Аккүл авылына 110 ел

1908–1910 еллардагы Столыпин реформасы гамәлгә кергән бер заманда Чистай өязендәге Түбән Ташлык (Кәминкә) авылыннан бер төркем хуҗалыклар, I Бөтендөнья сугышы елларында да, шулай ук аларга ияреп күршедәге Иске Баграж-Елховой, Кармыш һәм башка авыллардан да Себергә күчеп киткәннәр. Укучы бу реформа турында беләдер, аның төп эчтәлеге крестьяннарның бер өлешен үз төбәкләрендә аерым җирләргә (отрубларга, хуторларга), хәтта ерак урыннарга бүлеп чыгарып, шәһәр заводларына эшкә җибәреп тә, аз җирлелек мәсьәләсен хәл итү. Ул заманда крестьянга җир җитмәгән. Моны, әлбәттә, тормышны яхшы белүче, күп йөргән, бәлки әле урыс-япон сугышында да катнашкан Юныс исемле кеше оештырган, диләр. Монда күченүне оештыручы турында сүз бара. Чынлыкта волость идарәсе белән шул законга яки указга таянып юллама алганнардыр. Атларга төялгән ярлы әйберләре, бала-чагалары белән туган җирне ташлап юлга чыгуы җиңелләрдән булмаган, баштан су юлы белән Чистай аша баржаларга төялеп кузгалганнар. Хөкүмәт законы да булгач, юлга матди ярдәм дә бирелгән. Алар Себергә, туктала-туктала, бер озын кәрван хасил итеп бик озак барганнар. Якташларыбыз Тубыл (Тобольск) өязендә Бехтерева елгасы буенда, урманлыклар эченә Алга исемле авылга нигез салганнар, беренче атамасы Уба дип аталган. Әлбәттә, бирегә башка төбәкләрдән дә татарлар килгән, мәсәлән, Пенза төбәгеннән.

Бүген Төмән өлкәсе Тубыл районы Байкаловское авылы җирлегенә кергән Алга авылында барлыгы 90лап кеше яши. Авыл күбрәк җәйге ял итү йортына әйләнеп беткән. Аннан һәм төрле авылларга таралган элекеге Кәминкә кешеләренең нәселен табу җиңел эш түгел. Биредән Тубыл шәһәренә 82 чакрым. Бу хакта Төмән фән үзәгеннән Г.Т. Бакиева «Особенности процесса переселения татар из Паволожья в Тобольскую губернию в период Столыпинской реформы» дигән фәнни хезмәт язган. Әмма аны конкрет аныкланган материал дип әйтеп булмый. Себердә Идел буе татарлары нигезләгән авыллар турында берничә абзац язып узу белән генә чын тарихи вакыйганы күрсәтеп булмый, миңа калса, бәлки, фән өчен шулай кыска гына язу кирәк булса да.

Бу авылларның тарихы турында башыннан алып ахырына кадәр аның күренекле кешеләре, этнографиясе, табигате, көнкүреше, кыйбласы һ.б. турында төсле иллюстрацияләр белән матур китаплар язасы иде. Теләктән кала, алга китеш юк әлегә. Татар тарихының бу әһәмиятле өлеше, нишләптер, көнүзәгеннән төшеп кала кебек. Элекеге Төмән өязендә Казан ягы татарлары нигезләгән Казанка, Камай, Камышлы, Муллино, Усман һ.б. авыллар инде юкка чыккан, шулай ук татарлар нигезләгән Уфимка дигәнендә бер-ике йортны санамаганда анысын да юк, дип әйтеп була. Шул авыл исемнәреннән кала, һичбер язылган истәлек күренми. Тарихның бу кисәге караңгы пәрдә артында калган. Тагын узган гасырларда Кәминкә кешеләре, Себердән кала, республиканың хәзерге Лениногорск районы Түбән һәм Югары Чыршылы, Куакбаш авылларына күчеп утырган, дигән риваятьләр дә бар. Югары Чыршылыдагы мишәр зираты шул кәминкәләргә бәйле түгел микән? Ул документларны да эзләп табасы бар. Үзе исән чакта Чирмешән районы Әшәлче (Яшәүче) поселогы имамы Нурулла Хәлиуллин Кармыш авылыннан үзләренә туган тиешле Әбелхарис абыйларының һәм башкаларның 1921 еллардагы ачлык вакытында шундагы Уба (Алга) авылына китүләрен һәм анда күпчелеге Түбән Кәминкә кешеләре булуын әйткән иде. Себер тарихын өйрәнүчеләрнең дә бу хакта искәртүләре Нурулла хәзрәт сөйләгәннәрнең хаклыгын тагын бер кат куәтли.

Идел буеннан Себергә бәхет эзләп китүчеләр себер татарлары авылларына гына урнашып калмаганнар, үзләре дә яңа авылларга нигез салганнар, кайбер очракларда себерлеләр аларны үз авылларына кертмәгәннәр дә. Яңа авылга нигез салу өчен җирне эшкәртергә, куаклыкларны кисәргә, мәйдан ясарга кирәк булган. Бу эшләр күмәк көч белән  башкарылган. Баштан Столыпин реформасы дигән булып крестьяннарга алтын таулары вәгъдә ителсә дә, соңыннан алар бөтен нужалар алдында берүзләре калганнар, фәкыйрьлекләре артларыннан сөйрәлеп барган. Алар бер дәвер Себер тайгаларында каңгырап, аптырап йөриләр, чөнки аларга күрсәтелгән яки тәкъдим ителгән урыннарда төрле төбәкләрдән килгән мөһаҗирләр инде йорт корып өлгергәннәр, алар белән кушыласылары да килмәгән, үзләренә мөстәкыйль нигез сайлаганнар. Идел буеннан 70–80 гаилә булып килгән зур кәрван, бүлгәләнеп, төрле якларга таралган. 1910–1911 елларда Түбән Кәминкә авылы татар мишәрләре, Төмән өлкәсе Яркәү районында кечкенә генә йортлар, землянкалар салып, авыл нигезлиләр, әмма алар анда бер кыш кына чыгалар, урынны ошатмыйлар, уңайсыз яклары күп була. Ике якта Тара һәм Тубыл елгалары аккан, тау битлекләреннән чишмәләр бөркеп  чыккан. Шуннан 6 чакрым читтә күл бар икән, урыны бик матур. Адашкан сыер көтүен эзләгәндә шул урынны Юныс Ризванов күреп ала. Әйтерсең лә шул сөтбикәләр авылны кая нигезләргә икәнен үзләре күрсәткән. Мишәрләр күлгә дә һәм авылга да Аккүл дип исем куялар. Әмма документларга, нишләптер, Юрты Дулепино дип төзәтелеп кереп китә, соңрак юрта дигәне төшеп калган. Авылга бу атаманы кем куйган, беркем белми, җирле халыктан сорап тормаганнар, рәсми документларга үз белдекләре белән әнә шулай язып куйганнар. Төмән өлкәсе дәүләт архивындагы 1923 елгы мәгълүматларда авыл атамасы хакында бик ачык әйтелгән: «Деревня находилась на озере Бобровом, относилось к категории выселок Покровской волости. С 1918 года называлась Юрты Дулепино, входило в состав сельского общества Щучьинское. На  1 августа 1923 г. в Юртах Дулепино насчитывалась 18 дворов, проживало более 48 жителей татар магометанского вероисповедания. До ближайщего волостного села Покровское было 10 верст, до ближайщего города и железнодорожный станции 78 км». Берара Тубыл округы Яркәү районы Дулепино авылы Омск өлкәсе составында торган. Якын тирәдәге Тархан авылында яшәгән себерлеләр аларны «дүләпиннәр» / «түләпиннәр» дип йөрткәннәр. Бу сүз себер татарлары лексиконыннан ясалганмы, әллә бөек урыс теленнән кергәнме, шәхсән үзебез әйтә алмыйбыз. Юрта дигәне төрки татар сүзе, анысын һәркем белә. Тик шулай да бу атаманың мәгънәсе күчеп килүчеләрдән усал итеп көлгәнгә охшаган. Рус филологларының аңлатмасыннан: «Дулепин образовано от прозвища Дулепа. Скорее всего,  оно ведет свое начало от диалектного слова «дулеб», которое в курских и орловских говорах означает «невежа, простофиля, остолоп», а в рязанских и владимирских – «слепой, косой, разноглазый». Исходя из этого, можно предположить, что прозвище Дулепа указывало на недостатки или отрицательные стороны человека» (башка варианталары да булырга мөмкин). «Дүләпиннәр» монда аларга кадәр тамыр җибәргән халыклар белән аралашып тату яшәгәннәр, бер-берсеннән хуҗалык әйберләре алышканнар, сәүдә итү, булышу барган, бер-берсеннән җирле көнкүреш яшәү өчен аларга гына хас булган һөнәрләрне өйрәнгәннәр яки тәҗрибә, осталыкны үзләренә алганнар. Монда аш-судан алып ял итү төрлелекләре яңалык буларак кабул ителгән. Ике арада кызык хәлләр дә булган. Авыл нигезләнгән елларда кәминкәләр Тарханга әтәч эзләп барганнар. Тегеләре бу сүзнең мәгънәсен һич аңламыйлар икән. Аларда әтәчне курас дип әйтәләр. Шулай аптырашып калганнар. Шунда берсе тавыкларга мужик кирәк, дигәч кенә аңлашканнар.

Аккүл бүген Покровское авылы җирлегенә буйсына. Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волосте Түбән Ташлык (Кәминкә) авылыннан килүчеләрне өлкән буын себерлеләр хәтерләп калганнар. Болар: Юныс Ризванов, Гыйльман Гыйльманов, Хәсән Хәсәнов, Мотыйгулла Гайнуллин, Мостафа Зәйнуллин, Камалетдин һәм Дәүләтша бабайлар һ.б. Чынлыкта Хәсән Хәсәнов дигәне Хәсән Мингулов (1880) Уфа губернасы Ерсубай волосте Иске Баграж-Елховой авылында туганлыгы ачыкланды. Балалары Сәхипҗамал (1903–1940), Гозәер (1908–1996), Ибраһим (1906–1992). Ибраһимның җәмәгате Сәлимәнең (1908–1992) ата-анасы Сибгатулла Гатауллин һәм Бәдерниса Җиһанша кызы – Түбән Ташлыктан. Бу авылда без белгәннәрдән Салих Камалов (1910–1972), Хәсән һәм Хөсәен дегетче Корбангали уллары (Шәйдуллиннар) туган. Ата-аналары – Түбән Ташлыктан. Алар инкыйлаб елларыннан соң Түбән Ташлык (Кәминкә) авылыннан аерылып чыккан Иншар поселогына, ягьни «Татарстан» колхозына кайтып урнашканнар. Хәсән Шәйдуллинның сугыш елларыннан соң Себергә туган җирләренә, дус-ишләренә барып йөрүе билгеле. Аралары шактый ерак булса да, Түбән Ташлык белән Аккүл арасында даими элемтә булуы күзгә күренеп тора. Мисал өчен, Иншар поселогыннан 1941 елда Ширияздан Мортазин һәм Һәдия – Кәлимулла Шәрифуллин кызы (1910) Төмән өлкәсендәге Аккүлне күреп кайтканнар. Һәдиянең әтисе 1911–1933 елларда биредә яшәп алган, ул чакта Һәдиягә бер яшь, ул Түбән Ташлыкта туган булса кирәк. Ир туганнары Рәхмәтулла белән Гарифулла Себердә туганнар, дип әйтәләр (дөрес, паспортларын күрмәдек). Һәдия юлны яхшы белгән, Ширияздан бабайны алып барып җиткергән. Ширияздан  бабайга бу гүзәл урыннар, Аккүл һәм Күлавыл бик ошаган. Ләкин илдә сугыш башлангач, инде яше дә зураеп барудан сагаеп, монда күчеп килү ниятеннән кире кайткан. Кайтышлый Оренбургта яшәгән улы Шакирга кереп чыккан, инде улын да Аккүлгә чакырып тормаган, аны Иншар поселогына кайтырга үгетләгән, ул ризалашкан. Лут Салих улы Камалов сөйли: «Минем әти Аккүл авылында туган, әбием күршедәге Күлавылдан. Аларның ата-аналары, авылдашлары тайга эчендә, күл буендагы наратларны кисеп, нигез корганнар. Күлнең бер ягында ак каеннар шаулап утырган. Киселгән таза агачлардан бисмиллә әйтеп йорт салганнар, яраксыз ботак-чатаклар мичкә ягулыкка файдаланылган. Бернинди ярдәмсез, техникасыз, никадәр зур тырышлык, яшәүчәнлек һәм тормышка ябышу. Хәзерге заман кешесенең кулыннан килә торган гамәл түгелдер б, мөгаен. Мин 2000 елларда әтинең оныгы Исрафил Гирфанов белән Күлавылда булдым. Анда туганнарыбыз бар. Төмәндә яшәсәләр дә, нигезне таратмыйча тоталар. Балык тотып, күпләп мал үрчетеп тормыш итәләр. Аккүлгә килгәндә, ул гаҗәеп матур урында, озын булып алты чакрымга сузылып киткән күл, аны күрүгә күңелне рәхәтлек биләп ала, хәтта сулыш иркенәя. Язгы су күтәрелү чорында монда килеп булмый, хәтта Покровское бистәсенә дә көймәдә генә барып була икән. Аккүлдә әтинең туганнары бар иде, туганнан туган Зәйтүнә апа». Алар мәрхүмнәрдер инде. Нәселләре белән аралашу юк, сукмаклар өзелгән, туганлык югалган… Тик шулай да моннан берничә еллар элек себерлеләр Түбән Ташлыкка ике машинада Салих Камаловның оныгы Рамил Равил улы Гирфановта кунакта булып киткәннәр, дип ишеткәнебез бар. Димәк, әле мондагы нәселләрен онытып бетермәүчеләр бар икән. Алдарак бу хакта сүз булыр әле.

Исрафил Равил улы Гирфанов, отставкадагы полковник  сөйли: «Салих бабайның Себердә Аккүлдә туганлыгын беләм, җәмәгате Хәдичә әбием Дәүләтша кызы күршедәге Күлавылда туган. Ата-аналары икесе дә Түбән Ташлыкныкы. Бабайның әтисе Камалетдинне урманда агач күтәргәндә артык көчәнеп эче төшә, шунда бер урыс авылында бер фатирда ике-өч көн тирәсендә авырап яткач, вафат булган, шунда каядыр күмеп калдырганнар. Абыйсы Мингалим Түбән Ташлыкта туган, Аккүлдә яшәгән, балалары булмаган, шундагы зиратка җирләнгән. Дүртенче буын туганым Әлмира Азат кызы Гомәрова-Сажина интернет аша безне эзләп тапты. Гаҗәеп киң күңелле, ут кебек хәрәкәтчән, тирән гыйлемле кеше ул. Нәселебез һәм Аккүл авылы турында истәлекләр җыйган, туганлык җепләрен ачыклаган һәм Түбән Ташлыкка бер төркем «туганнар делегациясе» белән килеп, инде югалган элемтәләрне ялгады. Аларның чакыруы буенча, Яңа елны анда туганнарда каршыладым. Сүз белән әйтеп бетерә алмаслык очрашу булды ул. Сөйләүләре дә, кыяфәт йөзләре дә, уңганлыклары да безнеңчә, кәминкәчә. «Бәрәңге кәкәше» дип сөйләшәләр. Рамазан абзыебыз, 15ләп ат-тайлар асрап, рәхәтләнеп шунда яшәп ята. Зиратларны да карадык, элеккеге каберлекләрнең тирәләре тотып куелган, исемнәр юк. Күлавылда язулы каберләр бар, хәзерге заманныкы булса кирәк. Исемсез каберлекләр  хакында җирле кешеләр монда фәлән абзый яки фәлән әби җирләнгән, дип әйтә ала. Аларның исемнәрен берәр дәфтәргә теркәп куясы иде. Аккүлдән 70 чакрым читтә Ялутор районына кергән Күл-Авыл (Озерное) дигәнен дә күрдем. Аккүлдә урын аз, дип, кайбер кәминкәләр нәфселәнеп шунда барып утырганнар, нишләптер, Акуллдә сыеша алмаганнар. Казылган землянка урыннарын әле бүген дә чамалап, күреп була. Шуны әйтәм, бу кәминкәләр шулхәтле тырыш, үҗәт, ирек ярата торган халык булган икән. Себер хәтле Себергә барып авыллар нигезләп йөргәннәр. Покровское авылына барып, патша Николай белән элемтәләре булган Григорий Распутинга багышланган музей йортта тарихи истәлекләрне күрдек. Ул Аккүл мишәрләре белән таныш, дус булган, гыйбадәтханә төзергә булышкан».

Себергә күчеп киткән кәминкәләр нигездә дини халык, араларында мәдрәсәләрдә укучылар да булган һәм дин башында торучы имамы да гореф- гадәтләрне башкарган, зират урынын билгеләгән. Авыл урынын сайлаганда бик җентекләп тикшергәннәр, шалашлар корып, этләре белән бергә йоклап та караганнар, янәсе, җенле урын түгелме? Иң мөһиме – бирегә килгәч тә укыган догаларының, намазларының кабул буласына чын күңелдән ышанганнар. Әйе, догалары күкләргә барып ирешкән икән, дисәк тә – ялгышу булмастыр. Урын чыннан да бик гүзәл, оҗмах оясыдай табигать һәйкәле уртасында. Берничә еллар узып ныклап тамыр җибәргәч, гел аерым йортларга җыелып дини мәҗлесләр, җәмәгать намазлары  укып йөргәнче, аерым бер җәмигъ мәчете төзергә хыялланалар. Матур гына нигез салганнар мәчеткә. Унсигез чакрым ераклытагы Покровское авылыннан мәшһүр Григорий Ефимович Распутин мәчет салырга булышкан, 40 метр постау (сукно) алу өчен акча биргән. Бу крестьян – Россия империясе тарихында тирән эз калдырган шәхес, Петербургта патша Никәләй икенченең «гаилә дусты», патшаның өметсез хәлдә яткан улын дәвалый алган, күрәзәче, им-том кылучы, төрле маҗараларга махир һәм аракыны мичкәсе белән эчә алучы, кайбер чыганакларда тәртипсез тормыш алып баручы сәер шарлатан буларак телгә алынган, бигрәк тә совет рухында язылган хикәяләрдә. Әмма аны якташлары зур хөрмәт белән искә ала, гадәттән тыш булган сәләтләренә соклана, туган авылы Покровскоеда Игорь Ястребов ул яшәгән нигездә, йортын торгызып, музей ачкан. Әлбәттә, ялган белән тулган совет әдәбиятын, аңарга кадәр язылганнарын  да укып, чын дөреслекне белеп булмый. Шундый тарихи музейлар бик кирәк. Распутин туган авылына кайтып-китеп йөргән. Бераз Казан шәһәрендә яшәп алуы да билгеле. Соңыннан, кирәге калмагач, «путьсыз» Распутинны, Феликс Йосыповның Петербургтагы Мойка елгасы буендагы сараеның подвалында үтереп, Нева елгасына ташлаганнар. Әлеге Йосыповның Казан ханбикәсе Сөембикәгә туганлык җепләре булуын укучы белә инде. Болар турында озак язу кирәкмәс, укучы шул хакта китаплардан укып, видеотасмалардан карап белә ала, анда төрле фикер өермәсе эленеп тора, һәркем күңеленә хуш килгәнен кабул итә аладыр. «Ни шайтан, ни кеше булмаган», сакалы кендегенә җиткән бу урыс белән Түбән Ташлык (Кәминкә) мишәрләре кайда танышканнар, ничек уртак тел тапканнар, ничек аның мәрхәмәтен яулаганнар, инде теге дөньялардан хәбәр килмәс. Мишәрләр аңа бер мөһим эштә бик булышканнар бугай. Урыс тиктомалдан татарларга кесәсеннән җилгә акча чыгарып салмас.

1916 елда Распутин үтерелгән вакыттарак мәчет төзелеп беткән, эчендә намазлар да укылган. Аккүл мишәрләре Распутинны яманлап кем нәрсә сөйләсә дә, озак еллар буе аны «яхшы мужик» дип искә алганнар, изгелеген онытмаганнар. Постау дигәннәре идәнгә җәелгәндер, намазлык буларак та бүленеп халыкка таратылгандыр. Әмма илдәге вазгыять бинаның түбәсеннән манара күтәрергә мөмкинлек калдырмаган. Беренче рәсми имамы турында мәгълүмат юк. Җомга намазларын, кем Ислам динен белә, шулар чиратлашып башкарган  булырга тиеш. Авылдан Ибраһим Хәсәновның күршедәге Ялутор районы Яңа Атьял авылында себер татарлары мәдрәсәсендә укуы билгеле, заманаларның өсте аска килмәсә,  бәлки, имамлык аның кулына күчәр иде. Ялутор атамасы «ял итеп утыр», дип үзе үк әйтеп тора. Күчем хан заманнарында бу урында Яулы-Тора шәһәрчеге булган. Аккүл мәчетендә башлангыч мәктәп оешкан. Бинаның каралып, җимерелеп беткән өлеше бүгенге көннәргә кадәр сакланган, хәзер ул юк инде. Хакимлек алышынса да аерым йортларда дини мәҗлесләр, гает бәйрәмнәре уздырылган, уразалар тотылган.

Совет чорының 1930 елларында биредә «Вахитов» исемендәге колхоз оеша, мәчетнең кирәклеге бетә, ул хуҗалыкта төрле максатларда файдаланыла. Колхозның 155 гектар чәчүчелек җирләре саналган. Совет хакимлегенең «бәхетле киләчәге» монда да килеп җиткән. Баеракларның малларын, эш коралларын колхозга алалар, кайсын куркыталар, икенчеләрен авылдан куалар. Түбән Ташлыкта туган, Ярков районы урман хуҗалыгында тыныч кына эшләп йөргән Талип Гыйльмановны советка каршы контра, дип 1937 елда кулга алалар. Омск УНКВД өчлеге аны хөкем иткән. Бернинди гаебе булмаган 46 яшьлек Талипны 1937 елның 14 декабрендә Тубыл шәһәрендә атып үтергәннәр, 1958 елның 18 гыйнварында ул акланган (Төмән өлкәсендә 1930–1940 елларда атып үтерелгән кешеләр исемлегендә  исәпкә алынган). Халык дошманының ике улы Әмир (1924) белән Мингалим (1926) Гыйльмановлар Ватан сугышында туган илне яклап аяусыз көрәшкән, аталары Минталипның исемен Филлипович дип ялгыш язганнар. Авылда 1990 елларга кадәр 700ләп мал асраганнар. Колхоз беткәч, эш калмый, халык таралып китә. Бүгенге көндә 32ләп кешесе булган авылда пенсионерлар яши, алар җиләк-җимеш, гөмбә җыялар, балык тоталар, ауга йөриләр, сирәк кенә мал асрыйлар.

Зиратлары турында берничә сүз. Зиратка урын 1911 елда сайланган. Авылга беренчеләрдән нигез салучылар барысы да шунда җирләнгән. Ул авылдан бер чакрым ярымнар читтә тора. Биредә себер татарлары мисалында каберлекләрне дүрпочмаклы нарат буралар белән әйләндереп алганнар, безнең яктагы чардуганнар, киртәләр яки такталар белән бүлеп куйган кебек, биеклеге һәм киңлеге төрлечә. Бу традиция татар-мишәрләрдә дә сакланган. Аны алар ни өчендер йорт диләр, бәлки, йорт бурасына охшагангадыр. Себер татарлары борынгы заманнарда авылларын юрта-йорт дип, шәһәрләрне тора (урысча «стоит» мәгьнәсенә якын) дип әйткәннәр. Йорт сүзенә берәр атама өстәгәннәр. Хатын-кыз кабере бурасына ике казык та утыртканнар, баш һәм аяк очына, ә ирләрнекенә очына ярым ай беркетеп бер генә казык бастырылган. Ташка кабер иясенең исемен язып калдыру мисаллары булмаган диярлек. Әле соңга табарак кына каберлекләргә рәшәткәләр кую, ташка исем язулар, төрлечә матурлау гадәте кереп киткән. Моннан 20–30 ел элек көчле янгын чыгып, тайга янып, шул зиратка килеп җиткән, эчендәге барлык буралар янган, хәтта тимер рәшәткәләр эреп төшкән. Авыл халкы мондый ялкынны берничек тә туктатып булмасын аңлап, куркуга кала һәм бу афәттән котылу өчен чигенү-күченү турында кайгырта. Бик күп киек-җанвар, кошлар һәлак була. Аллаһының хикмәте, димичә, ни диярсең. Зират янып бетүгә, җил икенче якка борылып китә. Авыл халкы кабердә яткан әби-бабаларыбызның рухы Аккүлне саклаган, Аллаһы аларның догаларын ишеткән, дип әйтергә ярата. Акүллеләр, мөмкин булганча, каберлекләрдәге бураларны яңадан торгызып, зиратларын тәртипкә кертәләр. Күптән түгел күмәк көч белән зиратның тирә-ягын тотып алганнар.

1920–1922 елларда Идел буенда сәнәкчеләр фетнәсе («Кара бөркетләр һәм игенче») кузгалган һәм большевикларның крестьяннарның икмәген талап алу галәмәтләре китереп чыгарган коточкыч куркыныч, табигый корылык елларында кәминкәләр ерак себердәге кардәшләрен, туганнарын искә төшереп, шунда сыенырга дип китеп баралар. Әлбәттә, мондый юлга кыюраклар, аягында әле басып тора алучылар чыккан, ачлыктан җан саклар өчен адәм баласы барысына да әзер торган. Аккүл белән Алга авылларына барып җитүчеләр дә һәм барып җитә алмыйча үлеп калучылар да булган, кайберләре башкорт җирләрендә тукталып калган, соңыннан, тормышлар рәтләнгәч, кире туган авылларына кайтып киткәннәр. Шундыйлардан Кармыш авылыннан Гыймаев Таҗетдин гаиләсе, андый гаиләләр тагын булган, исемнәрен билгеләүгә мөмкинлек юк. Безнең көннәрдә Аккүл авылында яшәгән иң өлкән кешеләр – Әсәдулла Гатаулла улы Гайсин (1924), Минзакир Сәхабетдин улы Таһировлар да (1931) инде бакыйлыкка күчкән. Аккүлдә яшәүчеләр себер татарлары белән никах мәсьәләләрендә алыш-биреш ясамаганнар. Алар күбрәк Уба (Алга), Күл Авыл кешеләре белән аралашкан, кан кушкан, кунакка йөргән. Һәм, әлбәттә, бу очраклы хәл түгелдер, чөнки бу авылга килүчеләр дә – Казан губернасыннан, ягьни, хәзерге Татарстанның Чирмешән районының төрле авылларыннан татар мишәрләре. Ялутор өязендәге Кызыл Яр авылы кешеләре дә Идел буеннан килгән, алар белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Г. Бакиева язмалары буенча, Алга авылына 1915 елларда Лотфулла, Сафиулла, Шәрифулла Нигъмәтулиннар, берничә еллардан соң Гайнуллин, Дәминов, Кәшәфетдинов гаиләләре килеп урнашкан. Авылда кечкенә генә музей да бар, ул күбрәк этнографиягә багышланган, тарихлар  әллә ни күрсәтелмәгән. Янәшәдәге себер татарлары авылы Ирек кешеләре белән аралашып яшәгәннәр. Аккүлдә 1961 елда беренче мәртәбә мишәр егете Миншакир Таһиров себер кызы Әнисә Теляевага өйләнгән. Бүгенге көннәрдә Түбән Ташлык кызы Рушания Һидәятуллина (1967) Аккүл авылы егетенә кияүгә киткән  һ.б.

Без өстәрәк Түбән Ташлыкка бер төркем себерлеләрнең Гирфановларга килүен әйттек. 108 елдан соң хәзерге гасырда яшәүче нәсел-нәсәбе, ата-бабаларының Ватанын күрергә дип сәфәр чыкканнар, алар бирегә кадәр 850 чакрым юл узганнар (24.06.2018 ел). Чирмешән туган як музеенда Түбән Ташлык тарихларын сораштырганнар. Юл уңаеннан Казанда  Колшәриф  мәчетенә кергәннәр, Иске татар бистәсен күргәннәр. Бу сәфәрне оештыручы Ибраһим Хәсәновның оныгы Әлмирә (Альмира) Азат кызы Гомәрова-Сажина – Аккүл авылына гашыйк кеше, ата-анасын, әби-бабасын бик хөрмәт итүче, алар корган нигезгә, шунда алган милли тәрбиягә баш ия, аларны сагынып искә ала. Әби-бабасына багышлап җыентык-истәлек язган, ләкин илдәге вирус зәхмәте аркасында туганнарын, авылдашларын җыеп тәкъдирләү бәйрәмен уздыра алмаганнар. Ул, Аккүл тарихына багышлап, пластик стенд  ясатып куйган, «Аккүл – ак өметләр күле» дигән интернет-бит ачкан, нәсел шәҗәрәсен төзегән. Аның белән интернет аша таныштык, тарихлар белән кызыксынуымны белгәч, үзендә булган истәлекләр белән уртаклашты, Аккүлгә кунакка чакырды. Әлмирә ханым Мәскәүдә Страхование компаниясендә башкаручы директор (халыкара страховкалаучы төркем) безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Хөрмәтле ватандашлар! Сезләргә ерак себерләрдән кайнар сәламнәр булсын! Минем әби-бабам – Чистай өязеннән. Бу якларга бала чагында килгән Ибраһим бабайның һәм Сәлимә әбинең әтиләре Хәсән Мингулов, Сибгатулла Гатауллиннар – авылны беренчеләрдән нигезләүчеләр. Авырлыкларга түзүчән Ибраһим бабайның холкы гади түгел иде. Алар гаилә корганда бабайга – 19 яшь,  әбигә 16 яшь  булган, 67 ел бергә яшәгәннәр. Мин аны гомерем буе идеал ир-ат дип санадым. Ул аз сөйләшә, күп эшли. Ун бала тәрбияләгәннәр, иң кечесе – вакытсыз вафат булган улы  Исмәгыйльнең кызы Гайшә. Әбием авылда иң хөрмәтле «кендек әби» саналган,  якын-тирәдә табиб яки фельдшер дигән нәрсәне белмәгәннәр. Аккүлнең 50дән артык баласын ул каршы алган. Аларның өч аты, өч савым сыеры бар иде, сарыклар, тавык-үрдәк, казларның чутын да белмәгәннәр. «Урыс миче»ндә хуш исле түгәрәк ипиләр пешерәләр. Ул сөт белән шулхәтле тәмле, чейзбургерларың бер читтә торсын… Казаннан татарча газета-журналлар алдыралар, әби-бабай икесе дә диниләр иде. Кешеләрне яманлап, бервакытта да начар сөйләмәделәр. Ну оныкларын эшләтә белделәр, кибәннәргә печән кую, киптерү, күлдән су ташу – болар барысы да безнең баштан узды һәм файдага булды. Без,  Төмәннән кайтып, җәй көнәрен монда уздырдык. Әнием татар-мишәр таифәсеннән булса, әтием Азат – ерак гасырларда Себергә килгән бухарачылар нәселеннән, Төмәндә көнкүреш товарлары фабрикасында баш инженер иде. Бабай немецлар һәм японнар белән сугышта булган, әмма шул хакта берни сөйләмәс. Ә менә немецларның алдынгы халык булуын исе китеп сөйләргә ярата иде. Өйләрендәге суүткәргечләрне, йортларына җылылык керүен, канализация, газдан файдалануларын, яхшы таш юлларны искә ала һәм, авыр көрсенеп, бездә әле мондый рәхәтләр тагын 50 елдан соң да булмаячак, ди иде. Чыннан да, әле хәзер дә, авылга 110 ел тулган көннәрдә, суны күлдән ташыйлар, мичкә агач ягып җылыналар. Биредә уңган халык, зарланмыйча тормышның кадерен белеп гомер итәләр. Безнең гаиләдәге матур гадәт буенча, бу бөтен татарларга да хас нәрсәдер, ризыкның иң тәмлесе беренче чиратта өлкәннәр алдына куела, балаларга – соңыннан. Сезнең әле барысы да алда, киләчәктә без татымаган тәмле ашамлыклардан өстәлләр тулып торыр, диделәр. Бабайга ат җене кагылган иде, ул аларны үзенә караганда да нык ярата, аларга иркәләп эндәшә. Кигәвен, черки мыжлап торган көннәрдә урманга, печәнлеккә бик бармый,  атларын кызгана, ә безгә җәяү барырга туры килә. Әби аңа ачулана, атларны кызганасың, ә оныкларны жәлләмисең, дип. Ә ул, оныкларның кулы бар ич, ә атларныкы юк, агач ботакларын сындырып, хәшәрәтләрне кусыннар, ди иде. Аның бу гадәте 67 яшьлек иң төпчек улы Рамазан абыйга да күчкән. Нәселебездән Аккүлдә яшәүче бердәнбер кеше ул. Бабай белән әбинең балалары Әминә (1926–2010) Төмәндә яшәде; Фатыйма (1929–2010) – колхозчы; Хатирә – колхозчы, 2010 елда мәрхүмә; Исмәгыйль (1935–1983) – тракторист-механизатор; Әнвәр (1939–1990) – шофер; Йосып (1939) – эшмәкәр Югорскида үлгән; Галия (1947–1947); Рәшидә (1950–2017) – минем әни, сәүдә хезмәткәре, газ сәнәгате хезмәткәрләренең Мактаулы билгесе белән бүләкләнгән; Рамазан (1953) – зоотехник, Гайшә (1956) – баш бухгалтер. Тагын безгә туган тиешле Миннур апага 86 яшь, ул Сибгатулла Гатауллин оныгы. Монда гомер итүчеләрдән Миндар Ризванов бар, ул авылга нигез салучыларның берсе, сыер көтүен эзләп Аккүлгә килеп чыккан Юныс бабай Ризвановның оныгы. Бүгенге көндә авылда исәптә 30дан артык кеше, ә даими яшәүчеләр 20дән артып китә, биредә 26 йорт сакланган, 14ендә кеше яши, калганнарының нәсел-нәсәбе, кайтып-китеп, туган нигезне таратмыйча төзекләндереп тота».

Түбәндә Аккүлдән Ватан сугышына китүчеләр исемлеге, алар Чистай өязеннән күчеп килүчеләр һәм аларның монда туган балалары. Исемлекне Төмән өлкәсе Яркәү районы хакимияте биргән. «Дүләпиннәр» үз авылларыннан китеп, башка авылларда да хезмәт иткәнлекләре түбәндәге язмаларда күренә. Без, үз чиратыбызда, бу исемлеккә бераз ачыклык кертергә тырышып карадык: Алиев Шаяхмәт Кильтасанович (1925), 02.01.43 армиягә чакырылган, кыскача хәрби бүләкләре, ефрейтор, 100-нче танк бригадасы, 1-нче Украина фронты, Кызыл Йолдыз ордены (31.08.1944), өченче дәрәҗә Дан ордены (22.08.44), Т-34 танкысының башня командиры, кече сержант, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән (22.01.1945); Мәхмүтов Ишмөхәммәт (1915), 25.10.42 армиягә чакырылган; Назыров Вәлиулла (1924), 29.11.42 армиягә чакырылган; Назыров Нифтах (Мифтах), 28.07.41 армиягә чакырылган; Тагитомиров (Биктимеров?) Камил (1893), 18.02.42 армиягә чакырылган; Халиков Фазыл (1884,1894), 10.12.42 армиягә чакырылган; Гыйззәтуллин Хәбибулла, 08.41 армиягә чакырылган; Гатауллин Әхмәдулла Сибгатуллович (1918), 198-нче укчы дивизиянең 4-нче укчы полкында хезмәт иткән, әсирлеккә эләккән, башка чыганакларда 20.08.43 һәлак булган; Гыйльманов Әмирлигизим (?), 22.07.43 һәлак булган; Гыйззәтуллин Хатабула (Хәбибулла), 10.43 һәлак булган; Кәримов Хәлим Кәримович (1909) Омск өлкәсе Тубыл районы Байкалово районы дип күрсәтелгән, 1941 елның июленнән фронтта, гвардиянең кече сержанты, орудие командиры (45  м/м пушка) 14-нче гвардия укчы дивизиясенең 41-нче укчы полкы, 1944 елның 31 мартында һәлак булганнан соң, өченче дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән (03.05.1944), Украинада Одесса өлкәсе Ананьевский районы Гондобуровка авылы зиратына җирләнгән; Кәримов Хәким 1944 елда һәлак булган; Мөхәммәтов Сианетдин (Җамалетдин яки Зыятдин, 1918 елгы), Төмән өлкәсе Яркәү районы Бурбар авылында яшәгән дип күрсәтелгән, 1942 елның июнендә хәбәрсез югалган; Таһиров Сәхабетдин (1904) Чистай өязе Түбән Ташлык  авылында туган, хатыны Таһирова  Мөнирә, 02.43 армиягә чакырылган, 4-нче фронт, 120-нче укчы дивизиянең 520-нче полкы, 3-нче батальон, 12.43 һәлак булган. Яшәгән урыны Төмән өлкәсе Яркәү районы Чечкино авылы советы Дулепино авылы дип күрсәтелгән; Хәбибуллин Зәки Сафиевич (1923) сержант, отделение командиры, 381-нче батальон, һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән (28.12.1942). Калинин өлкәсе (Тверь) Ржев районы Дубовик авылына җирләнгән (18.12.1942); Гайнуллин Назидулла (Нәҗидулла, 1918–1982); Гайнуллин Әбүбәкер Мутыпович (Мотыйгуллович, 1914–1990?), Гайсин Әсәдулла Гатауллович (1924); Ярмөхәммәтов Зәйнулла Сәгыйдуллович (1906, 1924–1994) Яркәү районы Куртюга авылында яшәгән, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (06.04.1985); Давлятчин (Дәүләтшин) Вафир Дәүләтович (1910–1993) 24.08.41 сугышка киткән, яшәгән урыны Яркәү районы М. Нечкино (М. Чичкино) авылы дип күрсәтелгән; Гыйльманов Әмир Филиппович (Минталипович, 1924–1994), кече сержант, миномет расчетының төзәүчесе (наводчик), ике мәртәбә яраланган, «Ленинградны саклаган өчен», «Хәрби казанышлары өчен» (15.04.1945), «1941–1945 елларда Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Өченче дәрәҗә Дан  (20.03.1944) һәм Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары (23.12.1985) белән бүләкләнгән, Дулепино авылында яшәгән; Гыйльманов Мингалим Филлипович (хәрби язуларда Минталипович, 1926), браты Исмәгыйль Минталипович диелгән; Гыйльманов Минсалих Гыйльманович 1915 елда Дулепино авылында туган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (24.02.1945); Гайсин Гатаулла Гайсумович (1900–1981) Түбән Ташлыкта туган, әсирлеккә эләккән; Хәсәнов Ибраһим Хәсәнович (1906–1992) Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (06.04.1985), сугыштан соң колхоз рәисе, урманчы; Мөхәммәтшин Дәүләтша (1906–1983); Зәйнуллин Рәхимҗан (1910). Искәрмә: җәяләр эченә дөреслеккә якын булган вариантын куйдык. Хәрби комиссариатларда татар исем-фамилияләре бозылып язылган, шул сәбәпле еш кына аның очына чыгуы, солдатның хәрби биографиясен эзләп табу авыр. Ватан сугышына киткән 27 кешедән 11е туган авылына кайткан.

Хезмәт фронтында Бөек Җиңүне якынайтучылар: Таһиров Закир Сәхабетдинович (1931); Гайсин Әсәдулла Гатауллович (1924); Николаева Мария Макаровна (1924); Чекбарова Зәйнәб Сафуловна (1912); Мостафина Мамурә (1921); Экимеев Шәйхулла Сабирҗанович (1931); Камалова Зәйтүнә (1912); Минебаев Закир Шәрипович (1929); Гайсин Миңнеруй Сәлаховна (1918); Миңнебаева Фатыйма Ибраһимовна (1929); Гыйльманова Гөлсем Мингатовна (1930); Гыйззәтуллина Хадия Әхмәтҗановна (1928); Мостафина Хатирә Ибраһимовна (1932); Мостафин Мәхмүт Сафиуллович (1932); Гайсин М.Г., Гыйльманова Фәриха Әхмәтвәлиевна; Гайсина Нахимә (Нәсимә) Тахаутдиновна (1935) һ.б. Искәрмә: мәкаләдә телгә алынган Николаева – чуваш кызы, ире Данила, балалары күп булган, татарлашып беткәннәр. Кайчандыр  Аккүлгә чуваш кешеләре дә килеп чыккан һәм биредә урнашып калырга рөхсәт сораганнар. Сез дуңгыз асрыйсыз, дип аларга урын бирмәгәннәр. Әмма Данила гаиләсен Аккүлдә калдырганнар. Хатыны Мариягә яшьләр Мәрьям апа дип эндәшкәннәр. Данила бабайның куллары алтын булган, иң оста балта остасы икән, авылдагы корылмаларның күбесе аның кулы аша узган. Ул бәлки берәр мишәрнең бер төбәктән яхшы таныш дусты булгандыр…

 

Алмира Сажина фотолары
Д.Н. Таҗиев,
№ 1, 2021

Предыдущая статьяТайны 300-летнего татарского села (Суляевка, Саратовская область)
Следующая статьяСебернең моңлы сазы
Тазиев Дамир Назирович
Краевед, член Союза журналистов РФ, лауреат премии имени Рафаила Тухватуллина, общественный деятель г.Альметьевска, сотрудник ООО «ТаграС-ХимСервис».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя