Татарның тарихи аркадашлары, кан кардәшләре – кемнәр алар?

0
80

Беренче карашка бу сорауга җавап ап-ачык кебек. Әлбәттә башкортлар. Татарстанның югары түрәләре дә, шагыйрьләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә Башкортстандагы коллегалары белән очрашканда бу “хакыйкатьне” кабатларга яраталар. Ихлас күңелдән. Әлбәттә алар Башкортстандагы милләттәшләренең башкорт түрәләре алып барган милли сәясәткә дистәләгән еллар буена зарлануларын, андый сәясәткә каршы тигезсез көрәш алып барганлыгын беләләр. Әмма, барыбер, башкортлар алар өчен кан-кардәш, татарга иң якын, “бер кошның икенче канаты”, “бер агачның икенче ботагы” булган халык. Стереотиплар аңга сеңгән. Татарстан элитасында суверенитет өчен көрәштә дә башкорт элитасына аркадаш итеп карау, исбатлауны таләп итми торган аксиома рәвешендә киң таралган.

Ә чынбарлык нинди соң? Бу сорауга җавапны татар халкы өчен иң аяныч вакыйга – Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынуына бәйле фактларны яктыртудан башлыйк. Менә ул вакыйгаларны Башкортстан мәктәпләре өчен дәреслекләрдә ничек тасвирлыйлар:

“Разгром Казанского ханства войсками Ивана IVв 1552 году и ослабление Ногайской Орды междоусобицами позволили башкирам свергнуть господство ногайских мурз. Позднее башкиры вошли в состав русского государства. Присоединение к России способствовало объединению башкирского этноса в составе единого государства, т.е. этнической консолидации народа… Движение основной массы башкир за присоединение к Русскому государству сопровождалось острой борьбой против татарских ханов … Дату принятия русского подданства западными башкирами можно указать лишь приблизительно. По всей видимости, такой датой можно считать начало зимы 1554 г., когда несколько затихло восстание в Казанском крае после карательного похода тридцатитысячного русского войска. До этого времени практически осуществить поездку в Казань было невозможно, так как западные башкиры были в непосредственном соседстве с восставшим населением Прикамья.” (1)

Менә Башкортстан мәктәпләрендә балалар башына ниләр тыгыла. Бер генә урында да башкортлар Казан ханлыгын яклауда катнашкан диелми. Киресенчә – алар татар ханнарына каршы көрәшкән дип белдерелә. Җитмәсә, Казанга барып урыс патшасына буйсынуларын белдерүгә авырлык килеп чыккан: Казан ханлыгы халкы (татарлар, марилар, чуашлар, удмуртлар һ.б.) үз дәүләтләрен яклап урыс баскынчыларына каршы яуга күтәрелгән һәм шул сәбәпле (!?), башкортлар, баш күтәрүчеләрнең җиңелгәнен көтеп торырга мәҗбүр булганнар имеш.

Башкорт идеологларының күренекле вәкиле Әкрәм Биишев бернинди ышанычлы дәлил булмауга карамастан, Казан ханлыгын башкортны изүче дәүләт сыйфатында тасвирлый:

“Башкорт халкының Алтын Урда һәм аннан соңгы ханлыклар заманында татарга каршы көрәшүе хакында мәгълүмат бик аз сакланган… безнең көнгә өзек-өзек кенә хәбәр килеп җиткән. Мәсәлән, башкортларны яңадан буйсындыру өчен Казан татарларының 1445-1467 елларда бер ничә тапкыр яу белән килгәне билгеле; башкортның “Мең сазаклы Урдас бий” дигән шәжәрәсендә меңле башкортларының Ногай Урдасына каршы сугышуы хакында әйтелә. Хәтта, шушы аз гына мәгълүмат нигезендә дә, ирек сөяр башкорт халкы татар золымына баш имәгән, гасырлар буе көрәшне туктатмаган, XVII-XVIII гасырлардагы кебек үк, коллыкка каршы өзлексез сугышкан, дип расларга мөмкин”.(2) Шушы фикерне 2007 елны башкортларның үз ирекләре белән Урыс дәүләтенә кушылуының 450 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә башкорт элитасының башлыгы, ул вакыттагы республика җитәкчесе Мортаза Рәхимов яңгыратты. Аның әйтүенчә, дүрт ханлыкка бүленгән һәм физик юкка чыгу чигенә җиткән башкортлар, Мәскәүнең кушылырга чакыруына кичекмәстән уңай җавап бирәләр һәм нәтиҗәдә гасырлар дәвамында исән калалар.(3)

Казан ханлыгына һәм башка татар дәүләтләренә, ул чордагы татар-башкорт мөнәсәбәтләренә шундый бәһа бирү, аны мәктәп дәреслекләренә дә кертү, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен фәкать кара төсләргә манчып бирү күп нәрсә турында сөйли, әлбәттә. Шулай итеп, ул дәхшәтле чордагы “кан-кардәшлекне”, ягъни ватан өчен бергә кан түгүне раслаган фактлар йә бөтенләй юк, йә андый фактларга (әгәр булсалар) Башкортстандагы тарих дәреслекләрендә урын табылмый.

Татар милләте өчен үтә мөһим булырга тиешле Русия империясендә 1917 елларда башланган болганыш-күтәрелешкә күз салыйк. Урыс хакимлеге йомшарудан файдаланып, татар зыялылары Идел һәм Урал буендагы территориядә яшәгән халыкларны үз эченә алган Идел-Урал штатлары төзү идеясын күтәреп чыгалар. Проект тормышка ашмый кала. Башта башкортларның лидеры Зәки Вәлиди гел аяк чала. Милләт мәҗлесе утырышында чыгыш ясап, ул татарларның территориаль автономия төзергә омтылуларын “империалистик омтылыш” дип атый. “Сез (татарлар) теләсә нәрсә эшләгез, ә без бәләки булса да үзебезнең (башкортларның) автономияне төзиячәкбез”, дип белдерә ул. (4) Соңрак, Русиядә коммунистлар хакимияте урнаша башлый һәм Идел-Урал штатлары төзү идеясы юкка чыга .

Әмма, яңа шартларда татар вәкилләре зур территорияне үз эченә алырга тиешле Татар-Башкорт республикасы төзү идеясын алга сөрәләр. 1918 елның мартында “Известия” гәзитендә бу республикага кагылышлы карар да басылып чыга. Булачак республикага керергә теләкләрен мари, чуаш, удмурт, мордва халыклары вәкилләре дә белдерә. Әмма, Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт вәкилләре башта аерым Башкорт республикасы төзүгә ирешәләр, шуннан соң актив рәвештә Татар-Башкорт исемле республика төзүгә каршы чыга башлыйлар. Кызыл Мәскәү, әлбәттә инде, рәхәтләнеп башкорт лидерлары белән килешә һәм, нәтиҗәдә, татар-башкортның зур уртак дәүләтчелеге тормышка ашмый кала. (5)

Русиядә яңа глобаль үзгәрешләр туксанынчы елларда башланды. Һәм тагын татарга һәм башка урыс булмаган халыкларга милли ныгыну мөмкинчелеге туды. Татарстан беренче булып дәүләт мөстәкыйльлеген игълан итте, аңа ияреп башка республикалар да сәяси статусларын күтәрделәр. Әмма, Башкортстанның суверенитет игълан итүе, башкорт элитасының көчәюе, бераз ташламалар ясалуга карамастан, республикада яшәгән миллионнан артык татарга өстәмә авырлыклар гына китерде. Татар мәктәпләре башкортчага күчерелә башлады, 2002 елда үткән җанисәптә берничә йөз мең татар “башкорт” дип язылды. Иң ямьсезе – шушы җанисәп алдыннан (18 сентябрьдә) башкорт интеллигенциясе вәкилләренең Русия президенты Владимир Путинга сәяси әләкне хәтерләткән Мөрәҗәгать юнәлтүләре. Анда шундый юллар бар:

“Мы, участники научно-практической конференции, отмечаем, что укрепление демографического потенциала башкирского народа объективно соответствует политическим интересам как Российского государства, так и русского народа, поскольку башкиры являются необходимым противовесом для развернувшейся татарской экспансии в Волго-Уральском регионе. Создание Татарского пояса, протянувшегося через весь Урало-Поволжский ареал до Казахстанских степей, о чем мечтают татарские экстремисты, не может отвечать долгосрочным геополитическим интересам Москвы. Недаром как царское, так и советское правительства опасались роста влияния татарского фактора в этнополитической мозаике тюркских народов и прилагали значительные усилия к тому, чтобы сдерживать гегемонистические амбиции Казани. Например, это ярко проявилось в отрицательном отношении большевиков к идее создания республики Идель- Урал или Татаро-Башкирской республики, где ведущую роль призваны были сыграть именно татары”.

Башкортстан ягының Татарстанга карата күрсәтелгән конкрет “туганлык” мөнәсәбәте 2007 елны, Русия федерациясе белән Татарстан арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы Шартнамәне РФ Федераль Җыелышында раслаган вакытта күренде. Мәгълүм булуынча, бу Шартнамә ике тапкыр Дәүләт думасында, ике тапкыр Федерация советында тавышка куелды. Башкортстан вәкилләре икесендә дә бу Шартнамәне раслауга каршы тавыш биргәннәр булып чыкты. (6) Монысы инде Татарстан дәүләтчелегенә каршы тавыш бирү дип карала ала.

2021 елда тагын Русиядә халык санын исәпләү – җанисәп үтәчәк. Һәм тагын башкорт элитасы татарны башкорт дип язу проектлары тирәсендә шаман биюләре оештыра. Проектлар масштаблы. Беренчедән, Башкортстанның Көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дигән мөһер суктылар һәм дәүләт органнары катнашлыгында шушы “телдә” республикакүләм диктант та оештырдылар. Башкорт идеологлары раславынча, бу “диалектта” сөйләшүчеләр татар түгел, ә төрле ыру башкортлары булып торалар. Шулай итеп, алда торган җанисәптә тагын берничә йөз мең татарны башкортка әйләндерү планлаштырыла (ә бу татар милләтенең ике җанисәп арасында кискен кимүенә, димәк, Русия күләмендә сәяси потенциалы түбәнәюенә китерәчәк), ә шуннан соң инде ана телен укыту программаларына да “тиешле” үзгәрешләр кертү кирәк булып чыгачак. Икенчедән, соңгы вакытларда башкорт идеологлары “тарихи башкорт җирләре” дигән лозунгны ныклап кабатлый башладылар. Шушы лозунг астында Татарстанның кайбер районнары җирләре дә “тарихи башкорт җирләре” булып тора дип игълан ителә. (7) Әлбәттә инде, бу җирләрнең Казан һәм башка татар ханлыклары җирләре булганлыгы “онытыла”.

Шулай да, башкорт иделогларының Башкортстан татарларын “башкортка” күчерергә маташу сәбәпләрен азмы-күпме аңларга була әле. Ә менә татар милләтеннән ногайны, мишәрне һ.б. төркемнәрне чыгару хыялы белән януларын ничек аңларга? Бу бит турыдан-туры татар милләтенең этносәяси потенциалын йомшарту хыялы булып тора. Татарлар арасында киң татаралган башкорт-татар туганлыгы турындагы легендаларга Мортаза Рәхимов үзенең 80 яшьлек юбилее алдыннан шундыйрак аңлатма биргән иде: “Безнең бит телебез, мәдәниятебез, гөреф-гадәтләребез бик якын. Безнең 99.9 процент диярлек сүзләребез бер төрле… Ә безгә иң якын туган, ул барыбер урыс. Без моны һәркемгә һәрвакыт әйтәбез”. (8)

Ә шулай да – кайсы халык татар өчен чын мәгънәсендә кан-кардәш халык булып тарихка кергән? Бу сорауга элекке буын татар зыялылары да ачык кына җавап бирмәгәннәр. Барысы да әлеге дә баягы — “телебез якын, динебез бер” дип, башкорт ягына ишарә ясаганнар. Ә чынбарлыкта татарның иң ышанычлы, иң тугъры терәге булып тарихка МАРИЛАР кереп калган. Нәкъ марилар үзләренең ватаны булган Казан ханлыгын яклап урыс баскынчыларына каршы, татарлар белән иңгә-иң басып сугышканнар. Әлбәттә, ул сугышларда татарлар ягында чуашлар да, удмуртлар да кан койганнар, әмма нәкъ марилар 16 гасыр азагына хәтле баш бирмиләр. (9)(10) Татар-Башкорт республикасы төзү идеясы күтәрелгәч тә, мари вәкилләре мариларның да шушы республикага керү теләге барлыгын белдерәләр. Телләр якынлыгы-ераклыгына килгәндә. Әле күптән түгел генә мариларның күпчелеге татар белән саф татар телендә аралаша иде. Казан ханлыгындагы милләтара аралашу телендә. Туганлык телендә. Кан-кардәшләр телендә.

Кәрим Яушев

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя