Кагыйдә буларак, кайсы гына төбәк турында язсам да, беренче чиратта үзем булган җирләр турында гына сөйләп, халык белән аралашканнан соң, гына кулыма каләм ала идем. Бу юлы әлеге кагыйдәдән тайпылып, бер тапкыр да аяк басмаган Рязань өлкәсе татарлары турында язарга, биредә яшәгән милләттәшләребезнең – Касыйм татарларының рухи мирасы белән таныштырырга телим. Рязань өлкәсе татарлары белән кызыксынуым очраклы рәвештә, галим Азат Ахунов фейсбукта бер фото элгәннән соң башланды. Фотода йорт капкасының эчке ягында бер төркем халык, хатын-кызлар белән ир-атлар аралашып утырган яки баскан. Хатын-кызларның башларында калфак, күбесенең өсләрендә ак блузка белән кара, яки караңгы төстәге итәк, берничә хатын-кыз күлмәктән, ир-атларның өсләрендә төрле кием – алар арасында җилән-пальто кигәннәр дә, костюм кигәннәре дә бар, арткы рәттә торган берничә ирнең өстендә хәрби гимнастеркага охшаган кием. Фотоның артындагы язу өлешчә генә сакланган: «15 нче апрельдан 1 майга кадәр Шакулов йортында…мөгаллим вә мөгәллимәләр». Бу фотода язучы Закир Һади да бар. Ялгышмасам, бу әдипнең бердәнбер мәгълүм фотосы дадыр. Чөнки кайсы гына китаптагы сурәтен карасак та, ул шушы фотодан алынган. Әлеге фото халыкта шактый кызыксыну тудырып, елы, урыны турында төрле фикерләр булды. Фото алынган урынны галим Илһам Гомәров башта ук төгәл күрсәтә: Касыйм шәһәре, фото артында сакланып калган Шакулов фамилиясе ялгышырга урын калдырмый. Бу фамилиягә соңрак тукталырбыз. Язучы Закир Һадиның да тормышы Касыйм шәһәре белән бәйле. Фото алынган елга килсәк, бу сорауга да җавап табылды. Һәм бик очраклы рәвештә. Бу турыда да соңрак…

Россиянең Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәрендә һәм аның тирә-як авылларында яшәгән татарларны «Касыйм татарлары» дип атыйлар. Бу территорияләр элеккеге Касыйм ханлыгы җирләре була. Касыйм шәһәре Олуг Мөхәммәт ханның улы Касыйм хан (1452) исеме белән аталган. Аның татарча исеме Ханкирмән. Касыйм ханлыгы тарихы фәнни хезмәтләрдә яхшы яктыртылган. Шуңа күрә без тарихка кермибез.

Касыйм татарларын элек берничә төркемгә бүлгәннәр. А.А. Мансуров язмалары буенча, бер як «Ак аймак» дип аталган. Аңа Шырын (Подлипки), Бием сала (Царицино), Татарбай (Тарбаево), Яубаш (Болотце), Тибәнәк (Тебеньково) авыллары кергән. Бу якның икенче исеме Дүртсала булган, ул исем Ак аймакның дүрт зур авыл тирәсенә берләшүеннән килеп чыккан. Икенче якны «Кара аймак» дип атаганнар. Ул Карбай (Ахматово), Субак (Собакино), Меретово – Барамыкка (Барамыково) кадәр урнашкан зур булмаган иллегә якын авылны эченә алган. «Кара зыбыннар» дип аталган өченче төркемгә Уканың уң ягында урнашкан 8 татар авылы кергән. Ак аймак халкы яллы хезмәттән файдаланган, чагыштырмача яхшы хәлле булган. Халкы рестораннар тоткан яки буфетчылар булганнар. Кара Аймак халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, Ак Аймак халкына караганда, авыррак яшәгән.

Касыйм татарлары турында беренче мәгълүмат Австрия илчесе Сигизмунд фон Герберштейнның 1549 елда язылган «Записки о Московских делах» дигән хезмәтендә урын алган. Ул анда Касыйм татарлары турында шактый бәхәсле мәгълүмат калдыра: хатын-кызларның чәчен туздырып, башларын капламыйча йөрүләрен яза. Касыйм татарларының тормышын, көнкүрешен шактый тулы яктырткан язмалар исә XX йөзнең беренче чирегенә карый. Мәсәлән, А.А. Мансуровның Рязань өлкәсендә эшләгән этнографик экспедицияләр вакытында тупланган материаллар нәтиҗәсендә язылган хезмәтләре. Рязань өлкәсенең татар авыллары, халыкның көнкүреше ул чорда шактый гына этнографларның, тарихчыларның игътибарын җәлеп итә. Бу очраклы да түгел, татар халкы җитеш тормышта яши, һәр авылның үз шөгыле бар. Аларның чисталыгы, белемгә омтылышы, милли традицияләре дә күпләргә үрнәк булып тора. Бу хакта А.А. Мансуров язмаларында шактый тәфсилле күзәтүләр булу сәбәпле, кабатлап тормыйм.

Рязань өлкәсе – татар мәдәниятендә, фәндә, әдәбият өлкәсендә исемнәре калган бик күп шәхесләрне биргән төбәк. Беренче татар хатын-кыз профессиональ опера җырчысы Зөһрә Байрашева, татар хатын-кызларыннан беренчеләрдән булып югары белем алган табиб Разыя Котлыярова, Касыйм шәһәрендә беренче кызлар мәктәбен ачучы Сәгъдия Булатова, танылган этнограф* Мөршидә Бикҗанова исемнәрен атап үтү дә биредә белемле-мәгърифәтле халык яшәгәнен исбатлап тора. Шулай да, Касыйм татарларын таныткан берничә шәхескә аерым тукталу урынлы булыр. Кайсы гына өлкәне искә алсак та, иң беренче төбәктән чыккан мәгълүм шәхесләрне барлыйбыз, шулар аша халыкны таныйбыз. «Җамигыт-тәварих»ның авторы – тарихчы һәм әдип Кадыйргали бәк Касыйм ханлыгында яшәгән һәм иҗат иткән, ул үз чорының укымышлы кешесе була. 1602 елда тәмамланган «Җамигыт-тәварих» хезмәтенең татар әдәбияты тарихында лаеклы урыны бар. Шунысын да искәртү кирәк – әсәрнең теле татар әдәби теленә якын, һәрхәлдә, татар телен камил белгән кеше аны аңлап укый ала. Хезмәт табылганнан соң, аны И.Н. Березин, В.В. Вельяминов-Зернов, Ч. Вәлиханов, М.А. Госманов кебек олуг галимнәр өйрәнә, аңа бәя бирә. 1895 елда Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туып үскән Заһидә Бурнашеваны (1895–1977) татар әдәбияты белән таныш күпләр белә. Ул әдәбият дөньясына Гыйффәт туташ тәхәллүсе белән керә. Аның беренче шигырьләре 1913–1914 елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында басыла башлый, 1915 елда «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрә, 1916 елда аны яңартып, кабат бастырып чыгара. «Балалар күңеле» дигән китабы 1919 елда укучыга ирешә. Заһидә Бурнашева 1952 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши һәм 82 яшендә вафат була. «Татар хатын-кызлар хәрәкәте тарихыннан» дигән китабын Казанда яшәгәндә әзерләгәч ул 1971 елда басылып чыга. Язучы Закир Һадиның (1863–1933) тормышы да Касыйм шәһәре белән бәйләнгән. Башлангыч белемне Башкортостанның Бәләбәй өязе Ярмәкәй дигән татар авылында әтисеннән алгач, ул укуын Касыйм шәhәрендә урнашкан яңача укыта башлаган Кастров мәдрәсендә дәвам иттерә. Касыйм шәhәреннән биш-алты чакрымдагы Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгаллимнәр курсы ачылгач, анда белем ала. Мәдрәсәне тәмамлагач, күпмедер вакыт төрле өлкәләрдә мөгаллим булып хезмәт куя, 1922 елдан Касыйм шәhәренә кайта, биредә дә укытучы булып эшли. Шәһәрдән ерак булмаган Биемсала авылында төпләнеп кала.

Касыйм татарлары турында сүз чыккач, тагын бер исемне искә төшермичә мөмкин түгел, ул – Әҗе авылы кызы, Октябрь революциясенә кадәр Сарбоннада югары белем алып, математика профессоры дәрәҗәсенә ирешкән Сара Шәкулова (1887–1964). Профессор дипломы белән дә татар кызына эш табу җиңел булмый, 1916 елда Сара Шәкулова Казанга килә. Аның Казанны сайлавы очраклы булмый, биредә туганнан туганы Гайшә Сәит-Шәкулова яши, ул Галимҗан Барудиның хатыны була. Сара Шәкулова Фатиха Аитованың кызлар хосуси гимназиясендә һәм Ләбибә Хөсәенованың кызлар мәктәбендә геометрия укыта башлый. Революциядән соң халык мәгарифе өлкәсендә хезмәт куя. Соңрак Мәскәүдә яши, техник югары уку йортларында математика укыта.

Менә шундый шәхесләрне биргән төбәк ул Рязань өлкәсе. Әлбәттә, биредә яшәүче халыкның тормышы татар галимнәренең игътибарыннан да читтә калмый.

1959 елның июнь аенда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы галимнәре Хәмит Ярми, Халидә Гатина һәм Эдуард Касыймов, халык авыз иҗатын өйрәнү максаты белән, Рязань өлкәсендә экспедициягә чыгалар. Бу институтның әлеге төбәккә оештырылган беренче һәм әлегә бердәнбер фольклор экспедициясе була. Экспедиция Шырын (Подлипки), Яубаш (Болотцы), Түбән авыл (Ишмино), Татарбай (Татарбаево), Карлар (Ахметово), Мулты (Мултово), Субак (Собакино), Түстек (Починка), Әҗе (Азеево), Бием Сала (Царицино) авылларында һәм Касыйм, Рязань шәһәрләрендә материал туплый.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль үзәгендә саклана торган экспедиция материаллары буенча фикер йөртсәк, Касыйм татарларының сөйләме әдәби телгә якын, аерым сүзләр татар теленең көнбатыш диалектына карый, «җ»лаштыру сизелә. Телнең лексик составына килгәндә, язмаларда архаик яки диалекталь сүзләр аз очрый. Әйтергә кирәк, хәтта XIX йөзнең беренче яртысына караган язма чыганакларның теле дә хәзерге әдәби телдән аерылмый.

Хәмит Ярми экспедиция вакытында үзенең кайларда булуларын, кемнәр белән аралашуларын язып бара. Сезне шушы эш барышында тупланган аерым үрнәкләр белән таныштырып китәргә телибез.

Экспедиция вакытында язып алынган материалның зур күпчелеге – җыр текстлары. Галимнәр озын сюжетлы җырлар да, кыска җырлар да язып алалар. Мәсәлән, Хәмит Ярми Ермиш районы Әҗе авылында Гайшә Бигишевадан 58 куплет җыр язып алган. Галим текстлардан соң: «Бу җырларның бер өлеше аның 1912–1915 елларда язылган дәфтәрендә иде. Гайшә апага 60 яшь. Җырлар арасында безгә билгеле булганнары да очрый. Ләкин безгә Казанда мәгълүм булган җырларның да монда да яшәве мөһим. Җырларның кыскалары һәм борынгы озын җырлар беррәттән язылды», – дип язып куйган. Гайшә апаның җырлары нигездә мәхәббәт турында:

Авырта башым – ис тигән,

Ис тимәгән – күз тигән.

Син дускаем искә төшсә,

Ятып җылыйм йөз түбән.

 

Күк күгәрчен күгелҗем

Җиргә төшә җим өчен.

Күрер өчен интизармын

Бер сөйләшер сүз өчен.

 

Кара бөдрә сачемне

Үрдертәсем килмидер.

Эчем – ялкын, тышым – салкын,

Белдертәсем килмидер.

Эдуард Касыймов иллеләп сюжетлы җыр язып алган. Алар арасында «Мирской җырлары», «Кыз җылату җырлары», «Анам кабере» «Бием Сала сазы» кебек җырлар очрый. Информантлар аерым җырларның биредә генә очравын, кайберләренең казан татарлары белән уртак булуын сөйләгәннәр.

Төрле борынгы җырлар

Бохарада гына мәсҗед салдым

Түбәләре мәрҗән, төби таш.

Белмисез лә, дуслар, хәлләремне

Күкрәккәем моңлы, күзем – яшь.

 

Мәккә, Мәдинәнең манарасы

Акшамсыз капкалар ябылмый.

Үткән дә үмерләр, калган хәтер

Сатып алыйм дисәң дә, табылмый.

 

Икедән генә үргән сачләрем

Калды гына бердән үрергә.

Көн дә күргән генә дускайларны

Калды гына төштә күрергә

Касыйм районы Түстек авылында

Ялымова Фатыймадан (59 яшь) Хәмит Ярми язып алган.

 

Хәмит Ярми экспедиция вакытында булган төрле хәлләрне дә бәян итә. Мәсәлән, ул халык шәп җырлый, дип сөйләгән бер карт артыннан ике көн йөреп, бу кешенең җырчы булмавын белгәннән соң, никадәр вакыт югалтканына ачына. Иске китаплар, кулъязмалар белән кызыксынган галимгә Рязань музеенда иске китаплар күп булуын әйтәләр, ул мондый юллар калдырган: «Закир Һадиның кулъязмаларын, бөтен бер мәкаләләр җыентыгы кулъязмасын табып, фотога төшереп алып кайттым. Касыйм татарлары этнографиясенә караган бик күп элекке фоторәсемнәр таптым һәм аларны алып кайттым.

Касыйм музеендагы иске китаплар тузанын ике көн иснәп утырдым. Кызык, менә табам, менә табам, менә килеп чыга, менә эләгә, дип һаман зур өмет белән утырасың. Касыйм музеенда иске китаплар да, кулъязмалар да күп. Аларның зур күпчелеге дини китаплар. Мин аерым фольклор дәфтәре яки әдәби әсәр таба алмадым. Тик менә бер 1845 нче елда язылган китап битенең читендә шактый гына җырлар язылган. Иске авыл шартларын чагылдырган мәхәббәт җырлары. Җырларның, бик күптән язылган булуына карамастан, теле бик халыкчан». Галим дәфтәрдән күчергән җырлар бүген дә яхшы аңлаешлы, әдәби телдә:

«Күктәге йолдыз, ахыры якты –

Нинди ерак җирдән күренә.

Яр сөя торган кызлар булса,

Күз каравыннан ук беленә.

 

Ике былбыл сайраган

Нинди куакларның башында?

Тәкъдирләр булып, насыйп микән,

Биеп ерлауларың каршымда.

 

Кашыңда, җаным, нигә кара

Әллә сөрмә бармы күзеңдә?

Бу кадәр хәйлә кайдан чыга?

Шайтан хәйләсе бар үзеңдә».

Касыйм татарларының бер популяр көйләре «Мирской җырлары» дип аталган. Галимнәр бу җырның төрле информантлардан күп санлы куплетларын теркәп куйганнар. Хәмит Ярми җырның тарихына карата болай дип яза: «Бу Әҗе авылы болынга бик бай булган. Элекке вакытларда 6000 га болыннары булган. Революциягә хәтле бу Әҗе авылында 1200ләп хуҗалык була. Авыл кешеләренең кайберләре Урта Азиядә (Ташкент, Бохара, Төркестан), Мәскәү, Ленинградларда яшиләр. Аларның кайберләре сәүдә итә, кайберләре приказчик, управляющий булып эшли. Ә кайберләре официант булып эшли. Читтә эшләүчеләр күп акча эшләп, авылга кайтып, икешәр катлы йортлар салдыралар. Авылның күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Ул катлау, күпме эшләмәсен, күпме тырышмасын, шул ярлылыктан чыга алмый, чабатадан, киндер күлмәк ыштаннан ары китә алмый. Авылда асты таш, өсте матур, тигез бүрәнәләрдән, яки сырлап эшләнгән матур стеналардан торган йортлар янында кечкенә генә, тәбәнәк кенә йортлар да еш очрый. Бу катлауның җир ертып эшләп тә, шул бәләкәй йорттан, ярлы хуҗалыктан котыла алмый яшәве күренеп тора.

Бу авылда берничә елда бер мәртәбә болынны бүлү булган. Болыннарның бер өлеше хуҗалык башына бүленеп, бер өлеше бөтен авыл – мир өчен калдырылган. Бу өлешенә бөтен авыл бер вакытта чыгып, печән чапканнар. Душ башына (җан башына – ред.) карата кеше чыгып, соңыннан печәнне купна (копна), чүмәләләп бүлгәннәр. Менә шул вакытларда бөтен авыл халкы болынга барып, кунып, печән чабып ятканнар. Яшьләр гармуннар белән чыккан. Эштән туктагач, уеннар башланган. Яшьләр түгәрәк уеннар уйнаганнар һәм шул вакытта «Мирской җырлары» җырланган. Бу җырларның үзенә махсус көе дә булган».

Хәмит Ярми Ермиш районы Әҗе авылында Саҗидә Бурнашевадан язып алган «Ай янында якты йолдыз» дигән җыр татар җырларының кабул ителгән традицион төзелешеннән шактый үзгә. Бер яктан, беренче юлның башка дүрт юл белән ярашмавы, хәтта эчтәлек тә туры килмәү, үзенчәлекле кушымталар бу җыр турында шактый сораулар тудыра. Бер генә нәрсә әйтеп була – андый җырлар да булган. Бәлки әле кайда да булса, сакланып та калгандыр.

Ай янында якты йолдыз

Биек тау башында ни күренә?

Ай янында – якты йолдыз,

Аның йолдызы гына.

Таң алдыннан ул да сүнә,

Калам ялгызым гына.

Самавыр башында канфурка,

Беребез – анда, беребез – монда,

Беребез – Бөгелмәдә.

Бер-беребезне күрә алмыйбыз

Йөрәк өзелгәндә дә.

Кушымта:

Беребез – анда, беребез – монда

Әҗәлләрдән җан курка.

Сандугачлар булып сайрар идем,

Карлыганар, бөрлегәннәр

Пешмичә өлгергәннәр.

Бармы икән безнең кебек

Күрешергә тилмергәннәр.

Кушымта:

Сандугач телләрен белсә идең,

Бу фани дөньяда үлсә идең,

Ахирәттә бергә булса идең.

Ах, итсәң, ах да була,

Сабыр итсәң, файда була.

Сезнең өчен түккән яшем

Тигез җирдә дәрья була.

Кушымта:

Бу фани дөньяда үлсә идең,

Ахирәттә бергә булса идең.

Касыйм татарларыннан күп санлы мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, тапкыр сүзләр, мәзәкләр, көй тарихлары, авыл тарихлары тупланган. «Сәрби бәете», «Җамали кыз бәете» һәм башка бәетләр берничә информант башкаруында теркәлгән. Әлбәттә, биредә яшәүче татарлар да «Сак-Сок» бәетенең берничә вариантын яхшы белгәннәр. Касыйм шәһәрендә яшәгән Фатима Ишембаевадан (1895 елгы) Хәмит Ярми язып алган вариант күләме белән иң зур, 39 строфадан тора. «Сак-Сок» бәете ул татар халкының, кайда яшәвенә карамастан, бер халык булуын исбатлаган билге булып тора.

Халидә Гатина күп санлы мәкальләр, табышмаклар, яшьләр уеннары язып ала. Яшьләрнең «Галиябану» уенын яратып уйнауларын искәртә.

Касыйм шәһәрендә эшләгән вакытта галимнәр Касыйм шәһәре укытучысы Фәрхәнәс Бәширова белән танышалар. Ул, фольклорга караган материаллар яздырып кына калмый, институтның фольклор бүлегенә кыйммәтле бүләкләр дә тапшыра. Аларның исемлеге дә бирелгән. Бу – Касыйм татарлары тормышын яктырткан фотосурәтләр, кулъязма «Таң» журналының һәм кулъязма «Чалгы» газетасының берәр номеры. Фотосурәтләрнең берсе – язучы Закир Һадиның Касыйм укытучылары белән төшкән рәсеме. Фәрхәнәс Бәширова бу фотоның вакытын да күрсәтә – 1919/20 уку еллары. Шул рәвешле, экспедиция материалары арасында, сүз башында искә алынган фотоның серен төшенергә ярдәм иткән мәгълүмат та килеп чыкты.

Экспедиция вакытында галимнәр өлкә музеенда татар тормышына караган материаллар белән танышалар. Берничә документтан күчермә дә ясыйлар. Бу хакта Хәмит Ярми болай дип язып куйган: «Бу материал 1959 елгы экспедиция вакытында Рязань шәһәрендә Өлкә музее архивыннан табылды. Мин бу материалларны табу белән күчерү чарасын күрдем һәм материалны сатып алдык (машинкага да түләдек)».

Касыйм татарлары турындагы сезгә тәкъдим ителгән язманың авторы – Алексей Алексеевич Мансуров, 1900 елда Касыйм шәһәрендә туган. Ул бөтен гомерен туган як тарихын өйрәнүгә багышлый, Касыйм шәһәрендә Өлкә  музеен оештыручыларның берсе була. А.А. Мансуров 1922 елдан Өязнең халык мәгарифе бүлеген җитәкли һәм шул ук елдан этнографлар белән бергә күп санлы экспедицияләрдә катнаша башлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган язма шушы экспедицияләр вакытында тупланган материалларны бәян итә.

Материалы к изучению быта касимовских татар. Рязань, 1928.

«Настоящие материалы составлены, главным образом, по материалам личных наблюдений, сделанных летом 1925 года при обследовании касимовских татар Б.А. Куфтиным, в которых я принимал участие.

Несомненно, Б.А. Куфтин имеет материал более полный, систематический и обработанный, при обладании которым настоящие заметки оказались бы ненужными, к сожалению, Общество этим материалом не располагает.

Думая, что данные, приводимые мною, могут послужить материалом, хотя и довольно незначительным для исследователей татарского быта – я решил их передать в Общество исследователей Рязанского края, несмотря на то, что они носят очень отрывочный характер и являются лишь сырым материалом, т.к. никаких обобщений и выводов я не делаю.

Татарское население в Рязанской губернии сгруппировано в двух центрах: вокруг г. Касимова, а также в самом городе, и в Сасовском уезде в селе Азеево. Касимовская группа населяет ряд сел и деревень в непосредственной близости к городу на левом берегу р. Оки. За несколько верст, ниже по течению Оки – на правом ее берегу также есть группы селений – Ташенка, Башцево (Баишево?), Колубердиево, Сафоново, Сеитово, с татарскими жителями.

Деревенское население левобережных деревень подразделяется на два района, выделяемых самим местным населением – Кара аймак и Ак аймак. В первый входят мелкие селения по большой дороге до Барамыково. Их жители всегда занимались хлебопашеством и живут значительно беднее и серее жителей Ак аймака. Эти последние, напротив, сами земледелием почти не занимались, пользуясь наемным трудом и живя на стороне, содержали рестораны или служили буфетчиками. Этот район называется также Дъртсала (Четыре села), т.к. главными его центрами являются большие татарские села Подлипки, Тарбаево, Болотцы и Царицино. Заречных татар именуют Укаяр, что в переводе на русский язык означает Заречные. Те, в свою очередь, также называют левобережные селения.

Азеевских татар касимовские зовут «мишаре». А в этой кличке есть что-то оскорбительное и презрительное. Что означает это слово – точно никто не знает. На наш расспрос один старик в Кушникове сказал, что такое прозвище дано вследствие того, что азеевцы когда-то на войне ели от голода мышей.

Касимовских татар азеевцы называют Ханкирьмян, бывшее ханство, объединяя под этим названием как городское, так и сельское население кКасимовских татар.

Обследованию в июне месяце 1925 года подвергались следующие селения близ г. Касимова:

Кушниково – Куснэ – 6 дворов, земледельцы.

Кучуково – Малое Кадышево – земледельцы и официанты.

Собакино – Субак – земледельцы и официанты.

Селище – несколько татарских земледельческих дворов.

Царицино – Бием сала – земледельцы и официанты.

Несмотря на многовековую жизнь в окружении русского населения и на службе в различных местах – на железных дорогах, в больших городах – Касимовские татары до самого последнего времени сохраняют свои этнические особенности. Правда, в последнее время замечается ассимиляция – так костюм становится более общим, уклад жизни менее следует национальным традициям, русский язык становится необходимым для каждого татарина. Но все же многие черты быта остаются специфическими, браки между русскими и татарами почти не наблюдаются, антропологический тип и характер остаются неизменными, весь общий облик татарского селения дает понять, что оно представляет из себя нечто отличное от соседских русских деревень.

Первое, что бросается в глаза – это лучшее благоустройство селений. Они значительно чище, дома лучше, больше, богаче. Около домов хозяйственные надворные постройки. Строения часто каменные, крыты железом, деревянные обычно выкрашены, около домов палисадники – в них иногда беседки. На воротах блестящие шары, на окнах занавески и цветы. Все это – детали в русских селениях непривычные.

Вглядываясь в костюм местного населения также можно его сразу отличить от русского. Мужчины обычно ходят в маленьких тюбетейках, рубашку заправляют в брюки, старики носят и сейчас еще халаты. Женщины ходят в очень длинных и широких платьях с покрытыми головами. На голове сохраняется иногда расшитая маленькая шапочка – калпак / «алпа». В праздники поверх платья надевают комзол.

Но самое главное – это татарский язык. Он сохранился повсюду. В татарских деревнях не услышишь русской речи. Там все жители говорят между собой на татарском языке. Проезжая, русский человек услышит непременно непонятный ему разговор.

Жилище татарина в общем гораздо более удобно, чисто и благоустроено, чем русского крестьянина и даже часто и горожанина. Не говоря, конечно, о городских жителях, которым принадлежит немало самых лучших домов, сельские татары живут в сравнительно хороших условиях. Обычно в домике, даже в небольшом, несколько комнат отдельных от кухни. Стены и пол чисто выметены, на стенах в рамках арабские надписи из Корана, портреты домохозяев, группы или снят кто-либо из домашних совместно со служивцами в каком-либо ресторане или вокзале. На окнах обычно белые шторы, на подоконниках цветы, на полу дорожки-коврики, а около двери особый половик для обтирания ног, часто венская мебель. Но особенно чисто и шикарно содержится кровать, убранная цветным или белоснежным пологом, с расшитым или белым ажурным подзором до самого пола, с грудой мягких пуховых подушек. Около нее обычно помещается комод хозяйки – он же [для] туалета бесчисленным количеством всевозможных безделушек, на которые татарки очень падки. При постоянных связях с крупными городами и железнодорожными станциями татарки легко получают этот товар, который они или приобретают сами, или получают его в виде подарков от родственников и подруг. При каждом доме есть уборные, чего при русских деревнях нет. Устройство уборной несколько оригинально. Стульчак возвышается от пола всего вершка на 3 или 4. Отверстие в нем не круглое, а узкое-овальное. Содержится уборное чисто. Тут же стоят кумганы с водой для омовенья. В последнее время насколько мне представляется, омовенье стало совершаться не аккуратно.

Если сравнить обстановку дома русского и татарского крестьянина, то, в общем, можно сказать, что татарский дом более европеизирован. Однако и в нем сохранились чисто местные особенности. Прежде всего, во всех татарских домах, даже в городских, нет форточек. В некоторых старых избах еще до сих пор сохранились длинные наглухо прикрепленные к полу скамьи, с настланными вместо сиденья досками, положенными поперек лавки. Это так называемые «тызмиле унде». Они же служили и рундуками, сундуками, где хранились домашние продукты, вроде картофеля и мелкая утварь. Настланные поперек нее дощечки не были прибиты, и вынимая их открывали этот рундук. К этой скамье стол придвигался вплотную, и на нее садились поднимая под себя ноги по-восточному. Стулья и вместе с ними способ сидеть по-европейски, видимо, появились недавно, по крайней мере еще в 1920-х годах я видел в Ахматовской школе оригинальные парты, представляющие из себя одни пюпитры вышиной от восьми до двенадцати вершков, без скамеек. Ученики сидели на полу.

Печь бывает обращена к двери. В печи вмазан печь-котел. Старики помнят еще куриные избы.

Часто бросается в глаза, что окна дома обращены во двор. С постройкой нового дома у татар связывается ряд обычаев.

Под первые венцы, потихоньку от рабочих клали серебряные пятаки или готвенники.

После установки первых венцов устраивали саломады; парень или даже мулла читает молитвы, в это время варится саломада из пшена, муки и коровьего масла. Ее мешают под чтение молитв. Затем садятся посреди избы, едят и угощают рабочих. Около стола ставится срубленная рябина.

После постройки новой избы вносят в нее хлеб-соль и ставят на специально постланный для этого столешник.

В первый раз избу топят яблоневым деревом.

Одежда – современных татар представляет собой смесь европейского платья последней моды с элементами национального костюма. До последнего времени женский костюм был еще вполне национальным, но теперь и женщины очень быстро усваивают модные фасоны и рядятся так же, как и русские и даже раньше их узнают последние новинки.

Но и здесь проявляется татарская непосредственность и любовь к пестроты. Новые модные одеяния их более вычурны и каждый новый фасон подчеркнут более, чем это полагается.

Мужчины также всегда не прочь блеснуть костюмом не отстают в этом отношении от женщин. Когда появились галифе, френчи, гетры – татары сделались самыми ревностными их потребителями. Так же простодушно они обзаводились портфелями и кожаными перчатками. Думаю, что очень скоро они нарядятся в круглые очки в черепаховой оправе. Любовь к нарядам выражена в местной татарской пословице: деревья красят листья, а человека тряпки.

К сожалению, я сейчас не имею возможности дать полное описание мужского и женского костюма, и принужден ограничиться самыми поверхностными замечаниями.

Национальными особенностями мужского костюма, кроме названий тюбетейки, которая всегда должна прикрывать голову татарина, всегда чисто выбритую, следует отнести халат. Сейчас халаты носят старики. Молодежь их уже оставила. Взрослые надевают их, отправляясь в мечеть на молитву. На голову мужчины иногда надевают чалму, но это уже принадлежность культовая, хотя помимо духовенства ее могут носить и лица, не принадлежащие к служителям культа.

Женский костюм значительно сложнее и разнообразней. Головной убор составляет платок, при чем им покрывают голову, не складывая его наискось, как это делают русские, а повязывают его целиком, связывая в узел под подбородком, два конца по одному краю и свешивая назад два противоположных. Причесок раньше не делали, а носили косы, в которые вплетали косники – привески с деньгами – обычно серебряными, но у богатых были и золотые. Лицо полагалось обнажать в меньшей мере и поэтому помимо платка, повязанного сверху, повязывался другой платок снизу, закрывавший шею – азу-бейляву (изү бәйләве). Эту же роль играл тастар – узкий обычно кисейный шарф с вышитыми или затканными концами. Под платком на волосы надевался колпак – маленькая шапочка, превратившаяся в миниатюрную-кукольную, прикрепляемую особым образом на резинке, вышитый жемчугом или под жемчуг. Раньше колпаки были большие, которые можно было действительно надевать, с кистями на конце и по бокам около висков. Поверх всего этого надевалась шаль – привезенная с Востока и хорошего качества с круглыми цветами или другими узорами. Обязательной принадлежностью белья татарки являются штаны-шаровары, широкие и длинные.

Широкое, длинное платье и сверх него камзол в талию, парчовый или шелковый, а иногда и бархатный, завершали костюм. На ногах были сафьяновые сапожки, вышитые гладью.

Вышивание и сейчас еще распространено. Ручное тканье или вывелось, или выводится. Так, например, в Кушникове уже не ткут, но прежде умели ткать, по словам их еще ткут в Бетинской волости, на правом берегу р. Оки. В Куруково тканье вывелось, т.к. дешевизна ситца заставила обратиться к его употреблению, но лен еще прядут.

Татарские вышивки, обычно гладь и тамбур. Особенного художественного интереса не имеют, но старинное тканье и бранье являются чрезвычайно любопытными. В Касимовском музее собраны сравнительно большие коллекции затканок шелковых и простых, представляющих большое разнообразие как по орнаменту, так и по расцветке. Почти исключительно преобладает геометрический рисунок, видоизменяя элементы повторно татарки создали огромное количество комбинаций. Особенно красивы вышивки на концах полотенец и подзорах.

Обряды, о которых удалось собрать сведения, относятся, как наиболее ярким моментом домашней жизни, так и по хозяйству.

Если в семье не родятся дети или если родятся дети одного пола, молятся и дают обещание устроить Курбан и угостить родню. Угощают белым барашком, уткой, парой гусей. Также кормят и нищих. В таком случае татары говорят: «Әгәр дә угыл туса иде, ак куй курбан суяр идем» – «если нет сына, то белого барашка принесем в ңертву». Кости животных в таком случае не ломают, а бросают в реку (сооб. в Кушникове).

При выносе покойника из дома надо следить, чтобы он не дотрунулся до притолки или косяка двери. В противном случае он будет «ходить домой». Дома его не видать, только стучит ночью, тогда надо вбить в его могилу дубовый кол.

Существует обычай «Хатым хуҗа». Каждый год для благополучия режут пару гусей, призывая муллу, молятся и едят. Кости и потроха бросать нельзя.

Чтобы не умирали дети, мальчику дается имя «Туктар». Чтобы в дальнейшем родились мальчики – дается имя девочке – Иртоу.

Обычай – Чук. При засухе резали на поле овцу или корову и там же ее ели всем селом. Кости оставляли незарытыми (Кушниково). По сведениям, полученными в Кучукове после обеда поливали поле водой.

Моление о дожде – истиска – устраивали в 1924 году в Кушникове. Говоривший об этом татарин заявил: «Если бы не молились, факт, что была бы, как на Украине засуха. Молятся молча, выходят не здоровываясь, хотя бы пожар случился, нельзя было бы вернуться. Скотину резать – это высшая мера. Сейчас и так помогло. Русские пропустили, а татары успели.

Там же нам сообщили, что на Курман кололи скотину и кости ее, оставшиеся от еды, зарывали в укромном месте. По лопаткам можно, кто умеет, гадать.

Зарывали не только кости, но и кровь. Теперь это уже не делают.

Много рассказывают про домового – дзёрт песё (йорт иясе?). Вообще говоря, из мифологического персонажа – это самая популярная фигура. Представления о домовом у татар в основном сходно с аналогичными представлениями русских. Домовой, «хозяин» дома, заботящийся о нем, или, напротив вредящий ему, если владельцы его недостаточно почтительны. Поэтому домовому татары стараются выказывать знаки внешнего уважения.

Так, например, при переходе в новый дом просили и домового пожаловать туда же. С этой целью иногда приезжали за ним в старый дом на лошади, клали подушку на экипаж и везли в новый дом на ней неведомого седока. Домового просят: «Не оставайся в старом доме, иди в новый дом».

Обычно, домовой не видим. Но, если его застать врасплох, то можно и увидеть. Старики говорили, что видели домового, он на хозяина похож. Один татарин старик нам рассказывал: «Я видел его лет в тринадцати. Овин сушил. Я пошел за лопатой и прибежал с ней бегом. Он поспешно пошел под лаз. Сзади он похож на козу. Наверно он выходил погреться и прозевал меня.

Смотреть за скотиной – привилегия домового. Он о ней заботится, или напротив, мучит ее, если она ему не понравится. Домовой заплетает лошадям гриву, а если не полюбит скотину, то пихает ее в колоду вверх ногами. Поэтому хозяин должен знать, какая масть идет к дому, т.е. нравится домовому. В противном случае добра не будет.

По поводу заплетания гривы домовым один татарин сказал нам: «Вот я газетах и книжках читал, что это ласка-птичка вьет гриву. Но ведь это очень уж хитро вьется. И, кроме того, ласка пользительна для мышей, но для скота вредна. Если через спину пройдет, может спина пропасть».

Одна казаковская женщина рассказывала, что ей ночью во сне домовой гладил голову. Она прочитала молитву и сказала: «Господи благослови». В эту ночь как раз ее сыну разбили камнем голову, но он все-таки поправился. Иногда домовой плачет, это не к добру.

Бывает случаи, когда в доме заведется черный домовой. Это нехорошо, потому что он «ломает скотину».

Поэтому так усиленно и зовут своего домового в новый дом. К нему обращаются со славами: «Кил, безнең белән тор» – «Зайди с нами и живи с нами». «Мин киләм, син дә кил» – «Мы переходим, иди и ты». Приглашая домового таким образом, держат в руках хлеб.

На наш вопрос, питается ли чем домовой и кормят ли его хозяева, нам ответили: «Кто ему даст еду? Он сам хозяин. Может быть и ест месиво с лошадями или овес».

Домовые живут и в овинах. Это так называемые овин бабай. При бросанье дров в овин кричат, чтобы домовой посторонился: «Авин бабай, кит андан».

В бане живет нечистый дух – пирэ. Пирэ может быть и мужчиной, и женщиной. Иногда, когда баня бывает пустой, можно заметить, что в ней ходят полы и можно заметить две фигуры.

Урман иясе – леший щекотун. Водится, главным образом там, где сеют лен. Скотину не трогает.

Верят, что в некоторых местах водятся черти. Их не видно, но их глаза часто светятся, как угли. Около села Тарбаева есть овражек, в котором обитают эти черти. Они часто водят путника, в особенности зимой. Их озорство заключается в том, что они часто садятся на сани и их набирается так много, что лошадь от тяжести останавливается. Когда же они спрыгивают, то лошадь сразу дергает. Чтобы избавиться от них надо читать про себя молитвы – татарам свои, а русским свои. Если же и это не поможет, то надо перевожжать лошадь – переменив левую и правую вожжу местами.

Медведя читают зверем, который выгоняет нечистую силу. Были случаи, сравнительно недавно, когда водили медведя вокруг дома и в дом, чтобы не умирали дети.

От падежа скота практиковалось опахивание. Так, лет тридцать тому назад, в Ахматове было произведено опахивание днем. Запрягались старухи, молодые женщины погоняли, читали молитвы.

При холеры вешают на шею скоту чеснок и кормят чесноком.  Окуривание можжевельником признается за целебное, дезинфицирующее и благотворное средство.

В старину в переднем углу вешали мешок, который висел по нескольку лет. При болезни детей туда клали гроши, после чего этот мешок давали нищим. Болезни объясняли так: наверно старики и покойники держат – «Лиу тата» (үле тота?). Обычно же до этого мешка дотрагиваться нельзя: «покойник потянет» и будет страшное горе (Кучуково).

В других деревнях деньги с этого мешка употребляли ежегодно на поминку умерших, что способствовало благополучию дома. На этот мешок «Ази» вообще не надо обращать внимание, и делать вид, что его не замечаешь. Однако этот запрет в последние годы не внушал иногда страха. Нам назвали некоего татарина Атаулу Брандукова, который из Лиу таскал деньги.

У татар был на ходу «петеу» (бөти), клешня краба и 2 бусинки, которые вешали через плечо.

От болезни и в особенности от горловых давали сосать агат (сердолик).

На первый день Пасхи в избу заходит один из соседних мальчиков, по уговору с хозяйкой, которая стелет ему на порог шубу. Он садится на него и кличет благополучие на скот – чипа пути, чал, ма, му, михахат, ти-ти-ти, и кормит пшеном кур. Хозяйка дает ему на следующий дом пшена. Если же это кликание благополучия его не приносит, то мальчика бранят и на следующий год уже не позовут. В принципе этот обряд совершает сама хозяйка, которая встает раньше других.

По окончании жатвы катаются по жниву и просят, чтобы жнива возвратила назад силу.

По окончанию жатвы устаивают пожинки «Эльтоке». Последний сноп украшают цветами и приносят его домой. На поле оставляют несколько не сжатых колосьев в пользу птиц.

Существует поверье, что принесенный в дом серп влечет за собой перемену погоды.

В религии татары следуют магометанству, которое распространялось и поддерживалось у них муллами. Во всех татарских школах преподавалось их вероучение. Мулла имел непосредственное влияние и на население, ничуть не меньшее, чем православные священники в своих приходах. Не только в праздники и в различных семейных торжествах или печалях фигурирует мулла, но и в хозяйственной деятельности.

Так, на поле первый всегда выезжал мулла и уж после него все остальные.

С народными суевериями муллы ведут борьбу, но они держатся достаточно крепко. О пережитках древних верований своего народа муллы говорить не любят.

Обычные мусульманские праздники, которые чтут и исправно сплавляют касимовские татары, это – Ураза или Рамазан, Курбан, Ашура, спустя 10 дней после нового года и Меувлие – рожденье Магомета.

Но, вместе с тем и в этой области можно проследить некоторые влияния соседнего русского населения. Так Старопосадские татары чтут Инжиль – Илым дет, в Чернышове – Троицу «Тромца», в Каравлях, в 15 верстах от Азеева, празднуют Игрище – «Игрша», в Петровские заговенья в Молочном – Покров – «Пурау», в Иванькове Успенье – «Аспосень». В Царицине месили сого при зажженных свечах, нам также был сообщен старинный обычай – не ест соги до тех пор, пока не разведут в углу огонь, и на Пасху катают яйца.

Все эти влияния христианства происходили сами собой как бы просачиваясь в мусульманство. Но кроме того, надо сказать, что в Карамышеве в 1900 годах была учреждена православная противомагометанская миссия, которая существовала специально для обращения в православие татар. Несмотря на большое внимание, которое было уделено ей со стороны духовного ведомства, ее деятельность не была успешной. Имело место лишь единичные случаи присоединения татар к православию.

Помимо примесей некоторых элементов православия, правда, очень видоизмененных и воспринятых чисто внешне, магометанство давало свои искажения.

Так в прежнее время из Собакино ходили в Касимов [в] царские гробницы, текие, и, принимая царей за святых, там не только читали молитвы, но и приносили жертвы.

Женский вопрос в последнее время начинает разрешаться в более современных формах.

Начать с того, что браки прежде совершались по воле родителей, невесту иногда даже не видели, она всегда появлялась закрытой. Вообще женщина была, если не запрятана, то все же достаточно изолирована от жизни. Даже в религиозном отношении ее роль была самая последняя. В мечеть женщинам ходить не дозволялось. На этой почве в Касимове в начале революции были протесты женщин, которые с силой ворвались в мечеть. На мечеть ходят также одни мужчины.

Вся домашняя жизнь женщины ограничивалась кухней и рукодельем. Правда, на этом поприще ими сделаны значительные успехи. Рукоделья татарок достаточно изящны. Готовят татарки все умело и вкусно.

Во время вечеринок существовал обычай не подходить ближе чем на 2 аршина к девушкам (Кушниково).

Ходячие понятия о женщине можно назвать полупрезрительными. В ходу известная пословица: «У бабы волос долог, да ум короток».

В настоящее время бытовые условия сильно видоизменились и жизнь женщины становится не такой замкнутой. До сих пор соблюдается старинное правило, запрещающее устраивать свадьбы по вторникам и пятницам.

Народные развлеченья и гулянья сопроваждаются пением и танцами. Мотивы татарских песен очень своеобразные и для русского слушателя однообразные. Это объясняется тем, что они все построены на пятизвучной гамме. Наиболее распространенная песня «Галиябану». Танцы немногочисленны: лезгинка и местная вариация. Танцуют под гармонь, на которой играют женщины. В последнее время развиваются вечеринки, на которые ходит молодежь обоих полов.

Частушки распространяются, так же, как и современные танцы.

Взаимоотношения с русским населением, в общем, вполне мирные. Прежняя вражда сглаживается вполне. Так, из татарской деревни Кушниково ходят в русскую деревню Поляны на вечеринки, кучуковские татары одолжают русским экипажи для свадеб. Из русской деревни».

Хәмит Ярми җитәкчелегендә экспедиция эшләгән авылларның хәзер кайберләре юкка да чыккан. Халык, акрынлап тамырларыннан аерылып, үткәннәр белән бәйләнешен югалта бара. Тел, җыр-моң онытыла. Бу мәкалә, Касыйм татарларына үткәннәрен искә төшерергә, рухи кыйммәтләрен барларга бер этәргеч булыр, дип өметләнәм.

1959 елгы экспедиция вакытында касыйм татарларының туй йолалары, «Кыз елату җырлары» тупланган. Алар белән киләсе саннарның берсендә танышырга мөмкин булачак.

* Бу исемлеккә этнограф Б.Х. Кармышеваны да өстәргә була (ред).

Специальный выпуск, I, 2020

Предыдущая статьяСебер тайгасындагы көнкүреш
Следующая статьяИсеме үк җырлап торган Азнакай ул!
Закирова Илсеяр Гамиловна
Доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела народного творчества ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, член ученого совета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя