Быел август азагында Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыенына меңгә якын яшьләр җыелачак. Зур чара алдыннан форумның шура әгъзасы, тарихчы Илнар Гарифуллин белән яшьләрдә үҗәтлек, милли хисләр тәрбияләү турында сөйләштек.

Илнар, миңа милли активистлар картая бара, ә хәзерге татар яшьләре сүлпән кебек тоела. Конституция тарафыннан тыелмаган милли мәнфәгатьләрне яклый алырдай, хакимияткә үз сүзен җиткерә ала торган батыр егет-кызларыбыз бармы?

— Андый кешеләр, әлбәттә, бар. Алар үзебезнең Бөтендөнья татар яшьләре форумында да җитәрлек. Төбәкләрдә эшләүче яшьләр аеруча үҗәт. Мәсәлән, ике ел элек Саратов өлкәсендә татар яшьләре берничә авылда татар мәктәпләрен ябылудан саклап калды. Алар массакүләм мәгълүмат чараларында проблеманы күтәреп чыкты, дәүләт органнарына күп кенә мөрәҗәгатьләр юллады. Екатеринбургта татар активисты Илдар Хәбибуллин тарихи татар биналарын саклау буенча зур эш алып бара. Үзегез аңлыйсыздыр, Татарстаннан читтә татарлыкны саклау җиңел эш түгел. Нәрсәнедер үзгәртү өчен нык үҗәт булырга һәм үз позицияңне яклый белергә кирәк. Татарстанда Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова милли мәсьәләләр буенча үз сүзләрен хакимияткә җиткерә һәм нәрсәнедер үзгәртүгә этәргеч ясый беләләр.

Ленария МөслимоваФото: © Салават Камалетдинов

— Үз сүзен әйтергә курыкмый торганнарга мин сине дә кертер идем.

— Үзем турында сөйләү килешми инде. Тагын бер әйтәм, кыю кешеләр җитәрлек. Без нәкъ шундыйларга ставка ясарга тырышабыз да. Татар блогеры Айнур Әхмәтовны телгә алырга онытканмын. Ул Башкортстанда туган, Петербургта эшләде, хәзер гаиләсе белән Татарстанда яши. Ул да матбугат чараларында үз сүзен ачыктан-ачык әйтә. Кайбер фикерләре дәүләт оешмалары җитәкчеләренә ошап та бетми, ләкин бу нормаль күренеш. Әгәр син үз фикереңне тудыра алмасаң, башкаларга үрнәк күрсәтә алмыйсың.

Айрат ФәйзрахмановФото: © Салават Камалетдинов

Безнең, татарларның, начар ягыбыз бар: һәрвакыт нәрсәдәндер кыенсынабыз. Бу куркаклыктан яисә комфорт зонасыннан чыгарга теләмәвебездән киләдер. Күбебез: «Минем турыда нәрсә уйларлар икән. Ярамаган сүз әйтсәм, мине яратмаслар инде», — дип фикер йөртә. Башка халыклар андый әйбердән кыенсынмый, үз мәнфәгатен кайгырта, үз максатын тормышка ашыра. Без үз-үзебезгә татарлар дисциплинар халык дип әйтәбез дә, аннары ник безнең проблемалар турында беркем дә сөйләми, безнең мәнфәгатьләрне беркем дә кайгыртмый, дип аптырап утырабыз. Үзебезгә кирәген сорарга, тиешлесен таләп итәргә өйрәнергә кирәк. Яшьләр үзләренә ниндидер чикләр төземәсен иде.

Илдар ХәбибуллинФото: © Салават Камалетдинов

— Миңа соңгы елларда Башкортстан белән шактый танышырга туры килде. Башкорт яшьләре һәм күрше республикада туып үскән татарлар милли хәрәкәттә үзләрен кыюрак тота кебек. Бу ни өчен шулай икән?

— Мин монда ике сәбәп күрәм. Беренчесе – генетика белән бәйле. Казан ханлыгы җимерелгәч, күп кенә Казан арты татарлары, чукынырга теләмичә, Татарстанның көнчыгышына һәм Башкортстанның көнбатышына күченгән. Динен саклап калу өчен үз җирен кыю кешеләр генә ташлап китә ала. Күндәм, вәзгыятькә яраклаша ала торган кешеләр, гадәттә, күченми. Шуңа күрә бу җирлектә буйсынмас халык күп җыелган. Икенчесе – татарларның башкортлаштыру сәясәтенә каршы көрәштә чыныгуы белән бәйле. Бу сәясәт бер гасырга якын бара инде. Аңа каршы тору рәхәт булмаса да, татарларны чыныктыра. Башкортларда милли идеология дә көчле. Алар шуның белән башка халыкларга да үрнәк күрсәтеп тора. Чувашларның да, мариларның да иң көчле милли активистлары Башкортстанда туып үскән. Бүгенге көндә төбәкләрдәге татар милли оешмалары җитәкчеләренең күбесе Башкортстаннан чыккан.

«Безне ишетәләр. Җәмәгатьчелекне уятып җибәрә алабыз»

— Син Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы. Форум нәрсә белән шөгыльләнә? Аның максатлары нинди? Үз сүзләрең белән генә аңлатчы.

— Бөтендөнья татар яшьләре форумы – ул татар милли оешмаларының, милли хәрәкәтенең яшьләр бүлеге. Аның рәисе һәм аппараттагы берничә кеше Бөтендөнья татар конгрессында эшләгәч, аны конгресс белән бәйләүчеләр дә бар. Чынлыкта, ул аерым иҗтимагый оешма. Без уздырган чараларның эчтәлеген конгресс түгел, ә форумның шура әгъзалары билгели, ягъни без үзебез. Үз эшчәнлегебезне идеологик яктан да конгресстан башка алып барабыз. Яшьләр өчен төпле, актуаль проблемалар буенча ачык хатлар язабыз, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр белән чыгабыз. Мәсәлән, 2017 елда татар теле өчен көрәшне безнең активистлар башлап җибәрде. Без бу хәрәкәткә төрле милләт активистларын җәлеп итеп, ил күләмендә туган телләрне яклауны оештырып җибәрә алдык.

Соңгы елларда Башкортстанда татар теле белән бәйле проблемаларны күтәрдек. 2019 елда Башкортстанда татар диктантын тыярга тырыштылар. Без нык торгач, тыя алмадылар. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән уйдырманы җәелдерүгә каршы тордык. Аллага шөкер, форум исеменнән әйтелгән сүзләр мәгълүмати повесткага кереп китә. Безне ишетәләр. Җәмәгатьчелекне уятып җибәрә алабыз.

Берничә ел буе Сабантуйлар миллилеген югалта бара дип әйтә киләбез. Быел бу проблемага игътибар артты. Без күпчелек әйбергә «хедлайнер» булырга тырышабыз.

Шулай ук безнең уңышлы эшләп килгән даими проектларыбыз да бар. Шуларның берсе – «Ачык университет». Татар теле фәннән чыгып барганда, туган телдә белем алуны саклап калырга, татар телендә лекцияләр укырга кирәк. Кызганыч, татар теле хәзер югары уку йортында ишетелми диярлек. Хәтта мәктәптә дә ул кими бара. «Ачык университет» проекты аша без татар телендә лекция укый алырдай кешеләрне җәлеп итеп, туган телдә белем бирүне сакларга омтылабыз. Татар телен, татар тарихын өйрәнү белән бергә, анда психология, массакүләм мәгълүмат чаралары, диннәр тарихы буенча да лекцияләр тыңларга мөмкин.

Моннан тыш, без «Печән базары», «Мин татарча сөйләшәм», «Таткультфест» кебек чаралар үткәрәбез.

— «Ачык университет»ның укучылары бармы?

Әлбәттә, бар. Укулар хәзер дә дәвам итә. Пандемия башлангач, без онлайн форматка күчтек. Аңарчы лекция тыңларга 30-40 кеше килә иде. Онлайнга күчүнең тагын бер сәбәбе – аудитория табу кыенлашты. Үзебезнең даими урын булмагач, һәр лекциягә яңа җир эзләргә туры килә. Шуңа күрә яшьләргә мәдәни үзәк кирәк дип әйтәбез дә инде. Үз урыныбыз булса, күбрәк кеше җәлеп итәр идек. Кызыксынучылар күп.

Ул лекция тыңладың да, шуның белән бетте дигән сүз түгел. Сайлап алган курсның лекцияләрен тыңлап бетергәч, белемеңне тикшерәсең. Сынауны үткәннән соң сертификат бирелә. Квалификация арттыру курслары кирәк кешеләр өчен бу бик мөһим.

— Анда уку түләүлеме?

Бушлай. Без аны иганәчеләр ярдәме белән оештырып җибәргән идек, соңгы ике елда грант акчасына тормышка ашырабыз. Проектның төп идеологы Айрат Фәйзрахманов икәнен әйтеп үтәсем килә.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы «тусовкасына» ничек эләгергә?»

Илнар ГарифуллинФото: © Салават Камалетдинов

— Бөтендөнья татар яшьләре форумы күпме кешене берләштерә?

— Җыеннарга бер меңгә якын кеше килә. Быелгы җыенга тугыз йөз кеше чакырабыз. Ул 28-30 августта булачак. Соңгы мәртәбә шундый зур форматта 2018 елда үткән иде.

Җыенга делегатларны нинди принцип буенча сайлап аласыз?

Төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларына квоталар бүлеп бирәбез. Татарлар күбрәк яшәгән төбәкләрдән күбрәк кеше чакырырга тырышабыз. Шуңа күрә Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Мәскәүдән катнашучылар күбрәк булачак. Татар яшьләре оешмасы булмаган төбәкләрдән делегатларны милли-мәдәни оешмалар аркылы чакырабыз. Элеккеге елларда кунакларны Татарстанның даими вәкиллекләре аша да чакыра идек. Алар аркылы иҗтимагый тормыштан читтә булган кешеләр дә килгәне булды. Быел даими вәкиллекләр аша чакырмыйбыз.

— Бөтендөнья татар яшьләре форумы «тусовкасына» ничек эләгергә була?

Безнең арага берәр татар иҗтимагый оешмасы аркылы яисә татарлар тормышында актив эшчәнлек алып барып керергә мөмкин. Милли хисләр белән янып йөрүче күренекле журналист, яисә блогер булсаң, милләткә файдалы проект башкарсаң, үз арабызга кертәбез. Андый шәхесләрне без үзебез дә күзәтеп, чакырабыз. Кергән очракта, форум эшчәнлегендә актив булырга кирәк.

Элегрәк иҗтимагый оешма чараларына җырчылар чакыру традициясе бар иде. Янәсе, ул популяр, татарча җырлый. Кайберләре чарага килеп тә тормый, ә кайберләренең татар җәмәгатьчелегенә бернинди эше күренми. Мин андый «туй генералларын» чакыруның мәгънәсен күрмим. Киләчәктә конгресс оештыра торган чараларга да чакырмаслар дип өметләнәм.

Бервакыт конгресс чараларында җырчы Альбина Шаһиморатова катнашып йөргән иде. Бер интервьюсында чит илгә барганда үзен татар итеп хис итмәве турында сөйләве минем өчен күңелсез ачыш булды. Татар оешмаларына андый кешеләр кирәкме? Юк, әлбәттә. Кемнеңдер әллә нигә бер татарча җыр башкарудан милләткә файда китермәвен аңларга кирәк. Без яшьләр форумына үзләренең идеяләре, гамәлләре белән татар халкына файда китерә торган кешеләрне җыярга тырышабыз.

Август азагында безнең съезд булачак. Аңа әзерлекне башладык инде. Бөтен эшне киңәшләшеп башкарабыз. Безнең арада иерархия юк. Ягъни җитәкче кушты дип кенә карарлар кабул итмибез.

— Җәмәгать оешмасы әгъзасы булуның өстенлекле яклары бармы?

Без үзебезнең әгъзаларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Социаль танышлык та һәркемгә зур өстенлек бирә. Әгәр безнең кеше берәр файдалы эш башлап, ул ниндидер ярдәмгә мохтаҗ була икән, социаль танышлык аркылы ярдәмчеләрне, партнерларны табабыз. Милләткә файдалы эшкә иганәчеләр дә табырга тырышабыз. Киңәш бирүдән, әйбәт проектка реклама ясаудан, аны танытудан тартынып тормыйбыз. Әгәр кеше милләткә файдалы эш эшләсә, ул безнең оешма әгъзасы булмаса да, ярдәм итәргә тырышабыз. Кайбер җәмәгать оешмалары дәүләт органнары белән бәхәстә булган шәхесләрдән ерак торырга тырыша, ә без кешеләрне «уңайлы» һәм «уңайсыз»ларга бүлмибез.

«Яшьләрдә милли идеологияне ныгытуга басым ясаячакбыз»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышыннан, 2021 ел.Фото: © Салават Камалетдинов

— Быелгы җыенда ниндидер яңалык, үзгәреш көтеләме?

— Форумның шурасында, ягъни аның идарәсендә бүген сиксәнгә якын кеше бар. Без аны кырык-иллегә калдырырга ниятлибез, чөнки кеше саны арткан саен оештыру мәсьәләсе кыенлаша бара. Кайбер әгъзалар олыгайды. Бу яшьләр оешмасы булгач, утыз биш-кырыктан артканнар безнең форматка туры килми. Олырак яшьтәге берничә генә кеше бар, ләкин аларга әлегә алмаш юк. Шулай да, башка иҗтимагый оешмалардагы кебек, бездә сиксән яшьлек вәкилләр юк.

Быел төп тема төбәкләрдә татар яшьләре оешмаларын торгызып җибәрүгә багышланачак. Яшьләрдә милли идеологияне ныгытуга басым ясаячакбыз, чөнки татар милли оешмаларында бу төп проблема. Татар милли идеологиясен мин бүген кризиста дип әйтәм. Без рутинага кереп киттек. Үткәргән милли чараларның эчтәлегенә, аларның максатына игътибар итми башладык. Сабантуйның да миллилеге югала дип юкка гына чаң сукмыйбыз бит. Күптән түгел Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумы узды. Анда төрле чыгышлар яңгырады, мастер-класслар узды, ләкин яңа идеяләр булмады. Бөтен төбәкләрдән җыелган татар теле укытучылары исеменнән Мәскәүгә милләт өчен мөһим берәр мөрәҗәгать юлларга булыр иде.

Гадәттә, җыенда төрле темага чыгышлар була. Аларның кайберләре кемгәдер кызык булмаска мөмкин, шуңа күрә без быел KPI үткәрергә җыенабыз, ягъни чыгышларның никадәр эффектив булганын һәм җәмәгатьчелекне нәрсә кызыксындырганын тикшерәчәкбез. Моңарчы бер татар чарасында да мондый тикшерү үткәрелгәне юк иде.

Җыенда аеруча актив булган волонтерларны киләчәктә форум эшчәнлегенә җәлеп итәчәкбез, төбәкләргә барганда аларны үзебез белән сәфәргә алачакбыз. Яшь вакытта дөнья күрәсе, яңа кешеләр белән танышасы килә бит.

Источник: https://intertat.tatar/news/ilnar-garifullin-bezga-kiragen-sorarga-tieslesen-talap-itarga-oiranerga-kirak-5854147

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя