Бүгенге көндә Урал арты татарлары – бу якта яшәүче халыклар арасында саны буенча иң зур күпчелекне тәшкил итүчеләрдән. Бөтен Россия буйлап таралган татарларның биредә дә компактлы яшәүләре табигый. Урал арты татарлар өчен берничә буын элегрәк күченеп килгән җир генә түгел, бу тирәләр – борынгы скиф-һун-төрки-татар җирләре, татарларның тарихи ватаны. 2010-нчы елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең саны – 17 мең, ә башкортларныкы 12 меңне тәшкил итә, бу исә өлкәдә яшәүче 900 меңнән артык халыкның 3,3 %  дигән сүз.

Бүгенге Курган өлкәсе татарлары турында тарихта иң беренче мәгълүматлар XI гасырга ук барып тоташа. Ул чордагы фарсы галиме Әл-Гардизи Урал арты территориясенең, шул исәптән бүгенге Курган өлкәсенә карый торган җирләрнең, урта гасыр төрки дәүләтләренең берсе булган Кимак каһанлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак каһанлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арасында татар һәм кыпчак кабиләләре дә бар. Татарлар каһанлыкта идарә итүче йорт исәбендә торганнар [Исхаков, Измайлов: 2000. С. 77], аның көнбатышын, ягъни хәзерге Чиләбе, Курган өлкәсе урнашкан территорияне биләгәннәр. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта Эрмитаж кунсткамерасында саклана торган матди кыйммәтләр – скиф хәзинәләренең Курган якларыннан, Тубыл, Исәт елгалары буена урнашкан татар авылларында табылган булуын да исәпкә алсак, бу якларда төркиләрнең тамырлары тагын да борынгырак чорларга барып тоташканлыгы ачыклана.

Этнослар ныгып формалашу чорында Курган өлкәсе җирләренең данлы һәм шанлы Алтын Урда территориясе булганлыгы билгеле факт. Бу чорда биредә батырлар дан алган, нигезләр корылган, төрки нәсел дәвам иткән. Алтын Урда чорында хәзер Курган өлкәсенә керә торган җирләр аша кәрван сәүдә юллары үткән, бу исә мондагы татар һәм башкортларның әле урта гасырларда ук сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә актив катнашкан булуы турында сөйли. Бүгенге көндә Курган өлкәсендә Алтын Урда чоры кайтавазы булып төрки шәһәрлекләр, борынгы төрбәләрнең, курганнарның табылып торуы, боларның төзелеш архитектурасы, күлләр, урманнар белән әйләндереп алынган басуларда XIII гасырларда ук калкып чыккан нык һәм биек каланчаларны төзүдә кулланылган материаллар – болар бар да элгәрләребез мәдәнияте эзләре, төркиләр тормышының урта гасырлар катламына карый торган ядкарьләре.

Алтын Урда таркалгач, бу җирләрнең Себер ханлыгына керүе мәгълүм [Долгих: 1960. С. 62]. Курган өлкәсенең эчкен татарлары яши торган Шадрин һәм Шатровский районнарында археологлар тарафыннан Алтын Урда һәм Себер ханлыклары чорына караган тарихи һәм мәдәният объектлары табылып тора.

Регионны Рус дәүләте тарафыннан үзләштерү чорында – XVI йөз ахыры–XVII йөз башында, биредә чыгышлары Себер ханлыгыннан булган җирле төрки кабиләләрнең яшәве һәм аларның татар ханлыклары сәяси элитасы белән тыгыз бәйләнештә булулары мәгълүм. Курган өлкәсе туфрагының Казан ханлыгы яулап алынганнан соң ханлыктан көнчыгышка таба качып китәргә мәҗбүр булган кан кардәшләребезне сыендырган урын икәнлеген дә беләбез. Себер ханлыгы алынганнан соң, XVII йөздә, бу территорияләр рус дәүләте колонизацияләгән биләмәне тәшкил итә. Соңгырак чорда – XIX–XX йөзләрдә – хәзерге Курган өлкәсе территориясенә Оренбург, Уфа губерналарыннан татар һәм башкорт мигрантлары агыла, алар да биредә төпләнеп гомер итәргә дип, Урал арты санала торган әлеге җирләрдә утырып кала.

Шул рәвешчә, биредә татар-башкортларның тупланып яшәүләре мең еллык тарихны тәшкил итә. Курган өлкәсе – кимендә унлап гасырны эченә алган төрки тарихлы җирләр. Сакланып калган матди һәм матди булмаган мәдәният үрнәкләре арасында монда яшәүче җирле халыкның бик борынгы төрки тамырларын раслый торган кыйммәтләр, чыннан да, күп.

Бүгенге көндә Курган өлкәсенә кергән районнарда яшәүче татар һәм башкорт телле төрки халык тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан гыйбарәт. Биредә борын-борыннан шушында көн күргән җирле татарлар һәм башкортлар, XVI гасырлардан алып төрле чорларда бирегә күпләп агылган Казан арты кешеләре, Идел буеннан яисә башкорт далаларыннан күченеп килгән мөселманнар һәм башкалар бүгенге көндә халкыбызның гаять үзенчәлекле бер катламын тәшкил итеп яшиләр, борын-борыннан татар һәм башкортлар үзара никах бәйләнешләре булдырып, кыз алып, кыз бирешәләр. Шуңа күрә биредә яшәүче татар һәм башкортларның мәдәнияте, аерым алганда, фольклоры бер-берсе белән нык керешкән, гаять кызыклы, бай һәм төрле яклап өйрәнүне сорый.

Административ территория буларак, Курган өлкәсенең 1943-нче елда оешканлыгы мәгълүм. Тарихтан билгеле булганча, 1917-нче елгы инкыйлабка кадәр Тобол губернасының Курган, Ишим, Ялутор өязләре, Пермь губернасының Шадрин, Камышлы өязләре, Оренбург губернасының Чиләбе өязләре хәзерге Курган өлкәсе террриториясен тәшкил иткән. Совет чорында бүгенге Курган өлкәсе Төмән, Чиләбе губерналарының, соңрак Урал өлкәсе Курган, Шадрин, өлешчә Чиләбе, Ишим округларының, шуннан соң Чиләбе өлкәсенең состав өлеше булып тора. Ә 1943-нче елның февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән составына 32 район кергән Курган өлкәсе оеша.

Бу як кешеләре фольклорны теркәп һәм теркәтеп калдыруга үзләреннән өлеш керткәннәр. XX йөздән башлап татарларда яисә башкортларда халык иҗатының кайсы гына жанры буенча нинди генә җыентык чыкса да, аларда Урал артында гомер итүче халык вәкилләреннән язып алынган яисә аларда саклана торган язмалардан күчерелгән фольклор әсәрләрен очратырга мөмкин.

Мәсәлән, 1978–1979-нчы елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре бу якларда фольклор экспедициясендә булып, шактый зур багаж белән кайтканнар. Төгәлрәк әйтсәк, 1978-нче елның июлендә Котдус Хөснуллин (җитәкче), Рәшит Ягъфәров, Асия Садыйкова, Камәрия Ямалетдиновалардан торган төркем, 1979-нчы елның июнендә Илбарис Надиров (җитәкче), Ленар Җамалетдинов, Асия Садыйкова, Сәлим Гыйләҗетдинов, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Рәшит Ягъфәровтан торган алты кешелек төркем, 1983-нче елда Ленар Җамалетдинов (җитәкче), Айсылу Садекова, Рәшит Ягъфәровлар, Урал арты татарлары фольклорын туплау максаты белән, бу якларга экспедициягә чыккан. Ул чорда Институтта экспедицияләр аерым бер юнәлеш буенча үтә торган булган. Галимнәр, татар авылларында йөреп, халык белән әңгәмә корганнар. XXI йөздә дә бу өлкә белән кызыксыну кимемәде: 2010-нчы елда Институттан бер төркем галим Курган өлкәсендә комплекслы экспедициядә булып кайтты. Шулай ук Казан федераль университеты профессоры Фәрит Йосыпов төрле елларда Курган, Чиләбе өлкәләренә оештырылган фәнни экспедицияләрдә катнаша килә. Биредә шактый берәмлектә халык җырлары, бәетләр, табышмаклар, риваять, мифологик хикәятләр, әкиятләр, дастан вариантлары җыелганлыгы турында мәгълүмат бар. Шунысы куанычлы: Курган һәм аңа якын төбәкләрдә тупланган фольклор материалларының күбесе бүгенге көнгәчә чыгып килгән җыентыкларда, академик томнарда урын алган. Кулъязмалар Казан фәнни үзәкләре архивында, шул исәптән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИның Язма һәм музыкаль мирас үзәге] яхшы хәлдә саклана.

Урал арты татарлары, шул исәптән Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез иҗаты, галимнәр игътибарын эпик фольклор, аерым алганда эпос-дастаннар җәһәтеннән гаять нык кызыксындыра торган төбәк. Мәгълүм ки, Урал территориясе, татар авыз иҗаты хәзинәсе өчен «тере» эпос доноры булган Себергә барып тоташа, бу җәһәттән Курган өлкәсе татарларында дастани эпосның үсеш үзенчәлекләре шактый кызыклы. Рухи мәдәният үсеше өчен иң төп шарт – төбәктәге стабильлек. Идел буенда гомер кичергән татарлар тарихы белән чагыштырганда, Себер һәм аңа якын территорияләрдә яшәгән халыкларның мәдәни үсешендә кардиналь үзгәрешләргә бәйле өзеклекләр кимрәк, бу исә борынгы тамырлардан ук килә торган милли-мәдәни традицияләрнең сакланышын ныграк тәэмин иткән. Дастан – халык тормышын эпик планда чагылдыра торган жанр, телдән-телгә күчеп башкарыла торган мондый истәлекләрнең буыннан-буынга күчүендә сәяси һәм икътисади шартларның чагыштырмача стабильлеге хәлиткеч роль уйнаган булу гаҗәп түгел. Бу җәһәттән Урал арты төбәге гаять үзенчәлекле урын, биредә очрый торган эпик истәлекләр шушында гомер иткәннәрнең тарихы, тормыш рәвеше хакында бихисап мәгълүмат бирә ала, күпьяклап гомуми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек тудыра.

Үз чорында бу төбәктә «Сәйфелмөлек», «Кузы Көрпәч белән Баянсылу», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә», «Бүз егет» дастаннары, шушы ук һәм башка дастаннарның эпик җырлары, фабула характерындагы хикәятләр табылган һәм теркәлгән, алар беренчел фәнни әйләнешкә кертелгән.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Кузы Көрпәч белән Баянсылу»ның Рәшит Ягъфәров тарафыннан магнитофонга язып алынган язмасы [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Кузы Көрпәч белән Баянсылу, кассета № 1] һәм аның күчермәсе [ТРФА Г. Ибраһимов ис.ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Кузы Көрпәч белән Баянсылу, 90 колл., 2 папка, 19 сакл. бер.], Асия Садыйкова язып алган «Кузы Күрпәс белән Майсылу» варианты [ТРФА Г. Ибраһимов ис.ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Кузы Күрпәс белән Майсылу, 91 колл., 1 папка, 33 сак. бер.] саклана. Шушы язманың «Кузый Курпас белән Майсылу» исеме белән бирелгән тексты беренче мәртәбә 2004 елда «Татар эпосы. Дастаннар» җыентыгында басылып чыкты [Кузый Курпас белән Майсылу: 2004. Б. 187–193]. Шушы ук Үзәктә дастанның 1966-нчы елда «Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу» исеме белән Фәрит Йосыпов язып алган варианты да бар [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу, 99 колл., 7 – 15 сак. бер.]. Әлеге текстны соңгырак чорда Фәрит Йосыпов бастырып чыгарды [Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу: 2006. Б. 246–247]. «Кузы Көрпә белән Баян Сылу» дастаны – төрки эпоста борынгылыгы белән данлыклы, татар фольклорында да киң таралган, барлыгы ике дистәдән артык татарча варианты мәгълүм әсәрләрдән. Дастан Казан китап нәшриятларында моңарчы 1878, 1890, 1896, 1909-нчы елларда дөнья күргән. Сюжет сызыгы һәм сәнгатьчә үзенчәлекләре буенча вариантлар бер-берсеннән артык аерылмыйлар, бер версияне тәшкил итәләр. Татар версиясе вариантлары тугандаш халыклар иҗатындагы (казакъ, алтай, бигрәк тә башкорт) версияләре белән шактый охшаш. Татар телле версиянең егерме өч вариантының берничәсе Урал арты информантларыннан язып алынган булу – игътибарны җәлеп итәрлек факт.

Эпос жанрында популярлыгы ягыннан иң алдынгы урынны «Йосыф – Зөләйха» сюжеты били. «Йосыф – Зөләйха» сюжетлы дастаннар – татарлар арасында бик киң таралган әсәрләр. Бу сюжетның безнең халыкта популярлыгын Библиядән үк килүче Ягъкуб һәм Йосыф пәйгамбәрләр образының исламда, Коръәндә киң яктыртылышы тәэмин иткән булса кирәк. Әмма Йосыфка багышланган дастан кулъязмаларының нәкъ менә Идел-Урал буе татарларында күпләп табылуы һәм саны 160тан артып киткән кулъязманың һәркайсы шушы төбәк татарлары тарафыннан башкарылган булу факты төп игътибарны нәкъ менә Идел буе Болгарының мәшһүр шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ына юнәлтә. XIII гасыр башында иҗат ителгән бу поэманың татар әдәбиятына һәм фольклорына XIII–XVI йөздән алып әле бүгенгәчә тирән йогынты ясавы мәгълүм. Шәрык, бигрәк тә исламның бай традицияләре нигезендә барлыкка килгән бу гүзәл әсәр шушы ук сюжетка халыкта өр-яңа вариантлар тууга һәм, мондый әсәрләргә ихтыяҗ зур булу нәтиҗәсендә, аларның тиз генә популярлашып китүенә сәбәпче була.

Поэманың халыклашкан вариантлары татарларда да, башкортларда да «Йосыф китабы» дигән исем белән йөртелгән, «Йосыф» дип бирелгән очраклар да бар. Яшәү һәм таралу ягыннан язма формалары да, сөйләмә дастаннар да очрый. «Йосыф китабы»ның моңа кадәр табылган һәм табыла торган күп санлы кулъязмаларының шактые – шулай ук халыклашкан вариант. Мәсьәләнең бу ягы һәм гомумән поэманың татар фольклорына ясаган тәэсире Кол Гали иҗатына багышланган махсус хезмәтләрдә җентекләп яктыртылган һәм алар бу хакта тулы мәгълүматны җиткерәләр [Хисамов: 1984]. Фольклор әсәрләреннән «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек»тән генә калышып, иң тәүгеләрдән булып, Казан типографияләрендә китап булып басыла башлый һәм саны белән барлык дастаннарны да узып китә: 1841-нче елдан алып 1915-нче елгача 80 мәртәбә басылып чыга.

Әсәр бик күп таралган, һәрбер вариантны исәпкә алып бетерү дә мөмкин түгел. Алар арасында тулылыгы һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора торганнарыннан алып, «Йосыф китабы» фабуласын йә берничә эпизодын сөйләп бирә торган кыска язмаларга кадәр очрый. Халыкта күбрәк «Кыйссаи Йосыф»ның китаптан уку, китап эчтәлеген сөйләп чыгу, билгеле сюжетка ияреп, яңа вариантта сөйләү кебек формалары киң таралган булган.

Әсәрнең кырыктан артык варианты арасында икесе XX йөзнең 70-нче еллар азагында татар фольклорчылары тарафыннан Курган, Чиләбе өлкәләре информантларыннан язып алынган. Болар – Сабира Гайнетдиновадан (1907 елгы) Рәшит Ягъфәров язып алган вариант [ТРФА Г.Ибраһимов ис.ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Йосыф-Зөләйха, кассета № 2] һәм Фаизә Гобәйдуллинадан (1877 елгы) «Йосыф» дигән исем белән Асия Садыйкова язып алган текст [ТРФА Г.Ибраһимов ис.ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Йосыф, 91 колл., 1 папка, 21 а сак. бер.]. Болар икесе дә шактый төзек вариантлар булуы белән әһәмиятле.

Яисә «Сәйфелмөлек» – безнең халыкта кулъязма булып та, китап рәвешендә дә, шулай ук сөйләмә формада һәм эпик җыр рәвешендә дә күпләп таралган, яратып укылган әсәр. Аның сюжеты атаклы язма чыганакка – «Мең дә бер кичә»гә барып тоташа. Гарәптән фарсыга, фарсыдан төрки телгә күчеп таралган әлеге сюжет татарларга бик борынгыдан мәгълүм булган. Төрки шагыйре Мәҗлисинең XVI гасыр башларында шушы сюжетка күләмле бердәнбер әсәр иҗат итүе мәгълүм. Шагыйрь үзе «Сәйфелмөлек» дастанын фарсы телле язма чыганактан алуы турында әйтә [Мәҗлиси: 2007. 8 б.]:

Вә ли ул нөсхә фарсы вә нәсер,

Ирер садә хикәят сәррәхум кыср.

Кылыптыр Мәҗлиси бу сүзе пордаз.

Укысаң, кылыр җан кошыны пәрваз.

Ягъни: «Фарсыча прозада гадирәк кенә яңгырашлы ягымлы хикәятне Мәҗлиси бизәкле ясады, укысаң, җан кошын канатлы итәр».

Дастанның Мәҗлиси варианты – фольклор белән тыгыз бәйләнгән, әмма әдәбилеккә дәгъва итә торган гүзәл, гаҗәеп камил шигъри әсәр. Аның борынгы язуы белән бергә хәзерге әдәби телгә күчерелгән тексты бездә китап булып дөнья күрде [Мәҗлиси: 2007]. XIX йөз башы – татарларда милли әсәрләр ныклап торып басма китап рәвешен ала башлаган чор. «Сәйфелмөлек» шушы процесста иң әүвәл катнашып китүе белән әһәмиятле, ягъни татар телле беренче дөньяви басма китап булып Казанда 1807-нче елда нәкъ менә «Сәйфелмөлек» дөнья күрә [Сәйфелмөлек: 1807]. Бу вакыйга татарларда гына түгел, гомумән төрки дөньяда «Сәйфелмөлек»нең тәүге мәртәбә басылып чыгуы була.

«Татар халык иҗаты. Дастаннар» академик басмасына (1984, 151–158 бб.) «Сәйфелмөлек»нең Ф. Әхмәтова Түбән Новгород өлкәсендә Ләйлә Алимовадан (1924 елгы) язып алган вариант кертелгән. Шушы ук текст «Татар эпосы. Дастаннар» җыентыгында да урын алган (2004, 110–118 бб.). Дастанның мәгълүм татар телле вариантлары дистәдән артып китә. Барысының да сюжетында Сәйфелмөлеккә багышланган Мәҗлиси әсәре йогынтысы, шулай ук XIX йөз башыннан Казанда китап рәвешендә чыгарыла килгән басма вариантлары белән якынлык сизелә. Мәҗлиси дастаны татар халкында «Сәйфелмөлек» сюжетының популярлашуына бик нык йогынты ясый. XIX гасыр башыннан бу әсәр, Мәҗлисинеке белән чагыштырганда кайбер үзгәрешләр кичереп (кыскартылган вариантта яисә ниндидер өлеше төшереп калдырылып), әмма күп очракта шактый тулы килеш Казан типографияләрендә кат-кат басыла. Аның 1807, 1838, 1840, 1841, 1849, 1858, 1864, 1880, 1883, 1888, 1895, 1898, 1902, 1903, 1909 елларда «Гимназия», «Университет», «Коковин», «Чиркова» һәм башка типографияләрдә нәшер ителүе мәгълүм.

XIX йөз башыннан алып XX йөз башынача басыла килгән бу дастанны «Сәйфелмөлек»нең Мәҗлиси вариантына якын, әмма шактый дәрәҗәдә халыклашу кичергән вариантлары дип санарга тулы нигез бар. Боларда авторлык күрсәтелмәгән, әсәр «Сәйфелмөлек китабы», «Сәйфелмөлек кыйссасы», «Сәйфелмөлек хикәяте» исеме белән басылган. Күләме төрлесенеке төрлечә – 31, 52, 54, 64, 72, 115, 125 битлек. Болар – сюжеты белән «Әлфе ләйлә вә ләйлә» («Мең дә бер кичә») әкиятләренең 756–778-нче төннәренә барып тоташа торган шигъри дастаннар. «Сәйфелмөлек» – басма формадагы китаби дастанның яңадан халык сөйләменә күчеп, авыз иҗаты буларак яши башлавының янә бер үрнәге буларак кыйммәтле истәлек. Татар версиясе текстының XIX гасырның беренче чирегендә формалашкан булу ихтималы зур.

Әсәрнең билгеле вариантларыннан берсен Институт тарафыннан Урал якларына оештырылган фольклор экспедициясендә 1979 елда Фаизә Зәбир кызы Гобәйдуллинадан (1877 елгы) Асия Садыйкова язып алган [ТРФА Г.Ибраһимов ис.ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Сәйфелмөлек, 91 колл., 1 папка, 21 сак. бер.]. Сюжеттагы кайбер үзенчәлекләре, өстәмә образлар һәм текстта очрый торган морфологик-синтаксик аермалыклары булуга карамастан, дастан нигездә моңа кадәр басылган вариантка шактый якын. Әмма ике вариантны янәшә куеп тикшерү эпос белгечләре тарафыннан әлегәчә башкарылмаган, дастанны киләчәктә мондый махсус өйрәнү галимнәр өчен перспективадагы эш буларак әһәмиятле.

Болардан тыш Урал арты – күп кенә төрки халыклар бик яратып иҗат иткән, бүгенге көндә үзбәк, дүрт – уйгыр, ике дистәдән артык – азәрбайҗан, берничә – төрек, казакъ, төрекмән версиясе, башкорт телендәге төрле күләмдәге текстлары мәгълүм, татар вариантлары исә дистәдән артып китә торган, Таһир белән Зөһрә турындагы популяр сюжетка корылган дастан вариантлары табылган өлкә. Әсәрнең татар вариантлары шактый. Г. Тукайның мәгълүм сүзләре белән әйткәндә, «татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы»на Курган өлкәсе татарларының да бик борынгыдан ук битараф булмавы күп нәрсә хакында сөйли. Бу төбәктә 1966 елда Сабира Шәфикъ кызы Гайнетдиновадан (1907 елгы) Ф. Йосыпов [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Таһир-Зөһрә, 99 колл., 7–15 сак. бер.], 1978 елда Сабира Гайнетдиновадан (1907) Рәшит Ягъфәров әлеге дастанның фабула характерындагы берәр вариантын язып алганнар [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге Таһир белән Зөһрә, 91 колл., 1 папка, 21 сак бер.]. Моннан тыш Институт архивында Фаизә Гобәйдуллинадан Асия Садыйкова язып алган вариант та саклана [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге Таһир белән Зөһрә, 93 колл., 1 папка, 21 сак бер, кассета № 1].

Уртак дастани сюжеттан боларда Кормаши вариантында да очрый торган баласызлык, бер алманы икегә бүлеп бирү мотивлары, багучы карт, гарәп, Таһирның апасы, ырымчы карчык образлары, сәхрәгә чыгу, мәктәптә уку, сандыкка салып диңгез суына агызу, тәрәз астына килеп җырлау эпизоды һәм башкалар очрый. Информантлар эпик җырларны да игътибарсыз калдырмаган. Вариантларның Рәшит Ягъфәров тарафыннан язып алынганында ике урында тезмә юллар китерелгән. Аның беренчесе – Зөһрәнең кызларына әйткән җыруы:

Әйдәң, кызлар, йөгерешик,

Таһир каберенә җитешик,

Энҗе-мәрҗән сибешик.

Ә икенчесе исә, Таһирның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, Зөһрәнең җырлаган җыруы:

И татарсыз, татарсыз,

Бер-береңә ук атарсыз,

Базарда ит беткәнме,

Таһир итен ашарсыз.

Фаизә Гобәйдуллинадан Асия Садыйкова язып алган вариантта исә тезмә юллар бераз үзгәрәк һәм түбәндәгедән гыйбарәт:

И ата, миңа салган сараеңның

Эченә ут сал инде, ди.

Ялкын итеп бер яндырып,

Бер кызынып кал инде, ди.

Эт зәйтүнен китерерсең, ди,

Аны кунак итәрсең, ди,

Миннән башка кызың булса,

Аны кияү итәрсең, ди.

«Бүз егет» – төрки халыклардан татар, башкорт, нугай, казакъ, кумык, балкар халыкларында версияләре мәгълүм фольклор әсәре. Татар халкы аны кулъязмадан да, басма китаптан да укыган, язма «Бүз егет» тәэсиреннән кабат халыклашканмы, я булмаса элгәрләребез телендә актив яшәгән булганмы, халкыбызда аның сөйләмә вариантлары да очрый. Күбрәк өлеше шигъри юллардан гыйбарәт гаҗәеп матур, күләмле әсәр. «Бүз егет»нең татар фольклористикасында шартлы рәвештә «Баһави варианты», «Кормаши варианты» дигән исемнәр белән атала торган дастаннарында йола җыры – «Яр-яр»ның үзенчәлекле текстлары китерелү факты әһәмиятле. «Яр-яр» – татарларда ханлыклар дәверендә үк актив кулланылышта йөргән үрнәкләр. «Бүз егет» дастанының татар телле һәр варианты – татар дастаннарының тел-стиленә, хикәяләү рәвешенә, шигъри үлчәменә һәм рухына туры килә торган, борынгылыкны саклаган гүзәл әсәрләр. Фольклорчы Р. Ягъфәров 1978 елда хәзерге Курган өлкәсенә керә торган Сафакүл районында Нәгыймә Мөстәкыймовадан (1906) «Бүз егет»нең бер вариантын магнитофон тасмасына язып алган [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Бүз егет, кассета № 2], аның күчермәсен биргән [ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Бүз егет, 90 колл., папка № 2, 19–22 сак. бер.]. Күчермә чәчмә тексттан гыйбарәт. Информант Кормаши вариантының кыскача эчтәлеген сөйләгән. Түбәндәге эпик җыр өлеше биредә үзенчәлекле көй белән әйтелгән:

Карлыгач карлыгачка җим бирде,

Карендәш карендәшкә дим бирде.

Ялгызлыкка төшептер моңлы башым,

Мин ятып йөргәнемне кем белде?

Уйлыймын җанымны монда аласыңмы, дип,

Моңлы башым бу җирләрдә каламы, дип,

Кем үлмәкин калма, ди яраткандин соң (ягъни: җиргә яратылган берәү дә үлми калмый),

Куркамын гүр-кәфенсез калам, дип.

Ходайга тәкъдиремдин калганым юк,

Борылып качарга һич дәрманым юк,

Каһһәррәхим әйләсәң, Кадир алла,

Синдин башка һичкемгә егъларым юк.

Агачның башын киссәң, төбе калыр,

Икәүнең бере үлсә, бере калыр,

Ялгызның үзе үлсә, нәрсәсе калыр?

Менәр аты, кигән киеме, юлы калыр.

Әйтәем, дисәм, бу илләрдә сүзем сынык,

Булмас ахры гарубәттән (горбәт: гарәп сүзе, мосафирлык, туганнарыннан аерылып, чит илдә булу) күңелем тынык,

Аллага нә кыйлсаң да чарамыз юк,

Котылмас йиргә очрады гарип башым.

Югарыда телгә алынган, үткән гасырда экспедиция вакытында туплап алып кайтылган материаллар, барысы да бик пөхтәләп Мирасханәгә – Институтның архив фондларына тапшырылганнар. Алай гына да түгел, ул чактагы экспедицияләрдә халыктан җыелган фольклор үрнәкләре бик күп җыентыкларга кертелгән, шул исәптән 1989 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган 12 томлык академик «Татар халык иҗаты» җыентыгының «Әкиятләр», «Дастаннар», «Риваятьләр һәм легендалар», «Табышмаклар», «Мәкальләр», «Җырлар», «Мәзәкләр», «Бәетләр» томнарында лаеклы үз урынын тапканнар яисә теге я бу фольклор әсәренең варианты буларак күрсәтелгәннәр. Бу төбәктәге информантлардан язып алынган эпик әсәрләрнең бер өлеше басылып чыккан, әлегәчә язып алып кайтылган хәлендә беренчел кулъязмада саклана торган истәлекләр дә шактый. Аларның һәркайсы белән бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларында танышырга мөмкин. Бу чорда Урал арты татарларыннан язып алынган «Сәйфелмөлек» дастаны да, «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» да шушы ук сюжетка моңа кадәр дөнья күргән вариантларыннан үз үзенчәлекләре белән аерылып тора; «Йосыф-Зөләйха» сюжетлы дастан вариантында исә «Китабы дәдәм Коркыт»тагы сюжет килеп кергән, биредә Йосыф пәйгамбәрнең Кәнган белән Мисыр арасында казылган кабергә кереп ятуы турында сөйләнә. «Таһир белән Зөһрә» дастаннары Кормаши вариантының фабуласы характерында, күп өлеше чәчмә тексттан тора, әмма чорына күрә аерым информантлар авызыннан язып алынган эпик сюжет чагылышы булулары белән кыйммәт. Дастан текстларыннан тыш югарыда телгә алынган эпос-дастаннарның күпчелек вариантлары музыкаль нотага да төшерелгән. Ноталы текстлар Ф. Ваһапова төзегән «Татар халык иҗаты. Дастаннар» (1984) томында теркәлгәннәр. «Кузы Көрпәч белән Баянсылу» дастанының көй үрнәге, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә» (ике вариантта) дастаннарындагы эпик җыр, «Бүз егет» дастаннарының көй үрнәкләре – эпос һәм музыка белгечләре өчен әһәмиятле чыганак. Дастанның фольклористикада эпик җыр дип атала торган мондый өлеше, ягъни «тере» музыкаль фольклор ул – бүгенге көн белгече өчен аеруча кадерле мирас. Бүгенге көндә «тере» эпос-дастаннарга юлыгу сирәк күренеш, әмма бурычыбыз берничә ел элек теркәлгәннәрен популярлаштыру. Курган өлкәсендә һәм аңа якын территориядә яшәүче яисә яшәгән милләттәшләребез белгән, үз иткән дастаннар – гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөргән идеяләр белән сугарылган милли эпик ядкарьләребез. Алар узган гасырның алтмышынчы–җитмешенче еллар фольклор экспедицияләре кайтавазы буларак мөһим. Шушындый истәлекләрнең Урал арты информантлары авызыннан язып алынган булуы әлеге төбәк белән бәйле төркиләрнең уртак тамыры, бердәй мәдәнияте хакында сөйли.

Әдәбият

  1. Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар в VI–первой четверти XV века. Казань: Иман, 2000.
  2. Долгих Б. О. Родовой и племенной состав народов Сибири в XVII веке. М.: АН СССР, 1960.
  3. Кузый Курпас белән Майсылу // Татар эпосы. Дастаннар / Төз., кереш сүз һәм искәр. язучы, сүзлекне әзерләүче Ф. В. Әхмәтова-Урманче. Казан: Раннур, 2004.
  4. Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу // Юсупов Ф. Ю. Сафакүл татарлары: тарих, тел, халык иҗаты. Казан: ООО «Татполиграф», 2006.
  5. Мәҗлиси. Сәйфелмөлек: дастан / Төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Яхин. Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.
  6. ТРФА Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 1–12, 13, 14, 15, 16–18, 18–21, 30–35, 36–37, 38 сакл. бер.; 2 папка, 19–65 сакл. бер.; 90 колл., 1 папка, 1–2, 19–65 сакл. бер.; 99 колл., 7–15 сакл. бер.
  7. Сәйфелмөлек. Казан: Гимназия тип., Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев нәшере, 1807.
  8. Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.

Фотода (автор фотосы): Курган өлкәсендә табылган эпик мирас үрнәкләре.

[*] «Исследование выполнено при финансовой поддержке РФФИ и Республики Башкортостан в рамках научного проекта № 18-412-020006 р_а «Межрегиональные контакты и диалог культур в материалах фольклорно-археографических экспедиций в регионах РФ».

№ 1, 2020

Предыдущая статьяРинат Гатауллин — о татароязычных башкирах и попытке сделать татарский госязыком в Башкирии
Следующая статья«Гали Гатауллин. «Ишмөхәммәт хаҗи кыйссасы»
Мухаметзянова Лилия Хатиповна
Доктор филологических наук, доцент, главный научный сотрудник ИЯЛИ имени Г.Ибрагимова АН РТ, член ученого совета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя