Сегодня 11 декабря большой юбилей у нашего главного редактора Исхакова Дамира Мавлявеевича. Ему исполнилось 70 лет. От все души поздравляем его с таким знаменательным юбилеем. Желаем крепкого здоровья и долгих лет на благо  дальнейшего служения родному народу. Татарская нация, пока у нее есть такие преданные сыны. Еще раз поздравляем вас Дамир Мавлявеевич!

 

Ниже публикуем поздравление от учеников Дамира Мавлявеевича!

ШӘКЕРТЛӘР КОТЛАВЫ

Дамир Мәүләвиевич минем тормышымда зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе булды. Ул мине фән дөньясына дөрес күзлектән карарга өйрәтте, тормышка карашымны формалаштыруда мөһим юнәлешләрен күрсәтте.

Хөрмәтле Остазыма барысы өчен дә зур рәхмәтемне белдерәм, алдагы гомерендә яшьләргә калдырасы мирасын туплап бетерергә көч телим. Зур һәм мәгънәле проектларыгызның нәтиҗәсен күрергә язсын!

Ләйсән Хәлилова, гыйльми дәрәҗә дәгъва итүче

***

ГАЛИМ ДӘ, КӨРӘШЧЕ ДӘ

Декабрь аенда минем укытучым, фәнни җитәкчем, тарих фәннәре докторы һДамир Мәүләви улы Исхаковка 70 яшь тула. Әлбәттә, моңа ышанып та булмый, еллар үтсә дә, аның күзендә шул ук нур һәм татар хадименә хас булган күз карашы.

Дамир Мәүләви улы Исхаков бөтен татар дөньясына танылган зур галим дә, күпкырлы шәхес тә, милләтпәрвәр дә, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның проблемаларын күтәреп чыгып, аларны чишәргә ярдәм итүче дә, ә укучылары өчен – алдынгы, алыштыргысыз, зур тәҗрибәле Укытучы да.

Мин 2002–2010 елларда Дамир абый җитәкчелегендә ТФАнең Тарих институтында аспирантура үттем, кандидатлык диссертациямне якладым. Шул вакыттан алып гел Дамир абый белән фикерләшеп, аралашып яшим. Минем өчен ул укытучы гына түгел, дусларча акыллы киңәш бирүче дә, юатучы да, юнәлеш күрсәтүче дә. Дамир абый турында бик күп мактау сүзләре әйтеп була. Әмма мин аның бик күпләргә хас булмаган сәләтләренә, аңа гына хас булган үзенчәлекләренә тукталасым килә.

Әгәр дә бер сүз белән анын турында әйтсәң, ул сүз һичшиксез «көрәшче» булыр иде. Анда безнең татар каһарманнары рухы яши сыман. Ул бөтен көчен безнең милләт язмышын кайгыртуга һәм, иң мөһиме, татарларның милли үзаңын үстерүгә көч куя. Аның сүзе үткен, аңлаешлы, ул кешеләрнең күңеленә үтеп керә ала. Бу инде аңа гына хас булган кешелеклелек һәм юмартлылык сыйфатлары белән дә бәйледер.

Дамир абыйның тагын бер әһәмиятле сыйфаты турында әйтәсе килә: ул – оптимист кеше, бервакытта да төшенкелеккә бирелми, үз эшен әкрен генә булса да дәвам итә белә.

Хөрмәтле Дамир Мәүләви улы, сезне бу олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм! Йөзегездә нур сүрелмәсен, күңелегез тыныч, кәефләрегез күтәренке булсын, якыннарыгызның җылысын тоеп, озын гомер итегез! Яныгызда гел саф күңелле фикердәшләр булсын! Мин сезгә бик рәхмәтлемен!

Гөлүсә Зиннәтуллина, тарих фәннәре кандидаты,

Төмән шәһәре

Предыдущая статьяПЕРЕПИСНАЯ КАМПАНИЯ 2021 ГОДА: ВЫЗОВЫ И ИТОГИ
Следующая статьяЗА ВАШУ И НАШУ СВОБОДУ! Поздравления политика и журналиста Максима Шевченко
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя