кыргый кабилә баласы булуы белән горурланып һәм сокланып яшәгән.
Ике тугандаш: Себер-Казан
Шагыйрь күңеле ике арада бәргәләнә: бер якта – кендек каны тамган Себер җире, икенче якта – татарның бөек мәркәзе, данлыклы шәһри Казан. Булат ага икесен дә бертигез ярата, аның өчен аларсыз тормышның мәгънәсе юк сыман.
Әле дә булса богаулар чыңлавы ишетелгән, үткәндә каргалган җир булган Себерне Булат ага ярсып: «Ул минем туган җир, И туган!» – дип галәмгә дәшә. Күрәсең, Себергә әле дә булса сөрген урыны дип караулары шагыйрь күңелен кытыклап тора. Язмыш җилләре кая гына аны ташламасын, һәрвакыт Себерне сагынып, хисләрен шигъри юлларга сала, хыялында булса да туган җиренә тезләнә, бу җирлектә дөньяга аваз салганын һич тә онытмый. «Мин төп себер татарымын чыгышым белән» дигән шигыре дә Булат аганың визит карточкасына әверелә.
Әмма, «Мин – себер татары», дип горурланып, күкрәк кагып мактанса да, ул, ирексездән, Казанга тартыла. Казанны ул эчке бер яшерен хисләр белән яратып та, шул ук вакытта нәфрәт белән дә карый аңа. Әйе, шагыйрь өчен Казан – үзе бер сихри дәүләт. Данлы мәркәз якты нурларына коендырып, колач җәеп каршы ала, ә аннан – «тешләрен ырҗайта»; үзе һаман астыртын гына күңел җепләрен тарткалап җанны теткәләп тора. Яшьлек хыялларына ияреп, зур өметләр баглап татар мәркәзенә аяк баскан Булатның Казан бер дә башыннан сыйпап тормый. Үз милләттәшен, кардәшен кабул итеп, кочагына сыендырып, иҗат баскычлары буйлап кулга-кул тотышып югарылыкка үрмәләргә ярдәм итү турында сүз дә юк. Киресенчә, гасырларга талган йокысыннан татарны уятып йөрүче «чудак» шагыйрьгә Казанның мохтаҗ түгеллеген тиз аңлаталар. Инде күземне ачам, дигәндә өркетеп карурманнар арасында үскән кысыграк күзле азиат цивилизацияле татар мәркәзенә килеп ирек даулап йөрсен әле! Бүгенге күзлектән карасак, ул шулай булырга тиеш булгандыр. Чөнки тайгада чын иркен тормыш тәмен татып үскән абориген шәхеснең уй-фикерләре, теге яки бу мәсьәләне күзаллавы икенче төрле булгандыр. Милли тарихын олы агай күзлегеннән белгән, калыпка салынган татар җәмәгатьчелеге каян белсен инде ул азат тормышның тәмен. Иртәрәк, бик иртәрәк, уянгансың Булат ага. «Татар акылы төштән соң» дигән мәкальне оныткандыр шул. Ни кызганыч, газиз милләттәшләрең соңлап уяна башлады. Шуңа күрә сине үз вакытында әллә аңлый алмадылар, әллә инде курыкттылар, әйтүе авыр. Бар да таныш, бар да ят шәһәрдә аргамакка атлануы да, үрләргә менүе дә җиңел булмаса да, шагыйрь бар җаны, күңеле белән Казанга тартылды. Нишләтәсең, Казан Булат ага өчен «канат бирүче, кыргый йөрәктә җыр уятучы» мәшһүр кала иде. Шуңа да ул Себер белән Казан арасын шактый таптады. Казанга килгәч, Себерне сагынып: «Кайгыларым, сагышларым мул бирдем мин, Казан-кала», – дип туган як тайгасына кайтып китә торган гадәте бар иде аның.
Җан әрнеткеч әче тәкъдир…
Шагыйрьнең соңгы еллары тулысынча иҗтимагый хәрәкәттә узды. Төрле ысуллар белән ул себер татарларының бәйсезлеген якларга омтылды. Тирән фикерләре, үткен каләме, тынгы бирмәс йөрәге халыкны милли көрәшкә өндәп торды. Үзе дә ирексездән шушы көрәш юлында һәлак булды. Кешенең бу фани дөньяда бары тик кунак кына икәнен аңлап, тормышны ничек бар, шулай яратып, һәр минутның кадерен тоеп, сөенеп яшәде ул. Хәтта кеше киткәч тә тормыш агымы үзгәрмәячәген фәлсәфи шигъри юллар белән аңлатты. Үзенең бу дөньядан китәсен дә ул алдан сиземләде бугай. «Нигә мине Алла кеше иткән» исемле иң соңгы шигырендә ул гүя милләттәшләре белән саубуллашып, үзенең китүенең сәбәбен дә шагыйрьләрчә белдерде. Әлеге кыска шигъри әсәрдә ул, Табигатьнең бөеклеген исбатлап, кешеләрнең бары тик көчсез, тар күңелле бәндә генә икәнлеген ачык сурәтли.
«Шагыйрь күңелем түзмәс бу хурлыкка,
Йә, хушыгыз, дуслар, мин үләм!» – дип язып калдыра Булат ага.
Себер пәһлеванының йөрәге тибешеннән теләмичә туктаган ахрысы. Аның бит әле себер татарларының «богау»ларын салдырырлык дәрте, сәләте, көче дә ташып тора иде. Күрәсең, Ходайның тәкъдире шулай булган. Җан әрнеткеч әче тәкъдир. Ничек кенә булмасын, 30 елдан соң да Булат аганы сагынып искә алуыбыз, аның рухына дога булып ирешсен. Фани дөньяда михнәт күргән, рәхимсезлек кичергән шагыйрь җаны оҗмахта булсын. Аминь!
Соңгы сүз….
Булат ага белән без якташлар, райондашлар, каләмдәшләр. Үземне белгәннән бирле мин аны аңларга омтылам. Кабат-кабат шигырьләрен алып укыйм, нәрсә әйтергә теләгәнен төшенергә тырышам. Кайчакларда үзе белән бергә утырып, рәхәтләнеп нәкъ безнеңчә тетмәләрне тетеп, «төбенә тоз коеп» иркенләп сөйләшәсе килә. Тик, ни кызганыч… Тормышының иң гүзәл чагында Булат ага фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Ул чакта без кемне югалтканыбызны аңламый да калганбыз.
Вакыт чылбырлары алга чапкан саен, замана җилләре әледән-әле сискәндереп куя. Гүя тайга арасыннан шагыйрьнең ярсу йөрәге, нәрсәдер әйтергә теләп, безгә карап тора сыман.
М.Х. Сәгыйдуллина,
№ 1, 2021