Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты бинасында БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан гавәми мәгълүмат чаралары вәкилләре алдында берләшмәнең еллык эшенә хисап ясады. Тәгаен алганда, ул Конгрессның бик күп чаралары Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, Татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында уздырылуын бәян итте.

Аерым алганда, Васил әфәнде киләсе елда, яңа башлангыч буларак, Идел буе Сабантуе үткәреләчәген, әлеге милли бәйрәмебезнең әүвәлгесе яңа сыйфаттаТүбән Новгород шәһәрендә уздырылачагын, шул исәптән Ык буе авыллары, шахтерлар Сабантуйлары да (Кемеровода) оештырылачагын җиткерде. Киләсе елда әүвәлге Сабантуй бәйрәме гадәттәгечә 27-28 майда Әстерханда үткәреләчәк. Сабантуй дигәннән. Васил әфәнде, Сабантуйны оештырганда, Татарстан президенты бик күп кирәксез яңалык-үзгәрешләр кертелүенә ризасызлыгын белдерде. «Ласты киеп, бака кебек чабып йөри дә башлаган идек. Әнә башка халыклар  милли бәйрәмнәрендә таяк тартыша, бездә бу уен төре онытыла башлады. Элек аркан тартышу да юк иде. Ирләр җилкәләренә йөгән киеп тартышты. Нигә бу гадәтне кире кайтармаска…  Дирбиянең аерылгысыз бер өлеше булган йөгән – ат җигүнең бер җайланмасы ич инде. Аттан башка Сабантуй ничек уздырылсын…», – дип искәртте ул.

Сабантуйларны оештыру уңаеннан журналистларның дәгъвалары аеруча күп булды. Әйтик, “Сөембикә” журналы мөхбире Фәгыйлә Шакирова: “Татарстаннан читтә оештырыла торган Сабантуйларда татарча язулар аз. Башка халыкларның җыр-биюләре бигрәк күп, татарча азрак. Мәсәлән, быел Мордовиядә уздырылган татар авыллары федераль Сабантуенда бер  төштә дә “татар” дигән язу юк иде,” – дип аһ орды. “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та аның сүзен элеп алып: “Сабантуйларда язылган урысча язуларның берсендә дә “татар” дигән сүз юк. Һичъюгы үзәк мәйданда, шуның бер төшендә “Сабантуй – татарский национальный праздник”! дип урысча язып куярга кирәк”, – дип тәкъдим итте.

Журналистлар, Татар конгрессы 2023нче елны татар дастаннары елы дип игълан иткән икән, бу җәһәттә ниләр эшләнәчәк, дип тә кызыксынды. “Әйе, шулай. Бу җәһәттә эшләнәсе чаралар планын, гыйнвар азагында тәгаенләп бетереп, халыкка игълан итәчәкбез. Әле Татарстан Фәннәр академиясе, гыйльми институтлар белән килештереп, киңәшләшеп бетерәсе бар. Бу җәһәттә ел дәвамында телевидение, радиода тапшыруларда оештырылыр. Газета-журналларда шулай ук мәкаләләр бастырылачак. Мәктәп балалары да игътибардан читтә калмас”, – дип аңлатма бирде В. Шәйхразиев.

Предыдущая статья2022 елдагы «Туган җир» журналының эше буенча хисап/ Отчет по деятельности журнала Туган жир. Родной край за 2022 год
Следующая статьяСафәҗәй сәфәрләре
Мингазов Рашит Ракипович
Редактор отдела газеты «Ватаным Татарстан».

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя