Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы экспедиция материаллары арасында хушаваз текстлары шактый очрый. 2013-нче елда Институттан бер төркем галим һәм аспирантлар Әстерхан өлкәсе Идел буе районында татарлар яши торган Киләче (Килинчи), Җәмәле (Три Протока), Ярлы Түбә (Осыпный Бугор), Кызан (Татарская Башмаковка), Мәйле Күл (Яксатово), Каргалык (Карагали) һәм Нариман районындагы Каңга (Кучергановка) авылларында комплекслы фәнни экспедициядә булдылар. Әлеге экспедиция вакытында телче һәм фольклорчы галимнәр Әстерхан татарларында киң таралган хушавазларга зур игътибар бирделәр, үзләрен нугай татарлары дип атаучы информантлардан хушаваз текстларын яздырып алып һәм аларны беренчел эшкәртеп, кайберләрен фәнни җыентыкта бастырып чыгаруга да ирештеләр [Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары: 2017].

Әстерхан өлкәсе татар авылларында яшәүче халыктан 1998 – 2000-нче елларда Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырылган экспедиция вакытында да ноталары белән бик күп хушавазлар язып алынган. Әстерхан шәһәренә һәм Әстерхан өлкәсенең Идел буе, Нариман, Началов, Володар, Краснояр һәм Хәрәбәле районнары авылларына оештырылган экспедициядә барлыгы 16 авыл тикшерелгән. Болар – Хәрәбәле районында Лапас; Краснояр районында Яшен-Суккан, Сәетләр (Сеитовка), Растопуловка; Володар районында Кундрау (Тулугановка), Началов районында Мойлегүл (Яксатово); Идел буе районында Киләче (Килинчи), Җәмәле (Три Протока), Кызан (Татарская Башмаковка); Нариман районында Сүләнкә (Солянка), Картузан (Курченко), Төлкетөбә (Туркменка), Яңа Аскәр (Янго-Аскер), Кәменни (Линейное), Иске һәм Яңа Кучерган авыллары. Хушаваз һәм башка лирик җыр текстларын, ноталарын, аудиоязмаларын туплаган зур җыентык 2007 елда басылып та чыкты [Памятники татарского народного музыкально-поэтического творчества: 2007].

Әлеге һәм башка экспедицияләрдә Әстерхан татарларыннан язып алынган хушаваз текстлары, кәгазьгә төшерелгәннән соң, жанры билгеләнеп, фәнни әйләнешкә кертелә бара, «Милли-мәдәни хәзинәләребез. Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә Г.Ибраһимов исемендәге ТӘТИ тарафыннан чыгарылып килә торган коллектив монографиядә һ.б. фәнни һәм фәнни-популяр басмаларда апробация уза, текстларның әле генә табылганнары моңа кадәр билгелеләре белән чагыштырылып, фольклор үрнәкләре буларак анализлана, хушавазның информанттан язып алынган текстлары исә төрле чыганакларда дөнья күреп, татар дөньясына кире кайтарыла.

Нәрсә соң ул хушаваз? Милли-музыкаль традициябезнең гаять бай эчтәлеккә ия кызыклы бу күренеше Идел буе татарларында онытылып бара, ә «хушаваз» төшенчәсе үзе кулланылудан бөтенләй үк төшеп калган дияргә мөмкин. Ә менә Әстерхан татарлары милли-мәдәни мирасында халык сәнгатенең бу төре әле дә актив.

«Хушаваз» сүзе «яхшы сүз», «күңелгә охшардай җыру», «яңгыравы тансык аваз» мәгънәләрендә XIV йөздә иҗат иткән төрки шагыйрь Котб иҗатында ук күзгә чалына, лиро-эпик фольклорга якынлыгы белән игътибарны җәлеп итә:

Шаһ андин сорды кем: «Ушбу хуш аваз
Ни аваз? Ача тип мәңа раз.
Бу хуш аваз белә җанымны алда…»

[Источники: 1981. С.130 – 131].

Моннан тыш Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр шигъриятендә [Мөхәммәдьяр. URL: http://kitap.net.ru/muhammadiar.php], татар халык дастаны «Таһир белән Зөһрә»дә [Таһир белән Зөһрә: 1984. 217 б.] һ.б. «хушаваз» гыйбарәсенә юлыгабыз. Болар барысы да хушавазларның Урта гасырларда үсеш алган, классик шигърияттә һәм халык иҗатының җыр жанрында популяр шигъри-музыкаль әсәр булуын дәлилли.

Татар халкының җыр мирасы – төсле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья. Җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халкыбызның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән булып уелган. Жанр үзенчәлеген шигъри хәзинә буларак тикшергәндә татар традицион җыр мирасын дүрт төркемгә бүлеп карыйлар: йола җырлары, уен-бию җырлары, тарихи җырлар, лирик җырлар. Соңгы төркем үзе икегә бүлеп өйрәнелә: лирик озын җырлар, лирик кыска җырлар [Миңнуллин: 2003. 60 – 61 б.]. Хушавазлар исә – лирик озын җырлар төркемендә үзенчәлекле бер төрне тәшкил итә торган, фольклористикада әлегәчә махсус игътибардан читтә кала килгән иҗат.

Сүз сәнгате буларак хушавазлар – чичәннәр иҗаты белән бәйле жанр. Хушавазларны махсус көйгә салып җырлыйлар. Халык үзе аны җыр дип тә, хушаваз дип тә, хушаваз җыры, хушаваз белән җырлана торган җыр дип тә атый. Лирик һәм лиро-эпик характердагы әлеге әсәрләр – халык авыз иҗатының соңгы елларгача саклана килгән, телдә актив үрнәкләре.

Хушавазлар – җыр жанрының һәм этник музыкаль традицияләрнең үзенчәлеге, бу жанрга караган үрнәкләр татарларның бай һәм күптөрле музыкаль фольклоры турында тулырак һәм җентекле күзаллау тудыра. Хушаваз жанрына музыкаль әсәр буларак игътибар юнәлтеп, Г.М.Макаров мондый фикер белдергән иде: «Бу төшенчәнең татар халкы традицион мәдәниятендә ике мәгънәдә кулланылуы билгеле. Беренчесендә ул Әстерхан төбәге татарларының шигъри-вокаль сәнгатендә жанр буларак мәгълүм; икенчесендә Урта гасыр шигъриятендә кулланылган махсус атама буларак билгеле» [Макаров: 2011. 17 б.]. Үзенең китабында галим «хушаваз» төшенчәсенең татар музыка белеменә М.Н.Нигъмәтҗанов хезмәтләре аша кергән булуы турында яза. «Хушавазлар, – ди ул, – автор язганча, бәетләр тематикасы кебек үк, шактый киң колачлы һәм гади көнкүрештә булганнардан алып, зур тарихи вакыйгаларны тасвирларга сәләтле. Кайбер хушавазларны башкару вакыты берничә сәгатькә сузылырга мөмкин» [Макаров: 2011. 17 б.].

Халык музыкасы белгечләренең татар халык иҗатында хушаваз жанрын танулары –кирәкле һәм мөһим гамәл. Әлеге хаклы фикергә [Макаров: 2011. 19–20 бб.] кушылып, шуны искәртик: фольклор текстлары буларак хушавазлар аз чагылган, тикшеренүчеләр тарафыннан хушаваз атамасы белән теркәлмәгән булса да, халыкта бу төшенчә үз функцияләрен үти һәм яши бирә. Хушавазларның халык иҗатында хосусиятен өйрәнү, барлыкка килгән сорауларга җавап эзләүне дәвам итү – фольклор белгечләре алдында торган актуаль мәсьәлә.

Халык шигыренә нигезләнгән мондый жанрның шактый тармаклы булып, архаик чорлардан ук фольклорда киң кулланылган булуы мәгълүм. Халык иҗатында бер үк авазны яисә сүзне кат-кат кабатлаган аллитерацион шигырьнең әллә ничә төре, һәр юлда иҗекләр саны төрле булып та, сүзләр саны тигез китерелгән сүз буын шигыре (слово-стопа), сан-иҗек, халык шигыренең такмаза шәкеленә нигезләнгәне һ.б.ны куллану тезмә текст булдыру чарасы булган һәм язмачылыкка күчкәнче гаять популяр саналган. Башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбәйҗан, кыргыз, төрекмән, кырым татарлары, якут, алтай, себер татарлары, хакас, шор һ.б. төрки халыклар, бурят, төрки булмаган кайбер башка халыкларда, мәҗлесләрдә оста җыручылар чыгыш ясый торган булган. Сүз осталары, халык шигыре стиленә таянып, бер сөйләгәнен кабат кабатламыйча, җыр башкарулары белән дан тотканнар [Жирмунский: 1958. С. 33].

Көньяк Себер һәм көньяк халыкларының күпчелегендә бу традиция әле бүгенге көндә дә югалмаган, әмма кайчандыр ритуал-мифологик контекстка ия мондый җырларның төрле шартлар йогынтысында идея-структур үзгәрешләрне бик нык кичергәнлеген дә онытырга ярамый. Бүгенге көнгә килеп җиткән хушавазларның да борынгылык белән тирән бәйләнеш тотулары шик уятмый. «Тере» фольклорның музыкаль башкарылу, чичән-импровизатор чыгышы һәм аның сүзләрен тыңлап торучы аудитория синтезыннан гыйбарәт тулы канлы мондый төре утрак тормышны үз иткәнгә кадәр күчмә тормыш шартларында озаграк яшәгән, җир эшкәртеп яшәүгә чагыштырмача соңрак килгән, шәһәр мәдәнияте һәм язма әдәбиятка ихтыяҗы да бераз соң формалашкан халыкларда һәм этник төркемнәрдә стабильрәк сакланган. Хушаваз иҗатының Әстерхан татарларында еш очравы – нугай, казакълар белән тыгыз аралашу тәэсире булырга мөмкин. Хушавазларны көйләп әйтү, гадәттә, думбырага кушылып башкарылган.

Татар халык иҗаты буенча милли фольклор томнарын төзегәндә халкыбызда моңа кадәр табылган хушаваз текстларын исәпкә алу – басмаларның академик дәрәҗәсен тәэмин итүдәге бер адым буларак кабул ителергә тиеш. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, бүгенге көндә төзелә торган «Татар халык иҗаты» 25 томлыгының «Халык җырлары» томнарына хушавазларны аерым бүлек итеп кертү планлаштырыла. Хушаваз җырларының зур күпчелеге Әстерхан татарларыннан язып алынган. Томнарга сайлап алынган материаллар Әстерхан ягында яшәүче татарларның кариле (йорт) һәм карагаш исемле төп төркемнәренең (борынгы кабиләләренең) традицион мәдәниятенә бәйле, шулай ук алар арасында таралган башка төркемнәргә дә хас хушаваз үрнәкләрен үз эченә ала. Әйтик, Әстерхан өлкәсе Хәрәбәле районы Лапас авылында Измайлов Айвадулла Ногман улыннан (1931 елгы) язып алынган «Әй, китәбез утырып» дигән исем белән мәгълүм хушаваз түбәндәгечә яңгырый:

Әй, китәбез утырып,
Авылның юлы түтәлдәй,
Сыркырай, сез, Кәримҗан,
Аяк-кулдан үтә ләй.

Җидесе дә җиңелдән,
Җилкәнем бавы сигездән,
Аман барып, сау кайтмак,
Таудай олы диңгездән.

Хайваным, туры атым,
Төскә[1] карап барадыр.
Шушы утырган күп халык,
Җырла, дип мине калдырды,
Җырла, дип миннәт[2] салган соң,
Әйтми тагы булмады.

Уртага төшеп җырласам,
Ярыладыр маңгаем,
Чыгармын кабат тагы,
Яшерен көлеп калмамын,
Шушындый җыен-мәйданда
Алдыңызда чыгармын.

Кадер белгән агалар
Хәл-әхвәлне сорады,
Сораган соң хәл җыйдым,
Әйтми тагы булмады;

акырту белән без килдек,
Күтәриек җыелып

[Милли-мәдәни мирасыбыз: 2017. 275 – 277 бб.].

«Татар халык иҗаты. Җырлар» академик томнарының бүгенге көндә төзелеп бетү этабында тора торган томына материал туплау эшендә экспедицияләр вакытында һәм гомумән Әстерхан татарлары белән аралашып, алар авызыннан язып алынган яисә татарларның, шул исәптән, Әстерхан өлкәсе татарларының традицион музыкасына багышланган башка басмаларда [Азиатский: 1897; Машков: 1901; Нигъмәтҗанов: 1976; Нигмедзянов, 1982; Арсланов: 1992] очрый торган хушаваз үрнәкләре киң файдаланыла.

Хушавазларның иң зур күпчелеге Әстерхан татарларында сакланып калу, чыннан да, бик кызыклы. Билгеле булганча, Әстерхан өлкәсе татарлары Идел елгасының түбән агымында урнашкан Әстерхан шәһәрендә һәм аның тирә-ягындагы районнарда аерым авыллар булып көн итәләр. Әстерхан татарларының этник төзелеше бер төрле генә булмыйча, алар төрле төрки телле этник төркемнәр җыелмасын тәшкил итә. Ул җыелма Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсенең урта гасырлар заманыннан ук яшәүләрен дәвам иткән нугай татарлары, шулай ук Урта Идел, Кама, Урал төбәкләреннән күчеп утырган татарларның этник төркем вәкилләреннән тора. Нугай татарлары, үз чиратында, тел, территориаль, көнкүреш-хуҗалык үзенчәлекләре буенча аерылып торган берничә төркемгә бүленә: кариле нугайлары* һәм карагашлардан башка, татарларның кундырау, алабугат һ.б. төркемчекләренә аерыла. Моннан тыш Урта Иделдән күчкән татарлар мишәр һәм урта диалект вәкилләренә бүленәләр. Бу үзенчәлекләр аларның җыр-музыка иҗатларында чагылмый калмаган.

Әстерхан татарларының күп кырлы этник төзелмәле булулары аларның музыкаль-шигьри традицияләренең дә бер генә төрле түгел, күп компонентлы булуына китерә. Әстерхан өлкәсе территориясендә яшәүче һәр төрки-татар этник төркемнәрнең үзенә хас традицион жанр комплексы бар. Әмма алар аерым үсеш алмаган: өлкәдәге тарихи һәм этник процесслар күрше төркиләр белән мәдәни контактларга керү нәтиҗәсендә төрле музыкаль-шигьри катламнарның үзара тәэсир итешүләренә китергән. Әстерхан татарлары өчен бу процесс индивидуаль төсмер алган һәм аларның традицион җыр-көй һәм инструменталь жанр формаларына хас аерым үзенчәлекләр хасил булган. Алар иҗатында хушаваз белән җырлана торган лирик иҗатның аеруча популярлыгы да шуны раслый.

Әстерхан татарлары җырларында әдәби телдән морфологик һәм лексик характердагы тайпылышлар еш очрый. Кайбер хушавазларда җырны әйтүченең сүзләре табышмакны хәтерләтә, хушавазларда бүгенге көн укучысы өчен аңлашылмаслык урыннар да очрап куя. Хәтта сүз ни турында бара дигән сорауга һәрвакыт җавап табылмаска да мөмкин, әмма җырчы хушавазны ахыргача башкарып чыга. Мондый текстлар әдәби әсәр закончалыкларына һәм нормаларына сыешып бетә алмый. Теле, фикер сөреше җәһәтеннән хушавазларның кайберләрен аңлауда кыенлык тууны жанрның борынгылыгы, татар теленең төрле этник төркемнәрендә тел байлыгының гаять күп төрлелеге һәм нугай теле тәэсире белән аңлатырга мөмкин. Әстерхан хушавазлары, төрки шигъри эпоска хас булганча, речетатив белән башкарыла, ә мондый төр этник музыканың әзерлексез аудитория өчен күп очракта җиңел аңлаешлы жанр булмавы табигый.

Әстерханда яшәүче милләттәшләребездән тыш, хушавазлар татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә очрап куя. Төмән өлкәсе, Омск өлкәсендә яшәүче татарларда, Удмуртия республикасында, шулай ук Татарстан авылларында да җырны хушаваз белән башкаруга игътибар итәбез. Шунысы кызыклы: тикшерү-өйрәнү барышында төрле төбәкләрдә язып алынган хушавазларның вариантлылыгы ачыклана. Әйтик, «Яттым я алла…», «Салават», «Үгет-нәсихәт», «Аятелкөрси» «Моңнар», «Вакыт җиткәч, чаралар юк» кебек ядкарьләр Әстерхан татарларыннан язып алынган хушавазлар рухын хәтерләтә, аларның көе үзенчәлекле булырга мөмкин, әмма текст нигездә кабатлана, башка төбәктә язып алынган хушавазның вариантын тәшкил итә. Шунысы да бар: Татарстан авылларында башкарылган хушавазларның күбесе мөнәҗәт жанры белән җыр жанры чигендә тора торган иҗат, аларның тематикасы дин һәм әхлак тәрбиясе, шушы өлкәгә карый торган үгет-нәсихәт белән чикләнә, информант аны “хушаваз” дип башкармый, “мөнәҗәт” әйтәм дип тәкъдим итә. Әстерхан татарларында «Әйт дисәгез, мин әйтәм» кебек гыйбарәләрне казан татарлары тәэсирен кичергән төбәкләрдә «Укы дисәгез, укырмын» гыйбарәсе алыштыра. Бу – тел-авыз иҗатының язмага күчүе, язма фольклор формалашу белән бәйле күренеш. Хушавазны информант кәгазьгә теркәп куйган булырга да мөмкин.

Әстерхан татарлары башкаруында язып алынган хушавазларны әдәби сүз сәнгате буларак кына түгел, аның көе, башкарылу үзенчәлекләре белән бергә кабул итү һәм җыр сәнгатенең үзенчәлекле төре дип бәяләү мөһим. Күләме белән шактый озын хушавазлар бар. Әйтик, «Җиңүләр булды бер талай…», «Һич бу бер ялган дөньяда…», «Авырлык төште ил-йортка», «Советка чыгарылган җыр» кебек хушавазларда чичәннең хис-кичерешләре белдерелү, ягъни лирика белән белән беррәттән, эпиклыкка да урын табылган. Боларны тарихи җыр характерындагы хушавазлар дип тә билгеләргә мөмкин булыр иде, чыннан да, шактый күләмле тезмәләрдә чынбарлык вакыйгалары да телгә алынган, шул чор рухы чагылыш тапкан. Әйтик, «Ай бер хикәят сөйлимен» исемле хушавазны мисалга китерик:

Ай бер хикәят сөйлимен,
Хушавазга салып,
Бер хикәят сөйлимен,
Хушавазга салып.

Кырык бердә сугыш булды,
Халыкны җыеп алып.
Ниндидер гаҗәп бу бер эш,
Җөмһүрият хәйран калып.

Хәйран азаматлар,
Эчтәген канга манып,
Күп кыенлык аткардык,
Сугышта арып-талып.

Янган утка без кердек,
Дошманга каршы барып,
Снаряд, гранаттан,
Мылтыктан утлар ярып.

Озак йөреп сугышта,
Михнәт күргән үрмәләп,
Алда сөйләрмен, җәмәгать,
Тыңлагыз колак салып,
Алда сөйләрмен, җәмәгать,
Тыңлагыз колак салып.

Мондый сугыш күрмәдек,
Туып-үсеп анадан,
Мондый сугыш күрмәдек,
Туып-үсеп анадан.

Җирдәге гаскәрләргә
Яуды күктән кара кан,
Бу гамәлгә түзәрме
Бу дөньяда, сора, җан?

Килгән самолетлар да
Белмәссең, әллә кайдан,
Җирдән, күктән я судан
Ашыкты кичеп мәйдан.

Алда сөйләрмен, ага-дус,
Булды сугыш бу җайдан,
Алда сөйләрмен, ага-дус,
Булды сугыш бу җайдан.

Агабызның күңеле ябык,
Серен җыр белән әйтә алмый,
Агабызның күңеле ябык,
Серен җыр белән әйтә алмый.

Армашта[3] күп азамат
Үз иленә кайта алмый,
Кул-аяктан аерылып,
Ыңгырашып ята алмый,
Ни ашаган ашлары
Йөрәгенә бата алмый.

Көл булып янганнар да бар,
Исемен янә әйтә алмый,
Вафат булганнар да күп,
Илдән тәгам татый алмый.

Калганнары исән-аман кайтсын,
Бу гамәлгә чыдамый.

Әйтешеп бу агагыз,
Исенә төшсә ята алмас,
Теләш[4] дигән агагыз
Исенә төшсә ята алмас.

Туктатам (сөйләүне) сугыш хәлен,
Арнап[5] дусларга сәлам,
Туктатам сугыш хәлен,
Арнап дусларга сәлам.

Мин дә сезнең юлыгызда
Бүген дә күңел алам.

Тагы да кайтыр көн булыр,
Язылса Шәриф каләм[6];
Ай, бу көннәр башымда,
Хәсрәт утында янам.

Әйтергә сүз булыр иде,
Җитәр диеп җайланам.
Кызыл телем җирексен[7],
Сөйләр диеп даянам[8].

Шатлыклы туйлар булсын,
Җир йөзе, бөтен галәм.

Ай, кыскача шуның белән
Күргәнем булды тәмам,
Кыскача шуның белән
Күргәнем булды тәмам

[Милли-мәдәни мирасыбыз: 2017. 115 – 117 бб.].

Күргәнебезчә, биредә чичән, тарихи эпик фольклорга хас булганча, нейтраль позициядә калмый, җырда хушаваз башкаручының лирик кичерешләрен тасвирлау өстенлек ала. Тарихилыкка да дәгъва итә торган мондый хушавазларда текстны башкаручы теге я бу вакыйгага мөнәсәбәттә үз бәясен белдерә. «Белгәнемне сөйләдем», «Гыйбрәт алыгыз яхшыдан», «Төшенеп, колак салыгыз» кебек гыйбарәләр белән тыңлаучы аудиторияне үз фикеренә колак салырга, аныңча эшләргә өнди, теләкләр тели. Тагын бер хушаваз текстын мисалга китерү әлеге жанрның шигъри үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга ярдәм итәр:

Әйт, дигән соң әйтермен,
Әйтерем – тыңларың булганда,
Асылдан туган тулпарым,
Чыгармын ярып кайдан да.

Бу җырларны искә алып,
Билгеле сүзләр калдырган;
Тыңлаучың – бу яшьләр, абайла,
Сезгә дә барып тимәсен

Атаңның әйткән сүзләре,
Ай, әйтмичә йөрмәсен.

Тимерченең гадәте –
Суктырып, тимер суздырган,
Иреләнеп, җырчылар
Бер-береннән уздырган.

Ай, җырламый да утырдың,
Җыр биштәрен калдырган.

Шундагы кызлар яулыгын
Ак битенә түшәде;
Гаепкә алма, тыңлаучы,
Атагыз җырлап күрсәтте.

Шул утырган агаең
Хан-солтан булырга лаек;
Кунак кына булсам да,
Кайбереңне сыныймын.

Кушып ла күңелемнән,
Шул бер-ике авыз җырлармын.

Бәрәкәт суы билдән дә,
Кичүен тапсаң, тездән дә.
Без сезләрдән котылдык,
Инде сүзләр сездән дә.

Әссәламүгаләйкүм,
Кальян тарткан картлар ла,
Кужатай белән Кундырау[9],
Башкалары тагын бар;

Әйтермен җырда булганын,
Барысын барлап утырам.

Ахтуба[10] суы буена
Чыгып ла үскән тирәк тә;
Әйтер сүзләр бар иде,
Бер кадәр белсәң кирәк тә….

[Памятники: 2007. С.68 – 73].

«Ырусия – безнең ил…», «Мин әйтсәм, кем тыңлар соң?» кебек хушавазларда, мәсәлән, чичәннең колхозны мактавы, совет властена дан җырлавы кебек, бүгенге көн укучысы өчен артык төче тоелган яисә искергән карашларны гәүдәләндергән аһәңнәр дә яңгырый. Яисә «Ай, уникенче апрель…» дип башланып киткән алты куплетлы озын җыр совет чорында космоска чыккан космонавтларга багышлана, шушы вакыйгалардан илһамланып, аларны җырга салган чичән-җыручының иҗатыннан гыйбарәт. Хәлбуки, болары да – халкыбыз мирасы, үз чоры өчен характерлы идеологияне чагылдыра, бүгенге көндә актуаль түгел дигән сылтау белән Әстерхан татарларыннан язып алынган мондый әсәрләрне сәхифәдән сызып ату хаклы булмас иде. Күптән үткән вакыйгалардан алып, хушавазларда хәзерге көн вакыйгалары да чагылырга мөмкин. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы, фаҗигале үлем һ.б. вакыйгалар турындагы хушавазлар бар. Әстерхан татарларыннан язып алынган хушавазларның тематикасы шактый киң, алар арасында халыкның килеп чыгышыннан алып, СССР төзелү һәм совет җәмгыяте үсеше, Бөек Ватан сугышы, беренче совет космонавтларының галәмгә очышы хакында бәян итә торганнарына кадәр очрый.

Татарларның традицион культурасында хушаваз һәм җыр, бигрәк тә мөнәҗәт дип башкарыла торган иҗат бер-берсенә якын яңгыраш алган – алар бер үк этник мохиттә, охшаш иҗтимагый-гамәли максатта еш кына бер үк башкаручының репертуарына керәләр. Хушавазны, гадәттә, олы яшьтәге ир-ат туган-тумачалар җыелганда яисә авылдагы бәйрәм тантаналарында тыңлаучылар өчен башкаралар. Музыка белгечләре хушаваз көйләренең музыкаль стиль нисбәтеннән аз аерылуларын, ягъни аерым-аерым хикәяләнә торган шигъри текстларның бер үк көйгә башкарылырга мөмкин булуын ассызыклыйлар [Памятники: 2007. С.4]. Интонацион яктан хушавазларга декламацияләү, көйләмле иҗекләрнең (слогораспевларның) бик аз булуы, түбән төшмәле хәрәкәт, минорга авышлы диатоник ладларга таяну (эолий, локрий, дорий, фригий һ.б.), иҗек-ритмлы изосиллабизм, тирада принцибындагы композицион шәкелләндерү күренешләре хас.

Әстерхан татарлары башкара торган хушавазлар җыр жанрында шигъри текстларның эчтәлеге, композицион төзелешенең үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Хушавазларның сюжет эчтәлеге башкаручыларның үз тормышлары тәҗрибәләренә нигезләнә яисә ата-бабалар васыятьләре итеп, үгет-нәсихәт шәкелләрендә шигъри әйтелмәләр белән баетылып бирелә. Мәсәлән:

Ай, тыңлагыз, җәмәгать,
Сөйләсен ага белгәнен;
Чын күңелдән уйланып,
Бәян итеп күргәнен

Корылган җыен туй булса,
Сүз күңелгә терелгән;
Туй җыелган уртада,
Ачылып урын бирелгән.

Агалар сәлам биргәндә
Мин җыр белән керәмен,
Сүз кадерен белгәнгә
Җыр белән җавап бирәмен.

[Милли-мәдәни мирасыбыз: 2017. 177 б.].

Кагыйдә буларак, аларда берәр мәҗлеснең (гадәттә туй йоласы) ничек узуы хакында сүз алып барыла, җырчы-импровизатор башкаруында олыларның дидактик киңәшләре бирелә, үз этник төркеме, халкы һәм туган ягы турында сөйләнелә. Хушавазларны хикәяләү фабуласыз була, тематик блоклар теземе барышында аларның һәркайсы үз эчендә сюжеты һәм мәгънә бәйләнеше булмаган хәлдә башкарыла, аларның сан ягы да чикләнелмәгән. Бу яклап хушавазлар һәрвакыт нинди дә булса бер сюжет белән бәян ителә һәм эзлекле бер темага багышлана торган җырлардан аерылып тора, ә эпос жанрына якыная төшәләр. Әстерхан татарлары эпик традициясендәге хушаваз термины казакъ милли культурасындагы жыр мәгънәсенә якын. Татар халык җыры кысаларында исә хушавазлар лирик җырларның үзенчәлекле бер төрен тәшкил итәләр.

Әстерхан татарларында хушавазлар башкаруның бүгенге көндә дә очравы – халкыбызның җыр жанрын һәм гомумән милли-мәдәни үзенчәлеклелеген баета торган күренеш. Җыручы башкаруындагы хушавазлар – халык мәдәниятенең кадерле ядкаре. Аларны сүз сәнгате, музыкаль башкарылышы, тематикасы, шулай ук тыңлаучыга тәэсире җәһәтеннән махсус өйрәнү һәм татарлар арасында таныту көн кадагындагы мәсьәлә булып кала.

Әдәбият

  1. Азиатский музыкальный журнал, издаваемый И.Добровольским. Астрахань, 1816 – 1917 гг. // Рыбаков С. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. СПб., 1897.
  2. Арсланов Л.Ш. Язык карагашей-ногайцев Красноярского и Харабалинского районов Астраханской области (Грамматический очерк. Тексты и переводы. Словарь). Набережные Челны, 1992. 160 с.
  3. Жирмунский В.М. Некоторые итоги изучения героического эпоса народов Средней Азии // Вопросы изучения эпоса народов СССР. М.: Изд – во АН СССР,1958.
  4. Источники древнетюркской и татарской литературы. Казань: Изд – во Казан. ун – та, 1981. 248 с.
  5. Макаров Г.М. Дәрвишләрнең сөхбәтендә: бәетләр һәм мөнәҗәтләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. 159 б.
  6. Машков В.А. Материалы для характеристики музыкального творчества инородцев Волжско-Камского края // Известия общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете. Т. 12. Вып. 1. Казань, 1985; Т. 14. Вып. 3. Казань, 1897; Т. 17. Вып. 1. Казань, 1901.
  7. Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. Фәнни экспедицияләребез сәхифәсеннән. Казан: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2017. 420 б.
  8. Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. Казан: Мәгариф, 2003. 400 с.
  9. Мөхәммәдьяр. Төхфәи мәрдан. Нуры содур / URL: kitap.net.ru/muhammadiar.php (мөрәҗәгать ителде: 4.05.2019).
  10. Нигмедзянов М.К Народные песни волжских татар. М.: Советский композитор, 1982. 135 с.
  11. Нигъмәтҗанов М.Н. Татар халык җырлары. Казан: Татар. кит. нәшр, 1976. 216 б.
  12. Памятники татарского народного музыкально-поэтического творчества. Вып. 1. Песни Астраханских татар. Әстерхан татарлары җырлары. Сост. и нот. транскр. Е.М. Смирновой и Н.Г. Гайнуллиной. Казань: Казанская консерватория, 2007. 550 с.
  13. Таһир белән Зөһрә // Татар халык иҗаты. Дастаннар. Төз. Ф.В. Әхмәтова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.

[1] Төс – урман

[2] Миннәт – рәхмәт, рөхсәт.

* Кариле(юрт) татарларының нугай булулары икеле (редакцион искәрмә)

[3] Армаш – топонимик атама.

[4] Теләш – хушаваз үйтүченең исеме.

[5] Арнап – багышлап.

[6] Шәриф кәлам – Коръән.

[7] Җирексен – ял итсен.

[8] Даянам – өметләнәм.

[9] Кужатай белән Кундырау – Әстерхан өлкәсендәге авыл исемнәре.

[10] Ахтуба – Актүбә.

Предыдущая статьяКраеведы в Мамадышском районе
Следующая статья“Карабәк” романы турында
Мухаметзянова Лилия Хатиповна
Доктор филологических наук, доцент, главный научный сотрудник ИЯЛИ имени Г.Ибрагимова АН РТ, член ученого совета.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя